поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
01.12.2012 Милләт

Самара татарлары зур сөйләшүгә әзерме?

6 декабрьдә Казанда Бөтендөнья татар конгрессының V корылтае ачыла.

Интернетта эленгән “Азатлык” радиосы материаллары арасында “Конгресс татар мәнфәгатьләрен ныграк якласын иде” дип аталган кыска гына бер хәбәр бар. Анда Башкортостан татар оешмалары берләшмәсе җитәкчесе Рамил Бигнов 6 – 9 декабрьләрдә Казанда уздырылучы Бөтендөнья татар конгрессының V корылтаена бу юлы бердәм төркем булып баруларына басым ясап сөйли. “Конгрессның дүртенче һәм өченче корылтаенда Башкортостанның бердәмлеге булмады, чөнки Башкортостан хакимияте үзләренә яраклы булган, аларны мактаган кешеләрне, ә җәмәгать оешмалары үзләренең вәкилләрен сайлады. Хәтта дүртенче корылтайга ике делегация булып бардык...” – дип сөйли. Ирексездән параллель сузарга туры килә: ә безнең Самара татар оешмалары арасында дуслык бармы икән? Конгресска баручылар бер төркем, бер йодрык булып, Самара татарларын борчыган проблемаларны барлап, халык мәнфәгатьләрен якларгамы, әллә аерым-аерым, һәркайсы үз эшен эшләп кайтырга гына барамы? Моны ачыклар өчен 24 еллык тарихы булган өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте  президенты Ильяс ШӘКҮРОВка мөрәҗәгать иттек.

- Самарадан Бөтендөнья татар конгрессы корылтаена барлыгы 13 делегат бара: Тольятти шәһәренең милли-мәдәни автономиясенең яңа рәисе Рәүф Кирасиров, аның урынбасары Сәүбән Рәфыйков, Самара өлкәсе “Туган тел” татар җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүров, директоры Данияр Сәйфиев, өлкә татар милли-мәдәни автономиясе башкарма комитеты рәисе Минәхмәт Хәлиуллов, директоры Равил Галимов, “Болгар мирасы” фондының попечительләр советы рәисе Гомәр Батыршин, Самара шәһәр автономиясе рәисе Рифкать Хуҗин, Сызран шәһәре автономиясе рәисе Илсур Гыйльманов, “Дуслык” оешмасы президенты Фәхретдин Канюкаев, вице-президенты Рәфыйк Бадамшин, Похвистнево районының “Туган тел” оешмасы рәисе Расих Латыйпов, эшкуар Фәния Хәкимова. 

Камышлы районы башлыгы Рафаэль Баһаутдинов, Самараның татар милли оешмалары ветераннары, “Дуслык” оешмасының идеология буенча киңәшчесе Идеал Галәүтдинов, өлкә “Туган тел” оешмасы әгъзалары Шамил Баһаутдинов, Илгиз Колючев, Азат Надиров, Самара өлкәсенең дзюдо федерациясе президенты Хәбил Бикташев һәм эшкуар Гамәл Җамалетдинов корылтай кунаклары буларак чакырылганнар. Бу кешеләр барысы да абруйлы, татар җәмәгатьчелеге проблемалары белән таныш һәм бу юнәлештә күп эшлиләр. Тольятти автономиясе җитәкчеләре генә, яңа кешеләр буларак, үзләрен күрсәтеп өлгермәделәр. Хәер, аларның эшләре алдадыр. Сез барыгыз бергә очрашып, уртак планнар төзеп, Самара татарлары исеменнән корылтайда чыгыш ясаячак кешене билгеләдегезме инде?

- Мин “Туган тел” оешмасы президенты итеп сайланганга да күп түгел бит әле. Моңа кадәр конгресс форумында катнашканым да, чыгыш ясаганым да булмады. Әлбәттә, анда регионнардан килгән делегацияләр тәҗрибә уртаклашырга, ниндидер уртак максатлар билгеләргә тиештер. Без моңа әзер.

- Ә делегациянең җитәкчесе бармы соң?

- Арабызда күп еллар буе конгресс әгъзасы булып торган кеше – Фәхретдин Канюкаев бар. Тәҗрибәле кеше буларак, безнең делегацияне ул җитәкләп барырга тиештер, дип уйлыйм.

- Татар оешмалары арасында дуслык бар дип әйтергә ярыймы?

- Самарада үткәрелгән Бөтенроссия “Түгәрәк уен” фестивалендә “Туган тел” оешмасы, өлкә һәм шәһәр милли-мәдәни автономияләре, өлкә “Дуслык” һәм шәһәр “Ак бәхет” иҗади-иҗтимагый оешмалары  бердәмлек күрсәтеп эшләдек, һәм нәтиҗәдә фестиваль югары дәрәҗәдә үтте. Ә көндәлек тормышта арада ниндидер көндәшлек бар кебек тоела: кем акыллырак, кемнең акчасы күбрәк, кем мөһимрәк, дип ярышабыз. Бу чир тиздән узарга тиеш.

