• 05.10-22.10 2021-2022 хоккей сезоны. Татнефть Арена
  • 17.10 "Корт", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 22.10 Премьера! "Сөннәтче бабай", 12+, Кариев театры, 18:30
  • 23.10 Рөстәм Вәлиевнең тууына 60 ел. Искә алу концерты. Филармония. 17.30
  • 23.10-24.10 Премьера! "Сөннәтче бабай", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 27.10 "Мио, минем Мио", 6+, Кариев театры, 18:00
  • 28.10 "Ләйлә вә Мәҗнүн" , 12+, Кариев театры, 18:30
  • 01.11 Юрий Шатунов. КСК "Уникс". 19:00
  • 03.11-07.11 Ришат Төхвәтуллин. Сула. КСК "Уникс"
  • 10.11 Валерий Меладзе. Татнефть Арена. 19:00
  • 20.11-24.11 Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов. КСК "Уникс"
  • 26.11 Данир Сабиров. Ике юбилей. Моноспектакль. КСК "Уникс". 18:30
  • 14.12-19.12 Илсөя Бәдретдинова. "Фәрештә түгел". УНИКС
  • 14.12-19.12 Илсөя Бәдретдинова. Фәрештә түгел. КСК "Уникс"
  • 18.12 Татар җыры. «Казань Экспо», И.Шакиров ис. концертлар залы. 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 17 Октябрь
  • Әхмәт Саттар (1939-2018) - язучы
  • Роза Туфитуллова - журналист
  • Лидия Әхмәтова - җырчы
  • Рәшидә Җиһаншина (1917-2003) - актриса
  • Гали Хуҗи (1912-1966) - шагыйрь
  • Илгиз Гайнуллин - көрәшче
  • Альбина Шаһиморатова - опера җырчысы
  • Үзебезнең умарталыктан бик тәмле, яхшы сыйфатлы бал сатыла. 3л - 1300 сум. Күпләп алучыларга, бәясе килешү буенча. Шулай ук кәрәзле бал да бар. 89625497103
  • В Казани на улице Сахарова ищем девушек (девушку) на подселение в зал в двухкомнатную квартиру 89923389181
  • Актаныш.услуги:жалюзи рулонные шторы рольставни рольворота ,ремонт москитных сеток 89375814252 Айдар
  • Актаныш. Натяжной потолок урнаштырабыз. Килеп улчәү, консультация бушлай, светильниклар да куябыз. Актаныш, Актаныш районы буенча эшлибез 8-937-581-42-52 Айдар
  • Детскому саду N 292 ново-савиновский район, требуется музыкальный руководитель на 1,5 стаки
  • Сниму 1 ком.квартиру в Советском , Вахит.р-не.Со всеми удобствами,платежоспособная, чистоту гарантирую.Сама работаю, татарка 47 лет.Убедительная просьба прошу риелторов не беспокоить, сниму только от собственника.Тел.89870673548 Гульфиза.
  • Сниму квартиру до 18-19 все включено, татарка, работаю, без вп, тишину, чистоту и своевременную оплату гарантирую, писать WhatsApp +79961212519, риелторов прошу не беспокоить.
  • Продаю натуральный цветочный МЕД со своей пасеки 1л-500руб т.89503210410
  • Әле һаман шәҗәрәгез юкмы? Нәсел тамгагызны белмисезме? Бу хәл итәрлек мәсьәлә. Дәүләт архивлары чыганаклары буенча шәҗәрәгезне төзеп бирәм. Шәҗәрәҗәге барлык фактларны архив документының фотокопиясе белән раслыйм. Бу өлкәдә эш тәҗрибәм 8 ел. Тел./Ватсап: 8–917–874–16–40 Tongekuk@gmail.com Дамир Шәйхетдин.
  • диван-книжка сатыла. аксыл-көрән төстә.8 мең. яхшы хәлдә. казан. тулырак мәгълүмат ватсап аша. 89047619147
 
 

 
Архив
 
25.11.2008 Җәмгыять

ЧИТТӘН КАЙТУЧЫЛАР ӨЧЕН ТӨЗЕЛГӘН "ИНЕШ" АВЫЛЫНДА КЕМНӘР ОЯЛАГАН?

