поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
01.12.2012 Мәдәният

Фестиваль килде Нижнийга

Үткән шимбә көнне Түбән Новгородта шәһәр үзәгендәге “Рекорд” кино йортында татар мәдәнияте фестивале булды. Аны мәдәният министрлыгы, өлкә “Туган як” милли-мәдәни үзәге, өлкә хөкүмәтенең халык иҗаты фәнни-мәдәни үзәге, өлкә диния нәзарәте һәм өлкә татарларының милли-мәдәни автономиясе бергәләп уздырдылар.

Бердәмлектә көч дип, тикмәгә генә әйтмәгән халык, оештыру ягыннан элеккеләреннән уңай якка күпкә аермалы иде бу фестиваль. Фойеда бәйрәм рухы, татар рухы сизелеп торды – татар милли ашларын, дисклар-китаплар, мөселман дине атрибутикасын сату нокталарыннан кеше өзелмәде. Бер генә кеше дә бүләксез, күчтәнәчсез китмәгәндер бу көнне. Шунда ук милли ашларны авыз итеп, чәйләп тә алырга була иде. Төрле темаларга күргәзмәләр дә зур кызыксыну уятты. Мәдәнә музее экспонатларын кат-кат карадылар, Татар Моклокасының уңган хуҗабикәләре әзерләгән тәмле камыр ашларын шунда ук кайнап торган самовар чәе белән авыз иттеләр.

Кочко-Пожардан Нәсимә Юсипованың кул эшләре, Ләйсән Бәдретдинованың чигүләре, Лилия Абдрахманованың эләктергеч белән бәйләгән әйберләре, Галия Мусинаның туган авылына багышланган фотоальбомнары кемне дә битараф калдырмады.

Фестиваль 13.00 сәгатьтә башланды, билгеләнгән вакытка зал да тамашачылар белән шыгрым тулды – бу инде тиешле реклама бирү нәтиҗәсе. Хөрмәтле кунаклар: өлкә мәдәният министрлыгы вәкиле Людмила Панова, өлкә халык иҗаты фәнни-мәдәни үзәге директоры Наталья Столярова, өлкә татарларының җәмгый оешмалар җитәкчеләре Марат Юнисов һәм Гаяз Закиров бу чараның мөһимлеген билгеләп, катнашучыларга уңышлар, тамашачыларга күңелле ял теләделәр. “Мондый фестивальләр уздыру матур традициягә әйләнә бара һәм иң беренче өлкә хөкүмәтенә рәхмәт, һәрбер халыкның мәдәниятен сакларга кирәклекне яхшы аңлый һәм һәр яктан ярдәм итә, ә халыкка үз талантларын күрсәтү өчен бу зур мөмкинлек”, - диде Людмила Викторовна. Тантаналы өлештән соң сәхнә Сергач, Спас, Кызыл Октябрь районнары, Түбән Новгород, Дзержинск шәһәрләре үзешчәннәре карамагына бирелде. Оештыручылар безнең халыкның талантларга бай икәнен билгеләп үттеләр һәм бу чынлап та шулай. “Туган як моңнары” ансамбленең ике төркеменең дә (7-8 яшьлекләр һәм 14-15 яшьлекләр) чыгышлары бик матур иде – җырлыйлар да, бииләр дә, сәхнә тар үзләренә. Наилә Кинзябаева җитәкчелегендәге Татар Моклокасы алмайлары сәхнәдә ут уйнаттылар, ә инде Айшә Сәбитова белән Рауза Невмянованың бәет-мөнәҗәт әйтүләрен бөтен зал йотылып тыңлады. Түбән Новгородта яшәүче якташыбыз, “Туган як” оешмасының чишмә башында торучыларның берсе Зөһрә ханым Абдюханова моннан ике дистә ел элек “Туган як моңнары” ансамблен булдырган иде, хәзер алар канат катырды инде. Зөһрә ханым тик утыра белми, яңадан милли рухлы яшьләрне җыеп, “Мирас” ансамблен булдырды һәм аның солистларының җырлаулары искиткеч югары дәрәҗәдә иде. 

