поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
06.12.2012 Җәмгыять

«Кулың шифалы, диләр”

Кайбыч районының Зур Тәрбит авылында яшәүче Елизавета Кошкина медицина, анатомия буенча беркайчан укымаса да, гомерен кеше дәвалауга багышлаган дисәң дә була. Иң беренче ярдәмен якынча 60 еллап элек, 20 яшендә күрсәтә ул. Ферма бозавының аяк сөяге чыга. Мал баса алмый азаплана, ветеринарлар да, ярдәм итә алмыйбыз, дип китә. Шунда сүз ара сүз чыгып, булыша алмыйсыңмы, дип киңәшләшәләр.

Лиза апаның кулыннан исән калып, күпмедер вакыттан соң тәмам аягына баскан бозау өчен ферма мөдире чиксез куана. “Кулың шифалы бит. Өйрән син моңа”, — ди ул. Мин килеп кергәндә Лиза апаның килгән кешеләрне озатып, ятып хәл алып торган чагы иде.

 

 — Үземнең санаганым юк, әмма кеше бик күп килә, — дип сөйләп китте ул. — Кайчагында утызар кеше була. Миңа караганда күр­ше­­ләр яхшырак беләдер әле. Беркөнне: “Ничек шулай чыдыйсың! Санап тордык — 25 машина килде бит”, — диләр. Әле машина саны бер. Анда бер генә кеше булмый бит. Ерактанрак булса, җыелышып, өчәр-дүртәр утырып киләләр. Бертуктамый агылгач, шифасы азмы-күпме бардыр инде. Алайса, кил­мәс­ләр иде.

 

Лиза апага кемнәр генә, нинди авырулар белән генә мөрәҗәгать итмиләр икән! Кул-аяк сөякләре чыкканнар, биле ычкынганнар, кабырга утыртырга, баш авыртканнан, эч төшкәннән дисеңме.

 

— Ике яклы гына йорттан гомер буе кеше өзелми. Ин­де балалардан да яхшы тү­гел, аларның ял иткән, телевизор карап утырган вакыты яисә кунаклар килгән чак була. Авырулар да төрле бит. Кайсы авыртуына түзә алмыйча кычкыра, кайсын чишендереп карарга кирәк. Кыш көне җайсыз. Ишек бер ачыла, бер ябыла. Суык керә. Шуларның барысын уйладык та, быел җәй кечкенә ге­нә төзелеш башладык. Кил­гән кешене аерым бер урында карар өчен зур булмаган йорт төзергә теләгән идек. Әмма материал бетеп китте дә, әлегә туктадык, — дип сөйли ул.

 

Лиза әбигә 82 яшь. Ире белән 20 ел гына бергә яшәп калган. 7 баланы ялгызы аякка бастырган. Кешеләргә яр­дәм итә алу сәләтенең кайдан килгәнен белми дә. Нә­селдә тагын шундый дәвалаучы ике яклап та юк икән. Дөрес, бер баласын бик авырлык белән тапкан ул. Бик көчле кан китеп, бә­би­ләргә алып киткәндә авылдашлары аны, бу да кеше бу­лып кайтыр микән, дип озатып калганнар.

 

— Тагын 5 минут шулай ятсаң, үләсе идең, дип табиблар үзләре әйтте. Миңа вакытында башка кеше канын салып өлгергәннәр. Аннан соң бик күп итеп, ул чакта медицинада киң таралган аю каны эчерттеләр. Миңа кан биргән кешенең кем икә­нен дә белмим. Бәлки, бу сәләт шул кан белән кергән­дер дип уйлап куям.

 

Элек басу-басу чөгендер эшкәртергә бирәләр иде бит. Менә генә эшкә тотынам, ярдәмең кирәк, дип алып китә торганнар иде. Техника юк чак. Үз аягың бе­лән барасы, аннан кире кайтып эшләп бетерәсе була иде. Әле ярый бер генә чакырсалар! Иптәш хатыннар, куй инде, башта эш­ләп бетер, аннары соң ка­рар­сың, ди торганнар иде. Әмма мин алай булдыра алмыйм. Яр­дәм сорап килгән кешене ничек кире борасың?

 

Кешеләрнең кем икәнен, каян килгәнен бик сирәк вакытта гына сорыйм. Кайчагында үзләре әйтәләр. “Бик ерактан, 500 чакрым үтеп килдек бит”, — диләр.

