поиск новостей
  • 16.04 Ашина. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Хыялый. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Труффальдино — слуга двух господ» Кариев театры,18:30
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 16 Апрель
  • Илтөзәр Мөхәмәтгалиев - актер
  • Зәйнәп Камалова (1899-1977) - актриса
  • Юрий Балашов - журналист
  • Гөлшат Имамиева - җырчы
  • Рафил Әхмәтханов - көрәшче
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
28.11.2012 Мәгариф

Әтисе дипломыннан улына ни файда?

Әти-әнисе дәрәҗәле урында эшләсә, гаиләдә уңай мохит хөкем сөрсә, бала бердәм дәүләт имтиханнарын яхшырак тапшыра икән. Безнең галимнәр шуны ачыклаган.

Мәктәптәге шартларга караганда, гаиләдәге вәзгыять­нең балага тәэсире күбрәк булуын Америка галимнәре ярты гасыр элек үк раслаган инде. Бездәге тикшерүләр исә Тимур Натюхов һәм Наталья Козинаның проектына бәйле. Алар PISA программасы буенча 72 илдә укучы­ларның халыкара тестларда күрсәткән белемнәрен анализлаган. Нәтиҗәдә түбәндә­ге фикергә килгәннәр.

 

Әгәр гаилә башлыклары­ның берсе булса да “ак яка”лы белгеч икән, бу очракта ба­ланың тест нәтиҗәсе 30 баллга югарырак була. Хәтта өйдәге китапларның күплеге дә бу дәрәҗәдә тәэсир итә алмый. Шулай ук укучының нинди җенестән булуы да нәти­җәне үзгәртә ала. Мәсәлән, малайлар математиканы кызларга караганда яхшырак бирә.

 

Россиядә гаиләдәге мөнә­сә­бәтләр математикадан имтихан күрсәткечләренә ничек тәэсир итә икән? Әнисенең белеме– 7 балл, ә әтисенең гыйлемлелеге исә баланың БДИ күрсәткеченә 4 балл өсти икән. Гаилә башлыкларының берсе югары квалификацияле белгеч икән, ул очракта 30 балл өстәлә. Әтиле булу 10 балл файда китерә. Өйдә китапханә булу нәтиҗәне 14 баллга арттыра. Әби-бабай­лар белән бергә яшәү исә күрсәткечләрне 13 баллга ки­ме­тә. Тикшерү әнә шундый нәтиҗәләр биргән. Алар бе­лән килешеп буламы?

 

– Әти-әнинең белеме ба­лага турыдан-туры берничек тә йогынты ясый алмый. Газизләре тырышып укыган очракта әти-әнисенең ярдәм итүе, мөмкинлекләр тудыруы нәтиҗәләрне яхшырта ала. Әгәр бала укуга салкын карый икән, гаилә башлыгының югары белеменнән файда юк, – ди Казан Идел буе федераль университеты профессоры Рүзәл Йосыпов.

 

Газетабыз журналисты Рәшит Минһаж исә белемне биреп булмый, алып кына була, дигән фикердә. “Барысы да баланың тырышлыгына бәйле. Көтүче баласы да яхшы укый ала. Укырга теләге булмаган баланы Гарвард университеты галиме чакыртып укытсаң да, файда бирмәячәк. Шулай ук башлангыч сыйныфта бала начар укытучыга эләккәндә яки укытучылар еш алышынып торганда да, укучының БДИны яхшы бирүе икеле”, – ди ул.

 

Ә менә БДИ биреп караган яшьләр ни дияр? “Укытучы, түрә баласы да начар укырга мөмкин, әмма алар имтиханны яхшы бирүнең юлларын таба. Безнең мәктәптә укытучы балаларына билгене арттырып куялар иде”, – ди КФУ студенты Алсу Зиннурова.


Сәрия САДРИСЛАМОВА
Ватаным Татарстан
№ 235 | 28.11.2012
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»