поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
27.11.2008 Мәгариф

«ОПТИМИЗАЦИЯ». БАЛТАЧ РЕЦЕПТЫ

Быел Балтач районының Норма авылы мәктәбе бөтен республикага шаулады. БДИ узасы көнне мәктәп подвалына укытучылар, студентлар кереп яшеренә. Укучылар эшләргә тиешле биремнәрне шушы «тоткыннар» чишә. Әлбәттә, бушлай түгел. Балтач мәктәбендәге бер укытучының эштән куылып, директор белән судлашып йөрүе хакында ишеткәч, шушы «тарих» искә төште. Норма мәктәбендә БДИны оештыручы шушы Балтач мәктәбе иде бит. Беренче карашка, әллә ни юк кебек. Бөтен республика мәктәпләрен кырып бара бит ул оптимизация дигәннәре. Крокодил кебек. Шулай да, якыннанрак таныша башлагач, бу куылуның оптимизациягә бернинди катнашы юклыгы ачыкланды.

АТНАСЫНА - ӨЧ СӘГАТЬ

 

Алсу (фамилиясен язмыйм) Балтач мәктәбендә 2003 елдан бирле эшли. 2007 елның беренче сентябрендә Балтач мәктәбенә (район үзәгендә ике урта уку йорты бар – мәктәп һәм гимназия) башлангыч класслар укытучысы итеп эшкә алынуы хакында хезмәт кенәгәсенә язып та куялар. Быелның 31 августында, «хезмәт срогы чыгу сәбәпле», эштән куалар. Кеше контракт белән, хезмәт срогы бер ел дип күрсәтелеп эшкә алынганда, шулай булырга мөмкин дә. Алсу «бессрочно» алынган, димәк, мәктәп директоры хезмәт кодексын бозган. Район прокуроры Абитов директорның эштән җибәрү турындагы приказын законсыз дип таба һәм укытучыны үз эшенә кайтаруны таләп итә.

 

Ләкин безнең җитәкчеләр үз дигәннәреннән кире кайтырга бер дә сикереп төшми шул. Башка укытучылар да дөньяда гаделлек барына ышанырга мөмкин бит. Аннары инде теләсә кемне теләсә нинди сәбәп белән эштән куып, караңгы райондагы кечкенә оешманың зур ханы булып утыра алмыйсың. Шуңа да директор прокурорның протестын үзенчә үти – укытучыга атнасына өч (!) дәрес бирү турында приказ сырлый.

 

Укытучы үз дигәнен таләп итә: “Кайтарыгыз уналты сәгатемне!” (Былтыр аның уналты сәгате булган).

 

Директор хәйләгә керешә, укытучыга больницага эләккән хезмәт укытучының дәресләрен алуны сорыйлар. Исәп гади – риза буласың икән, прокурорның да фәрманын үтәгән буласың, хезмәт укытучысы эшкә чыккач, сөйкемсез кеше автомат рәвештә эшсез кала.

 

Шуннан инде Алсу үз хокукларын судта якларга була.

 

«ОПТИМИЗАЦИЯ БУ»

 

Мәктәп директоры Илсур Шиһабетдинов белән суд бинасы янында очраштык. Ул бу вакыйганы гадәти оптимизация дип аңлатты. Мәктәптән биш класс чыгып киткән, өчәү кергән. Кыскартмый кая барасың? Гауганы ул оптимизация үткәргәндә документларны дөрес тутырмавы белән генә аңлатты.

 

- Шуңа күрә мин аны эшенә кире кайтардым бит инде. Прокурор язгач, кире кайтарылды эшенә.

 

- Үзегез дә килешәсездер, атнасына өч сәгать эш түгел бит инде ул.

 

- Оптимизация булгач, дәресләр кими бит инде безнең.

 

- Сездә оптимизация икән, укытучыларны эштән кыскартырга тулы хакыгыз бар бит. Сез гаепле түгел алайса?