 

Өлкәннәр генә түгел, Ли­за апа янына балаларны да алып киләләр икән.

 

— 4 яшькә җитеп һаман теле ачылмаган бер кыз булды. Әллә кайларга, махсус шуның белән шөгыль­ләнгән табибларга да алып барып күрсәткәннәр үзен. Никтер файдасы булмады, дип еламый гына әнисе. Туңдыргычка ябыштырылган магнит рәсемнәрне күрсәт­тем, азрак өшкереп җибәрдем дә тагын сүзләр кабатларга тотындым. Төртеп-төртеп әйтәм: менә бу мама, бусы папа, дим. Шунда кызчык әкрен генә, иҗекләп “па-па” димәсенме!       

 

Әтисе белән килгән Апас кызын хәтерлим. Ул вакытта 8 нче сыйныфта укый иде. Сул аягы эчкә таба кәкрәеп тора. “Тумыштан шундый ул”, — ди әтисе. Байтак вакыт үткән дип алынасы кил­мәгән иде. Әмма әтисе: “Килгән-килгән карап, йомшартып булса да җибәр инде”, — дигәч, алындым. Буыннары шарт-шорт килде. Бәйләп, берәр атнадан тагын килерсең, дип җибәрдем. Икенче юлы тагын массаж ясадым, иң соңыннан аяк буыннары тәмам йомшарып беткәч, кырыйгарак киткән бер сөяген утыртып куйдым. Шул кыз белән булган очрактан соң ул яктан бик күп кеше килә башлады.

 

Күптән түгел Лиза әби Казанда 1 атна яшәп кайткан.

 

— Милиционер иде ул. Ин­­де 3 ай хастаханәдә ятып чыккан. Файда булмады бит, бәлки, син карарсың, дип килделәр. 4 нче катта яши­ләр. Менеп-төшеп йөри алмый икән. Биле ычкынган иде аның. 3 көннән соң үзе генә урамга чыгып керердәй иттем. Әй, сөенделәр! Хатыны да, үзе дә: “Кал инде, кунак итәрбез үзеңне”, — дип күпме генә кыстасалар да, авылга илтеп куярга куштым, — ди.

 

Без сөйләшкән арада баскыч төбендә егылып ая­гын авырттырган ханым килеп керде. Шушы ук авылдан икән.

 

— Лиза апа безнең өчен ашыгыч ярдәм пункты ул. Ярый ул бар! Гомер буе аңа йөрибез. Балалар шушында булды, — дип сөйләп алды ул үзенә массаж ясаганда. — Куллары чыннан да шифалы. 2 ел элек 80 яшьлек юбилеен уздырганда да килгән кешеләрне карап җибәрде ул. Гәрчә түрдә зур табын, чакырылган кунаклар булса да. Туганымның баласы бик елак булды. Күтәргәндә дә зәңгәрләнеп елады, куйганда да. Шуны Лиза апа, аның догалары гына коткарды бит. Күзгә кергән чүпне дә бик җайлы гына теле белән ялап чыгара ул.

 

Кешеләрдән кала, Лиза апа тагын эре терлек, тай һәм атларның сөякләрен утырта ала икән. Авылларның исемен әйтеп-әйтеп, иткә китәсе күпме малны санап чыкты ул. Ветеринарлар да шакката: “Без 5 ел укыйбыз, күпме төрле фән өйрә­нәбез. Ә синнән узып булмый”, — дип әйтәләр икән. 

 

82 яшьтә булуына карамастан, Лиза апа әле дә авылдан 2 чакрым ераклыктагы урманга җәяүләп барып кайта икән. Ел да җиләктән, гөмбәдән калган юк, дару үләннәре җыеп киптерәм, ди.

 

— Урманга бармасам, чиргә сабышам. Бөтен көч­не шуннан алам. Кайчак хәтта агачларны кочаклап торам, — дип сөйли ул. — Килеп китүчеләр күп булса да, акчаны беркайчан сорап алмыйм. Биргән кеше бирә, бирмәгәне юк. Миңа Ходай булыша торгандыр. Гомер буе күпме михнәт кичердем, әле дә көннәр буе нихәтле кеше белән эшлим. Аллаһ кына ярдәменнән ташламыйдыр.


Алсу САБИРОВА
Ирек мәйданы
№ |
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»