|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.11.2012 Мәгариф
Күпләр арасында мактаулылар...Түбән Новгород өлкәсенең Сергач районы Богородское урта мәктәбе җиде авыл балаларын бер түбә астына сыйдырды. Бүген биредә 118 укучы. Анды, Мөтеравыл балалары да биредә укыйлар – Андыдан бер, Мөтеравылдан унбер укучы. Ике ПАЗ автобусы, ике ГАЗель авыллардан шәкертләрне йөртә. Ничек яши төрле авыл, төрле милләт балаларын берләштергән бу мәктәп, уртак тел табылганмы, барлык шартлар тудырылганмы, татар балалары ана телен бөтенләй онытмаганмы? Шушы һәм шундый сорауларга җавап алу нияте белән Богородское мәктәбенә юл тоттык. Мәктәпнең ишегалдыннан ук тәртип-чисталык күзгә бәрелде - беркая чүп юк, матур балалар мәйданчыгы, тигез үлән. Дүрт сары автобус тезелеп баскан. Бина эче чиста, матур. Төрле стендлар эленгән коридорлар, якты класс бүлмәләре, тиешенчә җиһазланган кабинетлар. “Мәктәпнең горурлыгы” дип язылган стендта берничә татар баласының фотоларын күрү горурлык хисе уятты – менә бит безнекеләр нинди, беркая да сынатмый! “Татар балалары үзләренең чамадан күбрәк тәртипле, тәр-бияле, тыйнак булулары белән бүтәннәрдән күпкә аерылып торалар. Укуда да тырышлар. Бүтән укучыларыбыз тәртипсез дигән сүз түгел бу, барысы да яхшылар. Шулай да Анды, Мөтеравылныкылар уңай якка аермалы. Мәктәпнең класстан тыш тормышында, мәдәни чараларда да актив катнашалар. Төрле район чараларында, спорт ярышларында да алар мәктәпнең данын яклап уңышлы чыгыш ясыйлар һәрвакыт. Алсу Идрисова 3 класста укый, безнең нәни йолдызчыгыбыз. Ул оста итеп халык биюләре башкара. Сигезенче класстагы Лилия Жалилова белән Альбина Шариповага да җыр-биюдә тиң юк. Динар Идрисов 9 класста укый. Аның җырлавын ишетмәгән кеше юктыр инде районда, ә татарча җырлавын мәктәп чараларында да кат-кат сорап алкышлыйлар”, - диде директорның укыту буенча урынбасары Альбина Бариновна. Бүтән укытучылар да шундый фикердә. Без Альбина Николаевна белән сөйләшеп утырганда, тәнәфескә кыңгырау шалтырады. Коридорлар укучылар белән тулды. Үзара аралашалар, көлешәләр, без татарлар, яисә без бүтән авылныкы дип төркемнәргә бүленү юк, барысы да бергә. Шул арада безнең үтенеч буенча татар балалары яныбызга җыелды. “Әлбәттә, үз мәктәбебезне бераз сагынабыз, ләкин биредә укуы күңеллерәк, чөнки класста кеше күбрәк, шулай булгач кызыграк, үзеңне күрсәтергә дә, бүтәннәрдән үрнәк алырга да мөмкинлек бар”, - диде Динар Идрисов. “Апа, без биредә үзебезне өйдәге кебек хис итәбез, үзара татарча сөйләшәбез, кем дә бездән көлми, киресенчә, татар сүзләрен өйрәтүне сорыйлар”, - дип кушылды аның классташы Руслан Шарипов. Әйе, иң мөһиме – балалар ана телен онытмыйлар. Татар теле һәм әдәбияты укыту програмасына кертелгән, икесенә дә атнага икешәр сәгать бирелгән. “Әти-әниләр дә каршы түгел, балалар үзләре дә бик теләп өйрәнәләр ана телебезне. Ул соң безгә нигә кирәк, дигән сүз түгел, фикер дә ишеткәнебез юк. Мәктәп дирекциясе укыту өчен бөтен шартларны тудыра”, - дип сөйләде татар теле укытучысы Наил Сәйфуллин. Шулай итеп, 7, 8, 9 классларда укучы балалар татар телен программа буенча тулаем өйрәнәләр (бүтән классларда татар балалары юк). Ә башлангыч классларда татар теле атнага бер тапкыр факультатив рәвештә кертелә, андагы дүрт укучыга аны башлангыч класслар укытучысы Венера Фәйзрахманова өйрәтә. “Мин хәзер мәктәптәге иң зур класс – дүртенче классны укытам, анда унбиш бала. Барысы да үзара бик дустанә, ярдәмләшеп торалар. Безне алырга Мөтеравылга автобус һәр көн вакытында йөри, бернинди проблема юк”, - диде Венера ханым. Менә шундый уңай фикерләр, уңай карашлар
барысында да. Әлбәттә, чын татар мәктәпләре калмау кызганыч, тик булмаган баланы
каян да алып булмый бит. Бер дистә укучы өчен тулы штат белән мәктәп тотып
булмаганны да һәрберебез аңлый. Ә теләк булганда үз телеңне, үз динеңне теләсә
кайда да саклап була. Биредә укучы татар балалары беркайчан да үзләренең татар
икәнлекләрен онытмыйча, үз милләтләре белән горурланып яшәүләренә шикләнмичә
кайттык без бу мәктәптән. Ә алар: “Апа, сау булыгыз!” - дип озатып калдылар.
Сау булыгыз, кадерле дуслар, уңышлар сезгә! Фотода: татар укучылары укытучылары белән. Автор фотосы.
Н.АМАНУЛЛИНА |
Иң күп укылган
|