Рамилә Маслова белән Таһирә Зарипова биегәндә, әйтерсең үкчәләреннән чаткылар очты. Кочко-Пожардан Эльвира Мусина җитәкчелегендәге “Заман яшьләре” төркеме тамашачыга яхшы таныш инде һәм аның составындагы Жиһаншиннар гаиләсенә, Диана Хәсәновага алкышларның иң кайнары булды. 

Дзержинск шәһәре якшәмбе мәктәбенең “Арафат” фольклор төркеменең мөнәҗәт әйтүе дә тирән тәэсир калдырды. Кызыл Октябрь районы үзешчәннәре дә матур һәм үзенчәлекле чыгышлар әзерләгәннәр иде, кызганычка каршы, Бөтенроссия фестивале дипломанты булган “Пашатбикә” төркеме тулы составта килә алмаган. Шулай да төркем әгъзалары Гүзәл Алиәкбәрова, Зифа Ниязбаева һәм Заһирә Абдулхалекова бик оста итеп “Ныжы куыру” йоласын күрсәттеләр. Тамашачыга яхшы таныш булган Марат Муллин, Диана Галимованың (икесе дә Түбән Новгород) чыгышлары һәрвакыттагыча профессиональ дәрәҗәдә иде. Диананы киләсе елда Италиягә Ла-Скала опера театрына чыгыш ясарга чакырганнар хәтта. Барлык катнашучыларга оештыручылар исеменнән дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Гаяз Салехович шулай ук оештыручыларга рәхмәт хатлары тапшырды. Телебезне, мәдәниятебезне саклауга зур көч куйган зур рбишчалы Нуриям апа Закированы да бүләкләде. Җавап итеп Нуриям апа “Юллар, юллар” җырын башкарды һәм аңа кушылып бөтен зал җырлады.

Күрше Чуаш республикасының Урмай авылыннан килгән “Мишәр” фольклор-эстрада ансамбленең чыгышы фестивальнең йөзек кашы булды, алар чараны башлап җибәрделәр һәм ахырда сәгатькә якын тамашачыны куандырдылар. 

Аларның чыгышларын карагач уйланырга урын күп булды. Нишләп без 50 меңнән артык татар яшәгән өлкәбездә культураны югары дәрәҗәгә күтәрә алмыйбыз – хәлебездәнме килми, әллә кирәксенмибезме? Сергач районында җиде татар авылы, район мәдәният бүлегендә алар белән эшләр өчен бер белгеч юк. Спас районында татар мәдәниятенә әһәмият зуррак, хәзер, район мәдәният бүлегенә татар кешесе килгәч, эшләре тагы да җанлана төште. Татар районы булып саналган Кызыл Октябрь районының мөмкинлекләре бүтәннәрдән күпкә киңрәк, шуларны тулы итеп файдалана алабызмы? Ә менә дүрт татар авылы булган Пильна районы вәкилләре бу фестивальдә бөтенләй күренмәде – әллә инде меңләгән кешесе булган Сафаҗайда, бүтәннәрендә бер талант иясе дә калмаган, яисә оештыручы булмаган? Сораулар күп, җаваплар әлегә юк.

Фестиваль тамашачылар күңеленә бигрәк хуш килде, оештыручыларга зур рәхмәтләрен белдерделәр. “Мондый рәхәтлекне миллион сумга да алып булмый”, - диде Дзержинск шәһәреннән килгән бер ханым.

Шулай шул, алда да һәр чараны бергәләп планлаштырып уртак көч куеп эшләргә кирәк җәмгый оешмаларыбызга. Ә фестивальгә ак юллар телисе кала.

 

К-Пожар үзешчәннәре чыгышка әзерләнә.

"Пашатбикә" төркеме.

Сәхнәдә Татар Моклокасы үзешчәннәре.

Автор фотолары. 


Н.ЖИҺАНШИНА
Туган як
№ 48 | 30.11.2012
Туган як печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»