поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
24.11.2008 Интернет

"ҖЫРЛЫЙК ӘЛЕ" САЙТЫНДА КЫЗЫКЛЫ БӘХӘС (+ВИДЕО)

"Җырлыйк әле. Караоке" тапшыруы сайтындагы бәхәс безнекеннән ким түгел. Кайбер кызыклы фикерләрне сезгә дә "сөзеп" бирәбез. Һәм бонус: тапшыруның авторы Нәҗип Бәдретдинов башкаруында "Әй, син, татар!" дигән кызыклы гына җыр. Аны Нәҗип абый үзе язган.

Нәҗип Бәдретдинов башкаруында "Әй, син, татар!" җыры (3 Мб).

Чыганак: www.tatkaraoke.ru

 

 

 

 

*  *  *

 

WWW.TATKARAOKE сайтында фикер алышу:

 

ИЛЬЗИРА. Нигә сез тапшыруга килгән җырчы хөкемдарларны җырлатмыйсыз? Алар җырласа, тапшыру тагын да тулыланып китер иде. Тапшыру миңа бик ошый. Молодцы!

 

САЛАВАТ. Тапшыруны атна саен карыйм, ну бер әйберне һич тә аңлап бетерә алмыйм... Нигә Айдар Фәйзрахманов һәр тапшыру ахырында "безнең уеныбыз үзенең асылына - азагына якынлашты" дип әйтә ул? Анда кемнәр текст төзи, аңлый алмыйм. Мантыйкка сыешмый бит, чөнки булсын тапшыру, булсын уен - аның асылы итеп һич тә азагын санап булмыйдыр, минемчә. Сезнеңчә ничектер. “Асыл” - русчага тәрҗемә итсәң – “суть” сүзенә тәңгәл. Туктатыгыз алай сөйләп утыруны тел бозып!

 

ИЛНУР. Сездә кайчан гадел хөкем булыр икән? Күбрәк кеше алып килгән кеше җиңә, яисә кайсы район кешесе судья, шул район җиңә. Соңгы Азат Хөсәенов хөкемдар булган тапшыруны гына искә алыгыз, Норлат кызы күпкә яхшы җырлады. P.S. Мин Актаныштан.

 

АЛМАЗ. Нишләп сез бер дә тапшыруга жюри итеп Салаватны алып килмисез?

 

ЮЛЧЫ. Тапшыруыгызның форматын бераз үзгәртсәгез иде. Тапшыру совет чорындагы клублардагы бәйрәм концертларын хәтерләтә. Шулай да эшләгез, авылларда сезне яратып карыйлар, өлкәннәр бигърәк тә.

 

НӘҖИП БӘДРЕТДИНОВ. Юлчы әфәнде! Сезнең киңәшегез белән тулысынча килешәм. Бу заманда телевизион проектлар, бигрәк тә күңел ачу тапшырулары, музыкаль шоулар ел саен бизәлешләрен, техник чараларын яңартып торырга тиешләр. Ә менә безнең декорацияләргә инде сигез ел, техник чаралардан караоке уйнаткыч һәм бер баян. Шулай булуга да карамастан, гадәти тапшырулар белән беррәттән аерым тематикага, татар телен пропагандалауга, популяр авторлар һәм чит төбәктә яшәүче милләттәшләребез иҗатына нигезләнгән тапшырулар әзерләнә. Әлбәттә, мондый чыгарылышларны оештыру күпкә катлаулырак.

Ә тапшыру совет чорын хәтерләтә икән, бу бик күркәм күренеш. Ул заманда милли рухта тәрбияләнгән профессиональ авторларның сәнгать әсәрләрен яшь буынга җиткерүне үземнең бурычым дип саныйм. Минемчә, радио-телевидение аша туган җиргә, сафлыкка дан җырлаган, күңелнең иң нечкә хисләрен аңлата алган чын җырларны гына пропагандаларга кирәк. Дөньяны афәттән гүзәллек, яки чын сәнгать кенә коткарачак!

 

ЕВГЕНИЙ. Нэжип эфэнде! Моя критика не прошла даром. Как я писал раньше на форуме, программе необходимы изменения. Порадовала последняя передача, где исполнители на баянах и гармонях блестяще исполнили татарские произведения, в особенности, народные. Но я, опять-таки, повторюсь, программа исчерпала себя, исполнительский уровень падает, некоторые поют настколько фальшиво, что просто невозможно слушать. Я понимаю, так можно петь на застолье, но по телевидению - это чересчур. С уважением, Евгений.

