поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
21.03.2008 Матбугат

«ВАТАНЫМ ТАТАРСТАН»ГА 90 ЕЛ!

Туксан ел - газета гомере өчен зур сан. Шушы еллар эчендә матбугатыбыз битләрендә хисапсыз кешеләр язмышы, аларның ил тормышындагы сәяси вакыйгаларга, тарихи борылышларга бәйле үткәне-киләчәге яктыртылган. “Ватаным Татарстан”ның нигез ташын салучы “Эш”, “Татарстан хәбәрләре”, “Татарстан”, “Кызыл Татарстан”, “Совет Татарстаны”, “Социалистик Татарстан” газеталарында мәртәбәле каләм ияләре хезмәт итә. Алар үз чиратында республикабызның ельязмасын язганнар. Кайсы гына елгы саннарны алып укыма, шул чорның сулышын тоймый калмыйсың.

1918 елда Казан мөселман комиссариаты тарафыннан чыгарылган көндәлек сәяси, әдәби вәиҗтимагый “Эш” газетасы гарәп шрифтында, рәсемнәрсез басылган. Бары тик бәйрәм саннары гына кызыл хәрефләр белән язылган. “Мәркәзебезнең мөселман социалистлар комитетында”, “Яңа армия”, “Йөрәкле татар егетләре”, “Эшче һәм игенче иптәшләр”, “Солдат иптәшләр”, “Фәрман”, “Тәтеш өязе укытучылары”, “Һаман алга бар”, “Казан губернасында булган волость сәвитләренә”, “Казанның тышкы мәнфәгате”, “Яшәсен бөтен д өньяның социаль инкыйлабы” язмаларының исемнәре үк безне шул еллардагы вакыйгалар эченәалып кереп китә. “Эш” газетасы игъланнар урнаштыру, халыкка мәгълүматлар ирештерү эше белән дәш өгыльләнә. Мөселманнар арасында беренче зур лоторея уйнатылуы, беренче отышның 30 мең сум булачагы, йорт сатылу кебек игъланнар гасыр башында һәм Октябрь инкыйлабыннан соң чыккан газеталарда еш күзәтелә. “Игълан баганасы”ндагы белдерүләрдә татарның сәүдәгәрлек эшчәнлеге дә ачык чагыла. “Эш” газетасында игъланның бәһасе ун юлга кадәр 1 сум 5 тиен, ун юлдан егерме юлга кадәр 1 сум 25 тиен була. Матбугат язмасының үзенәбер елга язылу 20 сум булса, ярты елга 10 сум, ә өч айга 5 сум тора.

Газета гарәп алфавитын латинга алмаштыра. Моннан алтмыш ел элек 1938 елда чыккан Qьzьl Tatarstan (“Кызыл Татарстан”) газетасындагы язмалар белән танышыйк әле. “Испания фронтларында”, “Ленин китап  өстендәничек эшләде?”, “СССРда хезмәт-намус, батырлык һәм геройлык эше”, “Партия тормышы”, “Ватаныбызның куәтен һәм данын тагын да арттырырбыз”, “Гүзәл документ”, “Алдынгы цех”, “Студентлар  өчен лекцияләр һәм фәнни түгәрәкләр”, “Халык переписе турында масса-аңлату эшләрен җәелдерик”, “Советлар Белоруссиясенең 20 еллыгы”, “Комсомол токымы, алга”, “Мин Октябрь яшьтәше”, “Авыл хуҗалыгы күргәзмәләренәяхшы хәзерләник”, “Мадрид – алынмаслык крепость”, “Фашизм – яшьләрнең иң явыз дошманы”. Санап кына үтелсәләр дә, язма исемнәре аңлату таләп итми. Бу елларда газета сәяси рупор вазыйфасын башкара. Агитация эшендә төп коралга әйләнә. Газеталардагы күп кенә язмалар тормыш чынбарлыгыннан аерылган. Иптәш дип кенә сөйләшеп, ә чынлыкта дошман эзләгән еллар бит. 1938 елгы “Кызыл Татарстан”да халык санын алуга багышланган язмалар күп басыла. “Агитсамолет Әтнәрайонында” дигән хәбәрдә район үзәге Олы Әтнә авылында Татарстан халык переписе уздыру бюросы начальнигының урынбасары иптәш Ишм өхәммәтовның халык переписенең әһәмияте турында с өйләве бәян ителә. “Митингта катнашкан колхозчылар, колхозчы хатын-кызлар, эшчеләр һәм хезмәткәрләр самолетның очып килүенәзур канәгатьләнү белдерделәр”, - дип яза М. Сафа. Стахановчыларның рәсемнәре дә сан саен бирелеп барыла. Җитен комбинатының эрләү цехы стахановчысы Г өлшат иптәш Хәлиуллина әнә шулай газета битләренә күренүгә лаек була. Газета ул чакта бердәнбер аралашу урыны булгандыр,  өстәвенәакка кара белән язганны теләсәкайсы вакытта кабат укырга мөмкин, шуңадырмы кино-театр афишалары, реклама язмалары бу елларда күп бирелгән: “Татар дәүләт академия театры 1938 елның 3 ноябрендә“Ватан”, иртәгә“Шәмсекәмәр” спектакльләрен куя”. Тамаша кичке сигез сәгатьтә башланачак һәм тиздән сәхнәгә кую  өчен “Намус” әсәре хәзерләнәчәге турында анонс та урын алган.