 

- Анысын аңлыйм мин. Без бит инде кешегә яхшылык эшләргә ияләнгән. Аны эштән дөрес җибәрмәгәнмен. Дөрес җибәрмәгәч, мин ничек булса да аңа эш табып биреп, күпмедер хезмәт хакын алып йөрсен дигән фикер белән йөрим.

 

- Ә конкрет нәрсә дөрес түгел?

 

- Анысын суд карар инде…

 

Ә НИ СОҢ УЛ ОПТИМИЗАЦИЯ?

 

Дәресләр юкка чыгу сәбәпле, эшсез калумы? Дәресләр юк, димәк, аларны укыткан педагог та эштән китәргә тиеш булып чыга. Оптимизация булган очракта, беренче чиратта, мәктәптә, әйтик, бер завуч штаты бетерелергә, укытырга махсус белеме булмаган (андыйлар да бар Балтач мәктәбендә) һәм пенсиядә булса да эшләп йөргән укытучылар (мондыйлар да җитәрлек) китәргә тиеш. Ә бу очракта ничек?

 

Алсу югары белемле инглиз теле һәм башлангыч класслар укытучысы. Былтыр дүртенче классларны укыткан. Өч башлангыч класс «зурлар»га күчкән, яңа балалардан өч беренче класс формалаштырганнар. Димәк, башлангычларда бер генә сәгать тә кыскармаган.

 

Ә югары классларны биш класс тәмамлаган. Шулай итеп, оптимизация дигәннәре югары классларда булган, югары класслардагы күпмедер дәресләр юкка чыккан. Шул сәбәпле, мәктәп завучының эш сәгатьләре кимегән һәм нәкъ менә ул эшсез калырга тиеш булып чыга да. Ләкин завуч кешене эшсез калдырып булмый бит инде, ничек итеп булса да, аңа дәресләр җыештырып табалар. Ә оптимизация дигәннәре бөтен мәктәптә бер Алсуга гына кагылган булып чыкты.

 

Әлбәттә, үзем һич кенә дә кемнәрнедер кыскарту, эштән куу ягында түгелмен. Авыл җирендә болай да эш юк, әгәр директор юк эшне бар итеп кешеләрне саклап калган икән, бары тик рәхмәт кенә. Тик менә югары белемле, мәктәп яшендәге балалы яшь гаиләне нигә кыерсытырга?

 

«СИН МОНДА ЭШЛӘМӘЯЧӘКСЕҢ»

 

Педагог үзенең мондый күңелсез вакыйгалар үзәгендә калуының сәбәбен былтыр килеп чыккан матавыкларда күрә. Алсуның туганнан туган апасының баласы шушы мәктәптә укый башлый. Класс җитәкчесе белән баштан ук уртак тел таба алмыйлар. Укытучы “балагыз надан, репетиторсыз укый алмый”, дип ата-ана белән конфликтка керә. Беренче класс укучысының көндәлегенә кисәтүләр язу тыелган. Ә класс җитәкчесе бу баланың көндәлегенә «укый алмый, яза алмый» дип сырлый гына. Ата-ана балаларының надан булуына ышанып, репетитор ялларга риза да булалар. Ләкин… репетитор яллау дигәннәре шушы ук класс җитәкчесенә өстәмә акча түләү икәнен аңлагач, балаларын икенче класска бирүне сорап, директорга мөрәҗәгать итәләр. Бераздан, үзләренең ялгыз булмаганлыкларын аңлыйлар – балалары «надан» булган тагын дүрт-биш гаилә бу укытучыдан баш тартырга маташа икән. Директор һәм завучлар әлеге җәнҗалны тыныч юл белән хәл итә алмый. Проблема бу ата-аналарның балаларын башка мәктәпләргә бирүләре белән тәмамлана. Норматив түләү системасы буенча, бала ул мәктәп өчен акча дигән сүз. Мәктәптән шулкадәр бала… дөресрәге, акча китүдә Алсуны гаеплиләр. Имеш, туганнан туган апасын ул котырткан. Яңа гына укый башлаган балаларын мәктәптән алырлык итеп кемне котыртып була инде? Бу балалар башка мәктәптә укыганнан Алсуга ни файда? Ул бит үзе шушы мәктәптә эшли, балалар күбрәк, мәктәп баерак булган саен аңа да файда түгелмени ул?

