• 05.10-22.10 2021-2022 хоккей сезоны. Татнефть Арена
  • 17.10 "Корт", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 22.10 Премьера! "Сөннәтче бабай", 12+, Кариев театры, 18:30
  • 23.10 Рөстәм Вәлиевнең тууына 60 ел. Искә алу концерты. Филармония. 17.30
  • 23.10-24.10 Премьера! "Сөннәтче бабай", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 27.10 "Мио, минем Мио", 6+, Кариев театры, 18:00
  • 28.10 "Ләйлә вә Мәҗнүн" , 12+, Кариев театры, 18:30
  • 01.11 Юрий Шатунов. КСК "Уникс". 19:00
  • 03.11-07.11 Ришат Төхвәтуллин. Сула. КСК "Уникс"
  • 10.11 Валерий Меладзе. Татнефть Арена. 19:00
  • 20.11-24.11 Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов. КСК "Уникс"
  • 26.11 Данир Сабиров. Ике юбилей. Моноспектакль. КСК "Уникс". 18:30
  • 14.12-19.12 Илсөя Бәдретдинова. "Фәрештә түгел". УНИКС
  • 14.12-19.12 Илсөя Бәдретдинова. Фәрештә түгел. КСК "Уникс"
  • 18.12 Татар җыры. «Казань Экспо», И.Шакиров ис. концертлар залы. 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 17 Октябрь
  • Әхмәт Саттар (1939-2018) - язучы
  • Роза Туфитуллова - журналист
  • Лидия Әхмәтова - җырчы
  • Рәшидә Җиһаншина (1917-2003) - актриса
  • Гали Хуҗи (1912-1966) - шагыйрь
  • Илгиз Гайнуллин - көрәшче
  • Альбина Шаһиморатова - опера җырчысы
  • Үзебезнең умарталыктан бик тәмле, яхшы сыйфатлы бал сатыла. 3л - 1300 сум. Күпләп алучыларга, бәясе килешү буенча. Шулай ук кәрәзле бал да бар. 89625497103
  • В Казани на улице Сахарова ищем девушек (девушку) на подселение в зал в двухкомнатную квартиру 89923389181
  • Актаныш.услуги:жалюзи рулонные шторы рольставни рольворота ,ремонт москитных сеток 89375814252 Айдар
  • Актаныш. Натяжной потолок урнаштырабыз. Килеп улчәү, консультация бушлай, светильниклар да куябыз. Актаныш, Актаныш районы буенча эшлибез 8-937-581-42-52 Айдар
  • Детскому саду N 292 ново-савиновский район, требуется музыкальный руководитель на 1,5 стаки
  • Сниму 1 ком.квартиру в Советском , Вахит.р-не.Со всеми удобствами,платежоспособная, чистоту гарантирую.Сама работаю, татарка 47 лет.Убедительная просьба прошу риелторов не беспокоить, сниму только от собственника.Тел.89870673548 Гульфиза.
  • Сниму квартиру до 18-19 все включено, татарка, работаю, без вп, тишину, чистоту и своевременную оплату гарантирую, писать WhatsApp +79961212519, риелторов прошу не беспокоить.
  • Продаю натуральный цветочный МЕД со своей пасеки 1л-500руб т.89503210410
  • Әле һаман шәҗәрәгез юкмы? Нәсел тамгагызны белмисезме? Бу хәл итәрлек мәсьәлә. Дәүләт архивлары чыганаклары буенча шәҗәрәгезне төзеп бирәм. Шәҗәрәҗәге барлык фактларны архив документының фотокопиясе белән раслыйм. Бу өлкәдә эш тәҗрибәм 8 ел. Тел./Ватсап: 8–917–874–16–40 Tongekuk@gmail.com Дамир Шәйхетдин.
  • диван-книжка сатыла. аксыл-көрән төстә.8 мең. яхшы хәлдә. казан. тулырак мәгълүмат ватсап аша. 89047619147
 
 

 
Архив
 
26.11.2012 Язмыш

Яши генә башлыйм дигәндә...