 1924-1951 еллар дәвамында “Кызыл Татарстан” исеме белән чыккан басманың сугыш чоры турында аерым сөйләргә кирәк булыр иде. Редакциянең төп каләм көчләреннән М.Җәлил, К.Тәхау, М.Рафиковлар сугышка китә. Газета тугрылыклы дусларын окоплардан, сугыш кырларыннан эзләп таба. Зур фронт юлы аша Германиягә кадәр барып җиткән Саба районы Тенеки авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Фахразый абый Гайфиев та яшьтәш газетасы белән гомер буе бергәкала. Сугыштан алып кайткан немец лупасы белән озак еллар газетаны укый әле ул, бүген исә “Ватаным Татарстан”ны оныкларына укыттыра.

Сугыш һәм тыл геройларына алмашка хезмәт геройлары килә. Туксан ел эчендә өч-дүрт буын алмаша. Чор үзгәрә, кешеләр үзгәрә, әмма безнең газетабызда язган сүзләр кала, саклана. Газетабызның саннарына күзәтү ясасак, кызыклы гына фактлар, язмалар, укучыларыбыз, авторларыбыз иҗаты белән танышырга мөмкин. Йөрәк җылысын кушып, журналистның аягы белән й өреп язылган язмалар бүген архив фондларында гына саклана. Чөнки әлеге язмаларның авторлары күптән безнең арабызда юк. Язма геройлары да инде шактый  өлкәнәеп бара. 1968 елда газетабызның “Социалистик Татарстан” исеме белән чыккан вакыты. Ул елларның кайсы гына санын алма, биредә дөньяның төрле т өбәкләре буенча язмалар укырга мөмкин. Красноярск, Сомали республикасының бәйсезлек көне уңаеннан Сомали мәктәбеннән репортаж, Париж, Нью-Йорк, Вашингтон, Кытай вакыйгалары белән беррәттән Исергәп (Баулы районы) авылындагы һәрбер кешене телгәалган язма. Дөньяның бер читеннән икенче читенә кадәр барып мәгълүматлар белән танышып кайткан кебек буласың. Ул вакытта газетаны укучылар саны да бөтен Россия, якын һәм чит илләрне дә колачлаган вакыты шул. Әнә бит бүген редакциябезгә килеп хәл белешеп китүче авторыбыз Әнвәр абый да заманында Чукоткада яшәгәндә газетаны алдырып укырга җай таба.

-  Өйләндем, төп йортта абый белән җиңги бар иде. Шул вакыт Атлас исемле бер классташым Чукоткадан кайтты да: “Нишләп ятасың, кил безнең янга”, - дип чакырды. Озакламый без шунда барып урнаштык. Бер кат киенгәч, тәмле ризыклар күргәч, газеталар алдыра башладык. Барысы да рус телендәге иде. Алардан туйгач, үзебезнең Казан газетасын укыйсы килде. Каталогны карыйм, әанда бернинди татарча газета юк. Аллага тапшырып, “Социалистик Татарстан” газетасына акча җибәрдем. Күпме икәнен белмим. Минем исемгәпичәт ясаганнар, газета саны саен сугалар да, җибәрәләр, сугалар да җибәрәләр. Бу 1961-1963 еллар булгандыр, тәгаен гына әйтәдәалмыйм, бернинди дәкилешү юк иде, редакция ул чакта мине аңлагандыр инде. Хәтта газета ала алмыйм дип хат та язмадым. Акча күчерәм дә, газета алдырам. Шулай биш-алты еллар чамасы татар газетасын укыдык. Ул вакытта безгәпочта бер айлап җыелып самолет белән генә керә. Икенчеләре килгәнче аларны тагын бер айлап укып, аннан татарларга  өләшеп чыга идем. Газета бер генәк өн яши дисәләр дә, безнең  өчен иске газета булмады. Менәшулай Чукотта да газета укыдык, аннары монда кайткач алдырдым, - дип сөйли Әнвәр абый Гыйльметдинов. Беренче газетасын ул 1943 елны фронттан кайткан Миңнулла абыйсы Газиевтан соң укый торган була. Ул вакыттагы “Кызыл Татарстан”ны Әнвәр абыйлар Апас районы Чүри-бураштагы өйләренә 1947 елда гына яздыру бәхетенә ирешәләр.

