• 17.06 Премьера "Корт" (12+), Кариев театры, 18.30
  • 18.06 Премьера "Мио,минем Мио" (6+), Кариев театры, 18:00
Бүген кемнәр туган
  • 15 Июнь
  • Абдулла Гомәр (1906-1974) - журналист
  • Зөлфирә Зарипова - актриса
  • Гөлнирә Габдулла - pr-белгеч
  • Зөфәр Дәүләтов - язучы
  • Асия Хәйруллина (1921-2004) - артистка
  • Әле һаман шәҗәрәгез юкмы? Нәсел тамгагызны белмисезме? Бу хәл итәрлек мәсьәлә. Дәүләт архивлары чыганаклары буенча шәҗәрәгезне төзеп бирәм. Шәҗәрәҗәге барлык фактларны архив документының фотокопиясе белән раслыйм. Бу өлкәдә эш тәҗрибәм 7 ел. Тел./Ватсап: 8–917–874–16–40 Tongekuk@gmail.com Дамир Шәйхетдин.
  • Даими эшкә бухгалтер кирәк.Казан.89270386051
  • Казан шәһәре Ибраһимов проспектындагы 37 йортның 2 катында урнашкан 13 кв.м бүлмә сатыла. Телефон:89274000105
  • Услуги ассенизатора. 89172681882. Камаз - 10 кубов. Откачка и вывоз жидких бытовых отходов, из сливных ям, канализации,септиков, автомоек.
  • Сутелгэн ой бурасы сатыла утынга 6 почмаклы таза нарат агачыннан, бэясе10 мен. Балтач районы 89874245531
  • Тэртипле татар кызлары, (эшлибез) озак вакытка торырга квартира эзли. Чисталык, тынычлык хэм вакытында тулэуне гарантируем. Бэясе 16 менгэ хэтле. Риэлторларсыз! 89083499791 (Ватсап)
  • Исэнмесез мин эйбэт тэртипле акыллы семьясын кайгырткан егет бн танышасым килэ, пожалуйста ойлэнгэннэр язмасын иде, арчадан булса, бик эйбэт булыр иде 28-33 хэтле булса иде, мин узем ризаля 25 яшь кияудэн аерылган, балам юк +79393996314
  • Казан шәһәрендә общежитиеда булмә сдавать итәм. Тел. 89178571330
  • Берәр хуҗалыкта КИР 1.5 сакланып калмаганмы или редуктор аңа тел.89033139876
  • Продаю комнату в коммунальной квартире, которая расположена по адресу: Казань, пр-т Ибрагимова, 37. Общ. площадью 13 кв.м.На 2/5эт. Входная дверь в комнату металлическая, пластиковые окна, на полу ламинат.Кухня, туалет, душ в коридоре с отдельным входом. В квартире сделан косметический ремонт.Доброжелательные соседи. Месторасположение комнаты очень удобная , развитая инфраструктура, всё в шаговой доступности(магазины,школы,аптеки). Во дворе детские сады, детская площадка, парковка своя. Отличная транспортная развязка, откуда можно добраться до любой точки Казани. Метро "Яшьлек" в 5 минутах пешим ходом. Автобусная остановка рядом. Парк Победы рядом. ТЦ Парк Хаус, Тандем, ДК Химиков, московский рынок всё в шаговой доступности. 870000р. Тел.89274000105

 

 
 

 
Архив
 

               

22.11.2012 Милләт

"Татарстанга латин һәм гарәп әлифбасы – көн таләбе"

Татарстан үзендә латин һәм гарәп әлифбасын куллану мөмкинлеге тудыручы канун кабул итәргә җыена. "Татар телен дәүләт теле буларак куллану турында" дип аталган бу канун өлгесе 21 ноябрьдә Дәүләт шурасының мәгариф, фән, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитетында каралды.

Дәүләт шурасының мәгариф, фән, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитеты җитәкчесе Разил Вәлиев Азатлыкка комитет әгъзаларының барысының да бу канунны хуплавын белдерде. Канун 29 ноябрьдә Дәүләт шурасы сессиясендә беренче укылышта кабул ителер дип көтелә.

 

"1999 елның 15 сентябрендә Татарстан дәүләт шурасында татар язуын латин әлифбасына кире кайтару турында канун кабул ителгән иде. Әмма Русия думасында телләр турындагы канунга үзгәрешләр кертелде һәм бары тик кириллица гына кулланылышта булырга тиеш дигән таләп куелды. Бу таләп беренче чиратта үзләренең милли телләрен дәүләт теле дип игълан иткән республикаларга кагылды. Шуннан соң Татарстан прокуратурасы безгә протест белдерде, әмма без аңа колак салмадык. Алар мәхкәмәгә мөрәҗәгать итте. Татарстан югары мәхкәмәсе карары белән латин язуына кайту турындагы канун гамәлдән чыгарылды. Бүген исә без дәүләт теле буларак кириллдан кала бер генә башка имланы да куллана алмыйбыз.

 

​​Ни генә булмасын, латин язуы татар халкына кирәк, бу хакта без гел әйтеп киләбез. Бер генә мисал китерәсем килә, татарларның күпчелеге Татарстаннан читтә яши, шул исәптән бер өлеше Урта Азия республикаларында. Бүген аларның күбесендә латин имласы кулланылышта. Татарлар Төркиядә, Финляндиядә һәм башка чит илләрдә дә яши. Анда да шул ук латин язуы. Алар Татарстан дәүләт шурасына яисә бүтән дәүләт оешмаларына мөрәҗәгать итә икән, үзара языша икән, латин имласында язачаклар.

 

Без Татарстан Конституциясенең 14-нче маддәсендә Татарстаннан читтә яшәүче татарларга ярдәм итү турында язып куйдык. Аларның имлаларын аңламагач, без телләрен, мәдәниятләрен үстерергә ничек ярдәм итә алачакбыз соң? Боларның барысы да исәпкә алынды һәм яңа канун өлгесе әзерләнде. Татарстанда латин һәм гарәп әлифбасын гомумән ничек куллану, йә булмаса фәнни, иҗади максатларда, кешеләр үзара аралашканда ничек куллану турында бу канун. Бу канун өлгесе бераз киңәйтелгән. Монда латин язуын гына түгел, ә гарәп язуын куллану турында да сүз бара. Галимнәргә ничек итеп латин һәм гарәп язуын файдалану мөмкинлекләре турында да бу канунда бик тәфсилләп язылган.

 

Әгәр бу канун кабул ителә калса, башка төрле хокукый актлары да чыгарылыр, хөкүмәтнең карарлары да булыр, Фәннәр академиясе дә бу эштә үзенең өлешен кертер дип уйлыйм мин. Бу канун безгә бүген бик тә кирәк. Күпме генә каршылыклар булса да, без бу өлгегә артык кул тидермичә кабул итәргә тырышачакбыз", диде Вәлиев.

 

Татарстан Фәннәр академиясенең гыйльми сәркатибе, филология фәннәре докторы, профессор Дания Заһидуллина фикеренчә, бу канун кабул ителсә, дөнья фәне Татарстан, татарлар турында күбрәк хәбәрдар булачак, республика фәненә дә таяначак. Бу документ фән үсешенә дә яңа этәргеч бирәчәк.

 

​​"Татарстанның дәүләт теле буларак татар телен куллану турындагы бу канун өлгесе фән өлкәсендә эшләүчеләр, төрки-татар һуманитар фәннәре белән шөгыльләнүчеләр өчен бигрәк тә кирәк дип саныйм мин. Бу канунга кушымта итеп татар телендәге кирилл хәрефләре белән бирелгән авазларның латин һәм гарәп әлифбасындагы вариантлары да кертелгән.

 

Алар ни өчен кирәк соң? Әгәр без Татарстанда соңгы 20 ел эчендә басылып чыккан фәнни хезмәтләргә игътибар итсәк, озак вакытлар гомумән билгесез булган, йә булмаса киң катлам укучыларга кайтарыла, фәнни әйләнешкә кертелә алмаган хезмәтләр, чыганаклар кабат бастырылды. Алар эчендә гарәп графикасы иркен кулланыла. Бигрәк тә кайбер мәчетләр каршындагы нәшриятларда, аерым бер шәхси кешеләр әзерләгән китапларда гарәп графикасының гарәп илләрендә, йә булмаса XIX гасырда эшләнгән вариантларын куллану еш күренә. Мондый текстларда хаталар да бик күп. Бу вариантлар татар теленең фонетик үзенчәлекләрен исәпкә алып төзелмәгән. Шуңа күрә татар зыялылары XX гасыр башында татар теленең фонетик үзенчәлекләренә туры килгән гарәп хәрефләренең иске татар язуы вариантын эшләгәннәр.

 

Элекке канунга Татарстан фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре эшләгән вариант менә шушы XX гасыр башы татар зыялылары вариантына нигезләнде. Бу фәнни хезмәтләрдә бердәмлеккә, унификациягә китерер дип көтелә. Әгәр без Татарстанда гарәп имласын кулланып китаплар бастырабыз икән, ул шул ук имла белән эшләүчеләр өчен аңлаешлы булырга тиеш. Еш кына гарәп графикасын яхшы белән кешеләр дә әлеге китапларны аңламый утыралар. Бу канун - 20 ел эчендә кайтарылган мирас күзлегеннән караганда көн таләбе дип карыйм мин.

 

Безнең тарихи, мәдәни, иҗади мирасыбызның аерым бер өлеше латин графикасында сакланган. Латин графикасын Европа галимнәре белән фәнни багланышлар урнаштырганда да иркен файдаланабыз. Латин графикасын куллану һуманитар фәннәрдә мәҗбүри булган хәл дә бар.

 

Без XX гасырда фольклор текстларын транскрипциядә чыганак буларак бирү мәсьәләсе белән очраштык һәм очраша киләбез. Безнең фольклор үрнәкләре җыелган китапларыбызны караганнан соң Европа галимнәре: "Әгәр латинда транскрипция ясалмаган икән, бу текст информаттан язып алынган вариантта бирелгән булса да, чыганак булып санала алмый, чөнки бөтен Европада шулай кабул ителгән", дип әйтә. Әгәр шулай икән, димәк, без иртәгә, йә булмаса 10 ел үткәннән соң әлеге фольклор үрнәкләрен Европада кабул ителгән стандартлар буенча тәкъдим итәргә тиеш булачакбыз.

 

Латин графикасы да фән теле буларак Татарстанда галимнәргә кирәк дип саныйм мин. Бу канун яшьләргә йөз тотып кабул ителә. Фәннең киләчәге, аның үсеше, аның нинди дәрәҗәдә, нинди сыйфатта булуы - ул яшьләр белән бәйләнгән. Ләкин шул ук вакытта аларга фәнне үстерү өчен шартлар да тудырырга тиеш. Мин бу канунның әһәмиятен нәкъ шушы яссылыкта да күрәм. Фән юлына баскан яшьләргә төрле графикаларны куллану ул бер яктан чыганакларны кайтару, аларны өйрәнү, аларны саклау һәм популярлаштыру өчен кирәк булса, икенче яктан, шәхси бәйләнешләрдә, хәтта гади генә хат алышкан вакытта да бик мөһим", диде Заһидуллина.

 

Заһидуллина сүзләренчә, татар аһәңенә, татарча әйтелешкә яраклаштырылган латин графикасы Европа һәм башка чит ил галимнәренә укыганда кыенлык тудырмаячак, киресенчә, төрле илләрдә яшәүче галимнәр татар чыганакларына күбрәк игътибар итәчәк.


Наил АЛАН
Азатлык
№ | 22.11.2012
Азатлык печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№146 (821445) / 30.11.2012 09:53:10

Рәзил Вәлиевкә авыр эшендә уңышлар телик,кулдан килгәнчә аңа булышыйк.
Аңа теләктәшлек белдерик!
Бердәм булыйк.
Куелган максатны белер белмәс килеш бәхәсләшмик - ызгышмыйк.
Милли сәясәтчеләребезгә ышаныйк һәм аларга таяныйк!

Рәзил акыллы,милли җанлы,сәясәтче.

№145 (821268) / 28.11.2012 15:35:50

Мин дэ шуны эйтэм ич,сойлэшэм хэм сойлэшэчэкмен.берсеннэн дэ курыкмыйча.Алла бирсэ.Лично эйткэннэре юк,но башкалар сойлэшкэндэ,"вы в россии живете"дип эйткэннэрен ишеткэч:"не выступай.и не забывай,что живешь в Татарстане,и вообще не тебе решать на каком языке разговаривать"дип ,берничэ тапкыр кысылырга туры килде. Не пройдет имеш. Алай бик кукрэк какма эле син.