Моннан 15-20 еллар чамасы элек чит җирләрә яшәүче милләттәшләребез тарихи ватаннарына кайта башлады. Бигрәк тә, советлар берлеге таркалгач, Урта Азия якларыннан күп кенә татарлар Татарстанга әйләнеп кайтты. Үзбәкстан, Таҗикстан һәм башка союздаш республикаларан кайткан милләттәшләребезнең бер төркеменә Биектау районында җир бүлеп бирелә. Бүген әлеге күчеп кайтучылар авылы “Инеш” исемен йөртә. Хәзер алар ничегрәк көн күрә? Милләттәшләребезне нинди мәсьәләләр борчый?

200 МЕҢ КАЙТУЧЫНЫ КАЙДАН ЭЗЛӘРГӘ?

“Азатлык” радиосының 12 августа эфирга чыккан түгәрәк өстәл тапшыруында Татарстанга соңгы елларда 200 меңләп милләттәшебезнең күчеп кайтуы турында әйтелгән иде. Аларның бер төркеме Биектау районында Инеш исемле аерым бер яңа авыл булып көн күрә. Яшел Үзән, Алабуга һәм башка районнарда да качаклар һәм күчеп кайтучылар урнаштырылган. Ни кызганыч, матбугатта яки милли җыелышларда читтән кайткан милләттәшләрнең Татарстанда ничек дөнья көтүе турында ишетелгәне юк. Ул 200 мең кеше кая киткән?

 

Ата-баба җиренә күчеп кайтып милләттәшләр арасында тамыр җибәрү уңышлы барамы? Азия илләреннән вакытлыча эшкә килүчеләрдән аермалы буларак, алар Татарстанга даими яшәргә кайтканнар, мондагы халыкның холкын, телен ә беләләр. Шулай булгач, алар Татарстан өчен чит-ят түгел, ә милләтебезнең газиз балалары. Республиканың демографик хәленә тәэсир итәрлек, ягъни яшь буын үстерерлек гаиләләр хәзер бигрәк тә тансык. Ел саен меңнәрчә кунак эшчегә квоталар бирелгән Татарстан өчен кайтучылар көтеп алынган кадерле кешеләр булырга тиештер.

 

Шунысы гаҗәп, даими яшәргә кайтучы имигрантларны бары тик Инеш авылында гына очратырга була. Шуңа күрә, без бу кәсәбәгә кызыксынып, дулкынланып килдек.

 

Биектау район үзәгеннән Пермяки авылына таба барганда, сул якка өр-яңа тигез асфальт юл салынган. Бер чакрымлап баргач, төрле зурлыктагы һәм бер-берсенә ошамаган кирпеч йортлар тезелеп китә. Бу авыл бер дә Ингушетиядәге качакларның вакытлы торакларына, палаткаларда гомер итеп урамнарда учакта аш әзерләүчеләр кәсәбәсенә ошамаган. Көз башында бирегә Мәскәүдәге гомумрусия күчеп кайтучылар вәкилләре килеп, Инешкә бик югары бәя биреп киткән. Авылның үзәгенә кадәр асфальт юл салынган, өйләргә элект уты, газ, телефон кертелгән. Торак йортлар нык, биек. Кайтучылар шундый оҗмах шартларына эләккән тагын берәр урынның булуы шикле диләр.

 

Инеш авылы иҗтимагый башлангыч һәм дәүләт ярдәмендә төзелгән. Күчеп кайтучыларны яклау, ураштыру максаты белән Татар иҗтимагый үзәге 1990 елда “Качакларны яклау комитеты” оштыра. Әлеге оешма әйләнеп кайтучы татарларны бергә туплап урнаштырырга ярдәм итә. 1992 елның июлендә Биектау районы, Пермяки авылы ягыннан җир бүлеп бирелә. 204 гаиләлек авыл төзелә. Анда инешләр күп булганга күрә, авылны Инеш дип атыйлар.

 

АЛАР ТУГАН ИЛЛӘРЕНДӘ СОЛТАНМЫ, ӘЛЛӘ ОЛТАНМЫ?

 

Чит җирләрдә солтан булганчы, үз илеңдә олтан булуың хәерле, ди халык мәкале. Ерактан кайткан кардәшләр Татарстанга юл тотканда, аларның тормышлары җиңел булмаган. Кайдадыр сугыш, кайдадыр чит милләтне кысрыклау, аларны ата-бабалар туфрагына кайтырга мәҗбүр иткән. Аларның күбесенең зур байлыклары юк, йорт җирләрен тиз генә очсыз бәягә сатып, кием-салым, җиһазны Татарстанга контейнерларда озатканнар. Яңа җирдә дөнья көтә башлау җиңел булмаган. Җир табасы, йорт саласы, моның өчен акча юнәтәсе... Һәм шушы мәшакәтләр әле дә дәвам итә.

