поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
25.11.2008 Милләт

ИДӘН АСТЫНА ТӨШТЕ ЮК!

Югары трибуналардан күпмилләтле илдә милләтара дуслык турында нинди генә купшы сүзләр сөйләсәләр дә, дуслык төшенчәсе бөтен халыклар төп милләт җырын җырлавына кайтып кала. Ягъни Русиянең урыслар өчен генә икәнлеген раслап, узган ел тагын бер яңалык хәбәр иттеләр: мәгариф турындагы законнан милли-төбәк компоненты төшеп калды. Икенче төрле әйткәндә, милләт вәкилләре балалары мәктәптә үз телен, тарихын, мәдәниятен өйрәнмәячәк дигән сүз.

Моңа кадәр укыту программасы ике өлешкә: федераль һәм региональ (милли-төбәк) өлешләргә бүленә иде. 2009 елның 1 сентябреннән балалар бер стандарт буенча гына, ягъни Мәскәү күрсәткәнчә генә укый башларга тиеш. Мондый үзгәрешләргә беренче булып Татарстан һәм Башкортстан каршы чыкты. Алар, милли-төбәк компонентының кире кайтарылуын сорап, Русия президентына, Дәүләт Думасына мөрәҗәгать иттеләр. Инициативаны тагын егерме бер төбәк күтәреп алды. Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев исә  Русия җитәкчелеге белән һәр очрашуында шул мәсьәләне кузгата килде.

 

Ниһаять, ил җитәкчелеге исә “что-то не так” икәнлеген аңлады бугай. Казанда, республика Дәүләт Советында Русия Мәгариф һәм фән министрлыгы РФ Дәүләт Думасының мәгариф һәм милләтләр эшләре комитетлары, парламент җитәкчеләре белән берлектә шул темага Бөтенрусия киңәшмәсе уздырды. Бу көнне Ижауда Русия Дәүләт Советы утырышы да булды. Ижауга очканчы Минтимер Шәймиев Казандагы киңәшмәдә катнашты һәм үз шартын куйды: милли-төбәк компоненты кире кайтарылырга тиеш, республика моның өчен көрәшүен туктатмаячак, ә инде мәсьәлә хәл ителмәсә, Конституция судына мөрәҗәгать итәчәк. “Шуннан гайре юл юк, ә судта җиңәчәгебезне мин алдан белеп торам”, – диде Президент.

 

Президентның “тәртәгә тибәргә” ныклы нигезе бар: Русия Конституциясе халыкларга үз телендә белем алу хокукы бирә. Ә яңа закон исә Конституциягә каршы килә.

 

Киңәшмәдә катнашучылар ике  фронтка: мәскәүләргә һәм туган тел язмышы өчен борчылучыларга бүленде. Беренчеләр яңа закон Русия өчен кирәкле, файдалы, бердәмлеккә илтә дип лаф орса, икенчеләр әлеге закон милләтләрне кыса һәм, киресенчә, бердәмлек идеясенә каршы килә дип барды. Мәскәү фронтын мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко әйдәсә, тел язмышын яклау Минтимер Шәймиев өстендә калды. Киңәшмәдән шуңа шаккатып утырдым: бары тик Минтимер Шәймиевнең абруйлы, акыллы җитәкче булуы аркасында гына бүгенге көнгә кадәр без татарча укып, татарча сөйләшеп ятабыз икән ләбаса! Бәлки мин ялгышамдыр, әмма Президенттан һәм республикадагы тагын берничә абруйлы шәхестән кала татар теле берәүгә дә кирәкми кебек. Ник дигәндә, милләт өчен биниһая әһәмиятле бу киңәшмәдә республиканың кайбер җитәкчеләре журнал актарып утырды, ә депутатлар арасында йоклап китүчеләр дә бар иде...  Президиумда Президент утырмаган очракта бу киңәшмә, мөгаен, Мәскәү фикере, ягъни яңа законның кирәклеге белән килешеп түгәрәкләнер иде. Киңәшмәне Фурсенко бик оста алып барды, чыгыш ясаучыларга вакытны үлчәп кенә бирде, ә үз сүзен кистереп әйтте.

 

– Без зур эшләр башкарган бер вакытта татар мәктәпләрен кыскарту бара, – диде Минтимер Шәймиев. – 2004-2005 елларда Русиядә татар телен өйрәтүче 712 мәктәп булса, 2007-2008 елда алар саны 490 га гына калган. Хәлләр аеруча Түбән Новгород, Пермь өлкәләрендә мөшкел, югыйсә анда зур-зур татар районнары бар. (Мисал өчен: Түбән Новгород өлкәсендә 2003-04 елда 27 мәктәп татарча укытса, агымдагы елда алар саны нибары 3 кенә калды! – Г.С.) Күрәсең, кемгәдер, Русиядә милли телләр акрын үлә кебек тоелгандыр, процессны тизләтергә булганнардыр. Бүген закон чыгару нормалары Мәгариф һәм фән министрлыгы департаментының һәм төрле эксперт төркемнәренең киңәш-хатлары белән алмашына. Без аңлыйбыз: сезнең бүтән чарагыз юк. Әмма безгә бу кирәк түгел. Безгә законннан акылга сыймаслык бу формулировканы алып ташлау кирәк. Миңа, мәсәлән, гомумән, аңлашылмый: Татарстанда татар һәм урыс телләре бертигез хокуктагы дәүләт телләре булып саналганда, көчләп тагылган кагыйдәләрне ничек тормышка ашырырга? Ничек инде кемдер кисәк кенә татар теле дәресләрен кыскартырга куша ала?! Конститутция буенча бит телләр бертигез – дәүләт телләре. Яки милли телләрнең бер өлешен дәрестән тыш өйрәнегез дигән тәкъдимне алыйк. Бу нәрсә?! Бу нинди тәкъдим?! Моны кем уйлап тапты?! Без федераль дәүләттә икенче сортлы халык тудырабыз булып чыга мени? Туган телеңне өйрәнәсең килә икән, дәрестән тыш өйрән, имеш. Бәлки күпмедер вакыттан соң: “Ут булса, үз телегезне, әнә, идән астында өйрәнегез”, –  диярләр?!

 

Болай дәвам итсә, чыннан да, бер дә бер көнне килеп, үз өебездә үз телебездә сөйләшүне дә тыярга мөмкиннәр. Әнә бит, шул ук киңәшмәдә РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы Мәгарифне үстерү федераль институтының милли мәгариф проблемалары үзәге җитәкчесе Ольга Артеменко дигән ханым да безне ничек укытырга кирәклегенә өйрәтеп маташты. Баксаң, без татар теле укытып, урыс теле һәм әдәбиятын кысабыз, шовинистлар үстерәбез, безнең татар мәктәпләрендә укучы балалар башка милләтләрне бар дип тә белмиләр икән! Татарстан Республикасы турында сөйләгәндә һәркемнең аны беренче чиратта бөтен милләтләр дус-тату яшәгән төбәк буларак мактавын бу ханымның ишеткәне дә юк, күрәсең...

 

– Кызганычка каршы, Русиянең кайбер субъектларында компонент принцибы сәяси максатларга ирешү өчен генә файдаланылды, – диде әлгеге ханым. – Милли-этник белем бирү РФ Конституциясенә каршы килә, яшьләрне милләтләренә карап аеру өчен куланыла. Мин бүген моңа инандым инде. Кайбер субъектларда милли-этник белем бирү системасы төзелә. Мәктәп яшьләрне этник мобильләштерү институты буларак кулланыла.

Аның бу сүзләреннән соң зал “ах!” итте. Тәкәллефсез кунакны Минтимер Шәймиев тә ипкә китерергә омтылып карады, әмма Андрей Фурсенко докладчыны тыңлап бетерергә чакырды, ә кунак исә бөтенләй тугарылды:

 

– Без уздырган социологик тикшеренүләр Татарстан Республикасында яшәүче мәктәп яшендәге 100 баланың 82 сенең аңында “Мин Русиядә яшим”, “Мин – Русия гражданины” дигән төшенчә юк икәнлеген күрсәтте.

 

Бу сүзләрдән Фурсенко үзе дә шүрләде бугай: “Ольга Ивановна, әйдәгез сәяси темага күчмик, ә мәгариф сорауларына гына тукталыйк, – дип ханымны бүлдерде. – Коллегалар, без сөйләшә торган тема шартлаучан, әйдәгез, керосин сипмик!”

 

– Ярый, әгәр сезне Татарстан, Русия галимнәре, безнең тикшеренүләрдән алынган статистика кызыксындырмый икән... – дип хәтәр генә үпкәләде Ольга Ивановна. – Ә бит бала аңы мәктәптә формалаша...

 

Бала аңының кайда формалашуын без үзебез дә бик яхшы беләбез. Төбәкләрнең милли компонент дип күтәрелүе дә нәкъ менә шуны аңлаганнан, ләбаса! Үз телен, үз тарихын, үз мәдәниятен белмәгән, өйрәнмәгән бала башка милләтләрне дә яратмаячак бит! Телне саклау ул һич кенә дә халыклар арасында дошманлык уяту, урыс телен кысу дигән сүз түгел. Алайга китсә, компонентны алып ташлау үзе үк кысу, башка милләтләрне санга сукмау, бер генә тел – урыс теленең генә бөеклеген тану дигән сүз.

 

Үзеңнеке – үзәктә: милли-төбәк компоненты дигәндә без татар телен күз алдында тотабыз. Ә бит Русиядә тагын әллә ничә милләт бар! Казандагы киңәшмәдә Төньяк Осетия-Алания, Башкортстан, Алтай, Коми, Саха республикалары вәкилләре дә чыгыш ясады. Һәркем үзенекен яклый һәм әлеге законга беренче булып каршы чыккан Татарстанга рәхмәт укый. Шәймиев исә кире чигенмәячәгебезне турыдан ярып әйтте: “Тигез җирдә абынуны һәм моның хата икәнлеген танырга да көч табарга кирәк”, – диде.

 

Закон кабул ителгәннән бирле бер сорау калкып тора: моның кемгә кирәге бар? Эчкерсез, риясыз бу сорауны киңәшмәдә дә бирделәр. Андрей Фурсенко: “Закон проектын мәгариф һәм фән министрлыгы тәкъдим итте. Димәк, инициаторы мин булам инде”, – диде. Мәгариф һәм фән министрлыгының милләтләрне кимсетүе моның белән генә тәмамланмый ич. Мәктәпләргә таратылган яңа тарих дәреслекләрендә татарлар кеше ашауда гаепләнә, чеченнар тискәре яктан сурәтләнә... Бала аңының кайда формалашуын яхшы аңлаганлыктан шулай эшлиләр микән?..  

 

– Ел саен җир йөзендә 400 тел юкка чыга. 400 тел! – диде ачынып, ТР Дәүләт  Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин. – Әгәр без киләчәктә дә шулай үз телләребезне типкәләүне дәвам итсәк, иртәгә барыбыз да – урыс теленә, ә берсекөнгә глобальләштерү шартларында, инглиз теленә күчәчәкбез. Шуның белән урыс теле һәм урыс милләте дә бетәчәк. Бәлки бу безнең гасырда гына булмас, әмма перспектива шундый. 

 

Фәрит Хәйруллович киңәшмәне үз кубызында биетергә җыеган Фурсенкодан дилбегәне үз кулына алды. Чөнки бу вакытта Минтимер Шәймиев үз шартларын әйтеп, Ижауга очкан иде инде. Фурсенко исә “бу мәсҗәләне анлизларга кирәк, сез юк нәрсәне куертасыз” дип, алдан әзерләнгән резолюцияне кабул итүне сузарга маташты. Һәр мәсьәләне тавышка куярга өйрәнгән Дәүләт Советы рәисе резолюцияне кабул итүне дә тавышка куйды. Аны бертавыштан диярлек кабул иттеләр. Дөрес, бераз төзәтмә кертеп. Резолюциядә “киңәшмәдә катнашучылар мөһим дип саный” дип билгеләнгән берничә пункт (Мәгариф турындагы федераль законга үзгәрешләр кертү, милли төбәкләргә укыту программалары төзүдә катнашу хокукын бирү һ.б.) бар иде. Мәгариф министрына “мөһим дип саный” дигән гыйбарә ошамады, ул аны “аеруча игътибар бирүне мөһим дип саный” дип үзгәрттерде. Әйтерсең, резолюция кабул итү белән бөтен нәрсә үзгәрәчәк. Бу бит киңәш-тәкъдимнәр тупланган кәгазь генә. “Мин ачыктан-ачык сөйләшүләргә әзер» дип торган министр шул кәгазьне кабул итәргә дә курка...

 

Киңәшмәне Андрей Фурсенко: “Анализларга, уйларга кирәк, бу тиз хәл ителә торган мәсьәлә түгел”, – дип тәмамлады. Законны кабул иткәндә беркемнән дә сорап, киңәшләшеп тормаганнар иде, хатаны тану өчен нинди анализ кирәктер – билгесез. Поезд инде кузгалган, закон кабул ителгән. Ул әле гамәлдә түгел, киләсе елның сентябреннән генә эшли башлаячак. “Анализлау» шуңа кадәр вакытны сузу микән?

 

Мин – туксанынчы еллардагы тел күтәрелеше чорына эләгеп, үз телемдә белем алган мәктәп укучысы. Безнең буын яңарыш чоры рәхәтлекләрен татып калган соңгы буын булмас, балам туган телендә укыр, сөйләшер дип өметләнәсем килә...

 


Гөлнара САБИРОВА
Татарстан яшьләре
№ --- |
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»