 

«Директор, өстәл сугып, бу син оештырган тамаша, дип кычкырды», – ди Алсу. Шушы вакыйгадан соң кайберәүләр аңа «син монда эшләмәячәксең» дип белдерә.

 

ИКЕ ПРИКАЗ, БЕР НОМЕР

 

Документлар белән танышып утырам. Прокурор протест ясагач, директор бер-бер артлы приказлар штамплый башлый. Әйтик, 13 сентябрь көнне бер үк номер (77 номер) белән ике приказ чыккан. Берсендә (прокуратура өчендерме) – Алсуны кире үз эшенә кайтарырга дип язылган. Икенче 77 номерлы приказда Алсу вакытлыча технология укытучысы итеп билгеләнә диелгән. Бу приказларны берәр кеше терки микән соң? Әллә «комсомол чак, кулда пычак» дип пичәт арты пичәт сугып приказ язып яталармы белем йортында?

 

Билгеле булганча, һәр укытучы өчен дә аттестация бик мөһим. Ул – хезмәт хакы да, мәктәптә оптимизация фәлән була калса, эшли алу-алмавың, киләчәктәге пенсияң дә. Аттестация узу-узмау укытучының теләге белән башкарыла. Дөресрәге, шулай булырга тиеш. Ә боларда – мәктәп директоры карамагында икән. Алсуга ике ел буе аттестация узарга рөхсәт булмаган. Быелның маенда, ниһаять, директор аттестация узарга «добро» бирә дә… август аенда эштән куып та чыгара. Уз рәхәтләнеп аттестацияңне!

 

СТАЛИНЧА ТҮГЕЛ, БАЛТАЧЧА

 

Сталин булып Сталин да «Улы әтисе өчен җавап бирми» дигән. Ә бездә бер кеше өчен бөтен гаиләсе җавап тота. Алсу белән Азатның уллары быел шушы Балтач мәктәбендә беренче класска укырга керергә тиеш була. Әнисе «халык дошманы» булган малайны тынычлыкта калдыралармы соң? Мәктәпкә гариза бирелә, кайсы укытучыда булырга тиешлеген тәгаенлиләр. Барысы да килешенгәч кенә, мәктәп җитәкчелеге бер шушы малайны гына, искәртмичә-нитмичә, икенче укытучыга күчерә. Болар яңа укытучы белән сөйләшәләр, инде моңа да риза булалар. Уку башланырга ике көн калгач, малайны инде өченче класска күчергәннәре билгеле була. Уку башлангач та мондый күченүләр булмас дип кем гарантия бирә ала? Беренче класс укучысы бит ул, мал түгел. Алсу улын район үзәгенең үзләреннән шактый еракта булган гимназиягә бирергә мәҗбүр була. Бу бала әле дә мәктәптә хисапта тора, гимназиядә укый.

 

«БИШЕ БЕЛӘН КАЙТАРАМ»

 

Суд карары нәтиҗәсендә, Алсу кире үз эшенә кайтарылды. Ләкин моңа карап кына проблемага нокта куелырга иртәдер әле. «Чүпне читкә чыгаруда» гаепләнгән укытучыга инде «син барыбер монда эшләмәячәксең, эшләтмәячәкбез» дигән сүзләр әйтелгән. Хәзер тикшерү арты тикшерү китәчәк, «оптимизация» белән куып чыгарып булмаган укытучыны профессиональ әзерлеге булмауда гаепләп куып чыгарырга тырышырлар. Мәктәп җитәкчеләре инде әйтеп куйган: «Дөнья бу, яшисең бар бу дөньяда, боларның барысын да сиңа бише белән кайтарам». Ә башлангычлар завучы тагын да тирәнрәк кергән, үзенең методик ярдәм күрсәтүче кеше икәнен онытып та җибәргән, күрәсең…

 