 

Авыл урамындагы беренче танышыбыз Әлмирә исемле чибәр кыз булды. “Күчеп кайттыгызмы?” дип сорау бирдек. “Әйе” дип җавап биреп яңа танышыбыз үзләренең өйләренә чакырды. Монда урнашу хәлләрен сөйләүне үзенең әбисе Рәйсә ханымга тапшыруны кулай күрде ул.

 

“ҺӘРКЕМ ҮЗ ҖИРЕНДӘ ЯШӘРГӘ ТИЕШ!”

 

Рәйсә апа Гобәйдуллина гаиләсе белән Инешкә моннан 15 ел элек Таҗикстанннан кайта. Ул үзе Дүшәмбе шәһәрендә туа. Әти-әниләре Самара ягыннан, ә иренең тамырлары Буа якларына барып тоташа.

 

“1993 елда картым Азат бер эт баласы белән монда кола аланда, төзелә башлаган өйдә берүзе кыш чыкты. Инеш урынында ромашка кыры иде. Йортны замана үзгәрүнең иң авыр елларында салдык. Качаклар фонды 700 мең сум кредит бирде. Шул акчага 3 машина кирпеч алдык”.

 

Гобәйдуллиннар гаиләсен Татарстанга нәрсә тартты икән соң? “Дүшәмбедәге “Дуслык” оешмасы җыелышлар үткәрде. Татарстанга кайтырга өндәде. Ул вакытта болгавыр чор иде. Дөрес, ачыктан-ачык кумадылар. Ә “Һәркем үз җирендә яшәргә тиеш!” дигән өндәмәләр йөрде”, ди Рәйсә Гобәйдуллина.

 

Аның 3 баласы, 4 оныгы бар. Оныклар күрше авыл мәктәбенә җәяү йөреп укыган. Әмма милләттәшләребезне иң борчыганы мәгариф-мәгърифәт кайгысы түгел. “Концертларны телевизордан карыйбыз. Казанны да, Мәскәүне дә”, ди Рәйсә Гобәйдуллина. Үзәкләренә үткәне су җитмәү икән.

 

“Кайтканнан бирле әлеге мәсьәләнең хәл ителгәне юк. Кыш көне су була. Әмма җәен суга тилмерәбез. Бакчаларга су сибү чорында бигрәк тә. Бер мичкәнең генә суы җитми. Тагын бер скважина казыганнар иде. Анысы бүгенгә кадәр эшләми. Әле Казаннан да комиссия килгән иде. Әмма уңай якка үзгәреш юк”, дип зарлана Рәйсә Гобәйдуллина.

 

Аның Мөнир исемле өйләнмәгән 31 яшьлек улы бар. Мөнир исә эш юклыктан зарлана. “Биектауда да, Пирмәкидә дә эш юк. Алар үзләре үк шәһәргә йөреп көн күрә”, ди ул.

 

Безгә урамда очраган яшь кыз Әлмирә Рәйсә Гобәйдуллинаның оныгы икән. Күптән түгел кияүгә чыккан. Хәзер эш юк дип өйдә утыра. 6 ел элек мәктәпне тәмамлаган. Һөнәре буенча социаль хезмәткәр. “Анда аз түлиләр”, диде ул урыс телендә.

 

Кыскасы, кайтучылар милләт, мәгърифәт, мәдәният мәсьәләләреннән ерак тора, аларга эш һәм яшәү шартлары, гаделлек кирәк.

 

ИНЕШТӘ КӨРӘШ БАРА

 

Соңгысы бигрәк тә үзәкләренә үтә. Җир бүлү, дәүләттән килгән ярдәм, ссудалар алу гадел һәм кануни булырга тиеш. Әмма монда соңгы вакытта читтән кайтучылар торган саен кими, шәһәрдән килгән хәлле кешеләр урнаша. Аларның аяк терәп сөйләшерлек, үз хокукларын исбатларлык көчләре, танышлары җитәрлек. Кайвакытта үзара тартыш, судка мөрәҗәгать итүләр дә булгалый. Без Казакъстан якларыннанан әйләнеп кайткан Миңнурый һәм Әлмирә Сәләховаларга таба авылның икенче башына барып чыктык.