Шул елларның сулышын, моннан 50 ел элек булган вакыйгаларны белү  өчен “Социалистик Татарстан” газетасының Ленинның тууына 100 ел, Татарстанны төзүләренә50 ел тулуга багышланган 1968 елгы 12 июль санын укып чыгу да җитә. “Ленин һәм Татарстан”, “Кокушкино крестьяннарының Ленинга хаты” (Сибгат Хәким шигыре). “Антыбызга тугрылыклы без, кадерлебез, Ильич” дигән урта битләрдә “Эстафета дәвам итә”, “Беркайчан да, беркемгә дә”, “Ленин карый еракларга”, “Дуслык көче”, “Үзе күрсә иде”, “Хатын-кызлар сүзе”, “Еллар аша” язмаларында эшчеләр тормышы, шул заман вакыйгалары ачык сүрәтләнә. Үз битләрендә әнә шундый хезмәт геройларын, ил сәясәтен алып барган өчен “Социалистик Татарстан” газетасы 60 ел тулу уңае белән РСФСР Верховный Советы Перезидиумының Почет грамотасы белән дә бүләкләнә.

Хезмәт кешесенәдан җырлау, удар эш темпларын чагылдырган мәкаләләрне, очерк, журналист юлъязмаларын газета битләрендәкүп укырга була. Бигрәк тә фоторепортажларда моны ачык тоясың. “Туган авылында сигезьеллык мәктәпне тәмамлагач, Р.Гыймадиева товарлыклы-сөтчелек фермасына эшкә килде. Тугыз ел инде ул Чаллы районы, “Коммунизм” колхозында сыерлар сава. Эш күрсәткечләре әйбәт”, - дип яза газетабызда озак еллар фотограф булып эшләгән Мидхәт Шакирҗанов. Ул шулай меңләгән хезмәт алдынгыларын газета битләрендә яктырта. 1987 елның 15 сентябрендә: “Арча районы Свердлов исемендәге колхозында эшләүче Ф.Гарифуллина белән Ә.Исмәгыйловалар һәр савымны 3600 килограммнан арттыру  өчен тырышлык куялар”, - дигән рәсем асты хәбәрендә эштән очкынланып торган бу апаларны карагач, алар белән 20 елдан соң очрашу теләге туган иде. Арча якларына баргач, Әнвәрә апа Исмәгыйлова белән с өйләшергә насыйп булды. “Биш авыл берләшеп Свердлов колхозы оешты, без шунда Бирәзәбаш фермасында сыер саудык. 36 ел эшләгәннән соң да фермадан чыгарга исәбем юк иде, аяк тамырларыма операция ясаттым”, - дип сөйли ул. Әнвәрә апа өч бала табып, ялда бары ике ай гына утырганнарына әле дә шакката: “Бәби алып кайтканчы бер ай, аннан соң бер ай гына өйдә тордык. 43 ел бергә торган кайнанам балаларны үстереште. Шунлыктан мин эштән өзелеп тормадым”, - дип сөйли бүген лаеклы ялда утыручы, үзе дә хәзер фермада эшләүче килене Рәдифәнең балаларын караучы Әнвәрә апа. Эше авыр булса да, бергә эшләгән коллективны әле дә сагына ул.

Газетабыз тарихында хезмәт юлын шушы газетта башлап, шуннан лаеклы ялга китүче каләмдәшләребез күп. Шундыйларның берсе, хезмәт кенәгәсендәбер генәэш урыны теркәлгән Мөнир Абдуллинның 1968 елда язылган “Ерак авыл язмышы” мәкаләсе игътибарымны җәлеп итте. Биектау районында “Коммунизм” колхозының бер бригадасы булган Матмыр авылын үзәк бригадага күчерергәтиешләр икән. “Күчерәбез дигән сылтау белән колхозның үзәгеннән читтәурнашкан авылларны онытырга ярамый. Әмма кайбер урыннарда моны истән чыгаралар. Күчерәбез диләр дә, культура учаклары сүнә, кино әлләнигәбер генәбула, кибеттәкирәк-яракны таба алмыйсың, суга тилмерәләр. Ирләр килеп эшләсеннәр ди, хатын-кызлар, күп балалы аналар нишләргәтиеш? Барып-кайту  өчен транспорт кирәк, никадәр вакыт юлда уза”, - дип яза ул. Үзәкләргәберләштерелеп, юкка чыккан кечкенә авыллар язмышы мәсьәләсе бүген дә төп темаларның берсе булып тора. Авылларда эш юк, кешеләр район үзәкләренә генә түгел, хәтта чит шәһәрләргә дә йөриләр. Матмыр авылындагы үзгәрешләрнең ничек тәмамланганын беләсебез килеп, без авторның үзенә шалтыраттык: “Бу авыл хәзер бер дә телгә кергәне юк. Хат эзеннән әзерләнгән язма иде ул. Заманында кечкенә авыллар берләштерелеп, күбесе юкка чыкты. Хәзер дә шул хәл кабатлана: авылларда карт-корылар гына яшәп кала, чөнки эш юк”.

