|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
30.11.2012 Интернет
«Побидим!» (Илфак Шиһаповның әле язылып кына ятучы китабыннан өзек)Интернет заманы хәзер. Контакт, Фейсбук, ЖЖ, Твиттер, тагын әллә ниткән ата җәһәннәмнәр бар. Кызык. Шунда керәсең дә, әллә кай еракларда яшәүче кеше белән рәхәтләнеп аралашып утырасың. Акыллы фикерләр укыйсың (тапсаң, әлбәттә), матур рәсемнәр карыйсың… Милли һәм дини активистлар күп анда. Иң активлары да шулар бугай. Милләтче өянәге кузгалганда, шул челтәргә кереп, безнең татар милләте ниләр уйлап яши, аны нәрсәләр борчый икән дип, әзрәк, кем тарафыннандыр “глобаль чүплек” дип аталган мәхшәрдә казынырга яратам. Гадәттә, татар теле проблемаларын күтәргән темалар кызык. Шулай ук милли мәсьәләнең башка өлкәләрен кайгырткан темаларны уку да күңелле. Чөнки ул темаларны күтәрүчеләр, гадәттә, бөтен фикерләрен кеше аңламаслык итеп, һәм русча яза. Мескенкәйләрем, безне урыслар да укысын диптер инде. Бәлки урыслар андый көчәнүләрне укыйдыр да, әлбәттә, тик менә нигәдер аларның татар теле проблемаларын хәл итүдә булыша алуларына шигем зур. Иң кызыгы, русчалатып татар теле мәсьәләләрен кайгыртучыларның күбесе русча да юньле башлый белми аның. Ә язалар… Тәк, татар сайтлары… “Азатлык” сайты, ”Матбугат.ру” һәм кайбер татарча гәҗитләрнең сайтлары бар. Күп кенә татар җырчыларының да сайтка ошаган нәрсәләре бар-барын, тик анда, гадәттә, шул фотошоп программасы (бу программа, каймак сөртсәң эт яламаслыклардан да искиткеч чибәр бер зат әвәләргә мөмкинлек бирә) аша көчләнгән фотолардан башка нәрсә булмый. Калганнары күпчелек очракта ничек тә булса “татар” сүзе белән бәйләнгән булса да, алардагы күпчелек язма шул ук “побидим” калыбында (кайбер чиста татар сайтларын төшереп калдырган булсам - гафу итегез). Сайтлар аз - шул ук вакытта, үз сайтларын булдыру турында хыялланучылар байтак. Сайт - үзенә күрә бер аралашу урыны гына түгел, интернет-матбугат та бит әле ул. Тик сайтны ясатыр өчен акча кирәк. Ә акча булсын өчен эшләргә кирәк һәм башкалар… Акча юк, сайт кирәк, фикерләр башка сыймыйча интегә - чыгарасы иде дә бит… Замана технологияләре һәм тагын кемнәрдер бу чарасызлыктан чыгу юлын да салган. Бүген берничә бик популяр блоглар ресурсы бар. Әйтик шул ук «Живой журнал» системасы (башкалары да байтак) . Интернет-көндәлек кебегрәк дип исәпләнгән нәрсә инде ул үзе, тик мөмкинлекләре бик зур. Анда теге каенга терәлеп төшкән фотоларны да куеп була, видео урнаштырырга да мөмкин, рәхәтләнеп башка сыймаган акыллы фикерләреңне язу турында әйткән дә юк инде. Бушка. Ач, яз татарча. Яз теләсә нәрсә. Әшәке такмаклар булса да тутыр - татар авылларында бик “зәхәрләре” бар аларның. Көн саен тирә-юнеңдә булган хәлләрне генә дә, мәсәлән “Бүген безнең сыер бозаулады, бозавы бер дә үзенә ошамаган. Аның әтисе кем икән” кебегрәк нәрсә язсаң да, аны укучылар булачак. Бозауның һәм сыерның фотографисен куйсаң - бигрәк тә. Бу ресурсны интернеттагы эзләү системалары бик яхшы “күрә”, - шул ук сайт инде. Контент, ягъни блогны тутыру өчен язмалар төрле булырга мөмкин. Теләсә нәрсә булсын - тик татарча гына булсын. Әгәр дә, интернетта актив булган 300 мең татарның йөздән бере генә шулай итсә дә, 3 мең татарча блог булыр иде -рәхәтләнеп укыр идек үз телебездә. Ичмасам, шул ук “милләт өчен кайгыручылар” ачсын иде татарча сәхифәләр, бер файдалары булыр иде татарга. Тик юк бит. Бүген чиста татарча блоглар саны дистәдән артмыйдыр. Монысына да дошманнар гаеплеме? Һич ышанмыйм.
Илфак ШИҺАПОВ |
Иң күп укылган
|