 

НАЗИП БАДРУТДИНОВ. Уважаемый Евгений! Спасибо Вам за отзывы, мнения телезрителей для меня очень важны и по этой причине лично создал этот сайт, а авторов критических замечаний я считаю доброжелателями. Но хотелось бы общаться на том языке, на котором выходит передача. Абсолютно согласен с Вами, что надо постоянно совершенствоваться, но это зависит не только от творческого коллектива. Многократные обращения руководству канала с новым проектом, основанным на новом оформлении остались без внимания.

Низкий исполнительский уровень участников говорит не только о материальном, но и духовном обнищании народа, и эта проблема должна решаться на государственном уровне.

Основной контингент наших участников и телезрителей – трудящиеся сельской местности, где почти отсутствует музыкально-эстетическое воспитание. Если раньше народные певцы могли заниматься под руководством специалистов, то в наше время самодеятельное творчество почти вымерло. Следовательно, люди имеющие голос и слух, из-за музыкальной неграмотности не могут подобрать соответствующий репертуар, а отсутствие навыков пения на сцене и волнения еще больше снижают уровень качества их выступлений.

Но это не повод закрывать передачу. Выступить в нашей программе - это мечта многих наших соотечественников, живущих далеко за пределами республики. Недавно мы записали народных певцов из Пермского края и г. Урай Тюменской области. Планируется организация тематических конкурсов в рамках этой передачи.

«Җырлыйк әле» единственный проект, основанный на народном творчестве, а безразличное отношение руководства совершенствованию проекта воспринимается как неуважительное отношение к духовным ценностям татарского народа. Это мнение наших телезрителей.

 

ЕВГЕНИЙ. Исәнмесез, Нәҗип әфәнде! Бик зур рәхмәт җавап биргән өчен. Хәзер мин аңлый башладым, проблема сездә түгел - проблема сезнең җитәкчеләрдә. Бәлки, кирәк мөрәҗәгать итәргә спонсорларга, минем уйлавымча, бездә бар әле яраткан үз җырны татар кешеләре һәм алар, мөмкинлеге булса, сезгә булышырлар. Бик дөрес сезнең чакырулар тапшыруга татарларны бөтен Россиядән. Уңышлар сезгә.

 

TV-BARDA. Бөтен дөньяга таралып яшәгән татар халкын берләштерүче иң зур көч ул – җыр, моң. Аллага шөкер, бүгенге көндә Татарстаннан читтә яшәүчеләр дә “Яңа Гасыр” каналында туган телебездәге тапшыруларны карый алалар. Тамашачыларның иң яратып, көтеп ала торган тапшыруы – “Җырлыйк әле”.

Шушы көннәрдә без дә бу тапшыруда катнашу бәхетенә ирештек, иҗат төркеме белән таныштык, аларның чын милли рухта тәрбияләнгән шәхесләр икәненә инандык. Рәхмәт аларга.

Телевидение хезмәткәре буларак, тапшыруны яхшырту буенча үз фикерләрем белән уртаклашмыйча кала алмыйм. Иң беренче студиянең бизәлеше турында. Килеп керүгә бизәлешнең таушалганлыгы күзгә ташлана. Тамашачылар утырган утыргычлар, тавыш бирү җайланмалары, тавыш һәм яктырту җиһазлары – болар берсе дә бүгенге көн таләпләренә җавап бирә торган түгел. Музыкаль бизәлешне бер баян гына түгел, музыкантлар ансамбле башкарса, тапшыруның сыйфаты тагын да югары булыр иде. Шулай ук катнашучыларны студиядә генә түгел, урыннарда төшереп күрсәтү дә отышлы булыр иде. Ә тавыш бирүгә килгәндә, заманча электрон вариант куллану кирәк – бөтен ил буенча сибелгән татарлар да тавыш бирә алсын. Бәлки, студиядә катнашучы тамашачылар санын да арттыру урынлыдыр.

Читтән яхшырак күренә, диләр ич. Канал җитәкчелеге безнең, читтә яшәүче татарлар фикерен исәпкә алып, “Җырлыйк әле” тапшыруын яхшыртуга игътибар итәр дип уйлыйбыз. Бит ул халык иҗатына нигезләнгән һәм аның рухи байлыгы булган җырларны саклап калу өстендә эшләгән бердәнбер тапшыру. Аны әзерләп чыгаруга битараф булу – татар халкының мәдәниятенә дә битарафлык булып тоела. Әлеге хаттагы фикерләр эзсез югалмас дип ышанып, ихтирам белән:

“Тол буйлары” җирле телерадиотапшырулары җитәкчесе Җәүһәрия Сәитгали кызы Габделхакова. Пермь өлкәсе, Барда районы.

 


---
Җырлыйк әле
№ --- | 24.11.2008
Җырлыйк әле печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»