|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.11.2012 Шоу-бизнес
“Шаян концерт” шәп булачак!Тамашачының зәвыгына туры килү бик кыен инде ул, җәмәгать. Төрлебезгә төрле нәрсә ошый: кемдер мәгънәле, тирән эчтәлекле җырлар тыңлап, моңланып утырырга ярата, берәүләр “шаккатыргычский” тамаша дип үлеп китә, көлергә ярата. Менә шуны истә тотып, тиздән өр яңа проект тормышка ашачак – ул “Шаян концерт”. Алдарак атап узган тамашачылар төркеменә керүчеләр бер дә борчылмасын, чөнки бу тамашага алар да рәхәтләнеп, шикләнмичә килә ала. Чөнки анда юморитслар гына түгел, ә сез яраткан җырчылар, эстрада йолдызлары да балкыячак. Алар: Хәмдүнә Тимергалиева, Мунир Рахмаев, Элмира Сөләйманова, Ришат Фазлыйәхмәтов, Динә һәм Рафаэль Латыйповлар, Илсөя Бәдретдинова, Ландыш Нигъмәтҗанова... Ә көлергә яратучы, юмор сөюче дусларны Әбри Хәбриев, Фәрит Гәлиев, Рәшит Шамкай, Алмаз Хәмзин, “Рәвешләр” театры, Раил Садриев, Хаҗия, Илдар Ямалиев, Ризат Рамазанов, Мирхәт Гайсин сөендерәчәк. Кыскасы... кыскасы, шәп булачак! Онытма, дустым, бу өр яңа проект! Син моны күрергә тиеш!
21, 22 ноябрь көнне кичке сәгать җиденче яртыда Филармонияда очрашабыз!
|
Иң күп укылган
|