 

Авыл исеме һәм урам атамалары дә язылмаган җирдә монда торучыларны эзләп табу җиңел түгел. Урам чатында милли оешмаларга, редакцияләргә еш килә торган Мансура ханым Зияеваны очраттык. Аның кызына дип алган җиргә теркәү палатасыннан документлары булуга карамастан, Сәләхов дигән кеше мәхкәмә аша җирне үз исеменә рәсмиләштергән икән. Шул җиргә бура да китереп куйган. Кыскасы, бу бөтенләй башка Сәләховлар.

 

“Шушы көннәрдә генә койма корып куйды. Әнә минем тырмалар, ак кирпечләр аунап ята. Аларын мәхкәмә аша ала алмадым әле. Шул кирпечләр белән иремә кизәнә. Мин сине, үзбәк, монда үзеңне дә, гаиләңне дә яшәтмәячәкмен” дип урысчалатып кычкыра, ди Мансура ханым. Шул вакыт хосусыйлаштырган җиргә машина белән яңа хуҗалар килеп туктады. Машинадан төшүгә ике фотоаппарат белән безне рәсемгә төшерә дә башладылар. Димәк, монда үзара мөнәсәбәтләр шундый кискенлеккә җиткән.

 

Мансура ханым 1995 елда Инештә берәүнең җирен сатып ала. Ул вакытта җир өләшүчеләр аңа кишәрлекләр бетте дип әйтә. Ә җир сату бүген дә дәвам итә икән. Биектау районы газетасында район хакимияте исеменнән җир кишәрлекләре сату турында игъланнар чыгып тора.

Шулай да без үзебез эзләгән Миңнур һәм Әлмирә Сәләховаларны эзләп таптык. Алар Казакъстаннан кайтып төпләнгәннәр. Миңнур апаның ире авырып урын өстендә ята. Кызы Әлмирә Казанга эшкә йөри. Ни бар шуңа кәнәгать булып яши алар. Өйләре инде җылы, тамаклары тук... Читтән кайтучыга тагын ни кирәк?

 

АГЫМГА КАРШЫ БАРЫП

 

Инеш авылы Пирмәки җирле үзидарәсенә карый. Мондагы хакимият урынына халык хәстәрен авыл җирлеге депутаты Светлана Зиннәтова күрә. Ул да җир бүлү, сату мәсьәләләренә риза түгел. Аны да иң борчыганы су проблемасы икән.

 

“Тагын бер су савыты булдырдылар. Әмма счетчик куймадылар, утка тоташтырмадылар. Шуның өчен авыл җирлеге рәисенә штраф салып киттеләр. Рәис 3 меңгә эшләргә риза булган кешене су коесына эшкә алырга булды. Әмма шул акчаның 2 меңен халыктан җыярга кушты”, диде Светлана Зиннәтова.

 

ИНЕШ ҖИРЕН САТУ ДӘВАМ ИТҮНЕ ДЕПУТАТ ТА ДӘЛИЛЛИ

 

“Бүген Инеш халкының яртысыннан күбрәге шәһәр халкы. Күбесе зур урыннарда эшли, танышлары җитәрлек. Инештә үскән кешегә җир бирмиләр, ә шәһәр кешеләренә ни рәвешледер саталар. 1990 елларда Инештә кайтучы гаиләләр саны 90 булса, хәзер алар 10-лап кына калды”, диде Светлана Зиннәтова. Димәк, монда читтән кайтучылар бетеп бара. Моңа хәтта мәскәүдән килгән комиссия дә игътибар иткән. Кайтучылар авылымы бу, әллә коттеджчылар шәһәреме?

 

Авыл уртасыннан үтүче юлны да биш кишәрлеккә бүлеп саттылар, дип әйтә Светлана Зиннәтова. Бу турыда ул Биектау районы прокуратурасына хәбәр итә. Шушы көннәрдә генә анда бернәрсә дә төзелми дигән хат килеп төшә. Ә чынлыкта бу урында инде кемдер төзелеш башлый, нигезләр дә барлыкка килгән. Әлеге юлдан су һәм газ юлы да үтә икән.

 

Кайбер урамнарда ут баганалары да юк. Светлана Зиннәтовага аларны 2010 елда булдырачакбыз дип хәбәр иткәннәр. Баксаң, мондый буш вәгъдәләр 2000 елдан бирле дәвам итә икән.