Газетабыз татар халкы язмышы сагында торган, телебезне, мәдәниятебезне саклап калган язучылар өчен әдәби мәйдан булып торды. Гомәр Бәширов “Кызыл Татарстан” редакциясендә авыл хуҗалыгы бүлегенең әдәби сотруднигы буларак, күп вакытын авылда уздырырга туры килгәнлеген әйтеп үтә. “Очерк һәм мәкаләләр язу  өчен үз вакытының алдынгы кешеләре белән эш итәргә, аларның хезмәтендәге һәм тормышларындагы яңа сыйфатларны күрәһәм яза белергә, авыл хуҗалыгы күмәкләшү уңае белән килеп туган зур тарихи үзгәрешләрнең уртасында кайнарга туры киләиде. Бу мине күзәтүчән булырга, кирәкле детальләрне табарга, күргән-белгәнемне мөмкин кадәр төгәлрәк итеп ап-ачык итеп язарга  өйрәтте”, - ди ул. Газетаның 60 еллык юбилей м өнәсәбәте илә Фатих Хөсни болай дип белдерә: “Җыеп алганда, мин вакытлы матбугатта – журнал һәм газета редакциясендәбарлыгы егерме биш ел эшләдем. Шуның егерме елы “Кызыл Татарстан”, хәзерге “Социалистик Татарстан” редакциясендә. Вазифам ягыннан гел бер дәрәҗәдә - үсмәдем дә, кечерәймәдем дә, гел әдәби сотрудник булдым”. 1968 елгы газеталарны карап чыкканда 23 июль санында Фәнис Яруллинның “Аерылмасам әгәр”, “Китап”, “Кайсыгыз ягымлырак” дип аталган яңа шигъри тезмәләре тәкъдим ителгән.

“Сөйрәмәсәм дә йөкнең авырын

Ташламамын бөек дау кырын;

Гел барырмын, бер ялыкмам

Әгәр аерылмасам халыктан”, - дигән беренче иҗат жимешләренең газетада басылганын халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге премия лауреаты Фәнис Яруллин хәтерлиме икән?

- Ул шигырьләрне язганым истә. Гомер буе “Ватаным Татарстан” белән дус яшәдем. Элек газеталар күп түгел иде бит. Хамматов чорында газетада әдәбиятка күп урын бирелде. Совет чорында әдәбиятны кыстылар дисәләр дә, үзебез теләгән фикерне әйтә идек.

Газетада озак еллар фотохәбәрче булып эшләгән Мидхәт абый Шакирҗанов сугыш кырларында очрашкан, радведкага барган җирләреннән икесе генә исән калган Шәйдулла Солтанаев белән Ясәви Хөсәеновларны күрештерә. 1984 елда 40 елдан соң очрашалар алар. Башкортстанда яшәп ятучы Шәйдулла абый Казан радиосыннан Ясәвигә Атказанган ветеринар исеме бирелүен ишетеп кала. Шул түгелме дигән шик керә агайга, һәм ул хат язып җибәрә. “Сугыштан исән кайтсак, бер күрешербез”, - дип сүз дә куешкан була үзләре. 40 ел күрешмәгән дусларын очрашу мизгелләре Мидхәт абый фотога төшерә. Газета туксан ел буена үз халкына хезмәт итте дисәк ялгышмабыз. Язмалар газета битләрендә урын алмаган очракта да, укучы ихтыяҗы хатлар, сорау-җаваплар аша канәгатьләндерелә. Халык белән хакимиятне турыдан-туры бәйләүче чылбыр ролен дә үти бит әле ул газета. Соңгы вакытта Кеше, аның ихтыяҗлары турында күбрәк кайгырта, уйлана башладык. Ә бит күп вакыт газета битләрендә басылган ихлас сүзләр таулар күчерергә дә мөмкин.

---
Ватаным Татарстан
№ 46 | 12.03.2008
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»