- Бәлки, сезгә дә башкортлар кебек берничә тапкыр ялгышып, аннары хаталар өстендә эшләргә кирәктер?

- Бәлки, шулайдыр да.

- Корылтайда яңгырарлык проблемалар бар бит. Менә, мәсәлән, “Яктылык” татар мәктәбенең икенче классларында татар теле дәреслекләре партага берәү генә. Ә өй эшләрен укучылар компьютер аша эшлиләр. Сез бу проблема белән танышмы?

- Үткән уку елында Самараның “Яктылык” татар мәктәбендә татар теле укытучылары өчен “Изучение татарского языка в полиэтнической среде” дип аталган өлкә конференциясе уздырылган иде. Анда Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров та катнашты һәм татар теле дәреслекләре буенча проблемалар юк, конгресска мөрәҗәгать итегез, мәктәпләрегезне тәэмин итәрбез, дигән иде. Бәлки, мөрәҗәгать итүче булмагандыр?

- Казан институтларына квота буенча керергә барган Камышлы районы абитуриентларының берсе керә алмыйча кайткан. Болай булгач, квота нәрсә дигәнне аңлата? Балаларны өметләндереп Казанга җибәрергә кирәк булдымы икән? Бәлки, Самара ВУЗларына алар җиңелрәк кергән булырлар иде?

- Абитуриентларга килгәндә, һәр хәлне аерым тикшерергә кирәк. Бәлки, баланың белеме җитешеп бетмәгәндер, бәлки, тагын ниндидер сәбәп килеп чыккандыр.

- Татарстан мәгариф министрлыгы авылларда ябылган башлангыч мәктәпләрне яңадан ача башлады. Самара өлкәсенең татар оешмалары безнең регионда да шул ук процессны башлап җибәрү этәргече була аламы? Бу хакта Сез ничек уйлыйсыз?

- Иҗтимагый оешмалар бу процесска ничек тәэсир итә алыр икән? Әйтик, байлардан акча җыеп, бер-ике мәктәпне ачып булыр иде. Ә ул акча ничә мәктәпкә һәм күпме вакытка җитәр икән? Өлкә мәгариф бүлегенә хатлар язып карасак кына.

- “Туган тел” советы утырышында татар матбугат чараларының аянычлы хәле ике тапкыр тикшерелде. Тик күп сәгатьле сөйләшүләр нәтиҗә бирмәде, арба һаман үз урынында кала бирә. “Бердәмлек” тә, “Азан” да, “Исламнур” да, хәзер инде “Татар радиосы” да татар телле журналистларга, акчага кытлык кичерә. Ә күптән түгел “Туган тел” оешмасы “Самара татарлары” исемле яңа журналның басмага әзерләнеп ятуы турында хәбәр итте. Күп еллар буе чыгып килүче матбугат чараларының хәле авыр булган чакта, яңа журнал чыгара башлау дөрес булырмы икән?

- Бу журнал кирәк дип уйлыйбыз. Чөнки өлкәдә гөрләп узган Бөтенроссия “Түгәрәк уен” фестивале, Казанда уздырылачак Бөтендөнья татар конгрессы, татар оешмалары эшләгән эшләр, аларның җитәкчеләре турындагы материаллар рус һәм татар телләрендә язылып, хакимият даирәләренә, халыкка җиткерелергә тиеш дип исәплибез. Шуны да әйтеп үтәсе килә: журнал милли оешмалар исәбенә басылып, халыкка бушлай таратылачак.

- Икенче ел рәттән "Татар эшкуарларына ярдәм итү ассоциациясе" татар студентларына грантлар биреп тора. Моңа саллы гына акча тотыла. Бер материал язып җибәргән студент 15 мең сумны җиңел генә эшләп ала дип уйламыйсызмы?

- Кайчакта бөтен эшләгән эшләребез дә файдасызга дип уйларга мәҗбүр булам. Чөнки кайтаваз юк. Менә быел җәй без, Самара татарлары, теплоходта Казанга сәяхәт иттек. Чыгымнарның күп өлешен үземә капларга туры килде. Дөрес, теплоходта бик күтәренке рух хөкем сөрде. Очраган берсе рәхмәт әйтеп, мондый сөйләшүләрнең, бергә-бергә ял итүләрнең кирәклеген кат-кат тәкърарлап, татар эшләрендә катнашырга теләк белдергәннәр иде. Тик менә Самарага кайтып төшү белән төрлесе-төрле якка таралышты да үз эшләренә чумды. Ә татар оешмаларына ярдәм итү, яңа идеяләр эшләп чыгару, татар телебезне, гореф-гадәтләребезне саклап калу өчен нәрсә эшләргә кирәклеге турында киңәш тоту – барысы да Идел дулкыннарына кушылып акты сыман.

Теге яки бу чараны оештырганда ул кешеләр кайда? Ә эш барып чыкмаган очракта, тәнкыйть итүчеләр табыла. Күпләр күземә карап: “Ильяс, сиңа ошый икән, син эшлә дә инде”, - диләр. Берүзем нәрсә генә эшли алам соң?

