|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.11.2012 Мәдәният
![]() Әлмәткә Вячеслав Спесивцев җитәкчелегендәге Мәскәү яшьләр театры килә3, 4, 5 декабрь көннәрендә Әлмәт татар дәүләт драма театрында Вячеслав Спесивцев җитәкчелегендәге Мәскәү яшьләр театры гастрольләре була. 1997 елда оешкан бу эксперименталь театрда артистлар белән бергә студия укучылары, театр институты студентлары да уйный. Алар балалар һәм яшьләр тормышын чагылдырган спектакльләр куялар. Мәктәп укучылары, ветераннар, инвалидлар, дини оешмалар, ярдәмгә мохтаҗ кешеләр өчен төрле чаралар үткәрәләр. Шушы театрда якташыбыз Карина Шашарина эшли. Карина 60-80 еллдарда Әлмәт театрында эшләгән артист Камил Сәетгәрәевнең оныгы. Моңлы тавышлы җырчы булган Камил Сәетгәрәев музыкаль спектакльләрдә уйнаган. Көчле драматик һәм гаҗәеп тормышчан уены, гадилеге белән җәлеп итә торган чибәр буй-сынлы бу егетне тамашачылар хәтерлидер. Ул Ч.Айтматовның “Анам кыры”, Т.Миңнуллинның “Ай булмаса, йолдыз бар”, М.Горькийның “Вазза Железнова”, Т.Гыйззәтнең “Ташкыннар”, Ә.Атнабаевның “Шоңкар” һ.б. спектакльләрендә уйнап танылу ала.
--- |
Иң күп укылган
|