|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.12.2012 Спорт
Безне көрәш берләштерәУзган атнада Татар Моклокасы мәктәбе спорт залында билбаулар белән көрәш буенча өлкә беренчелегенә турнир үтте. Яшь спортчыларны өлкә көрәш федерациясе президенты Рамил Салихҗанов, Татар Моклокасы, Бозлау авыллары администрацияләре башлыклары Салех Щегалев һәм Али Аймасов тәбрикләделәр. Ярыш 1995 – 2000 елларда туган яшьләр арасында 40, 47,52,57,62,67,72 һәм 72 килограмнан артык авырлык категорияләрендә оештырылган иде. Анда Түбән Новгород, Сергач, Спас, Пильна, Кызыл Октябрь районнарыннан 70 көрәшче катнашты. Көрәш бер келәмдә барды. Зал зур булмаса да тамашачылар шактый күп иде. Көрәшчеләр, матур алымнар күрсәтеп, спорт сөючеләрне шатландырып тордылар. Ярыш карарга авыл картлары да килгән иде. Зур Рбишча һәм район командасын җитәкләп килгән беренче дөнья чемпионы Ханнән Мусин белән фикер алыштык. «Көрәш яши бүгенгә, - дип сөйләп китте ул. – Ләкин, проблема бар. Мәсәлән, 9 сыйныфны тәмамлап шәһәргә укырга китүчеләр күбәйде, ә алар, 15-16 яшьтәге егетләр, команданың нигезе. Сәләтле яшьләр күп, тик тәҗри-бәләре азрак. Берничә елдан бу малайлар көчле спортчыларга әверелерләр дип ышанам». Кызыл Октябрь районы командасы тренеры Ханнән Мусин бүгенгә хөрмәтле спортчыларның берсе. «Хәтерлим, яшь вакытта без, малайлар, сабан туена бер ай калды дигәндә, урамга-урам җыелып көрәшә идек. Алымнар күрсәтүче юк иде безгә ул чакта, үзебез сабантуй батырларына охшарга теләп алымнар кабатлый идек. Призлар турында уйламадык та, осталыгыбызны күрсәтү – чын максатыбыз иде. Сабантуй батырына күлмәк бирәләр иде элек. Әле, бөтен шартлар бар, бүләкләр дә кыйммәтле. Кызганычка каршы, районның бер Татар Моклокасында гына көрәш секциясе эшли. Бозлауда мәктәп ябылды, ләкин без спорт залын саклап кала алдык. Анда спорт үзәге булдырырга җыенабыз. Шунда келәм куеп булса, әйбәт булыр иде. Көрәш буенча турнирлар үткәрү Спас районыннан башланып китте бит. 2007 елда Бозлауда Абдуллин Абдулгани призына ярыштык. Шунда федерация оештыруга карар кылган идек», – диде Бозлау авылы башлыгы Али Аймасов. Шактый вакыттан соң ярыш тәмамланды. Батырларның һәр-кайсы югары бәягә лаек иде. 40 килограмм авырлыкта Сафаҗайдан Азым Алимов, 47 килограмм авырлыкта рбишчалы Дамир Билялов, 52 килограмм авырлыкта Петрякстан Эмиль Әхмәдеев, 57 килограммда Грибаннан Камил Гафуров, 62 килограммда Петрякстан Айдар Садретдинов, 67 килограммда Татар Моклокасыннан Илнар Зайцев, 72 килограмм авырлыкта Грибан егете Рамил Халитов, 72 килограммнан артык авырлыкта нижгарлы Даниил Белов беренче булдылар. Җиңүчеләр дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнде. «Быел өлкә көрәш федерациясе оештырылуга дүрт ел була. Шул вакыт эчендә көчле җыелма команда тупланды. Алар иң югары дәрәҗәдәге турнирларда кө-рәшеп өлкәбезнең данын яңгыраталар. Түбән Новгород һәм Дзержинск шәһәрләреннән башка, районнарда да турнирлар үткәрдек. Мәсәлән, Шөбиледә Сергач районының ачык чемпионаты, Зур Рбишчада район башлыклары кубогына ачык турнир үтте. Көрәшчеләребезгә осталыкларын үстерергә, тәҗрибәләрен арттырырга урын бар иде. Бүгенге турнирда җиңүчеләр өлкә командасы составына керерләр һәм алар алдагы илебез һәм Европа турнирларында осталыкларын күрсәтергә тиеш. Максатыбыз – Казан универсиадасында катнашып җиңәргә», - дип 2012 елга йомгак ясады федерация президенты Рамил Салихҗанов. Шул көнне бер күренеш кызыктырды мине. Фойеда ике егет алымнар кабатлый. Өлкәнрәге ничек күтәрергә, ничек аяк куярга өйрәтә. Таныштык, Фаил Арифуллин белән Руслан Курмаев, танылган спортчылар. «Мин Тукайдан, 12 яшьтән көрәшәм. Хәзер Сергачта югары уку йортында укыйм. Спорт мастерына кандидат. Руслан Камкадан. Көрәш турнирында таныштык, дуслашып киттек. Хәзер дустыма җиңү теләп утырам", - диде Фаил. Әйе, милли көрәш – тәрбияләүче, берләштерүче, аралаштыручы, татарлыгыбызны саклаучы ул. Ә өлкәбездә билбаулар белән көрәшнең популярлыгы - федерациянең уңышлы эшчәнлеге көзгесе. Турнир беткәч чәй табыны янында федерациянең президенты Рамил Салихҗанов һәм команданың өлкән тренеры Зәки Велемеев вазифаларын яшьрәк активистларга бирергә әзерлек белдерделәр. Көрәшче якташларыбызны сабантуй мәйданнарыннан алып дөнья көрәш пъедесталларына бастырган, көрәшне үстерүгә, пропагандалауга зур көч куйган кешеләр киләчәктә дә яшьләргә ярдәм итәрбез, дип ышандырдылар.
Ринат СӨННӘТОВ |
Иң күп укылган
|