поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
03.12.2012 Җәмгыять

Ахырзаманмы, яңа дәвернең башымы?..

Бөтен дөнья чыгырыннан чыкты - 2012 елның 21 декабрендә дөнья бетә икән. Шундыйрак хәбәрләр, күренекле астрологларның, атаклы болгар карчыгы Ванганың, тагы әллә кемнәрнең юраулары интернет киңлекләреннән чекерәеп карап тора, телетапшырулар да, матбугат та шушы мәсьәләне куерта.

Эреле-ваклы сары матбугат басмалары да кешеләрне куркытуын дәвам итә. Күренекле режиссер Мэл Гибсонның “2012” дигән фильмы экраннарга чыккач, әлеге тема тирәсендәге болганышлар һәм куертулар тагын да арта төште.

 

“Әни кеше буларак балаларым өчен борчылам әле. Телевизор экраннарыннан әллә ниләр күрсәтеп бетерәләр бит хәзер. Балалар курка. “Әни чынлап та шулай булырмы икән?” - дип бик еш сорау бирәләр. “2012” дигән америка киносын карасаң, үзеңнең чәчләрең үрә торырлык бит! Шәхсән үзем дөнья бетәсенә ышанмасам да, 21 декабрь якынайган саен күңелгә шүр керә бара. Аллаһыга тапшырган иде. Белгән догаларымны эчемнән кабатлап йөрим. Үз әти-әниемә шул сорауларны еш биргәлим. “И, кызым, бөтен планета белән бергә булганда куркып калырга да өлгермәбез”, - дип шаяралар. Кайсыдыр бер психологмы, галимнеңме китабында шундый фикер укыганым бар: “Имештер, ахырзаман якынлашканда, кешеләр таш йортлардан агач өйләргә күчәр, табигый материаллардан тегелгән киемнәр, табигый ризыклар белән тукланыр”. Нәкъ менә табигатькә якын булган кешеләр җир анабыз белән бәйлнешкә кереп исән калачак, диелгән иде”, - ди Татарстанның атказанган артисты Зөлфия Вәлиева.

 

Дөнья җомга көнне бетә!

 

Урта гасырлардагы Нострадамус, атаклы эзотерик-галимә Елена Блаватскаяны, тагын әллә кемнәрне искә төшерәләр хәзер. Хәтта безгә кадәр берничә гасыр элек яшәгән Майя кабиләләрен дә. Аларның календаре, имештер, 2012 ел белән төгәлләнә икән.

 

Җиһанда серле әйберләр күп. Җирләрне, күкләрне, йолдызларны, кешелек җәмгыятен, иксез-чиксез галәмнәрне юктан бар иткән Хак Тәгалә күп нәрсәне сер пәрдәсенә төргән. Мәсәлән, беребез дә якын минутларда ук нәрсә эшлиячәгеннән хәбәрдар түгел. “Бер генә җан да иртәгә нәрсә кәсеп итәсен белми”, - диелә “Локман” сүрәсенең 34нче аятендә. Соңгы сулышыбыз, каберебезнең кайда куеласы, үлем сәгате дә һичкемгә мәгълүм түгел. Нәкъ шуңа охшашлы рәвештә, тулаем җәмгыятьнең бетүе, юкка чыгуы да Җәнәбел Хак карамагында. Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев бу турыда бик анык сөйләде.

 

“Аллаһы Тәгалә Коръән Кәримдә ике урында - “Ясин” һәм “Мүлк” сүрәләрендә әйтә: “Кайчан була ул ахырзаман дип синнән (Мөхәммәт пәйгамбәрдән, салаллаһү галәйһи вәссәлләм) сорарлар, ахырзаман көнен белү сиңа бирелмәде, син ул Көн белән куркытучы гына”, - ди. Киләчәкне фараз итү пәйгамбәрләргә генә бирелгән. Гади кешеләр аны әйтә алмый. Үзен мөселман дип санаган кешегә, кем генә нинди генә дата әйтсә дә аңа ышанырга ярамый. Шуңа күрә, фәлән көнне була икән дигән сүз, гомумән, дөрес түгел. 2000 елда да ахырзаман була икән дигән шаукым булып алган иде. Дөнья бетмәде бит. Ниндидер планета Җиргә килеп бәрелә икән дигән сөйләшүләр без кечкенә вакытта да булгалады. Әмма атна көне билгеле – ахырзаман җомга көнне булачак. Шуңа күрә, мөселманнар пәнҗешәмбе көнне госел коенып, догаларын укып йокларга ята. Җомга көнне кояш үз юлыннан чыгып китми икән, алар шуңа сөенә-сөенә бәйрәм итеп, тагын бер атна яшибез икән әле дип, җомга намазына ашыгалар. Җомга шуңа да ике гаеттән кала иң зур бәйрәм. Ахырзаман белән Кыямәт көне икесе дә бер үк дияргә була. Дөнья бетеп, соңгы кеше юкка җан биргәч, Кыямәт - каберләрдән кабат кубарылып җавап бирү башлана. Кыямәт - җавап бирү көне. Үлгән һәр кешегә ахырзаман шул була”.