Кем дә кем эшләгән эшләребез дөрес алып барылмый дип саный икән, килсен дә әйтсен. Үз схемасын тәкъдим итсен. Бу эштә үзе катнашсын. Ә читтән генә карап, тәнкыйть утына тоту - бик ансат. Безнең “Туган тел” һәм “Татар эшкуарларына ярдәм итү ассоциациясе» оешмалары ишеге һәркемгә дә ачык. Без тәнкыйтьне дә, ярдәмне дә кабул итеп алырга әзер. Әмма төшенкелеккә бирелергә урын юк. Өлкәдә менә дигән сабантуйлар, тиңсез ат чабышлары, фестивальләр уздырылып тора. Киләсе елда без 25нче өлкә Сабан туен зурлап билгеләп үтәргә җыенабыз. Бөтендөнья татар конгрессы корылтаенда башка регионнардан, чит илләрдән килгән кардәшләребез белән очрашып, сөйләшеп, тәҗрибә алышып, тагын да матуррак чаралар үткәрү идеяләре белән тулып кайтырбыз, дип ышанам.

“Үсеш стратегиясе кирәк”

Самара өлкәсенең милли-мәдәни мохтарияте җитәкчесе Минәхмәт ХӘЛИУЛЛОВ та V Бөтендөнья конгрессы корылтаена китү алдыннан үзенең фикерләре белән уртаклашты. .

- Беренчедән, безгә киңәшеп, алдагы берничә елга татар халкының үсеш стратегиясен булдырырга кирәк. Бу эштә иң мөһиме – татар телебезне саклау. Шәһәр шартларында бу  бигрәк тә авыр. Шуңа күрә федераль органнар алдында милли мәктәпләр ачу мәсьәләсен куярга кирәк.

Самара төбәге тәҗрибәсенә караганда, якшәмбе мәктәпләре ачып кына әллә ни алга китеш юк. Ә менә 15 ел дәвамында эшләп килүче “Яктылык” мәктәбе бик зур уңышларга иреште. Шушындый татар мәктәпләре шәһәрдә берничә булырга тиеш. Минемчә, һәр татар милли оешмасының төп максаты - телебезне һәм гореф-гадәтләребезне саклап калу. Билгеле булганча, телсез милләт юкка чыга.

Икенчедән, милли эшләрне алып баруда башка регионнар белән тәҗрибә уртаклашу кирәк. Чөнки һәр төбәк бай тәҗрибә туплап өлгергән, һәм алар конгресста  бу турыда сөйләрләр, дип уйлыйм.

Өченчедән, Татарстаннан читтә чыгып килүче татар газеталарын финанслау мәсьәләсен күтәрергә кирәк. Чөнки милли оешмалар гына үз көче белән даими чыгып торучы газета булдыра алмый, моның өчен Россия дәүләте һәм Татарстан ярдәме кирәк.

“Бергә бармасак та, бер фикердә булыйк”

Бөтендөнья татар конгрессының V корылтае алдыннан Самара өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте, өлкә һәм шәһәр милли-мәдәни автономияләре активистлары һәм татар милли матбугат чаралары җитәкчеләре бу чарага әзерлек эшләренең барышы турында утырыш уздырдылар. Анда Самара өлкәсе делегациясе исеменнән “Туган тел” оешмасы президенты Ильяс Шәкүров чыгыш ясарга тиеш, дигән нәтиҗәгә киленде.

Корылтайда чыгыш ясарга теләүчеләр күп булганга күрә, аңа сүз секция утырышында гына биреләчәк. Чыгыш кыска, әмма тулы булырга һәм өлкә татарлары өчен бер генә мөһим мәсьәлә дә төшеп калмаска тиеш. Анда глобализация чорында татар потенциалын югарырак күтәрү, Татарстаннан читтә яшәүче татарларның үсеш юнәлешен ачыклау, Федераль татар милли-мәдәни автономиясе һәм җирле татар оешмалары арасында хезмәттәшлекне ныгыту проблемалары яктыртылырга тиеш, дигән фикерләр өйтелде.

Утырышта корылтай делегатларының, чакырылган кунакларның, аккредитация алган журналистларның бер делегация булып баруларын оештыру кирәклеге турында да тәкъдимнәр булды. Моңа каршы Ильяс Шәкүров: “Самарага, башка регионнардан аермалы буларак, квоталар аерым-аерым бирелде, шуңа күрә без бер делегация булып бара алмаячакбыз, ә менә корылтайда бердәмлек күрсәтеп, барыбызга да бер сүздә булырга кирәк”, - дип белдерде.

Шулай ук утырышта татар балаларына Самарада Яңа ел бәйрәме оештыру, яшьләр өчен татар дискотекалары уздыру, танылган якташыбыз, шагыйрь Гакыйль  Сәгыйровның 75 яшьлек юбилеен үткәрү, аның моңа кадәр басылмаган әсәрләре җыентыгын дөньяга чыгару мәсьәләләре дә тикшерелде. 


Эльмира ШӘВӘЛИЕВА
Бердәмлек
№ 49 | 01.12.2012
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»