Мәктәп директоры артында кемнәр торганын Балтачта яхшы беләләр. Шуңа да артында бернинди терәге булмаган гади бер укытучының үз хокукларын яклавын мин батырлык дип саныйм. Ул артыңда терәгең булмаса да, законнарга таянып үз хокукларыңны якларга мөмкин икәнлеген исбатлаган. Дөрес, безнең җитәкчеләрнең сүзләре кыска, йодрыклары каты. «Прецедент булмасын» дигән принциптан чыгып булса да, Алсуны эшеннән алырга тырышачаклар. Чөнки ул эшенә генә кайтып калмаган, куылган көннәре өчен хезмәт хакын түләтүгә дә, әхлакый зыян өчен компенсация алуга да ирешкән. Монысы инде түрәләр өчен бөтенләй башка сыймаслык хәл. Чөнки калган куылганнар, «кумасалар ярар иде» дип куркып торганнар шушы рәвешчә үзләрен якларга керешсәме?! Безнең күпчелек түрәләрнең авторитетлары бары куркытуга гына корылган бит. Сүзләрен сүз итмәүдән уттай курыккандай курка алар. Шуңа да мәктәптәге кайбер яраннар принципиаль укытучыны, вак-төяк җәбер салып, кысрыклау эшенә керешкән дә.

 

Бездә бер тәкъдим бар: бу мәктәптә оптимизация уздырганда, аны, беренче чиратта, җитәкчелектән башларга кирәктер?!

 

P.S. Бу язмага тотынуымның ике сәбәбе бар. Бердән, законнарга таянып, үз хокукларыңны якларга була икәнен «тере» мисалда күрсәтәсем килде. Икенчесе – мәктәпне «арткы ишектән» кереп сурәтлисе иттем. Дөрес аңлагыз, педагогларга да, намуслы директорларга да пычрак атасым килми. Ләкин! Мәктәпләр турында язганда ничә еллар буе бары тик аларның мескен хәлен генә сурәтләп килдек. Ә безнең мәктәп дигәнебез соңгы елларда коточкыч үзгәрде. Сораштырулардан күренгәнчә, халык өчен иң «ябык» учреждениеләр – төрмә, армия һәм… мәктәп. Бу оешмада иң хокуксыз кешеләр – укытучылар һәм ата-аналар. Мәктәп директоры – Мәгариф министрлыгыныкы булып санала гына. Чынлыкта – мәктәпләргә җирле хакимият хуҗа. Алар директорны куя, алар аны ала. Үз чиратында мәктәп директоры үз оешмасында кемне тели ала, кемне тели – куа. Әйтик, күптән түгел генә «Безнең гәҗит»тә Чистайның беренче мәктәбе директоры Вера Князеваның эштән куылуы хакында яздык. Хәтта мәгариф һәм фән министры район башлыгыннан нахакка рәнҗетелгән директорны кире эшкә кайтаруын таләп итсә дә, Князева һаман да суд юлын таптавын дәвам итә.

 

Хөкүмәттән килгән акча, ата-аналардан җыелган «ярдәм»нең ничек сарыф ителгәне хакында кайсы гына мәктәп директоры ата-аналар алдында хисап тота икән? Шуңа да, социологик сораштырулар күрсәткәнчә, мәгариф системасы ришвәтчелек иң киң таралган өлкәләрнең берсе санала да.

 

P.Р.S. Без барыбыз да район җирендә көч структураларының - прокуратура, судларның хакимият җырын җырлавына күнеккән. Ә бу очракта район прокуроры Абитовның (ул укытучыны яклап протестлар гына язып калмый, суд утырышларында да катнаша), судья Шакировның гадел хөкем итүләре, «кечкенә кеше»не яклаулары бары тик хөрмәткә генә лаек. Ә менә район мәгариф идарәсе башлыгының бу эшкә битараф калуы һәм «үзегез хәл итегез» дип берни дә белмәгәнгә сабышуы гаҗәпләндерә. Ник йөрергә түрә булып, ыштан туздырып, вакыт уздырып, бер мәктәп директорына да сүзең үтми икән?!

 


Рәмис ЛАТЫЙПОВ
Безнең гәҗит
№ 47 | 26.11.2008
Безнең гәҗит печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»