|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.11.2012 Милләт
Туган телем - иркә гөлем“Укучыларның күңеленә эзләнү орлыгын салу һәм эзләгәнен табарга юллар күр-сәтү - мөгаллим бирә торган хезмәтләрнең иң кадерлесе, иң зурысыдыр”, - дип язган күренекле татар язучысы Галимҗан Ибраһимов, укытучы һөнәренә карата фикерен әйтеп. Хәзер Камышлы мәктәбе филиалы булып саналучы Балыклы тугызъеллык мәктә-бендә утыз ел хезмәт иткән Әлфия Әхәт кызы Усманова нәкъ шундый укытучылар рәтенә керә дә. Ул әле балачагында ук үзенең тормыш юлын укытучы хезмәтеннән башка күз алдына да китерә алмаган, чөнки аның әтисе мәктәп директоры, әнисе балалар бакчасы мөдире булып эшләгән. Әлфия ханымның игезәк сыңары Зөлфия ханым да күрше Степановка авылында укытучы булып эшли.
Югары квалификацияле татар теле укытучысы Әлфия Әхәт кызы Усманованың үз хезмәтен ихлас күңелдән яратуы күренеп тора, һәм бу әңгәмәне “Бердәмлек” газетасы укучыларына да тәкъдим итәргә булдык.
- Татар теле безнең буынга күп гасырлар аша бик зур сынаулар үтеп килеп җиткән. Дөньяда аңардан да матур, гүзәл башка тел бармы икән?
- Мәктәбебездә бүген 33 бала белем ала. Тиздән мәктәп бинасында ачылачак балалар бакчасында да шул кадәр үк бала тәрбияләнәчәк.
Татар телен укытуга бездә атнасына ике сәгать вакыт бүлеп бирелгән. Шуларның берсендә балаларга ана телен өйрәтәбез, икенчесендә әдәбиятны укытабыз.
- Укучылар татар телен яратып өйрәнәләрме соң?
- Әйе, яратып, күңел биреп укыйлар. Шулай да араларында: “Безгә татар теле кирәкме?” диючеләр дә бар. Элек андый сорауны бирүчеләр юк иде. Ә хәзер бу сүзләрне күбрәк авылга читтән күчеп кайтучылар әйтә. Мин моның сәбәбе татар теленнән имтихан бирмәүдәдер, дип уйлыйм. Элеккеге елларда сайлап алу мөмкинлеге бар иде бит. Ә хәзер андый нәрсә рөхсәт ителми, бердәм дәүләт имтиханын бирә башлаганнан бирле телебезнең кадере калмады, елдан-ел аңа карата битарафлык, кимсетү колач җәя дисәм дә, ялгыш булмас. Минемчә, бу бик аянычлы хәл. Әгәр дә татар теленнән дә имтихан тапшыру мөмкинлеге бирелсә, телебезгә карата ихтирам хисе югалмас иде.
Берничә еллар элек татар теленнән имтихан тапшырып, мәктәпне уңышлы гына тәмамлаган укучыларым: Гөлназ Билалова, Ләйсән Әһлиуллина, Лилия Насыйрова, Фәридә Әһлиуллиналар бүгенге көндә Татарстанда яшәп, анда татар теле укытучысы булып хезмәт итәләр.
- Мәктәбегездә татар теленә багышланган нинди чаралар үткәрәсез?
- Быел бездә тугызынчы сыйныфта укучылар бөтенләй юк, шуңа күрә олимпиадаларда катнашу мөмкинлегебез бетте. Моннан чыгу юлын эзләп, мәктәбебездә укучылар арасында үз олимпиадабызны һәм татар теле атналыгын үткәрергә булдык. Шулай ук бөек шәхесләребезнең, мәсәлән Габдулла Тукайның, туган көнен зурлап үткәрү матур бер традициягә әйләнде. Без аны аукцион, татар телен яклау, шагыйрьнең шигырьләрен уку формасында да, татарча күмәк уеннар итеп тә үткәрәбез. Үткән елда Шигърият бәйрәмен авыл Мәдәният йортында китапханәче Рузалия Нурсәхи кызы Ганиева белән бергәләп үткәргән идек. Быел шигырь язучылар конкурсы башта мәктәптә уздырылды, аннан соң укучылар районда “Мин татарча сөйләшәм” акциясендә дә катнаштылар. Укучыларыбыз иҗат иткән шигырьләр “Камышлы хәбәрләре” газетасында да дөнья күрделәр.
Мәктәбебез 11 еллык булганда, 10 - 11 сыйныф укучылары, район, өлкә күләмендә дә, Татарстанда үткәрелгән олимпиадаларда да катнашып, приз-лы урыннар яулый иде. Менә үзем дә 2008 елда “Ел укытучысы” дигән дәрәҗәле исемгә лаек булган идем. Ә хәзер без менә шуларның барысыннан да мәхрүм калдык.
- Дәреслекләр җитәме?
- Үткән ел Самара өлкәсендә үткәрелгән укытучылар конференциясендә китаплар җитмәү проблемасы юк дигәннәр иде. Күпме каталог-лар тутырып, заказлар бирдек, тик әлегә яңа дәреслекләрнең кайтарылганы юк. Бүгенге көндә укучылар иске, таушалган китаплардан укыйлар. Аларны күрсәтергә дә оят.
