поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
07.12.2012 Җәмгыять

Аккан сулар кире кайтмый (“Очраклыклар очраклымы?” рубрикасы)

Һич уйламассың язмыш синең белән берәр вакыт шаярып алыр, яки сынап карар дип. Кайчагында авыр хәлгә каласың, көтелмәгән шатлыклы вакыйгалар була, күктән бәхет ява дигәндәй... Шунда менә шулай килеп чыкса кайсы юнәлешкә каерылыр иде икән минем тормыш дип тә уйлап куясың...

...Төзелеш институтының архитектура факультетына керү имтиханнары тапшырып йөрим. Бик нык әзерләндем, әлбәттә. Рәсем ясауны булдырам анысы. Тәҗрибә бар. Мәктәптә укыганда да барлык бизәү эшләре миңа йөкләнә иде. Математикадан әлләни мактанырлык чамам юк югын, әмма укытучыбыз Вера Павловнаның безне интектерүе белемгә гаять файдалы нигез салгандыр дип уйлыйм. Татарча диктант язуны чүпкә дә санамыйбыз инде.

Менә математикадан имтихан бара. Мәсьәлә, мисалларны тиз генә чишеп, имтихан алучы япь-яшь кыз алдына иң беренчеләрдән булып килеп утырдым. Чибәр дә инде, нәгаләт. Миннән яшьрәк тә бугай. Кай арада югары белем алып, бездәй ломоносовларны сыный бит, әй. Институтлар ташлап, төзелештә эшләп йөрсәң, шулай була ул, Хәмзин. Менә яшь кызлар үзеңнән сынау алалар хәзер. Яңаклар уттай яна, колаклар кызыша. Тирли-пешә чибәркәйнең минем кәгазьдәге мәсәлә-мисалларны тикшерүен күзәтәм. Алай сызгаламый тагын, ялгышлар юк, күрәсең. Менә тотынды бу өстәмә сораулар бирергә. Логорифмнар, ди, интеграллар... Соңгысын гомумән ишеткән дә юк. Үтмәдек без аны мәктәптә, мин әйтәм. Шундый чибәр кыз сораулар яудырганда җавабын да тиз генә табып булмый бит әле аның. Тотлыгам гына, күз алларым томаланып китте. Томан артындагы әлеге кыз убырлы карчыкка да әверелә, сихерче сурәтләренә керә, аждаһа төсле дә күренә. Агулы сорауларын чәчеп бетергәч: «Дүртле!» — диде бу. Дүртле? Нишлим мин ул «дүртле» белән? Конкурстан үтмим бит. Димәк, армиягә. Шагом марш! Нишлисең, юри батырды инде бу мине, юри. Конкурс зур, кемнедер сызарга кирәк.

Хезмәт итеп кайтсам кайтам, әмма «бишле» куегыз инде дип ялынмаячакмын. Гарьлеген кая куярсың. Татарның башы иелми аның!..

Еллар үтте. Армия хезмәте дә артта калды. Сөйгән ярлар без кайтканчы безне көтмичә кияүгә чыгып беттеләр. Яңалары күренми. Әллә акылга ныграк утырганбыз, әллә тормышка аеграк, төплерәк карыйбыз. Өйләнергә уйлаган юк. Дуслар бер-бер артлы башлы-күзле булып беттеләр. Менә соңгысын өйләндерәм. Мин — шаһит егет. Инде күпмесендә бу вазифаны башкарганмындыр, санаган юк. Дустым Азат өйләнә. Булачак җәмәгате Хәдичә искиткеч сөйкемле, булган кеше. Каян табалар шундыйларны, миңа берәү дә очрамый. Шулай да Хәдичә колагыма киртләп, туйга үзенең менә дигән сердәше шаһит кыз булып киләчәген әйтеп куйды. Кара аны, ычкындырасы булма, ялгышырсың, дип тә өстәде. Ярый, килсен, китәр әле. Инде миңа өйдәгеләр дә күп кандидатуралар күрсәттеләр, күнегелгән.

Менә туйга җыелалар. Кемнәр генә юк. Барысы да бәхетлеләр, парлылар, мин генә дуадак ата каз кебек басып торам. Әле кызмаганмын. Кызсам, туктатып булмый тагын үземне. Баянны алып уйный да, җырлый да башлыйм. Дөресен генә әйткәндә, шуның өчен чакырылам да инде мин туйларга. Карыйм, Хәдичә, Азатыннан вакытлыча аерылып, минем янга бер кызны җитәкләп килә. Ерактан ук сүзен таныштырудан башлый.

— Менә бу — Алмаз, шаһит егет, безнең дустыбыз. Ә бу кыз — минем сердәшем, Төзүчеләр институтының яшь доценты — Галия, — ди.

Мин күземә күренәме, бу — өнемме-төшемме дигәндәй авызымны ачып әлеге Галиягә карап каттым.

Шул бит, шул, әйе... Теге вакытта имтиханда мине батырган кыз.

Хәдичә сүзен дәвам итте.

— Нәрсә өнсез калдың, башка вакытта бик кыю бит үзең, — дип, миңа гына күзен кысып, кызның сыйфатын баш бармагы белән бәяләп, Азаты янына йөгерде.

Мин каушаган килеш торам. Әйе, ул мине белми, хәтерендә калмаган. Минем кебекләр аның күз алдыннан йөзәрләп, меңәрләп үтәләр ич...

Ниһаять, Галия сүзен башлады.

— Хәдичә сезнең турыда миңа бик күп сөйләде. Төзүчеләр институтын тәмамлый алмыйча армиягә алынуыгыз турында да. Карагыз әле, нигә шунда миңа мөрәҗәгать итмәдегез. Мин бит еш кына керү имтиханнарын кабул итәм. Хәзер яңадан бездә укырга теләгегез юкмы? Мин барында сезгә уку бик җиңел булыр иде. Сезнең талантлы икәнлегегез йөзегездә үк чагыла. Сезнең кыяфәтегез зыялы, сез музыкант, сез шагыйрь, композитор — бу күркәм сыйфатларыгыз арасында архитекторлык юнәлеше аеруча калку күренә. Әйдәгез, бергә булыйк.

— Рәхмәт сезгә. Менә бит мине тормышта нинди бәхетле борылыш көтә икән. Сез иреклеме?

— Әйе. Гафу итегез, мин сезгә һич яшерми әйтә алам: инде бер мәртәбә ялгышлык белән кияүдә булдым. Яшьлек хатасы. Бер студентым белән яшәп карадым. Институтка керттем, укыттым, хәзер качты. Ә сез акыллы, һичшиксез акыллы.

— Шулай шул, инде миңа акыл керде. Әйдәгез, бүген ул турыда сүз кузгатмыйк. Бүген бәйрәм — дусларыбыз тантанасы. Биик, җырлыйк.

 

Ага сулар, ага сулар,

Ага сулар ник болай?

Аккан сулар кире кайтмый,

Яшь гомерләр дә шулай. 


Алмаз ХӘМЗИН
Казан утлары
№ 12 |
Казан утлары печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»