поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
12.11.2012 Җәмгыять

Ләкләкне кайчан чакырырга?

“Эльмира өченчегә бала алып кайткан?..” Әйе, өч бала – бүген бик күп санала шул. Гаиләдә, гадәттә, бер яки ике бала үсә. Өч бала табарга җөрьәт иткән әниләр авылларда да сирәк. Ә түрә­ләребез, демография мәсьәләсен яхшыртабыз, дип нәрсә генә эшләп карамый. Россия Хезмәт министрлыгы яшь гаиләләрне кызыксындыру җәһәтеннән янә бер тәкъдим белән чыга. Төгәлрәге, гаилә корып яши башлаган беренче икенче елда бәби алып кайтучыларга яки 25 яшькә кадәр бәбиле булган ир белән хатынга өстәмә пособие түләү турында.

Проект авторлары шуңа ышана: моның белән башлыча төбәкләр шөгыльләнә алыр иде. Әмма төбәкләр кү­бесен­чә федераль документларга ни­гез­ләнеп эш йөртә. Алай ит­кәндә җилкә­дән җа­ваплылык төшә бит. Юкса карарлар Мәс­кәүдәге абзыйлар ни әйтер дип түгел, ә урыннардагы җирле вәз­гыятьне күздә тотып чыгарылырга тиеш. Җир­ле хаки­миятнең федераль программаларга ябышып ятуы аркасында, эш барышында килеп туган проблемалардан чыгу юлын табу да кыенлаша. Соң­гы елларда демография мәсь­әләләре белән шөгыль­ләнү­челәр җай чыккан саен туучылар һәм үлем-җитемнәр турындагы гомуми күрсәт­кеч­ләрне мисалга китерү белән генә чикләнә. Проект авторлары фикеренчә, бу саннар тар кысаларны гына үз эченә ала. Һәр гаиләдә ничә бала үсүе, бер, ике, өч яки аннан да күбрәк балалы гаи­ләләрнең күпме булуы, бәлә­кәчләрне күбрәк ничә яшьтә алып кайтулары, әти-әниләрнең нигә гаи­ләне ишәйтергә ашыкмау­лары хакында да аерым кызыксынып, сораштырулар үткә­рел­сен һәм ул хакта мәгълүматлар туплансын иде, ди алар. Ә туучыларның артып китүе вакытлыча күре­неш, тиздән хәл үзгәрергә мөмкин. Вәзгыять кискен борылыш алмасын өчен гаи­ләләргә матди яктан булышу хакында сүз алып барыла да. Һәм ярдәмне ни­кадәр иртә­рәк күрсәтсәң, шулкадәр яхшырак. Чөнки яшьләр бала табарга ашыкмый. Башта белем алып, һөнәр сайлыйлар, аннан торак шартларын яхшыртканчы күпме вакыт үтә һәм, күр дә тор, яшең утызга да җитә, узып та китә. Ә бәби алып кайтуның да үз вакыты бар, белгечләр фикеренчә, сау-сәламәт чакта, яшең 35кә җиткәнче өлгереп калырга кирәк. Ә без 40 яшь­ләрдә бер өлеш (тулысынча түгел) бурычлардан котылып, кешечә яши генә башлыйбыз әле. 40-45­ләрдә бәби кадерен бик беләсең, тик инде эш узган була.

Россия Хезмәт министрлыгы шуларны күздә тотып, яшь гаиләләргә юмартлык күр­сәтергә өнди. Кайбер төбәкләр бу эшкә алданрак та алынган. Әйтик, Пенза өлкәсендә яшь гаиләләргә бәбине туйдан соң ел ярым эчендә алып кайткан очракта 22,6 мең сум акча бирелә, әгәр ләкләкне бер ел эчендә үк чакырып өлгер­сә­ләр, хөкүмәт ярдәмне тагын да арттыра: 219,1 мең сумлык торак сертификаты тапшыра. Тик ул суммага гына ничек тораклы булырга? Бу сорауга инде хөкүмәт җавап бирми. Ә елак бәбиләрен читкә куеп торып, яшь гаилә үзе яки алар­­ның әти-әнисе баш ватарга тиеш.

Министрлык тәкъдим ит­кән “икенче ярдәм” – икенче баласын табучыларга юнәл­дерелә. Төбәкләр ике бала үстерүчеләргә өстәмә пособие билгели һәм ул ярдәм балага 3 яшь тулганчы күр­сәтелергә тиеш. Министрлык белгечләре социаль ипотека буенча фатир алганда да яшь­ләргә зур сумма бил­геләмәскә киңәш итә. Ә чынбарлыкта аз хезмәт хакына эшләгән, бернинди запасы булмаган яшь гаилә фатир өчен кредит түләгәндә муеннан бурычка бата, кая анда бала алып кайту турында уйлау? Хакимият “Яшь гаилә­ләр­гә торак ярдәме” программасы буенча фатир бир­гәндә процентлы кредитны өлешчә үзе каплый алыр иде. Фикер әйбәт, әмма ул әлегә тәкъдим генә.

Дөрес, бу гамәл бездә кул­ланылышта. Социаль ипотека буенча фатир алырга килешү төзегәннән соң бәби тапкан очракта 200 мең сум акча республика бюджетыннан күчә. Язмабыз башында телгә алын­ган Эльмиралар гаилә­сенә дә социаль ипотекага фатир алганда күче­релгән ул сумма. Гаиләгә “ана капиталы” акчасы гына эләкмәгән, чөнки өченче уллары әлеге федераль закон гамәлгә кергәнче, бер ел алдан туган. Кеше баласы тиз үсә дигән­дәй, Эльми­ра­лар­ның бә­ләкәч­ләре дә 6 яшькә җит­кән инде. Олысына – унике, уртанчы малайга – 10 яшь. Ә өстен­лекләргә килгәндә, гаи­лә балалар бакчасына тү­лә­гәндә ташламалардан файдаланган. Күп балалы гаилә­ләргә, 14 яшькәчә балаларга түләнүче пособие­ләрне бер­гә кушып, ай саен гаилә бюджетына 1800-2000 сум өстәмә акча кереп бара икән. Менә ярдәм шул. Ә өченче балага бире­лүче җир кишәр­леген алгач ук сатмакчылар. Исәп­ләре – кредит бурычларын кап­лау. “Беркем дә дәү­ләт яр­дәменә ышанып бала тапмый. Дәүләт карарларын гел үз­гәртеп тора. Күп балалы гаилә аны сизми калырга да мөм­кин. Ә иң кыены, балалар үстергәндә эшкә өл­гереп булмый. Эшкә чык­саң, бала тәр­бияләргә вакыт калмый. Хез­мәт урынында күп балалы гаиләләргә бернинди өстен­лекләр дә юк. Бер бала үс­терәсеңме, өчнеме, бала көне дә айга бер генә көн бирелә. Эштә “боль­нич­ный”ларга йөргәнне дә яратмыйлар. Әм­ма без үкен­мибез, улларыбыз исән-сау булсын”, – ди Эльмира.  

Ә Россия Хезмәт министрлыгы исә үзенең тәкъ­димендә болай дип тә өсти: “Төбәк программалары булдыру башлангыч кына. Аны эшләтү механизмнары да төгәл язылган төбәкләрдән генә ниндидер нәтиҗә кө­тәргә мөмкин”. 


Фәния АРСЛАНОВА
Ватаным Татарстан
№ 223 | 10.11.2012
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»