Камышлы, Иске Ярмәк мәктәпләрендә рус мәктәпләре өчен бастырылган китаплардан укыталар. Ә мин, укучыларым татар телендә әйбәт сөйләшкәч, аларга Татарстан программасы нигезендә дәрес бирәм. Чөнки бу программаны үзләштерергә бик җиңел. Анда 5 сәгать белем бирү каралган. Миңа, бирелгән ике сәгатькә сыеша алмаганга, программаны берникадәр кыскартырга туры килә.
- Мәктәптә дини дәресләр укытыламы һәм нинди юнә-лешне сайладыгыз? Әти - әни-ләр ризамы? Сез моны кирәк дип саныйсызмы?
- Әйе, әти-әниләр үзләре теләп гариза яздылар. Хәзер мин 4нче сыйныф укучыларына “Основы мировой религии” дәресен атнасына 1 сәгать укытам. Бирегә Ислам, христиан, Будда диннәре нигезләре керә. Хәзерге кирәкмәгән төрле секталар киң таралган чорда, минемчә, төп диннәрнең җәмгыятьтә тоткан урынын белеп тору балага зыян итмәс кебек.
Без өлкән сыйныфларда әдәбият дәресендә “Коръән, аның татар әдәбиятында тоткан урыны” дип аталган теманы да өйрәнәбез.
Ә менә дүртенче сыйныф укучыларына моны аңлатуы кыенрак, чөнки бу вакытта баланың философик фикерләү дәрәҗәсе түбәнрәк. Ярый ла, әби-бабалары намаз укып, оныкларын яхшы итеп тәрбияләсә. Шул турыда сорасаң, әбием намаз укый, ә менә бабай гел телевизор карап утыра, диючеләр бар. Кызганычка каршы, кайсыбер бабайлар салгалап алырга да яраталар әле. Авыл җирендә элек дин тыелган заман булса да, аңа караш башкачарак иде. Ә хәзер олыгаеп килүче яшьләрдә Ислам динебезнең нигезе юк. Минемчә, дини дәресләр 8, 9 нчы сыйныфларда гына укытылырга тиеш. Алдан әйтеп үткәнемчә, укучы ныгытып үз телен, ата-бабалары тарихын, әдәбият фәнен яхшы белсен. Аның фикерләү дәрәҗәсе дә югары булырга тиеш.
- Без үскәндә “чыбык яшьли бөгелә, картайгач сына” - дияләр иде. Бәлки, кече яшьтән укыту да зыян булмас?
- Үскән саен балаларның уй-фикерләре сөрешләре үзгәрә, алар үзләрен олыларча сизә, тота башлыйлар. Мин бу дәресләрне диннәр мәдәнияте һәм әхлак нигезләре буларак укытам, анысы да рус телендә, ә диннең нигезе иң элек гаиләдә салынырга тиеш. 5нче сыйныфтан атнасына бер сәгать шулай ук рус телендә “Обществознание”, “Граждановедение”дигән фәннәр дә укытыла.
- Әлфия ханым, киләчәктә мәктәптә белем бирүдә нинди үзгәрешләр булуын теләр идегез?
- Татар телен укытуга атнасына 3 сәгать бирелсен, имтихан бирүнең сайлап алу мөмкинлеге булып, татар теленнән дә имтихан тапшырып булсын иде. Укучылар үзләре дә: “Апа, татар теленнән имтихан тапшырыйк әле”, - дип инәләләр. Ярамый, Мәгариф министрлыгының таләбе шундый бит, дип аңлатам, аптырагач. Дөрес, күпмилләтле Россиядә яшәгәч, бөтен фәннәрне дә татарча укытып булмый, укучыларга югары уку йортларына кереп, белем алу турында да уйларга кирәк бит. Шул ук вакытта үз телебезне саклап калу да бик мөһим. Әңгәмәбез башында әйтеп үткәнемчә: “Рәхәтләнеп имтихан да тапшыра алмагач, без нигә бу фәнне укып азапланабыз соң?” - диючеләргә: “Иң элек татар булып калу өчен, аннан соң гаилә корып яши башлагач, беренче сабыегыз дөньяга килгәч, аңа татарча исем кушар өчен, татарча бишек җыры җырлар өчен. Менә шунда татар икәнлегегезне аңларсыз әле”, - дип җавап бирәм.
Әле яңа гына бер егет өйләнеп, сабыйлары тугач, миңа килеп, татарча “Бишек җырын” табып бирүемне соралды. Ул мәктәптә укыганда: “Нигә миңа татар теле?” - дип сораган булса, ә менә хәзер, үзе әти кеше булгач, фикере үзгәреп: “Татар булып каласым, балабызны да татар итеп, татар мохитында тәрбиялисем килә”, - ди.
РӘСЕМДӘ: Әлфия Әхәт кызы УСМАНОВА татар теле дәресендә.
Нурсинә ХӘКИМОВА |
Иң күп укылган
|