 

БУ ИНДЕ БАШКА ИНЕШ

 

Хәзер инде Инеш читтән кайтучы татарлар оя корган җир түгел. Монда милләт язмышын кайгырту сизелми. 200 дән артык гаилә яшәгән авылда клуб, мәктәп, мәчет тә юк. Балалар күрше Пермяки авылына йөреп укый. Дөрес, мәктәп ачарга дигән карар бар. Әмма гамәлдә ул күренми әле. Мәчет салырга да җир бүлеп бирелгән була. Ләкин анда да каршылыклар булырга мөмкин, чөнки җирләрне һәрдаим сатып торалар. Менә шулайрак яши туган җиргә әйләнеп кайткан татарлар... Мәктәпсез, мәдәниятсез, мәчетсез... Кыскасы, татарча түгел.

 

Әлеге язма: фотолар белән

 


Саша ДОЛГОВ
Азатлык
№ --- | 25.11.2008
Азатлык печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№15 (9907) / 06.12.2008 00:10:20

Мин кырыйдан карап укып кына,
Юнле фикер эймэм тэгаен.
Кемдер мескен булып кылангалап,
Кайтучылар бардыр могаен.
Эшен эшлэп тошен койган кеше,
Артык икмэк хичтэ сорамас.
Тик бер нэрсэ курэм мондый хэлдэ,
Эшчэн кеше озак тузэалмас.
Соры кортлар.
Соры кортлар акча ашамыйлар,
Алар балга майга карамыйлар.
Жылы урын эзлэп,ришвэт биреп,
Чэчеп, урып, жирдэ вакланмыйлар.
Бал кортлары купме ташыса да,
Тутыра алмас кэрэз савытын.
Умартага соры кортлар керсэ,
Ашый алмас хужа уз балын.
Бу язмага атап язмадым,читтэн килеп эшлэучелэрнен,арзан бэягэ килеп эшкэ алучылар турында ник берэз безнен язучылар язмый икэн диеп кенэ язуым.Буген эшченен икмэген кискэннэр иртэгэ узлэре дэ шул хэлгэ калачак бит.

№14 (9502) / 28.11.2008 11:02:13

Китап укучынын эбие тынлаган да, анлаган да энэ. Сина авыррак икэн, нишлисен инде, акыл дэрэжэсе торле кешенен торлечэ була шул, аларны тынлыйм дип кенэ эчкечелеккэ сабышма инде

№13 (9500) / 28.11.2008 10:54:29

Торле сэбэплэрдэн кученеп китеп, хэзер туган якларына янадан кайткан уз кардэшлэрен дэ курэ алмаган кешелэргэ ни эйтэсен инде... Кайтучылар бит миллионлаган акчалар, фатирлар сорамый. Купчелеге еллар буе гражданство гына да ала алмый интегэ.
Алайса Татарстандагы бар халык изге инде, читтэге татарлар кайтмыйча эчмэгэн дэ, наркотикларнын да нэрсэ икэнен белмэгэн, хаман эшлэгэн дэ эшлэгэн - бокерэеп, тешлэре коелып беткэнче

№12 (9492) / 28.11.2008 02:30:51

Китап укучы, бу радионы аек баштан тынлап булмый, аны эле хэтта аек килеш укуы да авыр.

№11 (9486) / 28.11.2008 01:08:20

Татарстан татары


№10 (9482) / 28.11.2008 00:46:11

Римма, эллэ берэр качак гаилэне ойгэ кертэсе инде? Кергэндэ ике була, бер елдан ун була алар, татар халкы арта, ике елдан мунда палестина була аннары

№9 (9478) / 27.11.2008 23:07:49

Минемчэ монда татарстан татарлары дип язучы адэмнэр юри кыланалар.Билгеле ич инде, Узбэкстаннан кайтканнарга практически бернинди ярдэм юк, ссудалар юк, уз кардэшлэрегездэн белэсез.Даже бердэн бер кайтучылар авылын да Казан, Биектау блатнойлары басып киткэн. Эллэ 10 эллэ 15 гаилэ калган диелгэн. Калган 200 мен кайда? Базар тирэсендэге лачугада, общагаларда.Бу сайтта етл чарлаучылар бессовестный, Тат-нда купчелек кеше андый жлоб тугел

№8 (9461) / 27.11.2008 13:20:18

Тагын ничек хэрмэтлэргэ сезне, качаклар.Бишеккэ ук салырга тугелме Безнен эби-бабайлар, эти-энилэр колхозда таякка эшлэп йоргэндэ,ой тугел сарай да сала алмаганда, сезнекелэр ңылы якта ңимеш ашыйлар иде.Сезне аннан беркем дэ кумады,узегезнен туган туфракка кайтып егыласыгыз килде. Кайтуыгызга-мэ сина качакларны урнаштыру программасы, тузган торак программасында сезне алдан ңибэрделэр.Авылда эш булмау сэбэпле шэхэргэ киткэн колхозчы балалары тулай торакларда картаеп, тешлэре коелды инде.Хэзер энэ акча тулэп тэ фатир чиратында еллар буе торалар. Югыйсэ аларнын аталары шушында, Татарстанда бэкре чыгарган.Дэрес язалар, сезгэ ияреп анаша, башка кабэхэт гадэтлэр кайтты. сезгэ генэ кирэкми ул акчалы эш, иленнэн читтэ узбэк, тажикка хезмэт итмэгэн, элек коммунистларга,хэзер инвесторга бил бэгуче татар авылы баласына да кирэк.Анысына да беренче чиратка сезне язасымы. Бэлки эшли башларсыз. Авылда сэнэк белэн кэрэк тэ бар. Сез хаман ңимеш суы гына эчеп ятмакчы.Оялмыйсыз да. Сез тугел узебезнекелэр сорарга ояла. Сезгэ хаман кирэк, кирэк, кирэк...

№7 (9433) / 26.11.2008 22:22:06

Бу радионы тынлап буламы? Аны кайдан тынлап була? Минем эби тынлый иде, хазер ишетмим ди.

№6 (9428) / 26.11.2008 21:53:33

Дөрес әйтмисез, иптәшләр. Чит илләрдән татар кайтучыларның арасында бик яхшы кешеләр бар, бәлки сез алар белән таныш түгелдер. Аларның кайберләре Татарстанда туып яшәгән милләттәшләребездән игелеклерәк һәм тәрбиялерәк. Минемчә, күчеп кайтучылардан көлү һәм аларны сүгү дөрес түгел, бу хурлык, сезнең таркүңеллегезне күрсәтә. Аларның хәлен дә аңларга кирәк...

№5 (9407) / 26.11.2008 11:04:13

Бердэн Россия уз урысларын кайтару очен берни дэ эшлэми. Минем куршем урыс Казахстаннан кайту очен ике ел кайтыр очен тырышты, хэзер инде кире китэм, Россиягэ минем кирэгем юк ди.
Ботенесе дэ андый тугелдер, но ул кайткан татарлар татар авылларынын менталитетын бозды. Минем эби яшэгэн Мослим районында наркотикларнын нэрсэ икэнен белмилэр иде. Шул таджик, узбектен кайткан татар семьялары белэн ботен авыл баласы наркотик тарта. Алар татарча сойлэшми, ботенесе русскоязычный, мэктэптэ укытучылар еламый гына алардан. Узлэре тэртипсез, аларга татарнын кирэге юк. безнен балаларны кыерсыталар, акча кысалар, урлыйлар ди. Шуна да татарстанда татар кубейтебез дип паспортында татар булганы очен генэ аларны монда алып кайту белен мавыкмаска кирэк

№4 (9406) / 26.11.2008 09:51:10

Ташкент дип узен атаучы урысча язса да, дорес эйтэ.Э нигэ эле башка телдэ узара талашырга торасыз? Хет бер берегезне жэллэр идегез эзрэк.

№3 (9405) / 26.11.2008 09:45:15

Ташкент, а что вами интересоваться? Вы так и будете мотаться туда сюда, в поисках легкой жизни. Где родился там и сгодился. Уж извиняйте, нам своих трудяг надо беречь...
Беженец беженцу рознь, но я их не понимаю... Да и к чему им это...

№2 (9404) / 26.11.2008 06:24:09

Татары и казанцы возвращенцами вообше не интересуются. Всем наплевать. Пресса не сует нос.Россия ищет по миру своих русских. А Татарстану нужны его же дети и внуки? Похоже, что нет.

№1 (9384) / 25.11.2008 23:50:35


▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
ЕлМай
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar