|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.11.2012 Җәмгыять
Ире үлеменнән соң хатыны шартлы рәвештә ике елга хөкем ителгәнТеләче районының Шәдке авылында яшәүче Равил абый Шәмсетдинов редакция белән үзе элемтәгә керде: “Килен малаемны кыйнап үтерде. Шартлы рәвештә ике елга ирегеннән мәхрүм иттеләр. Оныкны жәлләп, ахырына кадәр йөрмәдек инде. Ярар, киленне утыртудан безгә файда юк, дидек. Әмма ул бездән бер тапкыр да килеп гафу үтенмәде, хәзер кешеләр аша, онык та безнең малайныкы түгел, дип ишеттереп, янап ята. Шуңа йөрәк әрни”, – диде. Эчте инде, яшерен-батырын түгел
Равил абый белән Нурия апа биш бала тәрбияләп үстергән. Мәрхүм булган Рифат – өченчесе.
– Гөлнара икенче хатыны иде аның, – дип сөйли Нурия апа. – Иң башта, 19 яшендә үк өйләндердек без аны. Беренче хатыны Арча ягыннан. Аннан ике баласы бар. Әмма торып китә алмадылар. Аерылыштылар. Гөлнара белән ун ел яшәделәр. Бер уллары бар. Эчте инде Рифат, яшерен-батырын түгел. Эшләмәгән чаклары да булгалады. Тормыш булгач төрле чак була, ачу да килә. Исерек белән яшәве рәхәт булмагандыр. Ул яктан киленне яманлый алмыйм. Тик менә оныкны безнеке түгел, дип сүз ишеттерүләре бер дә рәхәт түгел, – ди ул, күз яшьләрен сөртеп.
– Харап итте малайны, – ди Равил абый. – Дөреслек юк ул дөньяда. Күп тапкыр суккан ул аңа. Улыбыз юк кына нәрсәләр өчен дә икешәр ел төрмәдә утырып чыкты, монда кеше үтергән өчен берни дә булмады. Улыбыз, эчсә дә, безнеке бит. Моргтан алып кайткач, мин аның йөзен беркемгә дә күрсәтмәдем. Аның карарлыгы юк иде. Хатыным чирле минем, йөрәгенә авырлык китерәсем килмәде, – ди каената кеше.
– Начар яшәдеме алар? Бу хәл ничек килеп чыккан соң? – дим.
– Улыбыз эчсә дә, даими шабашкада йөрде. Гаиләсен туендыру өчен гел акча эшләргә тырышты. Хатын гел акча сорый, дип зарлана иде. Әле үләсе көнендә дә күрештек без аның белән. Ул аек иде. Аның тәнендә бернинди дә бәрелгән, сугылган эзләр юк иде, – ди Равил абый.
Суд карарыннан
Көн төштән соңга авышкан була. Гөлнара төшке ашка дип өйгә кайта. Әмма бу вакытта ире Рифат залдагы диванга утырып, шешә авызыннан гына аракы эчеп утырган. Хатынның моңа нык ачуы килә, чөнки иренең беренче тапкыр гына эчеп кайтуы түгел. Ул эшкә барган юлдан җәмәгать судьясы янына кереп, аерылышуга гариза яза. Эштән кайтканда Рифат әле һаман да диванда ятып торган. Гөлнара өй эшләренә күмелә һәм суыткычта бер үрдәкнең юклыгын күреп ала. Иреннән: “Кая куйдың?” – дип сорый. Тегесе сүгенә-сүгенә үзенең гаепсез икәнлеген әйтә һәм диваннан торып, хатынга сукмакчы була. Гөлнара аны этеп җибәрә, ачудан иренең яңагына китереп суга.
Яңагына китереп сукканнан соң да ир тынычланырга теләми, сүгенүен дәвам итә. Һаман да үрдәк югалуда үз гаебен танымый. Бу вакытта хатынның түзәр чамасы калмый, ул тагын иренең авыз турысына ике тапкыр китереп суга һәм тегесенең авыз-борыныннан кан китә. Ярсыган ир хатынның корсагы турысына китереп тибә, Гөлнара исә ирнең аягыннан тотып алып, диваннан өстерәп төшерә һәм уң күзе ягына тагын бер тапкыр китереп суга. Ир торып басмакчы була, әмма ике тапкыр егылып, башы белән журнал өстәленең чатына килеп бәрелә. Шуннан соң тагын тора, стенка торган якка таба китә, анда да башы белән стенкага килеп бәрелә һәм тагын идәнгә егыла, шунда йоклап та китә. Хатын ирнең аякларына берничә тапкыр сугып, диванга менеп ятарга куша. Берникадәр вакыттан соң ир уянып, тышка чыгарга кирәклеген әйтә. Әмма ишеккә якынлашканда тагын егылып, башы белән торбага килеп бәрелә. Ул янә тора һәм веранда ягына юнәлә. Анда берничә тапкыр шалтыраган тавыш ишетелеп ала, күрәсең, ул тагын егыла. Әмма бик каты тавыш ишетелгәннән соң, Гөлнара үзе дә чыга һәм иренең баскычта аунап ятканын күреп ала. Ирнең аяклары иң өске баскычта, ә башы ярымачылган ишек бусагасында була. Бу хәлләргә өйдәге ун яшьлек малай да йөгереп чыга. Әнисе белән бергә әти кешене алып кереп салмакчы булалар. Әмма көчләреннән килми. Берникадәр вакыт узгач, котельный ягындагы тәрәзәдән ул иренең веранда баскычыннан төшеп, тагын җиргә арка ягы белән төшеп, башын бәргәнен күреп ала. Ишегалдына чыгып, ирен өйгә керергә өнди башлый. Әмма тегесе аякларын тыңлата алмый. Башы әйләнгәнгә зарланып, өйгә дүртаяклап керә. Кухня ягындагы идәнгә кереп ята. Төнгә таба хатын аның хәле тагын да начарланганны күрә һәм “Ашыгыч ярдәм” чакырта. Өйгә килгән фельдшер беренче ярдәм күрсәтә һәм аннан соң ирнең үлгәнлеген әйтә...
Суд карарында ул көнге вакыйгалар әнә шулай бәян ителә.
Суд барышында Гөлнара иренә сугуы турында яшерми. Судта катнашкан эксперт, әгәр дә баш миенә кан саву кебек җәрәхәт булмаса, хатынның ире битенә дүрт тапкыр сугуы гына аны үтерә алмаган булыр иде, сугу нәтиҗәсендә ирнең йөз-битендә барлыкка килгән эзләр аның сәламәтлегенә җиңелчә генә зарар китерә ала, дип чыгыш ясый. Суд-медицина эксперты чыгарган нәтиҗәдән күренгәнчә, ир баш миенә зарар килү нәтиҗәсендә үлгән. Үләсе алдыннан алкоголь кулланган һәм исереклекнең авыр дәрәҗәсендә булган.
Барлык вакыйгаларны да тикшергәннән соң, суд Гөлнараның кылганнары кеше тормышына куркыныч түгел, әмма сәламәтлегенә белә торып уртача дәрәҗәдә зарар китерү, дип бәяли. Хатын шартлы рәвештә ике елга ирегеннән мәхрүм ителә.
Асылынасы гына калды инде
Күрешү мөмкинлеге килеп чыкмагач, Гөлнара белән телефон аша элемтәгә керергә туры килде.
– Дөресен генә әйткәндә, туйдым мин бу хәлләрдән. Тынычлыкта яшисем килә, – ди Гөлнара. – Кылган гаебем өчен суд карары бар. Инде тагын ни кирәк? Минем шәхси тормышка хокукым юкмыни соң? Инде кайчанга кадәр дәвам итәр икән бу мәхшәр, асылынасы гына калды инде, – ди ул ярсып. – Мин тагын нишләргә тиеш икән инде? Гафу итәсе кеше әллә кайчан гафу иткән булыр иде. Мин бит ничә ай шалтыраттым аларга. Каената суд барышында улым турында: “Кем әйтте әле бу бала минем онык дип, Рифатныкы түгел ул”, – диде. Ураза аеның соңгы көннәре иде. Ун сум хәер бирәсе урынга, сабый балага кем шулай дип әйтә? Шуны ишетеп торган балага әллә рәхәт булдымы? Күпме йөрәк ярасы алды. Шуннан соң чыннан да шалтыраттым мин: “Рифатныкы булмаса, минеке ул малай!” – дидем. Ә алар әнә ничек әйләндереп каплыйлар. Бер-берсенә бер су тамчысы кебек охшагач, ничек Рифатныкы булмасын инде?!
Имеш, мин адвокат яллаган, имеш, мин экспертларны сатып алган. Әллә мин миллионермы шулхәтле? Әйе, адвокат ялладым. Әллә минем хакым юк идеме? Ярты ел буе өлешләп-өлешләп түләдем акчасын. Әле алар бит миңа шалтыратмыйлар. Сеңлемә шалтыратып, әйтәсе сүзләрен аның аша ирештереп торалар. Ник соң ул эчеп йөргәндә, эшләмичә өйдә ятканда борчылмаганнар алар? Миңа өйләнгәч Рифат ике тапкыр төрмәдә утырып чыкты. Ул чакта да мин аны ташламадым. Бурычларга бата-бата төрмәдән коткару җаен эзләдем. Алар исә төрмәгә килеп улларының хәлен дә белмәде. Хатын-кыз шундый юләр инде ул. Дөрес, туйган чакларда: “Бар чыгып кит!” – дип әйтә идем. Әмма Рифат китмәде. Кайчакларда, ичмасам, әти-әнисе йортында яшәсәк, үзем чыгып киткән булыр идем, дип тә уйладым. Үз әти-әнием бер-бер артлы үлде минем, шуннан без әниләр йортына күчендек һәм шунда яши башладык.
Өебезгә килеп-килеп кыйнап китәләр иде Рифатны. Тәртип бозып йөрсә дә, мин аны ир итеп яшәдем. Хәзер исә бөтенесен пычраталар. Сүзләре дә, җаваплылыкка тартылу да шуның гына кадәр. Миңа инде хәзер 45 яшь. Тик менә бала жәл. Балага кыен булуы бар. Аңа болай да авыр бүген. Әтисен сагына. Рифатның каберенә еш йөрибез, чәчәкләр куябыз. Инде мине тынычлыкта калдырсыннар өчен нәрсә эшләргә икән миңа?..
Чулпан ХӘЙРУЛЛИНА |
Иң күп укылган
|