№144 (821241) / 28.11.2012 02:52:49

Нәтиҗә ясарга вакыт: Иркә арада иң акыллы фикер йөртүче һәм акыллы сүз әйтүче булып чыкты. Мәсьәләнең төбенә төшмичә бәхәсләшеп утыручылар шыр надан. Алфавит турында сүз бармый, чираттагы юкны бушка авыштыру гына бит бу. Гафу итегез.

№143 (821239) / 28.11.2012 00:17:22

Сон, мин дэ шуны ук сойлим бит инде)))Юк, минем авызымны ябучылар, бу телдэ сойлэш, моны эшлэ диючелэр булмады. Минем белэн мондый номерлар узмый шул. Э узенне тубэнсетергэ юл куйсан, татарча яки урысча сойлэшкэн очен дэ, ак яки кара кулмэк кигэн очен дэ тубэнсетергэ момкиннэр.Бары шул гына...

№142 (821231) / 27.11.2012 23:46:52

Нэрсэ фукылдап утырасын.Татарча сойлэшкэндэ авызынны ябарга мэжбур итучелэр булмадымени?Интернеттан карамадынмы ,бер хатын автобуста татарча сойлэшеп барган очен ничек тубэнсетулэрен.Мин узем лично татарча гына сойлэшеп йорим.Кибеткэ кергэч тэ татарча сорыйм эле,Жавап бирэлэр ,кайсылар акаеп та куя Куя бирсеннэр.Мина по фигу..Мин-татар.И баста..)Дядя Ванялар бик телэп япмакчы була авызны.но бирешмибез эле,Аллага шокер,кайберэулэр кебек.калтырап торасым килми..

№141 (821228) / 27.11.2012 23:32:32

Э кем сезне Татарстанда татарча сойлэшудэн тыя?))Эллэ курше дядя Ванямы? Путин бабанмы? ЮК!Бары тик уз телебездэн башкалар алдында оялу гына тыеп кала да башка телдэ сойлэшергэ мэжбур итэ.ФУ(((

№140 (821226) / 27.11.2012 23:11:29

Без курыкмыйбыз Аллага шокер!Миллэт очен борчылучы безнен хэтле буласын бар эле.Менэ синен кебеклэр бушбугазланып монда гына лаф орып утыра.Баш белэн уйлап хэл итэргэ кирэк.Башта республиканын исемен Татарстан исемендэ калдырып,татар мэнфэгатьлэрен яклыйсы урында ,элифба имеш...Энэ-русиядэ икенче дэулэт теле татар теле булырга тиеш дип акырып йореп,ни кырдылар сон?Мэскэу тагын да ныграк кысарга жыена.менэ сина дэулэт теле.узеннен республиканда да татарча сойлэшмэгэч,русия урысларын эйтмим дэ.так что.элифбага килеп терэлмэгэн эле эш.Путин бабан ни эйтер 20нче декабрьдэ?

№139 (821160) / 27.11.2012 18:14:54

Ярый инде безнең халыкка.. без өйрәнгән инде..Мәскәү вакыты, кирилл әлифбасы, үзбәк түбәтәе

№138 (821154) / 27.11.2012 17:22:08

килешергә дә буладыр,картая килә акыл чыга бара,№№135-137ләргә акыл кереп җитмәгән бугай.

чыннан да №135,№136да язганнарның ни әйтергә теләгәннәрен аңлап җиткермәдем. мин №130 ачык итеп яздым. укымышлы татарга латин,гәрәп,урыс хәрефләре гынә аз,япун, кытай графикасын да өйрәнү кирәк булачак. акылы булган,укымышлы татарларыбыз боларны аңлыйлар. ә наданнары - әлифне таяк дип белмәгәннәре - минем белән әрепләшеп утыралар.

укучыга персонально.
әйтергә теләгәнеңне,матур итеп аңлатырга өйрән. гасабыйланма!

№137 (821153) / 27.11.2012 17:06:09

Карт зимагур,монда уен-көлке турында сүз бармый.Теләсә нәрсә сөйләшеп,төкеренеп утырма.Акылың җитми икән сорауга үрелмә.

№136 (821131) / 27.11.2012 11:55:26

карт зимагур, Мина нинди Ислам булса да, Христиан булса да барыбер, ул дини китапларны укыган кеше аңа ышана ала икән, димәк... Кыскасы, үз башы булганнарга түгел инде ул, алар өчен фюрер уйлаганны көтүчеләр өчен генә.)))))))))))

№135 (821129) / 27.11.2012 11:04:06

Әлифба татар халкына нәрсә бирә?Татар халкын Мәскәү Золымыннан саклап каламы?Татар халкын Дөнякүләм үстерәме?Телегезне Сары корт чаккырлары.Зиһенегездә эзлекле фикер юк.Татар халкы алдына чыгып,ләчтик сатасыз.

№134 (821125) / 27.11.2012 10:35:32

Син укучы нэрсэ телисен. Сина тэржема киракмы,лыгырдап утырырга кирэкма?
То тебе перевод кирак или сина галимнарнен акча алулары кирак.

Аспирант!

№133 (821123) / 27.11.2012 10:25:12

Син Аспирант,анаңның кара тавыгын өйрәт яме.Татарның тел, тарих галимнәре,татар тарихы мирасларын Татарстан халкына тәрҗемә иттереп,үзләре акча гына алып ятмакчы булалар.Тиздән язучылар да,шагыйрьләрдә әсәрләрен халыкка яздыра башлар әле.Галимнәр вазыйфаларын үтәсеннәр.Үтәмиләр икән, ВОН ДОЛОЙ!!!Аспирант,шыр тузан син.

№132 (821122) / 27.11.2012 09:59:04

янә нинди тәрҗемә кирәк соң сиңа?
синеңчә булган тәфсирләр, традисион исламга туры килмиләрме әллә?

№131 (821121) / 27.11.2012 09:44:36

Ник укып карамаган дип уйлыйсың? Укыганга шулай язам да.

№130 (821120) / 27.11.2012 09:31:29


//Көрьәнне татар теленә тәрҗемә итеп булмый мени?//

бар ул тәрҗемә,УКУЧЫ әфәнде. аны 1898елда гарәп графикасында татарча китап итеп бастырып чыгарганнар татар байлары.
синдәй укучылар,гәрәп хәрефләрен белмәгәнлектән укый алмыйлар. шунысы бик аяныч.басылган китапларны укый алмыйбыз. гәрәп хәрефләрен өйрәнергә теләмибез. шундый бай мирасыбыз була торып,кириллга ябышып ятып, шул мирасны кулланмау,акыллылык билгесеме бу?

*)- син башта укып кара. тәрҗемәләр җитәрлек,татарча,урысча,башкортча....
бары мән кирәк!!!

№129 (821117) / 27.11.2012 07:03:35

"Көрьәнне татар теленә тәрҗемә итеп булмый мени? Татар теленә тәрҗемә итсәләр,мөселман дине милләтне берләштерер иде,татар телен саклар иде,милләтне саклар иде." киресенчә, ни турында язылганын аңлагач, диндә булганы да динен ташлар иде. Анысы хак!!!

№128 (821113) / 26.11.2012 23:59:28

Аспирант(№127):Белмәгән нәрсәң турында сөйләшмәсәң яхшырактыр да
------
"Белмәгән нәрсә" 128 пост җыя алмый ул,
шундук сүнә.
Әнә 2Соңгы язмалар"га кереп карасаң: көрәш темасы ничә пост җыя алган.
Значит,беләләр, бик беләләр, шуңа күрә сөйләшәләр дә

№127 (821111) / 26.11.2012 23:38:13

Милләт учагына керәчинне күбрәк сибәргә кирәк. Югыйсә сез дер калтырап,мескенләнеп,пыскып утырасыз анда.Милләт өчен янучылар җитәрлек әле,Аллага шөкер! Ә татар бетми ул,борчылмагыз. Бетерергә күп тырыштылар инде аны.

№126 (821110) / 26.11.2012 23:30:09

Бу законда сүз башка алфавитка күчү турында бармый.Бары тик бер алфавиттагы хәрефләрнең икенче алфавиттагы хәрефләргә(кирилл,латин һәм гарәп) тәңгәллеге турында ул.Фәннәр Академиясенең баш гыйльми секретаре академик Дания ханым Заһидуллина шулай аңлата. Белүемчә,бу закон проектын депутатлар түгел, ә тел галимнәре һәм юристлар хәзерләгән. Бу мәсьәләне алар сезгә-безгә һәм депутатларга караганда яхшырак белә инде. Ә сез монда тумаган тайның билен сындырырга маташасыз. Чын татарча,безнеңчә инде монысы. Белмәгән нәрсәң турында сөйләшмәсәң яхшырактыр да, әмма кемнәрнеңдер теле кычыта,акыл өйрәтәсе киләдер инде.

№125 (821107) / 26.11.2012 23:03:08

Милли республикаларны бетерергэ дип янап торган вакытта,бу тема утка керэчин салган кебек.

№124 (821069) / 26.11.2012 19:39:03

Әлифбада сүз тел белү турында бармый.Телләр белергә беркемдә каршы түгел.Сүз графика турында бара.Көрьәнне, графиканы бедсәң,укып була.Тик сүзләрнең мәгънәви якларын гына белмисең.Көрьәнне татар теленә тәрҗемә итеп булмый мени?Татар теленә тәрҗемә итсәләр,мөселман дине милләтне берләштерер иде,татар телен саклар иде,милләтне саклар иде.Сезгә тагын ничек аңлатырга?

№123 (821063) / 26.11.2012 19:00:47

Әлифба иң элек дин һәм телнең ачкычы булып тора.
Һәрхәлдә җир йөзендә 1,5 – 10 мең еллар элек барлыкка килгән тарихи документларга күз төшерсәк шундый нәтиҗәгә килербез...
Якынрак чораларга борылып карадык исә: Латин – католицизмның ачкычы! Католикларда Ләтин телендә укый-яза һәм дога кыла белмәүчене гыйбәдәтханә хезмәтендәге падре яки ксендзның аягын юуучы итеп тә кабул итмиләр.
“Иске славян” азбукасы – православиенең ачкычы! Православларда да “иске славян”ча укый-яза һәм дога алмаучыны, шулай ук татар телендә катлаулы теологик хезмәт язарга сәләтсезләрне чиркәү ишеген саклаучы староста итеп тә алмыйлар.
Гарәп теле – гарәп әбҗәде ислам диненең алтын ачкычы хезмәтен үтәү белән беррәттән, “ИСКЕ ТАТАР ТЕЛЕ” фәне бүгенге көндә саны 290000000 (ике йөз туксан) миллионлы төрки телле халыкларының изге тарихи сәхифәләре саклана торган алтын сандыкның да йозагы булып тормый мени?
Ә авылларыбыздагы татар имамнарының 70 %-ты хөтбәләрен генә түгел, изге Коръәнне дә Кириллицада гына сукалыйлар! Шәһәрләшеп тә җитә алмаган татар мулласының яртысы мәчетләрдә газиз анасының телен төкереп ташлап, вәгазләрен дә урысча гына сиптерми мени?

№122 (821053) / 26.11.2012 17:45:55

монда Рәзил туганның гәбен ишетәсе килә. бер татҗур гәпләшеп кайтсын әле, ачыклык кертеп.

№121 (821041) / 26.11.2012 15:32:50

Бу канунда телләр өйрәнү турында сүз бармый.Бары графика турында бара.Надан чтоли?

№120 (821037) / 26.11.2012 14:15:51

Дәүләт бу алифбаларны расласа ул кануни төс алса. Бу алфавитларны мәктәпләрдә, укыту мөмкинлеге туа... Тел өйрәнү өчен алфавит инструмент инде ул... Татар баласы күп тел белсә начармыни?
Татарча да җүнләп яза белмәгән Иркәгә бу кагылмый... кагылса да аның моны аңларга акылы да, белеме дә җитмәячәк...

№119 (821033) / 26.11.2012 11:40:08

Әйттем бит инде,бу закон кемнәргәдер кирәк түгелдер,алар тыныч йокласын. Ә менә миңа кирәк,галимнәргә кирәк. Бүгенге көндә гарәп язуын бөтен нечкәлекләре белән белүче ничә галимебез бар? Бер дистәгә дә тулмыйдыр.Безгә гарәп һәм латин язуын,чит телләрне белгән галимнәр әзерләү кирәк.

№118 (821032) / 26.11.2012 11:30:41

Мәскү һәм Казан кремелләре дәрәҗә ияләре.Рәсәйнең башка респуликалары,төбәкләре шикелле ,ике үзәкләштерелгән идарә вертикале белән нык бәйләнгән.Шулай ук,бәйләнешне күп санлы үзәкләштерелгән җәмгыяти оешмалар ныгыта(Бөтнрусия халык Фронты,...)Бу очракта Казан кремле дәрәҗә ияләре,Мәскәү тәкдим иткән татар милләте,татар теле турындагы,республикаларны бетерү турындагы кануннарга каршы тора аламы?Юк.Шулай булгач,халык тәләбен ничек тә үтәлгән сымак итәргә кирәк.Менә бу өч графикалы әлифба шушы максатта кабул ителә.Бу алифбаның асылы нәрсәдә?Безнең тарихи мирасыбыз өч төрле графикада язылган.Менә шушы өч төрле графиканы белмичә,без тарихыбызны бер кайчан да белә алмыйбыз икән.Сорау туа.Бу очракта татар милләтенә,татар теленә,татар тарихына кагылышлы галимнәр нигә кирәк.Алар ул мирасны кирилицага күчереп,нәшрият йортлары аша татар халкына җиткерә алмыймы?Бу- бер яктанИкенче яктан,.җәмгыяттә эш бүленеше бар.Хәрбер кеше Татарстан аривына керә алмый.Үз эше белән шөгелләнә.Бу яктан караганда да,татар мирасын тәшкил итүче язмаларны кирилицага күчерү галимнәр эше.Чынлап караганда,монда галимнәр эшен татар халкына тагу бара.Галимнәр аерым дәрәҗә ияләре була,халыклар үзләренең тарихын архивларга кереп үзләре эзләргә тиеш.
Уйларга урын булыр иде,әгәрдә өч графикалы әлифба кануны,өч телне белүне шарт итеп куйса.Бу канунда сүз бары тик өч графика турында бара.
Югарыда язганнардан чыгып карыйбыз икән,өч графикалы әлифба кануны,татар халкын алдау өчен,татар халкының тәләпләрен ялган белән кәнәгатләндерү генә ул,татар халкының таләпләрен санга сукмау гына ул.Халыкны ялган белән тынычландырып,Мәскәү кремленең ,милләтләргә карата кара сәясәтен,тормышка ашыру гына ул.

№117 (821031) / 26.11.2012 11:03:56

чын татар, Tel eazu eagtnnan karaganda delitantlarga shulai, fan-progress eagtnnan karaganda kiresensa.)))))))

№116 (821029) / 26.11.2012 09:53:26

Исәп: 1:0 Иркә файдасына.
Иркә бн 100% килешәм һәм хуплыйм.


Кемдер чит илләрнең файдасын күрә башлаган ,бик кызык бу.)))
Чит илләр сиңа файда эшләгәнче башта утыз мәртәбә уйлый-үзенә файда кала микән дип.

№115 (821027) / 26.11.2012 08:48:13

// ,латин графикасы белән язылган тарихи мирасы бар икән,//

җук татарда латин графикасы белән язылган шидибрлар,мирасы да җук!!!

хәр хәреф алмашынуның тискәре яклары байтак. халыкның күпмедер өлеше надан кала. шуңа күрә узган гасырның 50-60 елларына кадәр. әби-бабай,абзый-апаларыбызкечкенә вакытта нинди хәрефне өйрәнгәннәр,шул хәрефләрдә яздылар. кем гарәп,кем латинда ,кем кирилда.
бу куркыныч 35-40тан узганнарга кагылачак. чөнки алар яңалыкны авыр үзләштерәләр.
шуңа күрә үзебез турында түгел,бүгенге,киләчәктәге яшьләребез, баларыбыз, оныкларыбыз турында уйларга кирәк,минемчә.

фәнгә килгәндә,урысча фән юк. барысыда западтан алынган,урысча үзгәртелгән фәннәр генә (сүзем тех. фәннәр турында)!
алдынгы яшьләребез рәсәйдә "букварь" өйрәнеп,"сентаксис"ны чит илдә өйрәнә.



№114 (821026) / 26.11.2012 08:22:13

Авыл апае, менә бит, табып бетергәнсең.)))))))))
Очень даже интересно: чужие хата белән яза-наданнар, Иркә хата белән яза- [техник хаталар, грамматика хаталары түгел. Ул кызу язу, кабат укып торырга вакыт булмаудан]))))))))) И в добавок: акча түләмиләр, бушка эшләнгән эш һәр яктан сыйфатлы була алмый.)))))) Это уже круче чем Искәндәр Сираҗый.))))))))))) Вот так, друзья, матбугат ру сайтында ял итмисез, эшлисез! ))))))))))))))

№113 (821020) / 26.11.2012 00:13:49

Latin alfabiten qullana baslasaq hareflarne qayan tabep betererbez ikyn?

№112 (821018) / 25.11.2012 23:34:13

Хәзерге заманда һәм элегерәктә безнең илгә ачышлар кирәкмәде шул.Ул ачышлар аркасында эшсезлек арта барды,хәзердә шулай.Үземннән чыгып язуым.Үземдә булган разработканы ходка җибәрсәк,10 меңләп югары белемле кеше эшсез калыр иде.Кирәкме ул ул яңалык,кирәкмиме бусы вопрос.

№111 (821017) / 25.11.2012 23:06:06

Укучы, 

№110 (821016) / 25.11.2012 23:05:26

Иптәш аспирант,әгәр дә татарның гәрәп графикасы белән,латин графикасы белән язылган тарихи мирасы бар икән,аларны укып халыкка җикерергә безнең галимнәр бар һәм нәшрият йорлары бар.

№109 (821015) / 25.11.2012 23:04:51

галим-голәмәгә ачышлар кирәктер,мөгаен.Көтүе белән йөрүче фән кандидатлары,докторлары һәм тагын әллә кемнәргә дә эш кирәк бит. Тагын бер-берсен ашый башларлар инде.Хөрмәтле аспирант,бер дигән системаны саклап калырга иде,сезнең аңлатуыгыздан чыгып,шундый нәтиҗә ясарга була.Өлкән туган әйтмешли "потерявши голову,по волосам не плачут".

№108 (821012) / 25.11.2012 22:57:11

Әйе,әйе,гәрәп ыштаны белән,латин ыштаны киертеп,арт сабакны тал чыбыгы белән укытып,татарча сөйләшергә кушалар.Латин графикасы белән язу,гәрәп графикасы белән язу минем зиһенемә акыл өстиме?Соры корт чаккырлары.

№107 (821011) / 25.11.2012 22:54:39

1999 елдагы канун буенча Әlifba дип язасы идек бит.

Ә нишләп өстәге рәсемдә бу вариант бөтенләй күрсәтелмәгән дә?

№106 (821010) / 25.11.2012 22:54:25

Суз монда беренче чиратта гарэп хэм латин язуындагы рухи мирасыбызны бугенге имляга кучергэндэ хэрефлэр тэнгэллеге турында, шул эшне бер тэртипкэ салу, бер кагыйдэгэ буйсындыру турында бара кебек. Мин узем шулай анладым. Билгеле, монын башка максатлары да бардыр. Остэге Дания Захидуллина анлатмасын укыгыз. Ул шактый анлаешлы итеп сойли. Прокуратура бу законга каршы ди. Шуннан анлагыз инде.

№105 (821009) / 25.11.2012 22:44:39

Ай-яәй буталчыкка әйләндерәләр дә инде.Шагйрьләрнең,язучыларның,тарих белгечләренең,тел белгечләренең бөеклеккә,дан казанырга омтылышларын алып атсагыз,барсы да ачыклана.Шулар тел мәсәләсендә ызгыш-талаш чыгаручылар.Шуны да аңламысыз икән.

№104 (821008) / 25.11.2012 22:40:20

Эрләмәгән,сукмаган,улым,сиңа ыштанлык,дигәндәй, юкка нервларыгызны бетерәсез ахры.Мручыларның күбесе татар телен кириллицада өйрәнгән халык.Каян беләсез соң туган телегезне,җәмәгать?Хикмәт хәрефләрнең язылышындамыни?!Дәүләткүләм кирәк түгел,шуңа белмиләр аны.Мәктәптә өйрәнсә дә,алга таба кухняда сөйләшер өчен генә кирәк.Хәзерге яшь буын татар китабын гына түгел, урысныкын да,башканы да укымый.Кирәген тапмый

№103 (821007) / 25.11.2012 22:33:13

Аспирант, 

мин Нурулла Гарифка да бирдем бу сорауны??? Ул да балта сораганга шөшле тоттырды.

Мин беренче укып чыккач, гомумән, берни аңламадым - сүз ни турында???

Аерым кешеләргә гарәп,кытай, латин алфабитын кулланырга закон тыймый. Ачык ишекне төрткәләүмени бу алайса???Бары дәүләти тел алфабиты гына закон белән кабул ителә.

Кайсыбыз дурак соң??? аңлатыгыз без аңгараларга???

№102 (821005) / 25.11.2012 22:28:54

Аспирант,анука,сөйлә әле,нәрсә турында?

№101 (821002) / 25.11.2012 22:18:59

Нэрсэ сойлисез,нигэ юкка бер- берегезнен башын катырасыз, туганнар?Кем монда алфавитны латинга кучерергэ жыена? Кем эйтте сезгэ моны? Тасма телле Иркэме? Закон бит ботенлэй башка нэрсэ турында.

№100 (820995) / 25.11.2012 21:29:53

Иркаш,фэннар усешен, жагыять усеше билгелэми.Фэннэр усешен дэ,жамгыять усешен дэ аерым тарихи шэхеслэр билгели.Сез элекке заманда колектив,коллектив,коллектив все решает диеп, кричали.Коллектив ничего не решает.Решает личности.На себя берут и решают.шундый кешелэр бывает,рожаются.

№99 (820994) / 25.11.2012 21:03:54

Соры корт,алфавитның җитешсезлекләре күп, анысы дөрес Тик исеңә төшер: 20-40 ел элек шул алфавит белән язылган китапларны егылып укый идек, яхшы китапка чират торганнарың исеңдәдер. Бүгенге буынның укырга теләмәве алфавиттан түгел!
Берәр телдә камил алфавит бармы соң ул? Европа телләренең ничәсендә х,ш, ч,җ кебек авазларның үз хәрефләре юк, аның өчен генә алфавит үзгәртәбез дип маташмыйлар, башка эшләре җитәрлек.

№98 (820991) / 25.11.2012 20:54:28

Холыксыз шул,чыгара да болгый.Денгә кертә алмадым мин аны.
Мин күптән аңладым инде.Телләрне өйрәнү,шул телләрдә уку, яза белү иреклкле.Моны син дә,Мехәммәт,Дәмин дә тыя алмый.Дөнъяви милләтләрнең телләре тигез,берсе бөек,икечесе түбән түгел.
Телләр мәсьәләсендә барча ахмахлык,җүләрлекләр язучылардан,шагыйрьләрдән,тарих һәм тел белгечләреннән чыга.Аларга телне мактау,минем халкымның теле бөек вә киң диюләр,аларның бөеклек,дан казану баскычлары.Менә шушы кешеләр,сәясәт кешеләрен дә сакалларыннан өстриләр.Әйтелгән профессия кешеләре бездә милләтче инде.Кашка тәкәләр.

№97 (820990) / 25.11.2012 20:54:03

Нәрсә болгатырга маташалар икән инде тагын? Гамәлдәге әлифба белән укытып булса да ярар иде әле, укымыйлар , юк, укымыйлар!

№96 (820989) / 25.11.2012 20:53:50

Мәктәпләрдә татар телен укытып-укытып та, татарчага өйрәтеп булмауның төп сәбәбе булып, начар методика түгел, ТАТАР теленә туры килмәгән алфавит тора. Кириллица калганда, шәһәр җирендәге мәктәптә укучы балалар бик тиз татарча укуны онтачаклар, китап кына түгел, төбе-тамыры белән татарча язу бетәчәк. Язу беткәч, тел бетәргә дә күп калмый...

)))Һәр вакыт, дәүләт ягыннан, файдалы чишелеш булырдай хәл булуга, никтер, бер төркем, һәрвакыт аңа каршы чыга.))) Мугәен, хәкимиәткә каршы булу, мәртәбә өсти, принципы эшли торгандыр.)))

№95 (820988) / 25.11.2012 20:53:34

Иркэ жаным, законда суз латинга кучу турында тугел бит. Укый белсэн остэге анлатманы укып кара.

№94 (820986) / 25.11.2012 20:37:58

Татар, 



Бик хәйләкәр сәяси планнарның берсе.
90нчы елларда да категорическти каршы идем, хәзер дә.Татарны тулаем маргиналга, ә татар телен юкка чыгарасыгыз килсә, эшләгез бу эшне.20 гасыр татар мәгарифен юкка чыгарасыгыз килә икән, эшләгез бу эшне. Кириллицага таянып, әгәр теләсәк, татарча урта белемне без торгыза алачакбыз. Моңа бары үзеңә ышаныч һәм теләк кенә кирәк. Кыйбатлы, чыгымлы әйбер түгел. Латинга күчсәк, бетте, татар шул башлангыч белем белән калачак та.

Нинди фән турында сүз ул???? Татар телендә, кайсы алфавитта булмасын, фән бар идеме????Фән үсешен графика төре билгеләми. Аны җәмгыять үсеше билгели.

