|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.11.2012 Җәмгыять
Ил халкының 51 проценты “дәүләт бездә беренче һәм төп алдакчы” дигән фикердә"Росбизнесконсалтинг“ дип аталучы мәгълүмат агентлыгы сораштыруларыннан күренгәнчә, ил халкының 51 проценты “дәүләт бездә беренче һәм төп алдакчы“ дигән фикердә икән. Икенче урында – сатучылар (14 процент халык шулай уйлый). Өченчесе – метеорологлар (11 процент). Сатучыларның алдашуында олы фаҗига юктыр анысы. Алар күбрәк алдатканны, хәрәмне истә-уйда тотмаганнарны, яки әйдә, ярар инде, ике-өч сум өчен нервы бозып тормыйм дип, дәшмичә китеп барганнарны алдыйлар. һушлы сатып алучыны алар ерактан күрәләр. Метеорологлар исә үзләре дә ничарадан бичара. Алар алдашырга теләмәгәндә дә бераз шыттырмый кала алмыйлар, чөнки фаразлар белән эш итәләр. Иң яраткан сүзләре – “урыны белән”. Эзләп табып кара син картадан ул “урын”ны.
Дәүләт дип аталучы структураның алдашуы, безне гомер буе төп башында тотуы, анысы инде – бүтәнрәк нәрсә. Биредә сүз җитәкчеләребезнең югары трибуналардан яхшы, лаеклы тормыш менә-менә килеп җитә дип сөйләнүләрендә генә түгел. Сүз гамәлләрдәге хәрәм турында. Төп алдашу – дәүләтнең халыкка тиешле дәрәҗәдә хезмәт итмәвендә, хезмәт итәргә теләмәвендә, киресенчә, безне күпме кирәк, шул кадәр үз хаҗәтләрендә файдаланып торуында бит.
Алдашу ул безнең белән идарә итеп килүчеләрнең үзсүзлелегендә, мин-минлегендә, гади кешене бик санламыйча, аның тамагын туйдырып, өстен бөтәйтмичә, үзләренең глобаль мәнфәгатьләрен кайгыртуда да. Социаль юнәлешләрне “онытып”, бар булган байлыкларны тудыручы “эш атлары” белән исәпләшмәстән, алар фикерен, ихтыяҗларын санга сукмастан, шул ук саклану-кораллануга, көч хезмәтләренә, космоска, геосәяси мәсьәләләргә ифрат та күп финанслар түгеп килүендә. Союз заманнарындагы кебек җитәкчеләребезнең күңеленә хуш килгән режимнарга булышып торуында. Укытучының, мәдәният хезмәткәренең, табибның хезмәт хаклары ташка үлчим булуын Мәскәү әллә белмиме? Бик яхшы белә! Тик, җитеп торыр әлегә аларга, ачтан үлмиләр ич, ди. Акчаны кесәсеннән чеметеп кенә чыгара. Башкаланың үзеннән башка җирләрдә бу мәсьәләне бүтән кире әйләнеп кайтмаслык итеп хәл итеп куярга ашкынып торучылар бер дә күренми.
Дәүләтнең безне алдавы – шул ук миллион ярымлы бюрократик аппарат, аны тотуга киткән чыгымнар да. Ул гөнаһлы аппаратның бер яккарак, күбрәк үзе өчен эшләве, үз мәнфәгатьләрен кайгыртуы да. Дәүләтнең ул аппаратның коточкыч коррупцияләшүенә юл куюы. Дәүләтнең үз институтларының зәгыйфьлеге белән килешеп яшәве. Шуның аркасында халыкның һаман да хокуксыз булып калуы да.
Кыскасы, без барыбыз да – дәүләтнең тыңлаучан һәм тугры хезмәтчеләре әле. Кырыкмаса-кырык төрле салымын ничек түли аласың – шулай түлә. Армиясенә бар, бушка хезмәт итеп кайт. Дәүләт чыгарган чиле-пешле законнарга буйсын. Җитәр-җитмәс хезмәт хакы, пенсиясе белән дә килеш. Үзен демократияле дип атаган дәүләт бүген дә безнең белән ни теләсә шуны кыландыра килә. Ә бит ул, ягъни мәсәлән, дәүләт, чын демократияле, ипле илләрдәге кебек, киресенчә, үзенең бар булган чиновниклар армиясе белән халык өчен тир түгәргә, гражданнар дип яшәргә тиештер. Әмма юк, Россиядә гади кеше дәүләтнең шытырдатып кыса, үзенә кирәктә аз гына бушайта торган кечкенә бер шөребе ролендә яшәде һәм яши. Чөнки күбебез шул “шөреплек”кә бик разый.
Шулай итеп медальнең әле икенче ягы да бар дигәнгә дә килеп җиттек. Безне акыртып ЖКУлар талый. Талатабыз! Кухняда штукатурка коелырлык итеп сүгенеп алсак алабыз, соңыннан акчасын барыбер илтеп бирәбез. Талаучылар янына барып, аларның оятсызлыгын, туймас тамаклыгын исбатлап тавыш куптармыйбыз. Иренәбез. Судка да йөгермибез. Суд аша дөреслек, гаделлек таба алуга ышанып җитмибез. Дәүләт тә без аңа, аның судына ышансын өчен әллә ни тырышмый. Безнең пошмаганлык һәм булдыксызлык – чиновниклар өчен бал өстенә май. Безне полициягә алып китеп, бер гаепсезгә ябып куярга да мөмкиннәр. Протест – кайткач, янә фатирда. Өйдә хатын янында без – геройлар.
Дәүләтебез халык белән ни теләсә шуны кыландыра алды һәм әле дә кыландырып килә дибез икән, ул безнең телсезлектән, дәшмәүдән бит. Элек-электән дәүләт изү, буйсындыру, файдалану аппараты булды. Чөнки гавам караңгы, карусыз һәм надан.
Сатучының алдавында олы фаҗига юк дип язсак та, сатучы белән дәүләтнең алдашуында охшашлык шактый. Һәр ике очракта да алдатканга алдыйлар безне.
Россиядә дәүләт һаман да алдакчы, көчләүче һәм изүче. Аның бюрократиясе, чиновнигы әле бүген дә түрдә, нигъмәтләрдән сыгылып торган өстәл артында. Мескенлектән котыла алмаган халык кына элеккечә бусага янында һәм төп башында.
Наил ШӘРИФУЛЛИН |
Иң күп укылган
|