 

Тарих буенча караганда, кешеләр ахырзаманны гел көтеп яшәгән. Дөрестерме, халык фантазияседерме, шундый бер риваять бар. Пәйгамберебез үләр алдыннан анардан сәхабәләре: “Ахырзаман кайчан була?” - дип сораганнар, имеш. Рәсүлебез ике бармагын күрсәткән, ләкин аңлатма биреп өлгермәгән. Шуңа күрә, сәхабәләр аны төрлечә юраганнар. Бу көн ике бармак арасы кебек якын дигән мәгънә чыгарган берәүләре. Икенче тараф ике секундтан соң дөнья бетә икән, дип куркышканнар. Ике минут, ике сәгатьтән соң да берни үзгәрмәгән. Ике көн, ике атна, ике ай, хәтта ике ел узгач та тормыш үз җаенча дәвам иткән. Шуннан соң ике гасырны көткәннәр. Ул ара да үтеп киткән, 2000 ел да килеп җитте. Гасырлар чигендә шулай ук катаклизмнар, апокалипсис белән куркытып халыкның йөрәгенә шом салдылар.

 

Үзебезнең татар язучысы, эзотерика белән кызыксынучы Солтан Шәмси фикерләренә күз салыйк: “Мин үземнең “Күк капусы ачылса” дигән китабымда, бу турыда борынгы дөньякүләм диннәр иудаизм, христиан, ислам һ.б. диннәрдәге ахырзаманга кагылышлы фикерләрне туплап, аларга коментарий биргән идем. Элек ничек уйлаганнар, шул диннәр бу мәсьәләгә ничек карыйлар - шул турында. Мин хәзер әйтә алам: бернинди ахырзаман булмаячак. Хәзерге көндә планетада үзгәртеп кору дигән нәрсә бара. Бөтен нәрсә үзгәрә, гомумән, планета бик нык үзгәрәчәк. Җир шарының кайбер урыннарын сулар басачак, халыклар күченәчәк. Планета яңа дәвергә күчте, күк йөзендәге Олуг Затлар безнең җиребезне күзәтеп торалар һәм аның белән идарә итәләр. Кешелек дөньясы шактый уңышларга иреште үзенең үсешендә. Алар аны күреп торалар һәм безнең планетаны һәлак итәргә бервакытта да риза булмаячак. Һәм җиребезне саклап калачаклар, чөнки кешелек дөньясы хәзер галәмгә чыкты. Галәм күзлегеннән караганда, бик зур казаныш бу (планетада яшәгән халыкларның шундый акыл дәрәҗәсенә җитеп космоска чыгуы). Шунлыктан, миңа сорау биргәннәргә бернинди дә ахырзаман булмый, башыгызны катырып йөрмәгез, дим. Планетада вулканнар, су басулар булыр, ә аннары тынычланып калыр. Курыкмыйча үз эшегез белән яшәгез. Мин моңа йөз процент ышанам, шундый фикергә килүемә бик күп мәгълүматым, дәлилләрем бар. Телевидение каналлары хәзер куркыта торган тапшырулар алып бара. Диндә, майя календаренда бу хакта әйтелгән, диләр. Безнең планета яңа программа белән яши башлый. Борынгы дин китапларында әйтелгән фикерләрнең инде хәзер көче юк. Планета бөтенләй башка программа белән яши”.

 

Үзеңне кабергә әзерлә

 

Халык, акылдан язган сымак, ахырзаманнан да исән калмакчы. Раббыбызның Коръәндәге сүзләре ирексез хәтергә килә: “бер яһүд мең ел яшәүне теләр...” Төрле бункер казучылар, тау тишекләренә ризык тутырып исән калырга теләүчеләр барлыкка килде, хәтта җир астына махсус торак төзеп бирердәй компанияләр эшчәнлек җәелдерде. Акчаңны гына түлә дә, яңа эрага рәхим ит! Кайсыдыр салкын утрауларның берсендә, җир астында планетабызның орлык фонды саклана торган зур-зур амбарлар төзелгән. Бүгенге көндә билгеле булган барлык төр үсемлекләрнең дә орлыклары шунда саклана, диләр.

 

 Аек акыл белән исәпләсәк, Аллаһның җәзасыннан котылу юк. Изге китапта ахырзман галәмәтләре тәфсилләп язылган. Кызыксынган кеше аларны тәфсирдән булса да укып белә ала.

 

Үзегез фикер йөртеп карагыз, бу хәл була калса, шәмнәр җыеп, ярма туплап кына исән калырга омтылу тәвә кошының башын комга тыгуы белән бер. Бәлки безгә рухи камиллек, үзара ихлас мөгамәләләр, күңелләрне чистарту, гөнаһлардан тәүбә кылу мәслихәттер. Сөекле пәйгамбәребездән калган шәригатькә таяныйк. Аның: “Үзеңә кабер әзерләмә, үзеңне кабергә әзерлә!” дигән хәдисе дә гаять муафыйк. Истигфар кылу, һәр нәрсәдә Бер Аллаһның ихтыярын тану бәлки ахырзаман дип курыккан гарасатларны да үзгәртер, соңартыр, кичектерер?.. Аллага тапшырдык!

 

 

 

1

 

 

2

 

 

3


Мөршидә КЫЯМОВА
Интертат.ру
№ | 03.12.2012
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»