«Үз аягында йөреп торган, дәртләнеп яши генә башлаган бала иде бит ул» – октябрьнең беренче атнасында 17 яшьлек кызын җир куенына салган ана бүген шулай дип өзгәләнә. Алинәне (урыны оҗмахта булсын!) азмы-күпме белгәннәрнең дә башында шул уй. Кичә генә кояш кебек балкып, яшьлек нуры чәчеп торган кызның бүген инде исәннәр рәтендә булмавына ышануы кыен...

7 нче сыйныфта укыганда, Арча районы Югары Мәтәскә авылында яшәүче Алинә Газизова, велосипедтан егылып, аягын авырттыра. Җәен булган вакыйга үзен ноябрь ахыры-декабрь башында белдерә, чир килеп чыга. Табибтан табибка йөри, анализлар тапшыра торгач, кызга «хронический остеомиелит левой седалищной кости, головки левой бедренной кости» дигән диагноз куялар. Бернинди операция дә кирәкми, авыру акрынлап үзе юкка чыгачак, дип ышандыралар Газизовларны. Табиб киңәшләрен тоту нәтиҗәсез калмый: 8-9 нчы сыйныфларны өйдә укыган Алинә 10 нчы сыйныфка мәктәпкә үз аякларында бара. Култык таягы да, аякка басарга ярамаган чаклар да артта калды, төзәлү чоры уңышлы гына узды, хәзер тулы канлы тормыш белән яши башласаң да була, дип куана кыз да, якыннары да.

11 нче сыйныфны тәмамлагач, Алинә КИТТУ-КДТУның икътисад бүлегенә укырга керә. Укып бетереп, эшли башлагач, күп итеп акча туплыйм да, энем Данисны армиядән алып калам, дип йөргән кызның самими хыялы, ни кызганыч, күктә эленеп кала.

Сентябрь ахырларында Алинә тезе авыртуга зарлана башлый. Әнисе Сүрия апа хастаханәгә барып тикшеренергә куша. Кыз шулай эшли дә. Авырткан аякны Республика клиника хастаханәсендә рентгенга төшерәләр. Дәвалаучы табиб дарулар, аякка массаж, вибрация – гадәттә ала торган дәвалану курсы язып бирә. Шул кәгазьне тотып, Алинә студентлар сырхауханәсенә бара. «Әни, яхшы якка үзгәреш бар», – дип шалтырата кыз, беренче тапкыр массаждан чыккач. Икенче көнне Алинә сырхауханәдән елап кайта. Табиб кәгазендә язылмаган булса да, кызның аркасына да массаж ясыйлар. Алинә әнисенә, сынымны җыя алмыйм, бөтен гәүдәм сызлый, дип шалтырата.

Сүрия апа кызны дәвалаучы табиб белән сөйләшә. Алинәне икенче атна башында хастаханәгә салырга килешәләр. Көннән-көн хәле начарлана баруын күреп, Газизовларның туганнары (Алинә Казанда шуларда фатирда торган. – Авт.) ашыгыч ярдәм чакырталар. Кичке 9.30да чакырткан ашыгыч ярдәм төнге бердә генә килеп җитә. «Ул вакытта бөкеләр булмыйдыр бит инде? Дүрт сәгатькә якын нәрсә эшләгәннәр соң алар?» – дип аптырый Сүрия апа. Хастаханәләр дә яңа авыруны кабул итәргә ашкынып тормый: безнең авыру түгел бу, дип, икесе кире бора. Иртәнге дүртенче яртыда кызны, ниһаять, травматология үзәгенә китерәләр. «Упала у сестры дома, ушиб» дигән диагноз белән керә Алинә хастаханәгә.