№93 (820985) / 25.11.2012 20:26:27

Хэреф алыштырунын асылында политика. Хэзерге турэлэр СССР вакытын оныттырырга тырышалар, аларга татар халкынын язмышы, теле, ике ятып бер тапкыр тошлэренэ керми. Татар телен кайгыртсалар мэктэплэрдэ татар телен кысмаслар иде. Графиканы алыштыру "Татар теле бернигэ ярамый" диючелэрнен коесына су агызуга тин, аларга тагы бер козырь. Милицияне полициягэ алыштыруда шул сценария буенча башкарылды. Асылы узгэрсэ бер хэл булыр иде, узгэрмэделэр бит, полицай булдык дип. Хэреф алыштырсак, татарнын СССР вакытындагы тарихы юкка чыгачак, э остэгелэргэ шул кирэк. Урыснын кирилицасы кала бит дияргэдэ ашыкмыйк. Урысча эйтелеш белэн татарча эйтелеш арасында зур аерма. Шул сэбэпле кирилицанын татарча эйтелешен белмэгэн татар, укыганын анлый алмаячак. Шулай итеп татарнын бер кеше гомере кадэр тарихы юкка чыгачак. Бу яктан Иркэ белэн килешэм. Хавадагы торнага ышанып, кулдагы чыпчыкны ычкындыруга тин эш бу.

№92 (820984) / 25.11.2012 20:20:01

Сәрби әби, бабаеңны өйрәт... Белмәсәң, тыгылма, яшьләр эшенә.

№91 (820976) / 25.11.2012 19:27:37

Эй,язып та күрсәтәләр инде сөяксез телләр.Кайсы телләрне укытырга дигән сорау сезгә кагылмый.Ләчтек сатып утырмагыз.Бу сорау турыдан-туры Татарстан хөкүмәтенә карый.Без бүген, Аллаһы Тәгаләгә шөкер,казармалы Коммунизмда яшәмибез.Чит илләр белән сәүдә белән дә,мәдәният ягыннан да,фәннәр ягыннан да тоташкан.Димәк, тел белүче специалистлар кирәк.Буген хөкүмәт,Белем һәм фәннәр министерствосы белән берлектә,белем һәм фәннәр системасында кирәкле специалистларны укытырга шартлар тудырырга тиеш.Хәттә,программасы да булырга тиеш.Шартлар тудырганда (фәннәр ягыннан),телләр буенча кабул ителгән дөнъякүләм кануннарны да искә алырга кирәк.
Менә бу сезнең латин һәм гәрәп алифбасы,мине бик шикләндерә.Ни өчен?Беренчедән,Көнъчыгыш мөселман илләренең тормыш нигезендә беренче урында исламча яшәү ята.Шушы сәбәп аркасында әле дә фәннәр бик түбән үсештә.Икенче яктан,Көнъчыгыш мөселман илләре белән тыгыз мөнәсәбәтләр урнаштырылгач,исламча гына яшәү Татарстанга да үтеп керде.Моны пропагандалаучы кешеләр,фәннәр турында сөйләшмиләр.Көрьәнне фән диләр.Өченче яктан,бу очракта кирилица белән язу туктатыла,латин хәрефләре белән язу гәдәткә керә.Дүртенчедән,латин графикасы белән язу,инглиз телен өйрәнү түгел.Сездә бары латин графикасы турында гына сүз бара.Шушылардан чыгып караганда,бу әлифбагыз,кабул ителсә дә,тормышка аша торган эш түгел.Бүгенге Дөнъя таләпләреннән чыгып эш итәргә кирәк.

№90 (820964) / 25.11.2012 14:34:48

Латин яклы

№89 (820962) / 25.11.2012 14:07:45

о сүзе өч хәреф белән язылганын!!!!! еаи !!! Бу бер сүзгә генә кагылмый. Күпчелек сүз шулай француз телендә.

Тел ойрэнунен,шул исэптэн хэр алфавитнын да уз узенчэлеклэре бар Иркэ.
Шул исэптэн гарэп хэрефлэренен суз башында бер торле,уртасында хэм ахырында башка торле булуын гарэп телен ойрэнергэ алынганнар гына белэ.
Латинга ябышырга телэу, анын татар теле очен ин кулай алфавит булуыннан да! Чонки кириллица бик каты имгэтэ телне,ни эйтсэн дэ.

№88 (820959) / 25.11.2012 13:41:51

Купме узгэртергэ була??????????? МИСАЛ- ПОЛИЦИЯ-_МИЛИЦИЯ-тагын полиция.Э нинди узгэреш?Урын алыштырудан сумма узгэрми математикада,э менэ шул узгэртулэр нэтижэсендэ сумманын урыны узгэрэ,ул кемнэрдер кесэсенэ кучэ-Файда узгэртучелэр очен.

№87 (820958) / 25.11.2012 13:23:54

Айдар,
а)син минем шәхестән калганын тикшергәнең дә юк.б)Мыру, технический һәм электронный документооборот түгел.в) татарча сөйләшергә өйрән башта, аннары сөйләшәм синең белән. татарстанда татар телен татар телендә аралашып 3-6 айда камил өйрәнергә була.г) өстә әйтелгәннәрдән чыгып, бүтән дәшмим.


Мин чит тел өйрәнүгә каршы түгел, №83,84.Шунлыктан алфабит белән тел өйрәнүне бутама. Бу ике әйбер. Инглиз телен татар теле аша өйрәнүне монда мин генә сөйлим ахыры.

Калганнары без комментариев. Ыштан төбе - татар филологлары аргументы, мин филолог түгел.

Мин ул яктан җырчы Салават белән килешәм. Былашып утыралар, ди. Суң, җылагач, ник кайтмыйсыз соң, дип әйтәм, ди. Дәшмиләр, ди. Җылаячакларын киткәнче уйларга иде. Җыласалар, кайтсыннар. Монда калган налог түләүче хисабына бернинди үзгәреш кертми, киресенчә фән-техник революцияле тарихны сызып атучы алфабит кертмәчесезме??? Күпме үзгәртергә була??? Ник айти да иң беренче Япония алфабитын үзгәртми???????Ниндидер пешмәгән глобалистлар өчен безнең өчен бик кыйммәт 100 еллык рухи мирастан язаргамы????

№86 (820957) / 25.11.2012 12:49:36

Иркә,  Аргументы кончились, личностька кучтек, а? )))))))))))))))) @ Айдар, син дә Соры кебек, нинди алфабит булуга карамастан, грамоталы язмаячаксың@ По мировым стандартам, технический, электронный документооборотта, "@" белэн цитатаны обособляют.))))))

№85 (820956) / 25.11.2012 12:48:56

әйтәм әле.
иркә син язган
//Вәт латин графикасында француз сүзе, су, мәсәлән.//


син язган,МӘСӘЛӘН сүзе, гәрәб сүзе,ник татарча язмыйсың,гәрәб сүзләренә каршы бит син!

№84 (820955) / 25.11.2012 12:40:49

иркә,син янә кирегә ишә башладың.
Нурулланы ашыкмый гына эмоциясез укып аңларга тырыш әле...

сүзем башка.
//1. Латинницага күчкән төрки-азиатлар Россиягә агыла.Ул илләрдә фән алга китеш күренми, фән алфабит белән бәйләнгән әйбер түгел, аның кайсы илдә алфабитка оәвешле үскәнен күргәнегез бар. Кеше көлдермәгез инде...//

фәнни яктан алга китеше өеңдә,мич башында ятып,ни күрерсең икән, иркә!

// 4.Чит илдәге яшәүче татарлар - миңа пофиг!!! Үзләренең тормышларын җайлау өчен киткәннәр. Син киткәнсең икән, ассимилицияләш, ассимиляцияләнә алмыйсың икән, кире кайт Татарстанга.Аларга җайлы булсын дип, мин монда мәгънәсез, зыянлы, чыгымлы эшләр эшләргәтиешме??? Кайсы чит илдә яшәүче татарның Татарстанга файдасы бар????? Миңа үз гражланнарым өчен налог түләү җитмәгән, хәзер аларныкын кайгартырга тиешме???Алар минем турыда кайгыртамы????Гомумән, җенем сөйми читләргә, ятларга караучыларны....Үзебезнең яндагыларны яратырга, кадерләргә, хөрмәт итәргә өйрәнергә кирәк.Башка биттәге Әндри кебек, нимес күн кажанын нинди юл белән кулга төшергәне билгесез, әмма чит ил кажаны кигәч, нинидер аерым хөрмәткә лаек дип саныйлар күпләр.Чит илгш чыксам да, беркайчан татарлар белән кызыксынганым юк. Алар минем өчен киселгән икмәк. Мин яңа ил тормышы, кешеләре бнлән таныша башлыйм.//

бу сүзләрне акылы булган,югары белемле кеше язганына ышанасым да килми! бу теге елларда кулакларны себергә куганнан соң,авылда калган ,ике бозауга солы аерып сала белмәгән,хәерче-батрак сүзләре булып күз алдына килде.
ыштан төбеңне ачып ук күрсәтмә инде иркә,акыллыга сойдешбит...

малаең укып бетерсен,ул чит илгә чыгып киткәч әйтерсең бу сүзләрне...


иркә, программалар кирилицада язылмый,чүтеки инглиз телендә языла. син беләсеңме,талантлы яшьләребезнең чит илдә эшләгәннәрен? ничә мең,млн,алар анда?

үзең түләгән налогны,син Оборона мин-восыннан сора...

синең налогтан ни файда,кемнәр кесәсен калынайтасың?

№83 (820954) / 25.11.2012 12:32:05

Ирка синен кэнге хэм синен кулга калырга калмасын...

Татарстан депутатлары синнен аермалы буларак акыллы халык алар!

№82 (820953) / 25.11.2012 12:23:07

чит ил  татары, )))

димәк, куелган вапрус нульгә тиң...Мәсәлә көн кадагыннан төшә.

Миңа синең кирәгең юк. Ә законны мин! сайлаган депутатлар, минем фикергә дә колак салып кабул итәргә тиеш.

Айдар, син дә Соры кебек, нинди алфабит булуга карамастан, грамоталы язмаячаксың. Собачка мыло да гына куела, ни аңлата ул????

Айдар, сиңа, татар тел мохитендә яшәүчегә татарча белмәү оят.Әгәр татар сайтында утырасың икән.Татарчаны тел белүчедән өйрән башта.Үзеңнең татарча белмәвеңне алфабитка сылтама. Мин моңарчы татар кешесен һәм телен хөрмәт итмәдеи диген.Синең тел белмәвең бары шул турыда сөйли.Татар тел белүчесенә татар грамматикасы кыенлыклар тудырмый.Икенче класс баласы бер хатасыз яза татар телендә.Күп сүзләр ничек ишетелә, шулай языла. Гарәп- фарсы сүзләре кыенлыклар тудыра, туган теле татарча булмаган кешегә. Вәт латин графикасында француз сүзе, су, мәсәлән. О дип әйтелә. Беләсеңме о сүзе өч хәреф белән язылганын!!!!! еаи !!! Бу бер сүзгә генә кагылмый. Күпчелек сүз шулай француз телендә.

№81 (820952) / 25.11.2012 12:09:48

Иркә,  @Аның өчен акча түләмиләр@ А я бы сказал: за такую возможность, АКЧА СОРАМЫЙЛАР!!! А что делать, кириллицада, татар телен башта изучать итми укып булмый бит, звуки не совподают буквами. Практический от А до Я. Использование кириллицы в татарском языке, практический равноценно использованию иероглифа.

№80 (820950) / 25.11.2012 12:02:29

"Чит илдәге яшәүче татарлар - миңа пофиг!!!"

э безгэ Иркэ узе хэм анан фикерлэре пофиг!!!

№79 (820949) / 25.11.2012 11:58:18

Миндә техник хаталар, грамматика хаталары түгел. Ул кызу язу, кабат укып торырга вакыт булмаудан. Мин күпләр уйлаганча, бер эш эшләмичә өйдә ятмыйм. Башкалар эшләгәнне эшләгәннән соң калган вакытка сыйган интернет ул.Бөтен дөнья интернет белән кайнаганда, бары татарда җитди һәм тере интернет юк иде бит. Менә өч ел, техник хаталар белән булса да, бар. Аның өчен акча түләмиләр, бушка эшләнгән эш һәр яктан сыйфатлы була алмый.
Калганы без комментариев.

№78 (820948) / 25.11.2012 11:51:08

Нурулла Гариф)))
өлешчә сезгә җавап булган инде.

1. Латинницага күчкән төрки-азиатлар Россиягә агыла.Ул илләрдә фән алга китеш күренми, фән алфабит белән бәйләнгән әйбер түгел, аның кайсы илдә алфабитка оәвешле үскәнен күргәнегез бар. Кеше көлдермәгез инде...

2. Киләчәктә ни буласын беләсезме? СССР коелып төшәсен күрә алдыгызмы? Россия тиз генә кансыз коелмаячак.50-60ел гомере бар әле. Әмма киләчәк Кытай иероглифлары белән бәйле булачак элеккеге Россия пространствосында.Мин анысына да каршы түгел.

4.Чит илдәге яшәүче татарлар - миңа пофиг!!! Үзләренең тормышларын җайлау өчен киткәннәр. Син киткәнсең икән, ассимилицияләш, ассимиляцияләнә алмыйсың икән, кире кайт Татарстанга.Аларга җайлы булсын дип, мин монда мәгънәсез, зыянлы, чыгымлы эшләр эшләргәтиешме??? Кайсы чит илдә яшәүче татарның Татарстанга файдасы бар????? Миңа үз гражланнарым өчен налог түләү җитмәгән, хәзер аларныкын кайгартырга тиешме???Алар минем турыда кайгыртамы????Гомумән, җенем сөйми читләргә, ятларга караучыларны....Үзебезнең яндагыларны яратырга, кадерләргә, хөрмәт итәргә өйрәнергә кирәк.Башка биттәге Әндри кебек, нимес күн кажанын нинди юл белән кулга төшергәне билгесез, әмма чит ил кажаны кигәч, нинидер аерым хөрмәткә лаек дип саныйлар күпләр.Чит илгш чыксам да, беркайчан татарлар белән кызыксынганым юк. Алар минем өчен киселгән икмәк. Мин яңа ил тормышы, кешеләре бнлән таныша башлыйм.

№77 (820947) / 25.11.2012 11:50:17

@ кириллица булсын өчен 40% күберәк память требуется@ " Это правда. @Алфавит белергә кирәк түгел айтида, тел белергә кирәк@ А че тогда, всем нутром латиницага каршы бастын. Соры латиницада дорес языла димэгэн, кириллицада язганны укый алмыйбыз диюнен беспочвенно икэнен анлаткан. Между прочим, кириллицада язган. Если и на этом и на том те понимаешь, какая тебе разница???
Между прочим, Иркэ, синен язуларда ошебки больше, чем у кого либо.)))))))

№76 (820945) / 25.11.2012 11:33:12

Соры, бу очракта гадает на кофейной гуще, наверное.Соры нинди генә алфабит булмасын, грамоталы язарга өйрәнмәячәк.Якындагы 50-60елда Россия булачак. Алдагысын киләчәк буын үзе күрер.Ул вакытта кытай иероглифы өйрәнергә туры килмәгәе.Соры логикасыннан чыгып карасаң, латинга күчкәнче китай иероглифына күчсәк файдалырак булыр, ул масштабта карасак.

Ха-ха, кириллицада АйТИ юкмыни???Әйтәм, Россия программистлары халыкара ярышларда беренче урында бара.Алфавит белергә кирәк түгел айтида, тел белергә кирәк. Әнә улым курсовой язып утыра информатикадан. башкаларга урысчаны, миңа инглизчә бирделәр, ди. Алгоритмын аңлап бетерә алмыйм әле инглизчәдән, ди, хәреф белмим, димәде. Хәреф тану - тел белү, фән дигән сүз түгел әле ул. Алфавитны бер дәрес өйрәнәләр, лююой теләдә.

№75 (820944) / 25.11.2012 11:28:46

Иркә ханым, үзебезне, бүгенге көнне генә уйлаудан тыш, без бигрәктә алга, киләчәккә карарга тиешбез. Латинга күчә барган төрки дөньядан без аерымлана алмыйбыз. Кириллица да (аның ерак киләчәге булмаса да)безне тиз генә җибәрмәс әле... Динебезгә бәйле рухи яктан якын булган Гарәп илләре дә бик зур үсештә...
Бу карар, безгә караудан бигрәк тә, киләчәк буынга, башка илләрдә гомер кичерүче милләттәшләребезгә кирәк... Киләчәк буын, Иншалла, бездән аңлырак та белемлерәк тә, бердәмрәк тә булырлар дигән өмет тә калыйк һәм яшик.

№74 (820943) / 25.11.2012 11:14:57

"Чынлыкта латинга күчү миңа берни бирми" Что вы, Иркәгэ файдасы булмаган белэн баш катырасыз? Наука, техника, конформационная технология, все это ерунда, по сравнении Иркэ белэн.)))))) Соры язганны укып кара, соңгы 100 еллык тарихны тугел, 70 еллык язмаларны уку очен: "Латин булганда, киреллицада язылган югала дип, крокодил күз яше түгүчеләргә: рус теленнән бары бер котыла алмаячакчыз, ә ул, якындагы 50-60 ел кириллицада булырдыр әле, аннан соң гына латинга күчәр. Ә индн рус теле латинга күчкәндә, татарны кириллицада клдырырлар микән, ай-һай.)))"

№73 (820942) / 25.11.2012 11:01:14

"Латин графикасы да фән теле буларак Татарстанда галимнәргә кирәк дип саныйм мин. Бу канун яшьләргә йөз тотып кабул ителә. Фәннең киләчәге, аның үсеше, аның нинди дәрәҗәдә, нинди сыйфатта булуы - ул яшьләр белән бәйләнгән."


Утырмагыз кеше көлдереп. Сезнең семь пятниц на неделе. Бер ел элек татарча башлангыч белем җитә дип утырып, татар телендә бары башлангыч белем стандартлары кабул ителгән.Татар телендәге нинди фән турында сөйлисез???? Татарча урта белем дә юк бүген!!!! Нинди фән???

Бүгенге көн бурычы, кириллацага нигезләнгән 50-60 еллар урыс мәгарифенә нигезләнгән сыйфатлы татарча урта белемне торгызу!!!

Латинницага күчкән кайсы азиат-төрки илдә фән чәчәк аткан????Гастарбайтер булып Россиягә агылалар, латинницаларыннан.

№72 (820941) / 25.11.2012 10:51:18

Чынлыкта латинга күчү миңа берни бирми. Бу Мәскәүгә чалбар кесәсеннән кукиш күрсәтүдән аерылмый.
Киресенчә соңгы 100 еллык тарихны да киләчәк буын укый алмаячак.Аңарчы меңъеллык тарих аспирант әйткәнчә, тузанланып ятачак.

Гарәп алфабитына күчсәк, тарихны өйрәнергә телшүчеләр күбәер, энтузиастлар да кушылыр, һәм мең еллык тарих бөтен татар кешесе рухи мирасына әйләнер иде.

№71 (820940) / 25.11.2012 10:46:20

Нурулла Гариф, 

сез миңа бәлки бу законда ни булчагын аңлата төшәрсез???


Мин дөресен әйткәндә, берни аңламыйм, сүз ни турыда???

Әгәр тулаем латинницага күчү турында булса, мин каршы.Әгәр аерым кешеләргә аерым очракта гарәп, латин алфабитын кулланырга рөхсәт итү турында булса, бу - тыелган нәрсә түгел бит... Ачык ишекләрне ник төрткәлиләр...

Болай, чынлап гарәп графикасына күчәр идем.

Татар,№20, "Т.е. до 922года - до нашей эры!" Аны син беләсең. Мин бөтен кеше дә белү турында сөйлим.
Миңа, мәсәлән, Болгар һич тә Алтын Урда чоры корылмасы кебек түгел. Монда кем эшеләре моны исбатлаганын әйтеп бирүче юк.

№70 (820938) / 25.11.2012 10:17:12

Без бер фикергә килә алмыйча 5 ел буе сатулашып ятып, вакыт уздырып, 10 ел элек бер зур мөмкинчелекне югалттык инде.
Бәлкем бу юлы, акыллырак булып, шушы фикерне уздырырга тырышучы депутатларга таяныч буларак, теләктәшлек белдерербез.

График мәсьәләсендә татар халкына кануни төс алган мөмкинчелек тудырырга кирәк. Ә аны сайлап алу хокукы һәр кешенең үзендә кала.

Әле бер атна элек кенә, архивта Казахстаннан килгән бер ханым гарәп әлифбасын белмәү сәбәпле, архивта утыручылардан, рәттән, \"Су кызы\" дигән китап күтәреп, монда ни язылган сез укый белмисезме дип йөрде. Шуны укып биргәч (әле ярый басма хәрефләр белән татар телендә язылган иде... кулдан язылганнарга бик теш үтми шул, оятыма каршы...)аның һәм үземнең шатланганымны һәм башкаларның шул чаклы гаҗәпсенеп, һәм үзләре өчен уңайсызланыулары күз алдында. Бу мактану түгел, үз тормышымдагы бер кечкенә мисал гына...

Без, татарлар, халкыбызның бербөтен, бердәм булуын телибез. Әйдәгез бу фикердә булса да бердәм булыйк. Безгә өч алфавитта кирәк. Бу безне баета гына. Элекке заманнарда да татарга тылмач кирәк булмаган бит.

№69 (820935) / 25.11.2012 09:50:31

карадым, "иҗекләп тә карадым,укый да алам. укыганымны аңламыйм бит"  Похоже, сиңа бер нинди алфавит та кирәкми, шул слух белән яшәсәң генә инде. Шулай булгач, төрки дөнья куллана торган, бар цифровой аппаратурадагы (кириллица булсын өчен 40 күберәк памят требуется, значит аппаратура киреллицада эшләсә 40% артык түләргә кирәк) алфавитка каршып маташуың, урыс арт ягынын ялаудан гына булып чыга.)))))))))

№68 (820931) / 25.11.2012 08:05:50

син сүзлек белән утыргач,инастранный языкны шипке беләсең икән...
дааа уууҗ!

№67 (820922) / 24.11.2012 23:44:01

Укыганынны анлар очен, сузлек белэн утыр.

№66 (820920) / 24.11.2012 23:38:58

иҗекләп тә карадым,укый да алам. укыганымны аңламыйм бит кәхәр.
вәйт бит вапрус.

№65 (820914) / 24.11.2012 23:22:25

күпләр өчен, размеры белән аерыла ул.)))))


Соры! Алтын сузлэр!!
45 46!! Син хет итальянча ойрэнергэ тырышып карадынмы сон?
Хэрефлэрне тану гына аз! Аларны янэшэ куюып ижеклэргэ дэ ойрэнергэ кирэк!

№64 (820911) / 24.11.2012 23:06:42

Күренекле галим,академик Әбрар ага Кәримуллин исәпләве буенча 1917 нче елгы революциягә кадәр татарның гарәп имлясында 15 меңнән артык исемдә 50 миллион данәдә(тиражда) китабы басылган.Ә язма китапларның исәбе-саны юк! Бүген аларның күбесе КФУ, Милли китапханә,фәннәр академиясе фондларында саклана. Халкыбыз бу рухи хәзинәләребезне белми,чөнки гарәп язуын укый алмый. Бу закон чыкса,аларның иң кыйммәтлеләрен дөрес итеп бүгенге язуга күчерү мөмкинлеге барлыкка килер,әкренләп яшь буынга гарәп язуын өйрәтүгә форсат чыгар иде.Ә латин язуына килгәндә,инде дөньядагы күпчелек төрки халыклар латинга күчеп бетте,башкортлар белән без-акыллы башлар гына торып калдык.Алар безгә караганда томанарак микәнни?

№63 (820907) / 24.11.2012 22:40:55

Т.е. до 922года - до нашей эры!
Там все нписано про татар. Вот это история! Апосля 922 года, там понятно,там уж ислам начинается.

№62 (820900) / 24.11.2012 22:16:28

Иркә, гарэп язуыы белэн татарнын чын тарихын табалмассын, гарэпкэ кадэр булганын ойрэнергэ кирэк, менэ шунда ул чын тарих.

№61 (820893) / 24.11.2012 21:49:44

Татар, 

мин укырмын кирәген. Мин укып кына проблемалар китәмени? Татар кешесе үзенең бөек тарихын белми, үзенең бүгенгесен бәяли алмый.Һаман баш Мәскәүгә борылган.Череп беткән Мәскәү үрнәк.Һәр татар кешесе гәрап графикасында укый алса гына вәзгыять үзгәрәчәк.

№60 (820890) / 24.11.2012 21:42:25

Теге Франсуз хатыны дигән җилбәзәк киттеме икән.Франсуз муҗигы ул хатынны алып китмәс инде ,шул хәтле тавыштан соң.Китсәләр яхшырак булыр иде,Радикныда тынычлыкта калдырылар иде.

№59 (820888) / 24.11.2012 21:30:55

Иркә, сина жэмгыят гарэп графикасын ойрэнергэ комаучалыймы эллэ? Ойрэндэ, табып укы гарэп графикасында чыккан татар китапларын (таба алсан инде).Монарга бер кешшедэ каршы килмэс, или синада котуче кирэкме, чыбыркы белэн гарэп графикасына куып кертэргэ? Ну сойлэнептэ утырасыз, тегесе кирэк, бусы кирэк... Шуларны узегез башлап эшлэргэ иренэсез.

№58 (820879) / 24.11.2012 20:32:10

№54, миннән торса, мин иртәгә гарәп графикасына күчәргә әзер.Җәмгыять әзер түгел дип әйтәсем килә.

№57 (820875) / 24.11.2012 19:56:54

соры әйт әле(№45)16:42: "бүгенге көнгә кадәр татарда латиница алфабиты юк "
-------
Нишләп булмасын ?
Кырымтатарларда.Румыния татарларында.

Үз казаныгызда(Казаныгызда -на выбор)гына кайнап, дөнҗаларында япа-ялгыз калдыгыз да инде

№56 (820871) / 24.11.2012 19:13:20

Нурулла Гариф бугай,укылмаган-өйрәнелмәгән китаплар бихисап дип әйтте. берничә кеше кайчан өлгерсен.

Әнә, мөхтәрәм ИЛ әфәндебез тәрҗемә итә. ул гына кайчан өлгерсен. бу Казанда,ә Мәскәүдә күпме?

бу 80ел, тарихтагы буыннар чылбырын ялгамаслык итеп өзде. ялгау өчен көч вә куәт кирәк булачак.

чын татарның да вакыты күп. әгәр гарәб графикасын белсә,тәрҗемәдән баш тартыр идеме? монда юкны бушка авыштырып утырганчы,шул китапларны тәрҗемә итсәк,Аркади Райкин әйткәнчә булыр иде.(хыялланып алдым азрак).

Рәзил Вәлиев татар китапхәнәсен җитәкләгән кеше. ул моны бик яхшы белә. аңа ышанырга,булышырга һәм аңа терәк булу кирәк.

чын татар, син уйлый белүче кеше. сине соры белән чагыштырып булмый.
кемгә файда кемгә зыян, разберешься.

Туфан язган,Батулла әкиәтләрен. иркәнең шидибергә исәпләүе ул иркә фикере генә.
күпме шедеврларыбыз полкаларда тузан җыеп ята.мәрхүмнәребезнең рәнҗеп ятулары да ихтимал.

ярар сезнең белән бераз ял иттем киттем эшләргә.

№55 (820869) / 24.11.2012 18:43:51

Ул укылмыйча ята торган китапларны галимнәребез ник тәрҗемә итмиләр икән соң?
Ул китаплар шул хәтле күп мени соң,бөтен бер лингвистика системасын актарып салырлык?

№54 (820868) / 24.11.2012 18:33:15

//100 еллык тарихны иркенләп укый алабыз, хәзер анысын да чабып атасылары киләме????//

иркә җаныем татар халкы кириллицада 70 кенә ел яза-укый! кайдан алдың ул гасырлар буе дигәнне.
1930 елга кадәр татар гарәб алфавитында язды-укыды. 1930- 1940елларга кадәр латиницада язды-укыды. 40еллардан соң гына кириллицага "тотынды" татар!

ә гарәб графикасында татар,922 елардан бирле язды-укыды. бусы хак! бу үзе бер эрадан артык!!!шул вакыттан бирле язылган,1552 янмый калган, китапларны кая куясың Иркә? алар укылмыча яталар бит!
син кешеләрне саташтырма,яхшы түгел.
монда минем Нурулла Гарифның да фикрләрен ишетәсем килә.

гарәб графикасына әйләнеп кенә кайтабыз, 80(!) ел адашып йөргәннән соң, иркә!

белүемчә,Үзбәкләр үзләренең хаталарын аңлап, латиннан гарәбкә күчү ягына авыштылар.
без бит ялгыз түгел,алар тәҗрибәсен өйрәнү дә зыян итәс иде.

соры кебекләр булганда, татарга авырга киләчәк...

укып чыкмыйм, хаталар булса бигайбә.

№53 (820867) / 24.11.2012 18:07:23

"Великий,могучий"
Чайник долго остывает
Чайник долго не остывает.

Бу ничек?


Идет , не идет .Икесе капма каршы.

№52 (820866) / 24.11.2012 17:57:19

Иркә
"100 еллык тарихны иркенләп укый алабыз, хәзер анысын да чабып атасылары киләме????" гезгә җавап
Соры корт №43 (820848) / 24.11.2012 / 15:45 тә бирелгән, шуңа монда кабатлап язмыйм...

№51 (820864) / 24.11.2012 17:54:11

чын татар
"татар теленнән тыш инглиз телен икенче урынга куяр идем" дигән сүзләрең белән, менә нәкъ, бүген мәктәптә укучы яшләр өчене латин шрифры кирәк икәнен исбатлап куйдыгз да инде. Ни дисәң дә, сүзләрдә аерма булса да, куп кенә инглиз һәм татар авазлары, кириллицадагы рус авазларыннан белдерүче хәрефләрдән аермалы буларак, тәнгәл килә. Түбән Камада яшәүче, бу темага диссертация язучы кайчан эшен бетерер икән, шуның белән танышсагыз, күптәннән, кириллицаның, татар язуы өчен, сыерга кигезелгән ияр чамасында икәнен аңлар идегез.

№50 (820863) / 24.11.2012 17:46:35

Исмәгыйль, күренүегез өчен мин дә шат.

Әлбәттә, гарәпкә күчүне реаль саный алмыйм. Бик теләр идем.Латинницага каршы.Япуннар да, кытайлылар да әнә рәсем алфабитын да алыштырырга җыенмый. Көн саен алфабит алыштыру, тарих буынын чылбыр-чылбыр саен өзү ул. Беренче трагедия гарәптән башкага күчкәндә булган инде.Тагын кирәкми. 100 еллык тарихны иркенләп укый алабыз, хәзер анысын да чабып атасылары киләме????
Мин һәртөрле үзгәртүгә каршы. Тел белү алфабиттан тормый.Телгә өйрәнү өчен тел мохитына барып 3-6 яшәргә кирәк һәм моңа мөмкинлек тудыру кирәк.

№49 (820861) / 24.11.2012 17:36:30

Бу тема бүгенге бәхәс темасы түгел.Сүз дә юк,полиглот булуның беркемгә,беркайчан да зыяны тигәне юк.Шулай да һәр нәрсәнең үз урыны дигәндәй,җитәр вакытлар,латин графикасы да,гарәп графикасы-теле дә кирәк кенә түгел,ә тормыш тәлабы да булуы бик мөмкин.Бүгенге көндә мин мәсәлән татар теленнән тыш инглиз телен икенче урынга куяр идем,чөнки тормыш шуны тәлап итә "... Миңа йорәк бүген кирәк,
Киләчәккә аннары...".)))

№48 (820859) / 24.11.2012 17:07:36

соры әйт әле
Минем кайда йөргәнне белүегезгә шикләнмим, күрәзәче икәнегезне күптән аңладым бит инде.)))
\"соры не умничай\" дип, ни уйлыйм шуны гына язам бит. Сезгә акыллы булып тоела икән, анысы минем гаеп түгел инде, гафу итегез.)))

Сезгә \"что кирилица,что латиница,что гарәп графикасы - один хрен\" икән, баш ватмагыз, күпләр өчен, размеры белән аерыла ул.)))

№47 (820857) / 24.11.2012 17:00:24

во-во наканес!
үзең үк әтеп бирдең,наданга: что кирилица,что латиница,что гарәп графикасы - один хрен, надан булып калачак.
шуңа күрә белдекләнеп сүз куертып утрасы юк. пусть прнимают закон,потом посмотрем.

соры не умничай и не оскорбляййй.
абзардан ерак китмәгәнеңне беләбез...

№46 (820856) / 24.11.2012 16:50:38

соры әйт әле

Ученыйлык сездә югарырак инде, ул турда бер сүзем дә юк бит.))) Шулай да, минем поста: "бар дөнья язуын тану, өйрәнү өчен уңайлылык тудыра" диенгән ә "франсуз,инглиз телләренә өйрәтә" диелмәгән.))) Моңа кадәр, татар телендә, "өйрәтә" сүзе белән, "уңайлылык тудыра" сүзтезмәсе, икесе ике төшенчәгә ия иде, белмим тагын... Юк исә, латин шрифты белән түгел, кириллицада язган идем.)))

№45 (820854) / 24.11.2012 16:42:59

@Латин шрифты, бар дөнья язуын тану, өйрәнү өчен уңайлылык тудыра, төрле терминнар да латинда икәнен онытмаска кирәк@

мин латиницаны беләм,татарчаны укыйм,төрекчәне дә.үзбәкчәне дә,шулай да нишләп икән, инглизчә аңлый алмыйм бит,латин хәрефләрен белсәм дә??
дөня язуын таныйм укыйм - бары аңламыйм,нишләп латиница мине франсуз,инглиз телләренә өйрәтми икәәән? т.е. хәреф танып тел өйрәнеп булмый. телне хәреф белмәгән килеш тә өйрәнеп була.

инде сурёзне.
бүгенге көнгә кадәр татарда латиница алфабиты юк. нәрсә бетен татар чит телләрне белмиме? татарда латиница булмау,чит телләрне өйрәнүгә киртә булып тора аламы?
аңлат әле наданга,ёучёный соры!

№44 (820849) / 24.11.2012 15:51:04

Соры! Алтын сузлэр!

№43 (820848) / 24.11.2012 15:45:14

Латин шрифты, бар дөнья язуын тану, өйрәнү өчен уңайлылык тудыра, төрле терминнар да латинда икәнен онытмаска кирәк. Латин булганда, киреллицада язылган югала дип, крокодил күз яше түгүчеләргә: рус теленнән бары бер котыла алмаячакчыз, ә ул, якындагы 50-60 ел кириллицада булырдыр әле, аннан соң гына латинга күчәр. Ә индн рус теле латинга күчкәндә, татарны кириллицада клдырырлар микән, ай-һай.)))

№42 (820846) / 24.11.2012 15:26:11

латин теле татар телен саклау очен генэ кирэк тугел.
Ул безгэ чит теллэрне жинелерэк ойрэну момкинлеген бирэчэк.
Э син эйткэн проблемага килгэндэ,телне саклау очен кириллица да авырлык тудырмый бит Чын татар.Татар татарча белергэ телэсэ хэреф мэсьэлэсе чуп проблема.Бары тик телэк,узебезнен йоклап ятмау гына кирэк.

№41 (820845) / 24.11.2012 15:16:31

Уяу булыгыз,кадерле милләттәшләрем.Юк нәрсәне бүлешеп,талашып ятмагыз. Бер-берегезне яклагыз,милләтебезне,телебезне саклагыз! Разил Вәлиевкә тел тидермәгез,ул болай да бер ялгызы бәргәләнә анда.

№40 (820843) / 24.11.2012 15:12:10

Рафис Кашапов бераз ялгыша, мәгълүматы бигүк дөрес түгел. Госдумага әлегә андый законның кергәне юк. 9 ноябрьдә Госдума комитеты каршындагы экспертлар советында караганнар бу мәсьәләне.Карагруһ О.Артеменко икән ул советның җитәкчесе.Казаннан Р.Сөләйманов белән Салагаев төркемен чакырганнар...Бу хакта Р.Вәлиев аңлатып сөйләде бит инде,Ф.Сафиуллин "ЗП"ның соңгы санында язып та чыкты. Паникага бирелергә ашыкмагыз! Татарның бетәргә исәбе юк. Әмма сак булырга,көрәшүне туктатмаска кирәк.

№39 (820830) / 24.11.2012 13:30:12

Латин яклы, ач күзеңне,дөнья бу,дигәндәй,нинди латиница,нинди гарәп графикасы,Кашапов ни язганны күрмисезме әллә?Татар телен укытуны факул-тивка калдырмакчы булалар да,ә сез графика имеш.Башта мәктәпләрдә татар телен калдыруга ирешергә кирәк,аннары гына калганнарын эшләү турында уйларга булыр.Нәрсә,мәктәптә татар теле беткәч ул графиканы идән астында өйрәтмәкче буласыз мәллә,балаларга.

№38 (820828) / 24.11.2012 13:14:10

Телэгэн кеше гарэпне дэ узлегеннэн ойрэнэ жан кисэгем Иркэ!
Э Латиница -замана талэбе!
Укыйсы килгэн кешегэ эдэбият житэрлек.
Акылы чамадан ашканнар очен Фрейдлар бар энэ..

№37 (820826) / 24.11.2012 13:09:34

Җан кисәгем,№35, хәзер татарча китапның яхшысы кириллица белән язылганы да юк. Аларны библиотекадан эзләргә кирәк.Болай латинница дип йөрүгә каршы мин дә. Чын татар белән килешәм, уж лутчы гарәпкә кайту. Тарихи мирасны әзме күпме укый алыр иде, теләгән кеше.

№36 (820825) / 24.11.2012 13:05:36

Апаста мич башында ятып,лозунглар "күтәреп" йөрергә була ул.

чыккан вакытта да элеке хуҗаларың ни әйтер,синең ул эшеңә или задание белән чыгарсыңмы,күзәтергә?...

№35 (820821) / 24.11.2012 12:55:51

чын татар, син гарэп графикасы белэн нэрсэ укымакчы буласын? гарап хэрефлэре белэн язылган китапны кондез шэм яндырып эзлэсэндэ табып булмый.

№34 (820806) / 24.11.2012 12:06:28

маладис Аспирант!!!, Вәсшәбри бабагыз!!!
1 нче декабрьдә пикет була.
Бәлки шунда транспарант күтәреп чыгарга кирәктер:"Давай безгә гарәп графикасы" ,дип. 

№33 (820804) / 24.11.2012 11:56:35

Хормэтле Рафис эфенде Ассаламу Алейкум, сезге безнен телебез, миллэтебез очен кэрешеугез очен чын кунелден рэхмэт Алла Субхан Тэгалебез сезге якынларыгызга хэм барысы татар кешелэрге ярдэм, коч, чыдамлык бирсен.Амин шулай булсын.

№32 (820795) / 24.11.2012 10:03:05

узып барышлый,синең тел тебең,урыс басып алган урысча укый-язабыз,кытайлар килгәч кытайча яшәячәкбез,дигән нәмәстә сизелә.
суң татар баласы,сиңа анаң,анаң теле кадерле түгелмени?

рун язуы вакытында татарлар китап язмаганнар,тырышма рун язуын барыбер укый алмаячаксың!!
ә татарлар китап яза башлаганда гарап графикасы булган,шуның өчен.

менә шулай үтеп китә бу татарлар,ана телен исәпкә дә алмаенча...

укыган татар(!),дипломлы түгел, тормышы өчен урыс,кытай,япун,инглиз телләрен өйрәнә! ә ана телен үзе дә белә, балаларына оныкларына да өйрәтә,укыта! менә бу ЧЫН татар! шунысы куандыра,бай акыллы, укыган татарларыбызның саны арта башлады! Үзаң үсә башлады.

№31 (820794) / 24.11.2012 09:57:55

ИГЪТИБАР!!! ИГЪТИБАР!!! ТАТАРЛАР! ИГЪТИБАР!!!
Русиянең Дәүләт Думасына Республикаларда милли телләрне мәҗбүри укытмау турында канун проекты кертелде. Ул канун буенча милли телләр, шул исәптән безнең ТАТАР ТЕЛЕБЕЗДӘ ирекле рәвештә, факультатив буларак кына укытылачак! Бу автоматик рәвештә, татар телен кирәкмәгәнлеккә һәм юкка чыгаруга китерәчәк!
Бу канунга каршы үз сүзебезне әйтергә кирәк!
1 декабрьда 13.00 да, Казанда, Бауман урамында. Сәгать янында.
"АЗАТЛЫК" ТАТАР ЯШЬЛӘРЕ БЕРЛЕГЕ - ТАТАР ТЕЛЕН, АНЫ МӘҖБҮРИ УКЫТУНЫ ЯКЛАП - ПИКЕТ ОЕШТЫРАЧАК!!!
Бу әлегә пикет кына. Канун кабул ителсә митингларда оештырырбыз!
Администрациягә уведомление бирелгән!
ТАТАРЛАР! МИЛЛӘТТӘШЛӘР! Әйдәгез милләтебезне, туган телебезне якларга урамга чыгыйк! Ул антидемократик, антиконституцион канунга каршы булуыбызны күрсәтик! КИЛЕГЕЗ! БИТАРАФ БУЛМАГЫЗ!
ТЕЛЕБЕЗНЕ БЕТЕРӘЛӘР БИТ!
Бу хәбәрне таратыз!!! Перепостлар ясагыз!
"Азатлык" Татар Яшьләре Берлеге рәисе: Наил Нәбиуллин!

ВНИМАНИЕ! ТАТАРЫ - ВНИМАНИЕ! ПРОШУ МАКСИМАЛЬНЫЙ ПЕРЕПОСТ!
В Гос.Думу России внесен законопроект, по которому изучение национальных языков Республик будет добровольным, на факультативной основе. Что приведет к ненужности, а соот-но исчезновению языков. в т.ч.Татарского!
Мы должны сказать свое слово против этого закона!
1 декабря в 13.00 в Казани, на ул.Баумана, у часов -
Союз Татарской Молодежи "А
ЗАТЛЫК" организует пикет против этого законопроекта! Пока только пикет. В случае принятия закона будут и митинги! Пикет проводится совместно с башкирской организацией "Кук буре" и чувашскими националистами. В этот же день в Уфе и Чебоксарах пройдут подобные пикеты.
Уведомление в администрацию Казани подано.
ТАТАРЫ! СКАЖЕМ НЕТ этом АНТИДЕМОКРАТИЧЕСКОМУ, АНТИКОНСТИТУЦИОННОМУ ЗАКОНУ, УНИЧТОЖАЮЩЕЕ НАЦИОНАЛЬНЫЕ ЯЗЫКИ! ЗАЩИМ ПРАВО НАРОДОВ НА ЯЗЫКИ!
Не будьте равнодушны! Приходите!
ПРОШУ МАКСИМАЛЬНО РАСПРОСТРАНИТЬ ЭТУ ИНФОРМАЦИЮ!
ПРОШУ МАКСИМАЛЬНЫЙ ПЕРЕПОСТ!
Председатель СТМ "Азатлык" - Наиль Набиуллин
http://tatar-centr.blogspot.ru/2012/11/blog-post_4838.html

№30 (820751) / 23.11.2012 22:01:10

Рун язуын, уйгур язуын, кытай иероглифларын үрәнәсем килә. Фист дисбесен тапканнарые шуны укырыем.

№29 (820749) / 23.11.2012 21:48:16

Нигэ гарэп язуында тукталып калырга? тагыда борынгырак хэрефлэр бар, ойрэник шуларны. Э ин доресе сразы кытайча ойрэнергэ, баребер 20 - 30 елдан ботен доньяны басып алачаклар. Ул вакытта латинда, гарэп хэрефлэредэ кирэк булмаячак. Алга карап яшэргэ кирэк, хэрвакыт артта сойрэлэбез. Нэселлэредэ безгэ якынрак, жиде ят гарэп тугел инде.

№28 (820706) / 23.11.2012 17:51:58

чын татар не парься,сиңа түгел бу әлифба,синең оныкларыңа(образно). белгәнемчә, синең оныклар ярты урыс,четверт татар. тебе не грозит это. успокойся. дерҗи хвость пистолетом.

теләге булганнар өйрәнерләр,по себе не суди.

№27 (820702) / 23.11.2012 17:33:33

Туганнар, кабатлап әйтәм: өстәге төп текстны әйбәтләп укып карагыз әле. Сүз анда яңа алфабитка күчү турында бармый бит.Ул өч алфабитны тәңгәлләштереп,чагыштырып ничек куллану хакында бит сүз. Ә татарга үзенең рухи мирасын өйрәнү,олы дөньяга чыгу өчен гарәп язуы белән латин язуы бик тә кирәк. Бу кемгәдер бәлки кирәк түгелдер, ә менә, мәсәлән ,безгә кирәк. Белмәгәннәр,аңламаганнар юкка шаулашмасыннар иде инде.

№26 (820686) / 23.11.2012 15:59:03

Вәсшәбри бабагыз, татар телен өйрәнү өчен латин я булмаса гарәп графикасын белү дә җитәмени?Ник соң аның икесен дә берьюлы кертергә кирәк.Ярар керттек ди икесен дә ,шуннан татар телен аҗгырып өйрәнә башлаячаклармы? Бүгенге көндә бу беренчел мәсьләме?Минемчә, беренче булып татар телендәге мәктәпләрне кириллицада булса укытуны бетермәүне яклап көрәшергә кирәк.Татар телле мәктәпләр бетсә ,кем генә укыр соң гарәп имләсен?Алай бик акыллы булгач эшне арт яктан башламаска кирәген аңларга тиешсездер дип беләм.
 Чын татарга,№24,син бит әле кириллицада да хатасыз яза белмисең бит. Белмисеңмени бергә языла ,татар ! 

№25 (820674) / 23.11.2012 14:33:47

Син кириллицаны өйрәнеп урысча сөйләшә башладың инде алайса. Ана теленең сиңа кирәге юк булып чыга.
Мин белгән бер кеше,кириллицада татарча укый, аңлый,ә менә кирилицада язылган урысчаны аңламый. Ни эшләмәк кирәк.

Ана телен,узган гасырларда гарәб графикасында язылган татарчаны кайчан укый башларсың икән? Син татар галимнәренең ул китапларын кирәксенмисеңме ,чын татар туган? Ул китаплар сине кызыксындырмыймы?

Менә бит ана теленең юкка чыгуы,шушындый ЧЫН ТАТАРлардан башлана икән. Бу татарның нәрсәсе чын икән дигән сорау туа.

№24 (820665) / 23.11.2012 13:24:59

Чынлап та бер тугелме ни? Мона кадэр моны беркем дэ белми иде бит. Америка ачтын безгэ, рэхмэт!

№23 (820664) / 23.11.2012 13:21:58

Вәсшәбри бабагыз, графиканы белү телне белдем дигән сүз түгел әле.Латин графикасы бн гарәб графикасы бер түгел бит абзый!

№22 (820659) / 23.11.2012 12:38:24

Җәмәгать сез әйткәнчә дә дөрестер. Әмма бу гамәлнең законлы ягы бар,шуны онытмагыз. Закон кабул ителсен. Максат Ырынбур малае Мансурны,Татарстан кызы гүзәл7не көчләп укыту түгел,укыйсыгыз килмәсә укымассыз,үз эшегез,ә закон булсын Госсовет югарылыгында!
Дөрес әйтәсеең сеңлем гүзәл7. Укымаган кеше кириллицада да укымый. Шундый кешеләргә карап, бар татар халкы укымаска тиешме сезнеңчә? Гарәб графикасын белмичә,ничә гасырлардан килгән,тузан җыеп ятучы китапларын укымасынмы ни татар?

Мәдрәсәләрдә, ТИУда укучы шәкертләребез үзләштерәләр бит гарәб графикасын. Өлкәннәребез дә түгәрәкләргә йөреп өйрәнәләр. Начар булырмы татарга,гарәб,кирилица,латин грфикаларын белсә? Һич юк!

Бер нәмә лә эшләмәенчә, кул кушырып утыру,яман эш.

№21 (820658) / 23.11.2012 12:16:31

Дорес анласам, хэзер татарга укымаска, хэреф танымыйм дигэн, тагын бер повод булачак. Болай да бит инде туган телне, эдэбиятне юньлэп белу юк.
Нигэ кирэктер шул искелеккэ кучу. Менэ дигэн алфавитыбыз бар бит инде. Кем аны янадан узлэштереп утырсын, фэнни кызыксыну гына булмаса.

№20 (820655) / 23.11.2012 11:25:48

Җиргә төшегез әле, җәмәгать! Сез 70% татарыбызның инде татар язма теленнән бөтенләй файдаланмый башлавын күрмисезме? Татарстан эчендәгеләренә дә яңадан бер сынау ясарга булдыгызмы? Татар китапларының кириллицадагылдарын да укучы бетеп бара бит(үз шәһәрем мисалында гына язам). Гади халыкка башка кайгылар да хәттин ашкан чорда башына тай типмәгән кеше язу реформасы чыгарып ятмас!

№19 (820651) / 23.11.2012 09:39:22

Яраланып хәлсезләнгән кыш кеби, икенче тапкыр талпынып карарга булды татар җанлы дипутатларыбыз.

Узган елларда ясаган хатасын төзәтә алырмы татар халкы? Бер фикергә килә алырмы?

Түбәндә язганнарга карасаң,һаман таркау шул татар халкы.

Сайтта игтибарга лаек фикер ,Аспирант әфәнде фикере, минемчә. Менә шундый акыллы Аспирантларга юл бирик,аларга булышыйк. Тоткан юллары дөрес.

Әукат әфәнде әйтә латин теле исән ди.
(?!)
Кайда күрде икән ул латинча сөйләшкән кешеләрне,врачлардан башка?

Янә икенче тапкыр тырмага басмыйк җәмәгать. Акыл белән эш итик,

Рәзилгә ышанычым зур. Нурулла Гариф та читтә калмас. Аспирант та эшкә алынса,халык хупласа,иншаАлла барып чыгар башлаган эш.

Уңышлар телим сезгә. Форсатны кулдан ычкындырмасак иде.

№18 (820639) / 22.11.2012 23:08:52

إسماعيل,
М.ру да пәйда булуыңа шатбыз.

Алай да.. син язган язу(№17 дә) керәшен, башкорт, тагын әллә кемнәр имлясын бергә болгаткан кебек.

Җиңелрәге, гадирәге кирәк иде алфавитның.

Lәtin tele üle tellәr рәтендә түгел әле, рекламаларда соң?

№17 (820635) / 22.11.2012 22:50:58

татар сөйләмә телен имгәтә торган чит тел букwаларыннан арынуны көн тәртибенә куйу кирәк.
بسم الله الرحمن الرحيم
لا إله إلا الله محمد رسول الله
Möhtәrәm cәmәğat, dönya buylatıp çәçelep yәşәwçe Tatar halqına bu hәref islahı nindi östenlek hәm algarışlar birәçәge tugrısında uylap qaraganıgız buldımı son?
Mәs’әlәne töpkәrәk töşep tikşerep baqtıq isә yalgan abruyga ışıqlanlıp Tatar halqına tagın ber mәrtәbә Qatolikus Çirkәwenen çerep tarqalan ideologijәsen tagarga mataşu gına tügelme son bu çara? Çönki uqımışlı hәrkem dә belә bulır: Lәtin tele üle tellәr mәrqadendә çerep yatmış buş hıyal gına iç! Hәm sәyәsәttә, hәm diyәnәttә, iqtisadıy hәm hosuslarda bügenge Auropa da ülem isereklege eçendә әcәle berlәn tartışıp yatmıy meni? Dimәk oşbu Lәtinica da tormış sәhnәsenen qullanması bularaq fәidalanıştan töşep qalgan sәyәsәtlәşterelgәn uyınçıq qına tügelme son? Cәpün, çin wә küriyәlelәr “integә-integә” hәrber süzne ayırım ber tamga belәn yazularına da qaramastan cir yözendә in aldıngı tәrәqqıyәtkә iyә bulgan qawemlәr tügelme son?
Кыйссадан хыйсса: без – татарга иң елек кулыбызда рәсми рәвештә фәидалануда булган әлифбамызга исләх – реформа йасау кирәк! Бүгенге татар сөйләмә теленең йазылышында, Шәйтан булып, ул да телен сындырырлык түгел мени? Көнбатышча “лексикографийә”, татарчада сүз йазылышы фәне атала торган тел аләте 1939 йылда ни рәвешле имгәтелеп калдырылган булса, бүген дә шул ук гарип хәлендә йәшәүен дәүам итә түгелме соң?
[в], [ё], [ц], [щ], [э], [ю],[я] кебек татар сөйләмә телен имгәтә торган чит тел букwаларыннан арынуны көн тәртибенә куйу кирәк.
10 – 12 еллап элегрәк татар хәрефе исләхының Татарстан Җөмһүрийәте Парламенты аша уза алмауының төп сәбәпчесе булып газиз анасының телен санламаган татар депутатларының татар телен белмәүләрендә булды.
Lәtinica исә бүгенге көндә үзенең Ахири Заманына таба йөз тоткан тамгалар җыйылмасы гына... Ә иң әһәмиятлесе, без татарларга йунанлылар иске йунан телен мәктәптә мәҗбүриләп укыткан шикелле һәр татарга Гарәп имләсендәге Иске Татар телен мәҗбүриләп укытуны көн тәртибенә куйу кирәк. Иске Татар телендә хутбә - вәгаз йазып шуларны халыкка укый алмаган йалган муллаларны мөнбәрдән куып төшерергә кирәк.

№16 (820634) / 22.11.2012 22:44:32

Мансур.Ырынбур., мин җәдитчә дигән имля белән таныш түгел. Бәлки бу галимнәр телендәдер. Мин, ни кызганыч, галим түгел.

№15 (820624) / 22.11.2012 21:51:50

син яңа имлә дип,җәдитчәне әйтәсеңме?


үзбәкләргарәб графикасын да кире какмыйлар белгәнемчә.

№14 (820610) / 22.11.2012 20:09:30

Мансур. Оренбур., 
Шул латин имлясенә күчәсе акчаны инглиз телен өйрәнүгә тотсалар бик тә шәп булыр иде канәм.)))

№13 (820605) / 22.11.2012 19:39:36

Әллә үзем искердем, әллә Татарстан саташа башлады, инде онытылып бара дигәндә, барып чыкмаган проектны яңадан куҗыта башладылар. Әйтерсең лә хәреф алыштырудан бөтен әйләнә-тирә җиңелдән-җиңел итеп татар телендә сөйләшүгә күчәчәк!
Коры куаныч бу, дуслар-әфәнделәр! Проблема бит бөтенләй башка яссылыкта ята: эш тел дәресләренең фән дәрәҗәсендә укытылмавында, татарларыбызның ана телләренә ихтирамын югалтуда. Әнә "шул мичтән" бии башларга кирәк монда. Башка латиницага күчкән халыклар тәҗрибәсенә карау да начар булмас. Мисал өчен Үзбәкстан ягына караш ташлау. Алар бит күптән инде яңа имлада. Нишләптер үзбәкләр Аурупага түгел, Русиягә агылалар...

№12 (820590) / 22.11.2012 17:49:55

Татар мәгарифе урыс мәгарифенә бәйсез булырга тиеш, моны инде үз законнарында татар телен законнан тыш куеп рәсәй үзе дә тормышка ашыра. Безгә исә моны бар булганча кабул итеп, үз мәгарифебезне торгызырга һәм аның нигезендә ҮЗ балаларыбызга белем бирергә вакыт. Бу закон исә шуның бер өлеше генә. Афәрин.

№11 (820581) / 22.11.2012 17:07:47

Афәрин! Татар өчен бик тә кирәкле закон бу! Теге вакытта "латин" законын кабул иткәч тә әтрәк-әләмнәр ыгы-зыгы чыгарып төп башында утырып калган идек. Бу юлы да шундый хәлне оештырырга маташалар бугай. Ә аңлы-зыялы татар кешесенә,бигрәк тә галим-голамәгә су кебек кирәк ул гарәп һәм латин имлясы.Безнең мең еллык рухи мирасыбыз гарәп язуында язылган бит,аннары латин - халыкара элемтәләр өчен бик уңайлы. Наданнарга боларның берсе дә кирәк түгелдер түгелен,аларда милләт кайгысы түгел,башка кайгы. я

№10 (820575) / 22.11.2012 16:59:21

Өстәп: ерак китәсе түгел, рәсми рәвештә кабул ителмәгән булса да, кесә телефоннарына информацион хәбәрләр, рус телендә булса да, латин графикасында килә бит. Реклама щитларында да, байтак кына латин графикасы.))) Курыкмагыз, бер аздан, руслар үзләре дә латыйнда яза башлаячак. Бу-тормыш таләбе!!! )))

№9 (820572) / 22.11.2012 16:52:50

слүшәй сыры
Читтәгеләр дигәндә, күрше авылдагыларны түгел, чит илдә, урысча белмәгән, ләкин бик яхшы ТАТАРЧА белгәннәрне күдә тоттым мин.)))

№8 (820569) / 22.11.2012 16:49:56

син безнең өчен,читтәгеләр өен,кайгырма. мы сами как нибудь разберемся нәрсә кирәген. чәйнәп утырма, везде затычка булып

№7 (820568) / 22.11.2012 16:45:55

эхем-эхем,акка кара белән ألف با дип язылган бит.

№6 (820563) / 22.11.2012 16:34:37

Юкны-бушка аудару кирәкми. Латин графикасына, татар теле генә түгел, русның да күчми кала алмаячагы, әллә каян күрнеп тора. Чөнки, бар техник әдәбият, терминнар латин графикасында. Читтә яшәүче татарлар белән аралашуда да, бик кирәкле графика. Бар төрки халык бер графикада яза башласа, телләр дә якынаймый кала алмый. Алга караганда, латин графикасына альтернатива юк.

№5 (820556) / 22.11.2012 16:02:28

Кара әле,нинди гарәп графикасы?
Сүз урысның миләтне кысуы,ә татарның чигенә баруы турында бит!
1.Урыс кирилицасы Рәсәйнең милләтләре өчен бердәнбер графика!
2.Татар теле дәресләрен кыскарту
3.Татар телен сөйләм теле рәвешендә ,факультатив өйрәтүгә калдыруга таба бару.
4.Авылларны бетерүдә йөз (Әтатарлар татар булып күпчелек авылларда яши тоткан сәясәт.
5.Реструктуризациядигән матур аңлаешсыз сүз кулланып авыл мәктәпләрен кыскарту.
6.Бик тә шикле терроризм вакыйгалары аркылы дип Татарстанның республика буларакяши алуына шик уяту.
Рәсәйне яңа административ субъектларга бүлү планын эшләү.
7. Референдум сылтавы аша милли субъектларны кушып киметү.
8.Рәсәй составындагы республикаларда башлыкларга президент кулланышын тыю.
9.Башка милләтләрне түбәнсетү сылтавы белән милли республикаларның исемендә титул халыкның исемен юкка чыгару планы.
10.Татарстан Конституциясе бер ел алдан кабул ителсә дә Рәсәй Конституциясе белән тәңгәлләштерү сылтавы белән Татарстанның барлык суверенлык хокукларын юкка чыгару.
Болар барысы да шул мыштым Минтимерләр,Фәритләр,Разиллар йомшаклыгы аркасында татар милләтенең үкенечле югалтулары!Ә нәрсә калды? Алар тарафыннан татар халкына Үткәннәр белән мактанып,бүгенгесен кеше аңламас дәрәҗәдә болгаткан сүз боткасын ашату!

№4 (820544) / 22.11.2012 15:38:27

Гомер буе яңалифтә язган өлкән яшьтәге әти-әни кәкре кирил хәрефләренә күчсен,дигән сүзме бу,уважаемый иптәш Rasil Wәlijew?

№3 (820542) / 22.11.2012 15:34:43

эхем-эхем,гарәб графикасы кулайрак бит,гарәб халкы да,гарәб теле дә бар.
архивларда ятучы бихисаб татарча китабларыбыз да бар. укый белүчеләр юк. татар халкы өчен файдалырак булмасмы?
алфабит мәсәләсендә,мода өчен генә түгел,үз мәнфәгатләребездән-татар мәнфәгатләреннән чыгып карау дөресерәк булыр иде минемчә.

сизәм, каршы килүчеләр булыр,гарәб графикасы өйрәнергә авыр диярләр. наданнарга латиницасы да авыр булачак. кириллицада да татарчаны дөрес язучылар аз,мру моңа дәлил.

мин за арабкую графику!

№2 (820533) / 22.11.2012 14:52:45

Тагын бер адым чигенүне җиңү дип шапырыну! Ике язма ике капма- каршы фикер...
1."Татарстанга латин һәм гарәп әлифбасы – көн таләбе"

Татарстан үзендә латин һәм гарәп әлифбасын куллану мөмкинлеге тудыручы канун кабул итәргә җыена. "Татар телен дәүләт теле буларак куллану турында" дип аталган бу канун өлгесе 21 ноябрьдә Дәүләт шурасының мәгариф, фән, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитетында каралды.
...
2.Вчера комитет Госсовета Татарстана по культуре, науке, образованию и национальным вопросам рассмотрел законопроект прокурора республики Кафиля Амирова о признании утратившим силу закона 1999 года "О восстановлении татарского алфавита на основе латинской графики", сообщает пресс-служба Госсовета РТ.

Комитет рекомендовал президиуму Госсовета включить данный проект в повестку внеочередного заседания депутатов. Это решение поддержали большинство членов комитета. Его председатель Разиль Валеев и директор телерадиокомпании "Татарстан — Новый век" Ильшат Аминов от голосования воздержались, еще один депутат голосовал против.

Закон о переходе на латинскую графику вступил в силу в сентябре 2001 года (переход должен был завершиться к осени 2011 года). Но планам властей в 2002 году воспрепятствовала Госдума, которая внесла изменения в федеральный закон "О языках народов РФ", утвердив кириллицу как единую графику письма всех государственных языков народов России."
Әгәр дә соңгы (әле кабул ителмәгән) канун беренчесеннән өстен икән,нигә ул Разил Вәлиевлар аныгамәлдән чыгаруд вакытында нейтраль калганнар?Әгәр дә баштагысы өстен икән (монда бернинди шик юк) нигә каршы таыш бирмәгәннәр? Кыскасы -татар теле дәүләт теле булудан туктады! Ә яңа канун аны нинди формада фәнни өлкәдә куллану мөмкинлеген генә аныклар төсле. "Латин теле бар,латин халкы -юк!сыман, тагын бер үле тел туып килә!

№1 (820516) / 22.11.2012 12:34:35

Мыштым гына эшләп йөрүче Рәзилнең зур эшләре!!!!
Уңышлар телим сезгә,безнең акыллы дипутатларыбыз!!!!

Иркә, Рәзил-дипутат турында әйткән сүзләреңне кире ал!

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
ЕлМай
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar