|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.11.2012 Җәмгыять
“Һәр балама намаз саен теләк телим” (Фәүзия Бәйрәмованың әнисе – үзе турында үзе)Саба районының Миңгәр авылында яшәүче Сәлимә апа ипле, итагатьле, ун баланың барысын да тигез ярата торган гап-гади карчык икән. Хәер, гади түгел, нәкъ Әмирхан Еники сурәтләгән Ак әби ул. Бәхетле язмышлы Ак әби. Күптән түгел генә ул 90 яшен тутырган. Улак кырыена боз катканда туганмын
Сәлимә апа туган көне турында аз сөйләде. Беренчедән, татарда туган көнне бәйрәм итү гадәте булмаган. Икенчедән, аның дөньяга аваз салган көне дә төгәл билгеле түгел икән. Авылда ут чыгып, янгын телләре кәнсәләрне йотканлыктан, авыл метрикәсе дә көлгә әйләнгән. Туган көне төрле документларда төрлечә язылган, балалары исә 5 ноябрьне әниләренең туган көне итеп исәпли. Сәлимә апа безнең сораулы карашларны күреп, җайлап кына гомер йомгагын сүтә башлады:
– Әни, улак кырыена боз катканда тудың, куллар өшеде, бик салкын булды, дип сөйли торган иде. Әтием – мәзин, әни дә бик дини кеше. Әтиемне озын сырлы таяклы, тезгә җиткән казакилы, ак чалмалы килеш истә калдырганмын. Аңа ияреп мәчеткә йөри идем. Әти белән әни кызу урак өстендә дә уразасын калдырмадылар. Урактан кайтып, кар базына төшеп утырулары истә калган. Мин баз капкачыннан карыйм да, аптырыйм. “Чыгыгыз инде монда”, – дип дәшәм. Алар эсселектән әлсерәп, хәл алырга төшкәннәр икән. Икенче көнне тагын кырга чыгасы. Әни жбан белән су ала. Шунда яулыгын чылатып, башына бөркәнә икән. Әни итәк тулы балаларымны үстергәндә янымда булды. Сабыйларымның кендек әбисе дә әле ул. Колхоз эшенә дә йөрисе, бер-бер артлы туган балаларны да тәрбиялисе бар. Шундый авыр мәлләрдә әни миңа, кызым, балаларың күп, бас намазга, дип өнди торган иде. Дини мәҗлесләрдә булырсың, намаз рәтен белмәгәч, нишләрсең, дип үзенчә үгетләгәне истә. Мин исә, менә синең эшең беткән, укы инде, дип әйткәнмен. Шул сүзләрем әле дә тынгылык бирми. Аллаһы Тәгаләдән вакыты җиткәч намазга өйрәндем. Әни кечкенәдән оеткысын салган, догаларын белә идем инде. Шуңа күрә дин юлына кереп китүнең бер авырлыгы да булмады.
“Әүхәдине жәлләп кияүгә чыктым”
– Тумышым белән Сабай авылы кызы мин. Тормышка да шушы авыл егетенә чыктым. 17 яшь иде, мәхәббәтнең нәрсә икәнен белмәдем. Әүхәди исә мине үги абыем Сәүбәннән сораган. “Сәлимәнең тормышка чыгарга уе юк, ә миңа өйләнергә кирәк. Ничек итсәң ит, күндер аны, юкса урлап булса да алып китәчәкмен”, – дигән. Абый мине, егетнең анасы бүген-иртәгә өзелергә тора, хәленә кер, дип үгетләде. Ипле, тәртипле, “грамотный” егет дип ризалаттырды. “Грамотный” дигәне – 4 класс белем инде ул. Әүхәди мине кошевкага утыртып, югары очтан түбән очка алып төште. Анасы бер ел да тормады, гүр иясе булды. Үзем бердәнбер бала булганмын. Кем уйлаган бит итәк тутырып бала үстерермен дип. Тормышка 1940 елның 3 ноябрендә чыктым. 67 ел бергә бик тату яшәдек. Авылда бөтен кеше әйтә ала: бездә беркайчан да тавыш-низаг булмады. Балалар бар бит. Алар алдында ничек ямьсезләнәсең: елтыр күзләре белән күзәтеп, һәрнәрсәне күңелләренә сеңдереп баралар, үзләрен алдагы тормышка әзерлиләр. Шөкер, берсе дә йөзгә кызыллык китерә торганнардан түгел. Берсен дә аерып әйтмим, барысы да – үз урынында. Әүхәдине 88 яшенәчә бала караган кебек карадым. Аның киткәненә дә биш ел була икән инде. Авырлыкны күп күрдем. Бәлки, Ходай картлык көнеңдә рәхәт яшәтермен, дигәндер. Игезәк сыңарларының берсе Розалиям, бәхетемә, күрше авылда Миңгәрдә төпләнеп калды. Мине бүген ул кадер-хөрмәттә яшәтә.
Үзәкләргә үткән ясмык
– Тыныч тормышта бер ел гына яшәп калдык, дәһшәтле сугыш башланды. Әүхәди 1943 елга кадәр колхоз рәисе булып эшләде. Ирләрсез, атсыз калган колхозны ничекләр генә җитәкләде икән ул, ничекләр түзде икән – хәзер дә шаккатам. Мин төрле эшкә йөрдем. Ат белән Сабага сөт ташыдым. Ул вакытта сыер башына мәҗбүри түләү бар иде. 265 литр сөтне хөкүмәткә тапшырасы. Бу иртәнге 4тә торып, сөтне Сабага иртәнге 6га илтеп тапшырасы дигән сүз. Анысы түзәрлек, ә менә Арча заготзерносыннан чәчү өчен ясмык алып кайту үзәккә үтеп калган. Алты хатынга өч “уфалла” арбасы тоттырып чыгарып җибәрделәр безне. Бардык, кайтыр юлга чыктык. Юл аркылы чыкканда арбабызның тәгәрмәче тузып китте бит. Аны шул килеш урыс Чокырчасына кадәр сөйрәп бардык. Авыл башындагы иң беренче йортка кереп урыс мужигына хәлне аңлатабыз. Мин аз-маз русча сукалыйм, иптәш хатын бөтенләй дә белми. Бу урыс безгә ясмыкны икегә бүлеп котомка ясарга кушты. Иптәш хатынга катомка бавы бирде, ә миңа – юк. Нишләргә? Утыз чакрым араны, йөкне аркага асмасаң, үтеп булмаячак. Башны иеп торам шулай. Күзем биш бала итәкле күлмәккә төште. Бала итәген сүттем дә, катомка бавы ясадым бит. Көч-хәл белән кайтып егылдык. Соңга калганлыктан авыл халкы безгә каршы чыккан иде инде. Ул вакытта уртак хәсрәт кешеләрне берләштерде. Аннан машина әйләндереп бодай сугу, көлтә ташу дисеңме – барысы да баштан үтте инде. Аларны сөйләп бетерә торган түгел, җитте инде...
“Укыгыз! Укымасагыз, дуңгыз карарсыз”
– Балаларым бик тәртипле булдылар. Аталары янында кара-каршы эшләделәр. Әүхәди сугыштан кулын имгәтеп кайтты бит. Мине өс-башыбыз юк, теге кирәк, бу кирәк, дип борчымадылар. Яхшы укуларын гына белделәр. Укыгыз, дип үземә дә әйтергә туры килде. 1946 елда туган кызым Вәсиләне әтисе дуңгыз карарга фермага урнаштырды. 7 класс тәмамлаган гына иде әле. Эшкә чыгарырга башка кеше тапмады. Вәсиләнең иптәшләре 8 класста да укып йөрделәр, аларны күргәч, кызымның күзләре яшьләнә иде. Шуннан, балалар, тагын кеше кирәк булса, атагыз сезне дә фермага урнаштырыр, ничек тә укырга тырышыгыз, дидем. Сүземне тыңладылар. Авылда дүрт класс укыдылар, 8 класска кадәр өч чакрым ераклыктагы Олы Шыңарга йөреп укыдылар, аннан тагын 3 класс Сабада укыдылар. Иң беренче Сабага укырга Тәслимәм чыгып китте. Җәяү йөреп укыды, бер тапкыр да, арыдым, туйдым, дип әйтмәде. Аннан Нурания, Нурулла, Фәүзия укыдылар. Фәүзия арада иң шаяны, чәтерәне иде. Олы Шыңарда укыганда ук редакция белән дуслашып, шунда ук эшли дә башлады. Менә шулай бер-берсеннән күреп, тырышып укыдылар. Минем генә, бураннарда исән-сау кайтсалар ярар иде, дип котларым чыга иде. Бигрәк тә Тәслимәне жәлләдем. Казанга иң беренче китүче дә ул булды. Беркемне белмәгән килеш, күрше хатынның адресын юнәтеп чыгып китте ул. Аның артыннан Ленин университетына башкалары да тартылды. Алты балам шулай итеп югары белемгә ия булды.
Хәсрәт агач башыннан йөрми
Сәлимә апага бала югалту ачыларын да татырга туры килгән. Язмыш сынауларына, дин кушканча, сабыр иткән ана, эчендә вулканнар кайнаса да, аны безгә күрсәтмәде:
– Өч балам гүр иясе булды. Мин инде исәннәрен исәнчә, үлгәннәрен үлгәнчә искә алып дога кылам. Ходайдан ил-көнгә тынычлык, балаларыма игелек, тәүфыйк, бәхет сорыйм. Фәүзиямә ерак сәфәрләргә кузгалганда хәер-фатихамны биреп дога кылып калам. Киявем Җәүдәтне инсульттан соң бала карагандай тәрбияләгән Тәслимәгә сабырлык, саулык телим. Мине җәннәттә яшәткән игезәк сыңары Розалиягә (Розалия Хәбибрахманова – Саба районы Миңгәр авылының мактаулы укытучысы) Ходай мине зурлагандай зурласын иде дип телим. Һәр балама да намаз укыган саен теләкләр телим. Хәзер күзләрем бик күрми, укый алмыйм. Аның каравы телевизордан ил-көн яңалыкларын тыңлап, күзәтеп барам. Авыл кешесенең, кара җирдә эшләүчеләрнең кадере беткәнгә үртәнәм. Юкса иписез бер көн дә яши алмыйбыз.
Йомгаклау сүзе
Ак әни – Ак әби турындагы кыйссаны тәмамлаганда гына бер вакыйга турында сөйләделәр. Аны исән чагында Г.Камал театры директоры Шамил Закиров тетрәнеп тә, сокланып та искә ала торган булган. Алар Җәүдәт Дәрзаман белән мәктәп укучылары өчен берничә җирдә очрашу, иҗат кичәләре оештырганнар. Җәүдәт абый ничек итсәк итик, очрашу вакытын булса да кыскартыйк, ләкин Казанга әнине күрмичә китмим, дигән булган. Шулай иткәннәр дә. Соң булса да Миңгәргә кагылып чыкканнар. Сәлимә апа да бу очрашуны хәтерли икән. “Бу бит Җәүдәт белән соңгы күрешүебез булды. Бик озак утырды ул, ничектер китәсе дә килмәде кебек. Чыккач та, нидер әйтәсе килгән кебек каерылыплар карады. Шуннан аны инсульт аяктан екты. Күңеле сизенеп ашкынгандыр инде”, – диде ул. Инде Розалия һәм Рөстәм Хәбибрахмановлар корган оя-нигез турында да берничә сүз. Ачык күңелле хуҗалар татарның ничәмә-ничә ул-кызын кунак итеп каршы алган, серләре белән уртаклашкан икән. Соңгы вакытларда Шәүкәт Биктимеров та аларга кайтып йөргән. Каршыларында гына үз нигезе булса да, мәшһүр артист нәкъ менә Хәбибрахмановлар йортында җан тынычлыгы тапкан. Менә шундый балалар үстергән Сәлимә апа. Күңеле белән юка гәүдәсенә сыеша алмыйча һәрберсенең янына барып кайта ул. Ана күңеле балада шул.
Гөлинә ГЫЙМАДОВА |
Иң күп укылган
|