|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.11.2008 Киңәш-табыш
ТАВЫК ТӨШЕНӘ ТАРЫ КЕРӘМЕ?Бу җиһанда, нинди милләттән булуына карамастан, төш күрмәгән кеше юктыр. Аларның күңелгә ятышлысын күргәндә йокыдан җаныбызга бертөрле рәхәтлек хисләре өстәлеп уянабыз. Ә күңелсезләре сагайта, кәефне төшерә. Ә бит төшләр дә безнең яшәү халәтебезгә, кылган гамәлләргә, сәламәтлегебезгә, уй-фикерләргә бәйле. Кайбер кешеләр ачышларын алдан төшләрендә күреп, танылган шәхесләр, галимнәр булганнар. Юкка гына халыкта “Тавык төшенә тары керә” дигән мәкаль йөрмидер. Төшләрнең кеше тормышында роле бәхәссез, әле аларга бәйле күп серләр ачылмаган. Тәгъбирнамә китаплары нәшер ителеп торса да, төшләрне бер калыпка салып булмый. Дини күзлектән караганда аларга нинди бәяләмә бирелә? Шул хакта уртаклашуын үтенеп, Казанның Шамил мәчете имам-хатибы Мәхмүт хәзрәт ШӘРӘФЕТДИНгә мөрәҗәгать иттек.
– Мәхмүт хәзрәт, төш күрү диндә ничек аңлатыла? Ул йокы алдыннан ашап яту галәмәтеме, әллә өндәге халәтнең йокы вакытында чагылышымы?
– Йокы ул күренмәгән дөнья белән күрешә торган бер тәрәзә. Кеше гөнаһлардан сакланып пакь булып яши икән, шушы тәрәзә аша физик законнарга буйсынмаган дөнья белән аралаша. Пәйгамбәребез: “Бу дөньяда барысы да киселде, бетте, миннән соң пәйгамбәр көтмәгез. Пәйгамбәрлек белән бердәнбер өзелмәгән элемтә – ул төш күрү. Сезнең арагызда саф, пакь күңелле кешеләр иң дөрес төшләр күрерләр”, – дип әйткән.
Аллаһы Тәгалә: “Йоклаганда җаннарыгызны тәнегездән чыгарам”, – ди. Ә йокыдан уянганда кешенең җаны кабат тәненә әйләнеп кайта. Дөнья тәҗрибәсендә шундый хәлләр дә бар: кайбер кешеләр йокларга яткач, гомерләре өзелгән яки тәмамланган, тәкъдирләрендә үлем язылган очракта, уяна алмыйча, мәңгелеккә китеп баралар. Кешенең йокысы никадәр тирәнрәк булса, аның җаны да (тән белән элемтәсен өзмичә, билгеле) физиологик гәүдәсеннән шулкадәр ераклаша. Рәсүлүллаһның (с.г.в.) һәм галимнәрнең әйтүе буенча да йокы вакытында җан Аллаһы Тәгаләнең рөхсәте аша башка җаннар дөньясы белән элемтә кыла, кайчак әрвахларның җаннары белән дә очраша, аларның хәлләрен, безгә күренмәгән метафизик дөньяны да, кешеләргә кагылышлы күзгә чагылмаган башка әйберләрне дә күрә.
– Кемнәргә нинди төшләр керә? Сез үзегез дә төш күрәсезме?
– Әлбәттә, күрәм. Төшләрнең төрлесе була. Әйткәнемчә, йокы никадәр тирәнрәк, җан да тәннән шулкадәр ераклаша. Кайчак җан акыл савыты тирәсеннән ерак китә алмый. Ул очракта кеше йоклаганда күңелендә булган, акыл савытында җыелган фикерләрнең чагылышын хыялый рәвештә күрә, күзәтә. Моның хакыйкый төшләр белән бернинди элемтәсе юк.
Икенче төр төшләр шайтани була. Күзгә күренмәгән җеннәр, шайтаннар кешеләрнең хыял дөньясына үтеп керәләр һәм йокы вакытында рухи тәрәзәләрендә үлемгә кагылышлы төрле начар, куркыныч хәлләрне күрсәтәләр. Мондый шайтани төшләр төпсез, мәгънәсез, дәһшәтле була.
Өченче төр төшләр илаһи, рахмани була. Андыйларын саф, пакь күңеллеләр күрә. Ул кешенең шәхси киләчәге, гаиләсе, дус-туганнары, хәтта әрвахлар белән дә бәйле булырга мөмкин.
– Күп очракта төшләр булачак вакыйгаларны, афәтләрне алдан сиземләргә булыша, саклык чаралары күрергә кирәклекне кисәтә.
– Аллаһы Тәгалә саф күңелле, иманлы, гыйбадәтле кешеләргә берничә көннән, хәтта берничә ай, елдан соң була торган хәлләрне дә төшләрендә күрсәтеп, юлындагы киртәләрне һәм фаҗигаләрне алдан кисәтә, хәер-догада һәм саграк йөрергә куша, аянычлы хәлләрне булдырмый калу мөмкинлеген искәртә. Бу серлелек хакындагы мәгълүмат теләсә ничек юралырга тиеш түгел. Шуңа да төшләрне сөйләргә ярамый, аларны яхшы, изге күңелле, тугры, бары тик юрый белгәннәргә генә әйтергә кирәк. Әгәр кеше ышанмаса, көлеп караса, начарга юраса, бу төшкә салынган хәбәрләр һәм серлелек юкка чыга.
Гомумән, төшләр ничек юралса, шулай тормышка ашучан була. Бер үк төшне ике тапкыр күргәндә дә, юрауга карап, ахыры төрлечә: куанычлы яки, киресенчә, аянычлы тәмамланырга мөмкин. Бер гыйбрәтле очракка тукталып үтәсем килә. Бер мөселман хатыны төшендә бусагасы җимерелгәнне күргән һәм Мөхәммәд (с.г.в.) гә юратырга барган. Пәйгамбәр (с.г.в.), ирең чит илдән сату эшләрен уңышлы тәмамлап, сөенеп кайта, дип юраган. Чыннан да шулай булган. Ире сәүдә итәргә киткәч, хатын кабат шул ук төшне күргән һәм юлда танышына сөйләгән, ә ул иренең үлеп кайтуына юраган. Хатынның моңа хәтере калып, Мөхәммәд (с.г.в.) гә кабат барган һәм бу хакта аңлатып биргән. Пәйгамбәребез (с.г.в.) аңа: “Танышың сиңа ничек юраган, шулай булачак”, – дигән һәм чынлыкта да ире үлгән.
– Куркыныч янаган төш күргәндә нишләргә?
– Шайтан тарафыннан күңел тәрәзәсенә ташланган куркыныч хыялый төшләрне сөйләргә, аларны таратырга, кемнәрнеңдер яманга юравына юл куярга ярамый. Яхшыга ниятләп, хәер-сәдака биреп, Аллаһка сыгынырга, аннан ярдәм сорап, догалар укырга кирәк. Шул рәвешле юлыңдагы киртәләрне алып ташлап, язмышны үзгәртергә мөмкин.
– Элек төш юраучы танылган тәҗрибәле кешеләр булган...
– Алар бездә генә юк. Төркиядә, гарәп илләрендә төш юраучылык киң таралган. Кызганычка каршы, бездәге мөселманнар арасында серле дөнья белән элемтәдә торып, хәбәрне алдан тартып алучылар юк диярлек. Аларның булуы мөһим роль уйный, чөнки төшне яхшыга юрап, күп мәсьәләләргә уңай чишелеш табарга, кайгы-хәсрәтләрне читләтеп үтәргә мөмкин. Мин белгән иң соңгы төш юраучы һәм төшлек куючы Рәхимә абыстай булды. Ул гаҗәеп шәхес иде. Аңардан башка андый кешене белмим.
– Төшлек дигәннән, сер булмаса, аны ничек куярга? Сезнең төшлек куйганыгыз бармы?
– Аның төрле ысуллары бар. Шуларның берсе болай: төш күрергә теләүче тәһарәтләнеп, башта ике рәкәгать намаз, аннан истихарә догасын һәм намазын укып, салаватлар әйтеп, Аллаһтан ишарә яса әле миңа дип, бу эштә ярдәм итүен үтенеп, йокларга ята. Төштә яшел, зәңгәр, ачык төсләр, илаһи төшләр күрсә, яхшыга була, ә моңсулык, караңгылык, куркыныч хәлләр сурәтләнсә, догалар укырга, сакланырга кирәк, эш башлаудан, юлга чыгудан тыелып тору хәерле. Шәхсән үземнең төшлек куйганым юк.
– Төш күрү өчен укыла торган махсус дога бармы?
– Бар.
– Белүемчә, халыктан чыккан дәвалаучылар арасында да төшлек куеп, төштә күргәннәр аша дәва кылу үрнәге бар.
– Аллаһтан сәләт бирелгәннәр мондый ысулларны кулланалар. Төш аша Аллаһы Тәгаләдән ярдәм сорау шәригатьтә киң таралган. Шул ук “Фатиха” сүрәсен барлык кеше дә укый, әмма аның тәэсире төрлечә. Ул өшкерүче-дәвалаучыдан тора.
– Төштәге киресенчәлек нәрсә белән аңлатыла? Әйтик, төшеңдә еласаң, өнеңдә сөенечле мизгелләр була, ә куансаң – елыйсың...
– Аллаһы Тәгаләнең шундый бер кануны бар: адәм баласы бер шатлыктан соң шул ук дәрәҗәдәге борчу кичерә һәм киресенчә. Кеше тормышы шушы кагыйдә буенча зигзаглар белән бара.
– Төшне айның ничәнче көнендә, тәүлекнең кайсы вакытында күрүгә карап, аның рас килүен дәлилләү дөресме?
– Пәйгамбәребез (с.г.в.), көндезге төшләр илаһи булсалар да, юралмый, иң дөрес төшләр төнге мизгелләрдә, сәхәр вакытында була, ди. Кайсы айның кайсы көнендә күрүгә карап, астрологиягә бәйләп юрала торган төшләр юк. Ә иманлы, гыйбадәтле кешеләр Кадер, Мигъраҗ кичәләрендә матур, илаһи төшләр күрәләр.
– Әрвахларны төштә күрү нәрсә белән аңлатыла?
– Кеше үлгәч, аның матди байлыгы бу дөньялыкта кала, ә иманы, тоткан уразалары, укыган намазлары, кылган игелекләре кебек күзгә күренми торган хәзинәләре үзе белән барзах тормышына күчә. Әрвахлар бакыйлыкта җаннарына җиңеллек алу өчен якыннарыннан хәер-сәдака, дога өмет итәләр, туганнары өчен борчылалар. Шуңа кайчак үгет-нәсихәт биреп төшкә керәләр, фаҗигаләрне алдан кисәтәләр. Авырулар төнлә зират, мәрхүмнәрне күреп саташалар. Көчле тән авыртуы вакытындагы төшләр әһәмияткә ия түгел, юралмыйлар. Чөнки кешенең авыру халәтендәге вибрациясе тәнгә кагылу сәбәпле, төш бозылып күренә.
– Төсле һәм аклы-каралы төшләр арасында аерма бармы?
– Аллаһтан килгән төшләр төсле, илаһи санала, аларны күргәннән соң кеше тынычланып, бу нәрсәне аңлата икән дигән сорау белән борчуларсыз уйланып уяна. Аллаһы Тәгаләдән килгән төшләрнең башы, уртасы, азагы була. Аклы-каралы төшләрнең дә төрлесе бар. Галимнәр аларны дүртенче төр төшләргә дә кертә.
– Бөтенләй төш күрмәгән кешеләр дә буламы?
– Булырга мөмкин, әмма кайбер кешеләр төшләрен бик тиз оныталар һәм күп очракта бөтенләй искә төшерә алмыйлар.
– Исламда төштә күрмәгәнне күрдем дип сөйләү бик зур гөнаһ санала. Бу чыннан да шулаймы?
– Ир-хатын, ата-ана белән бала, дуслар, күршеләр һ.б. арасында ялганлаулар була. Ә төшкә сылтап, күрмәгәнне күрдем дип алдашу барлык ялганнардан да яман, иң түбән дәрәҗәдәге начар авыруга тиң.
– Төш юрау кешенең нинди милләттән булуына бәйлеме?
– Төш юрау ул пәйгамбәрләрнең, халыкның тормыш тәҗрибәсенә таянып бирелә. Урыс, мари, татар бер үк төшне күрә икән, барысы да шул ук язмышка дучар була.
– Тәгъбирнамә китапларында бирелгән символлар аша төш юрау дөресме?
– Тормыш тәҗрибәсенә таянып, элек-электән төш юрауга багышланган китаплар нәшер ителгән. Ибн Гарәби басмасы популяр саналган, Ибн Сириннеке танылган кулланма исәпләнгән. Бу тәгъбирнамәләргә дин галимнәре дә мөрәҗәгать итә торган булган. Мөселман дөньясы әле дә алардан файдалана. Тик төшләр ничек юралса, шулай ук тормышка ашучан була. Китапка үрелгәнче, бу хакыйкатьне онытмау да хәерледер.
Ничек кенә булмасын, без төш күрүдән азат түгел. Шуңа да йокы алдыннан бер-беребезгә изге теләкләр юллыйбыз, төшләребезнең яхшыга булуын, хәерлесен телибез. Газета укучыларыбызга йокыларының тәмле булып, бары тик татлы төшләр генә күрүләрен теләп калабыз.
Рәшидә АХМИРОВА |
Иң күп укылган
|