Иртәнге 7 тулганда кызның әтисе белән әнисе дә килеп җитә. «Сызлана инде балам. Авыртуны баса торган уколның да ярдәме тимәде. Табиб кайчан карый, дип барып әйттем. Әле приемда ул, эше беткәч, үзе килер, диде шәфкать туташы. Кызым белән караватны зыр әйләндек. Ятып карый, басып карый, урындыкка утырып, башын караватка куеп карый. Нишләп йоклый алмыйм икән соң мин, бөтен эчем яна, дип өзгәләнә инде балам. Тагын шәфкать туташы янына бардым. Табибны чакыра алмыйм, диде. Алинә белән бәдрәфкә бардык. Кайтканда идәнгә камыр кебек җәелде дә төште, гәүдәсен тота алмый. Бөтен аяклары, иреннәре зәңгәрләнә башлаган иде инде. Елый-елый тагын табибка йөгердем, үләбез бит инде, карыйсызмы сез, юкмы, дидем», – дип әрнеп сөйли Сүрия апа. Көндезге беренче киткәндә, кыз хастаханәгә кереп, сигез сәгать узгач, ниһаять, табиблар килә. Ананы билгесезлектә калдырып, баласын реанимациягә алып кереп китәләр. Бераздан табиб чыгып, кызның хәле авыр, аппаратка тоташтырдык, дип әйтә. Сәгать алтыда, хәле ярыйсы әле», дип хәбәр итәләр. Тик
Алинәнең гомере беткән була шул инде. 18.30да анага коточкыч хәбәрне җиткерәләр: кызын коткарып кала алмаганнар. Прокуратурага җибәрелгән кәгазьләр буенча, кызның йөрәге 12.45тә үк туктаган булган.

Газизовлар күпме генә карышсалар да, Алинәне барыбер яралар. Чөнки закон шулай куша. Хастаханәдә «тромбоэмболия» дигән диагноз куелса да, моргта моны расламыйлар. Сүрия апа белән Даниял абый һаман билгесезлектә. Кызыгызның нәрсәдән үлгәнен беләсегез килсә, берәр айдан килеп карагыз, дип әйтәләр аларга. Сүрия апа, аркага ясалган массажның да зыяны булмадымы икән, ди. Шок та булырга мөмкин, дип фаразлыйлар икән. «Эх, табиблар үз эшләренә бу кадәр үк битараф карамаса...» – дип уфтана Газизовлар.

«Һәр ана табибны гаепли»

Күңелемне борчыган сорауларга җавап алырга теләп, Республика клиника хастаханәсенең травматология үзәгенә барганда, «кочак җәеп» каршы алырлар дип уйлаган идем. Шулай булды да. Медицина буенча баш табиб урынбасары Сергей Валерьевич Кривошапко башта хастаханәнең матбугат үзәге белән элемтәгә кермәгән өчен пешекләп алды. Матбугат сәркатибенең отпускта икәнен белгәч, икенче урынбасар янына юллады. Раиса Петровна Гуслякова минем янга үзе чыгып вакланып тормады, бер ярдәмчесен генә җибәргән, махсус минем өчен «бүләк» тә бирергә онытмаган. Баш табиб урынбасарының ярдәмчесе борын төбемә «бүләгем»не – федераль законны китереп терәде. «Табиб сере» турындагы маддәсен ачып, укып чыгарга да иренмәде.

Соравымның табиб серенә бөтенләй катнашы юклыгын, хастаханәдә ни рәвешле ярдәм күрсәтелергә тиешлеген генә беләсем килүен кат-кат аңлата торгач, Раиса Гуслякова янына керергә рөхсәт бирделәр тагын. Тик урынбасар авыз ачып сүз әйткәнемне дә көтеп тормады, ишеккә генә күрсәтте. Баш табиб та урынында булмады.

Министрлык аша хастаханәгә рәсми сорау бирү дә мөмкин эш түгел икән. Дөресрәге, минем моңа хокукым юк. Вафат булган кызның әти-әнисе гариза язса, табибларның битарафлыгын дәлилләр белән ныгытса, йомгакны сүтә башлап карарга мөмкиннәр әле. «Баласын югалткан һәр ана шулай ди инде ул. Ә дәлилләре юк. Бездә хәзер тикшерелергә тиешле 10 мең гариза ята, шуның 30 проценты – аноним», – диде Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкиле.

Ә Газизовлар табибларның карарын көтә. Судлашып йөрергә теләкләре юк аларның. Вакытсыз өзелгән гомерне барыбер кайтарып булмаячак бит.


Фәнзилә МОСТАФИНА
Шәһри Казан
№ --- | 22.11.2012
Шәһри Казан печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№34 (826461) / 22.01.2013 08:46:35

Алла ярдэм хэм сабырлык бирсен бу гаилэгэ! Безнен больницаларда гел шундый беспорядок инде ул!!! Мин узем гел аякларым сызлап интегэм, лэкин эшкэ йорергэ туры килэ, чонки больницага барып йорудэн файда курмэдем! Аягымнын ничек авыртканын бер ходай да узем генэ белэм, кайвакытларда яшиселэр килми хэтта! больницага барсан бит, врачлар, алар сина больничный лист кына кирэк диеп уйлыйлар, э дэваларга кирэклеген оныталар!!! Дэваламагач анда барып ни мэгънэ!

№33 (823515) / 25.12.2012 20:37:51

Безнен илдэ генэ шундый тэртипсезлек.Безнаказанность шулай итэ адэм баласын.Эшлэреннэн чыгарып ,эшкэ аптырап йэресэлэр алай эшлэмэслэр иде.э болай купме взятка,30-35шэр мен зарплата.конечно алар мескен авыруны карамый.1-2 байны караса каерып взяткасын ала да вэссэлам.Куарга кирэк андыйларны.и всё!!!

№32 (821647) / 02.12.2012 20:59:31

картлач, нүҗәли сине рәнҗеттем? Белеп сөйлисеңме син?))) Кемгә зыян салдым икән, менә җоклый алмыйм инде бүген.((((

№31 (821635) / 02.12.2012 19:35:15

Бу авыл апаеннан шактый акыллы сүзләр,киңәшләр чыккалый.Явыз фикерләредә аз түгел,ирләрне рәнҗетү гәдәте бар.

№30 (821222) / 27.11.2012 22:40:27

Су анасы

№29 (821217) / 27.11.2012 22:18:29

Нокиа.Ходайдан барлык бэндэлэр дэ куркырга тиеш.Хэтта табиплар да.
Лэкин курыксалар,мондый эшлэр эзрэк булыр кебек.
Ходай турында кубрэк,аннан ерак йоручелэр кубрэк авыз чайкый сыман тоела.

№28 (821213) / 27.11.2012 21:59:36

Су анасы,№22син дорес уйламыйсын бит.
Теге доньяга эллэ уз телэгн белэн барырга жыенасынмы ?
Уз телэген белэн чирлисенме ?
Аллах Тэгалэдэн вакыт житкэч ,эшлэнэ бу эшлэр.Ул кайчан ничек тели шулай була.
Зираттагы кабер казучылардан курыкма,Аллах Тэгалэдэн курыксан ин яхшысы шул булыр.

№27 (821209) / 27.11.2012 21:51:46

ходай сакласын! Эти-энисена алла сабырлык бирсен.

№26 (821206) / 27.11.2012 21:45:24

Су анасы, пазитиф уйларың үзеңә кире әйләнеп кайтып сөендерер иншалла!))))

№25 (821204) / 27.11.2012 21:26:34

Ә бу өстәге язма буенча кайгы уртаклашу дигәннән уртаклашабыз да, юатабыз да, тынычландырырга тырышып та карыйбыз, ләкин аннан гына җиңеллек килер дисезме? Барыбер үз вакыты җитмичә йөрәктәге яралар бетмәячәк, аның юшкыны төпкә утырып калачак. Тәмам тынычланып беткәч тә вакыт-вакыт ул яралар кузгалып куя һәм үзен сиздерә бит. Мондый хәлдә безнең һәркайсыбызның калганы бар, без шулар белән, хатирәләр белән яшибез ич. Бары безнең башка килгән кайгылар һәрберебезнең дә үзенә бертөрле, үзенчәлекле, йөрәкне дә шуның кабатланмас булуы белән авыттыра торган, кәдерле дә, якын да булган кешеләребез белән бәйле.
Шуңа күрә мондый бәлаләр килгәндә без, нигә ул, нигә мин, нигә безнең гаиләгә генә килгән мондый кайгы дип әйтергә яратабыз. Ә ул менә шул сүзләрне генә ишетер өчен килә кебек. Иң кадерлеләребезне тартып алып бәхетсез итә, елата. И-и-и, бу дөньяның хикмәтләрен белеп бетерә алсак иде без, аңласак иде. Шуңа күрә әйтәм, ярдәм итә алмыйбыз, без мондый очракларда көчсез, гәепне дә бүтән кешеләрдән эзлибез. Болай булса, тегеләй булса үлмәс иде, исән калыр иде дибез.Ә тегендә кирәк булгач без нишли алабыз суң? Сайлап алганнар, кирәк булган, һәрберебезне дә вакыты җитү белән шунда алачаклар, якыннарыбыз елап калачак. Аңлагыз шуны канса канис.
Бу кыз яшендә китеп барганнар бик күп бит, безнең авылда гына җиләк кебек пешеп җиткәч китеп барганнарны саный башласаң... Яшиләр, үлгән артыннан үлергә ярамый, үзеңдә яшәргә көч табарга кирәк. Бу очракта шуннан артыгын әйтеп булмый.

№24 (821203) / 27.11.2012 21:23:42

Авыл апае бэхеткэ кумелеп,муллыкта яшэ яме!

№23 (821198) / 27.11.2012 20:51:11

Су анасы, кайгырма, син дә су анасы башың белән кайгырып утыргач, кешеләр нишләргә тиеш?))) Су анасы үлемсез ул, пазитиф белән яшә, авырмассың.)))

№22 (821195) / 27.11.2012 20:21:22

Зиратта кабер казучылар куркыталар,үләргә куркыныч,чирләргә куркыныч.
Тәмугта, яшибез түгелме соң алайса?
Теге дөньяга барып йөрүнең дә кирәге юк.

№21 (821193) / 27.11.2012 20:12:29

шок, мин дә беләм андагы гәләмәтне, бер күреп кайткан идем, шуннан кайткач, бер дә авырмаска ӨЙРӘНЕРГӘ туры килде.

№20 (821187) / 27.11.2012 20:03:18

куптэн тугел ркб поликлиникасында эни белэн булырга туры килде. 8 сэгать йореп 9 табибка керергэ, ботен жирне узидан карарга олгердек. танышлык аша элбэттэ. а так кешене санлаучы да юк анда.. эх, дип кызганып кайттым. Аксаклар йогерэ, ботен тэнен, битен сары баскан, кочкэ сулап , сойрэлеп баручыларны курмилэр анда.. Бер хатынга бик авыр икэнен куреп бэреп диярлек кереп кычкырып ялварып, караттым. улэ ишек тобегездэ дигэч, кочкэ торып чыкты гастроэнтеролог, кем икэне менэ карарга башка килмэде. Менэ курдем мин анда тамаша.. Башка барырга язмасын. Чирлэргэ язмасын,.. И Ходаем бер сакла!

№19 (821128) / 27.11.2012 10:57:12

Бу гаилэгэ Ходай эжер-савапларын да бирсен берук...
Тел белэн тегермэн тарттырасыз,ник берсе авыз ачып кайгы уртаклашсын.

№18 (821127) / 27.11.2012 10:49:01

Ата-ана журналистны узе чакырган.Бусы бер.сУЗ ходай биргэн гомер турында тугел,э жавапсызлыкта!!!!!!!
Йорэк авырта ата-аннын,лэкин эшне ахырга житкеру оччен ни матди ни рухи коч аларда? Житмэсэ,шулар каршына любой момент барып егылу момкин.
2) кайсы поликлиникада? кайсы врачта була, кем массаж ясый?
3) алдагы абзацта скорый ничәдә чакыврылуы һәм ничәдә килүе генә кирәк.Аннары кайсы балнисларда алмаганнар????Кайсы болниста үлә? Конкрет нинди диагноз куела?

Менэ шуларны ачыкларга момкинлек тудырмаган очен узлэрен жаваплылыкка тартырга момкин.Лэкин безнен илдэ тугел.
Син Иркэ узен белеп бетермисен. Дэлиллэнеп бетмэгэч,исем фамилияне поликлиника номерын куярга хакы юк журналистнын. ЗАМКНУТЫЙ КРУГ. уЗЛЭРЕ ДЭ ДОРЕСЕН ЭЙТМИ,АЧЫКЛАРГА ДА МОМКИНЛЕК БИРМИЛЭР.

Кызганычка каршы шау-шу куптара алырлык язма түгел.
Берничэ ел элек сезгэ ботенлэй кагылып булмый иде эле Иркэ.

№17 (821098) / 26.11.2012 21:33:38

Ходайдан биргэн гомерне берни дэ эшлэтеп булмый,язган була дилэр.Ул балага хэтле ничэмэ ничэ кешенен гомерен коткара алган врачлар,монда берни дэ эшлэмэгэн булып чыгамы.Тиктомалдан гына чирлэгэн ясаганнар,алай булмый ул беркайчан да.Анамнез дигэн суз бар,шунысын белергэ кирэк.Сенсация ясамакчы булып,яза белмэгэн башыгыз белэн ничу язарга юк-барны.Ата-анасына унайсызлыклар китереп...

№16 (821092) / 26.11.2012 20:37:37

мин язарга оста тугел.Соры корт янымда булан 1-2 манчар идем.Син генэ белэсен инде.

№15 (821091) / 26.11.2012 20:34:30

Мин Сорының елау тоны дигәне белән килешәм. Журналист язмасы түгел.Тон обиженного обывателя.

Әгәр сиңа тиешле, законда каралган мәгълүмәтне бирмиләр икән, кайсы закон бозылганын зам. гл. врачага журналист үзе күрсәтергә тиеш. Безнең татажурның хокук өлкәсендә белеме ноль. Әлбәттә, тиешле мәгълүмәтне тиешле юл белән ала алмаганда, журналист энәсеннән җебенә ситуацияне халыкка җиткерег тиеш.
Кызганычка каршы шау-шу куптара алырлык язма түгел.

1)беренче өч абзац ни пычагыма кирәк??????
2) кайсы поликлиникада? кайсы врачта була, кем массаж ясый?
3) алдагы абзацта скорый ничәдә чакыврылуы һәм ничәдә килүе генә кирәк.Аннары кайсы балнисларда алмаганнар????Кайсы болниста үлә? Конкрет нинди диагноз куела? Документлар буенча.Патологоанатом заключениесы нинди, аны кем куйган???

Судлашып йөрмәгәш=ч, сүз ни турында, гомумән???

№14 (821088) / 26.11.2012 20:16:27

"Бу очракнын нигэ язылуы анлашылып бетми. Чонки эти-эни ахырга хэтле барырга телэми."
Миңа калса, бик урынлы һәм вакытлы очерк. Хикмәт, кемнедер судка бирүдә яки бирмәүдә түгел, башка шушындый хәлне булдырмый калуга, һич югы бер адым булуда. Авыру янына 8 (сигез) сәгать килеп тә карамау кай капкага сыя?

Шушындый мөһим тема күтәреп тә, эшен тяп-ляп эшләүче генә эч пошыра...

№13 (821087) / 26.11.2012 20:08:03

Ләкин бит, алайга калса, закон буенча, мәгълүмәт бирмәүче дә хаклы... )))))
Менэ шушы нэрсэ ега да шул инде.
Арткы якка шапман шэрэбен тыгулар нэрсэдэн? Мэгълуматны законлы юл белэн алу бик авыр булганлыктан.
Уз гаебен кем ансат кына ярып сала?

№12 (821086) / 26.11.2012 20:04:13

Таныш
Килешәм сезнең белән. Ләкин бит, алайга калса, закон буенча, мәгълүмәт бирмәүче дә хаклы... Дөрес юл белән ничек мәгълүмәт алу мөмкинлеген, астан икенче абзаста дөрес язган. Һәр өлкәдә дә, мәгълүмәт бирмәү өчен шундый мөмкинлекләр бар. Ул чакта, ник, ярты мәкәлә буена еларга? Эшең шул икән, бирмәгәнне ала белергә кирәк.)))

№11 (821085) / 26.11.2012 20:03:00

Мин узем Сиражинын бу олкэгэ дэ кагылып китуен телэр идем.Гел инвесторлар белэн генэ кайнашмасын.
Тавыш булса игътибар булачак бит,барыбер.
Бу очракнын нигэ язылуы анлашылып бетми. Чонки эти-эни ахырга хэтле барырга телэми. Момкинлеклэре дэ юктыр.

№10 (821083) / 26.11.2012 19:58:57

Соры корт,
валерьянка я булмаса
валидол с глюкозой кабып куй әле.
Йөрәгең сикерә бугай.
Һәр журналист Сираҗый булып күренә башлый күзеңә.

№9 (821081) / 26.11.2012 19:54:35

Журналистиканын уз законнары Соры корт.
Тотен юлыннан керу, законсыз мэгълумат алу булачак.
Анын очен статья бар. Ул куренеп торган дэлиллэргэ генэ таяна. Так что,бу Алинэ очрагы...
Кыскасы файдасыз.

№8 (821076) / 26.11.2012 19:50:24

Таныш
Бөтен бәлә дә шунда шул, барысы да "4 власть" икәнен күрсәтергә тели. Ә бит, дөньядагы иң хөрмәтле, фактта беренче власть дәрәҗәсенә ия журналистлар, властька ия булуларын крсүтү белән түгел, ә, гамәлдә шымчы белән бер булулары белән алдыралар.))) "ишекне курсэтэлэр икэн" тәрәзәдән кер, алай булмый икән, төтен юлыннан төш.)))

Бу якка, җырчы буларак, гел дә санламаган, ләкин гениальный продюссор С.Фәсхетдиновның сүзләре белән килешәм: ЭШЕҢ ШУЛ...

№7 (821073) / 26.11.2012 19:47:43

барыбер кайтарып булмаячак бит.))))
Менэ шундый заключение ясагансын сенелкэш.
Э тегелэр ягыннан караганда,терелэ торалар,улэ торалар..
Мондый монэсэбэт белэн шулай булмый ни.

№6 (821071) / 26.11.2012 19:40:55

хэзер шундый тэртип............кесэсенэ салмасан(1-2яшел купюралар) улсэн дэ караучы юк...не то что там палата,больница буйлап елап йорсэн дэ!!!!

№5 (821070) / 26.11.2012 19:39:24

Шуны булдыра алмыйсың икән-димәк син халтурщик, булдыксыз.))))))))
Журналистка ишекне курсэтэлэр икэн,бу инде 4 власть белэн санлашмауны,илдэге коррупциянен кин колачлы булуын курсэтэ. Э табиплар хатасын ерып чыгарга..... Мэскэулэрдэ дэ берничэ генэ кеше.

№4 (821068) / 26.11.2012 19:29:34

Заключениегэ табиплар телэгэн диагноз языла бездэ,камбала..
Монысын дэлиллэп булмый. Э менэ сигез сэгать коттерулэре очен жавап бирелергэ тиеш. Башкача тэртип буласы юк.

№3 (821066) / 26.11.2012 19:25:57

Нэрсэгэдер зыян китергэннэр массаж ясаганда. Бер студенткага мед институтта укчы иптэш кызы массаж ясап умыртка баганасын сындырган иде

Ата-анага мэнгелек йорэк ярасы..

№2 (821064) / 26.11.2012 19:15:06

Аркага массаж ясап кына, улемгэ китергэн очрак ишеткэнеп юк.Сэбэбе життидер,заключенияне котэргэ кирэк.

№1 (821056) / 26.11.2012 18:32:29

Кайгы килгән гаиләгә, Аллаһым үзе сабырлыклар бирсен...

Сүзем ул турда түгел. Гөмүмән, сонгы елларда, берәр мәкәлә укый башласаң, аны язучының түбәсенә генә бирәсе килә башлый. Барысы да Сираҗый гадәте алып елый башладылар. Әйтерсең, тәнкыйть мәкәләсе язарга килүче журналистны (ни язарга җыенулары йөзләреннән, беренче сорауларыннан күрнеп тора), барысы да колач җәеп, өстәл әзерләпкөтеп торырга тиешләр. Журналист һөнәре сайлагансың икән, кеше күңленә юл таба, кирәкле мәгълүмәтне ала бел. Ул бит синең эшең! Шуны булдыра алмыйсың икән-димәк син халтурщик, булдыксыз. Табибларның битарафлыгы гөмер өзлүгә китергән кебек, елап нигәдер ирешәсе килгән журналист та, күпме кешене рухи газапка дучар итә бит...
Һәр кем, үз урнында, үз эшен җиренә җиткереп башкарырга тиеш!

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
ЕлМай
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar