поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
08.11.2012 Җәмгыять

Универсиада кунаклары да фәрештә түгел!

Театр гардеробтан башланган кебек үк, һәр шәһәр вокзалдан яисә аэропорттан башлана, минемчә. Казан - татарның мәркәзе дип күкрәк кагырга яратабыз яратуын. Тырыш, чиста, кунакчыл дигән сыйфатларны да үзебезне мактаганда бик теләп кулланабыз. Ә чынлыкта хәлләр шулаймы соң?

Күпләр Казанда төрле милләт вәкилләре гомер кичерә дип әйтер. Ләкин шулай булса да, Казан дигәндә, һәр кеше татар дигән милләтне күздә тотуына шигем юк.

 

Беренче карашка кечкенә генә тоелган мәсьәлә шәһәр депутатларының көнүзәк проблемасына әверелде. Ул да булса - бәдрәф. Оялып, яшереп торасы түгел, Казанда урамнарында алар юк дәрәҗәсендә. Хәер, соңгы арада Бауман шикелле үзәк урамнарга биобәдрәфләр урнаштырыла башлады. Аларның тиешле-тиешсез, җайлы-җайсыз урыннарга куелуы турында телевидение каналларында да сүз куертулар булгалап алды.

 

Ә бүген мин игътибарны вокзал, бигрәк тә Казаныбызның үзәгенә урнашкан автовокзалына юнәлтәсе булдым. Әлеге вокзал аша йөри башлавыма егерме еллап вакыт узгандыр, шәт. Ә менә андагы уңайлыклар сугыш чоры вакытындагын хәтерләтә. Беренчедән, вокзал эчендә йомышханә, гомумән, юк. Аңа фәкать вокзалның икенче ягыннан гына, урам аша эләгергә мөмкин. Исле, пычрак, хәтта кул юу өчен куелган су кранынының эшләмәве – кыргыйлык....

 

Сәфәр юлы автовокзал аша узучылар игътибар итә торгандыр: бәдрәф ишеге янында акча җыеп торучы апаның гадәттә иңе-буе бер тигез була. Ун тәнкәсен түләп кергән йомышханәнең бернинди санитария таләпләренә туры килмәгәненә җен ачуың чыгып, “ни өчен генә акча җыеп утырасыз, кул юарга суыгыз гына да юк бит” дигән сүзгә, ул, гадәттә, җилкә генә сикертә. Мөгаен, кысталганнарның шелтәсенә күнегеп беткәндер. “Администрациягә фикерегезне белдерә аласыз!» - дип кенә җибәрә ул.

 

Ә администрация исә, бәдрәф кебек “вак” мәсьәлә дәрәҗәсенә төшми, ахыры. Аларның Универсиада үткәрәсе бар ич! Кая монда...

 

Ләкин шуны белик: дөньякүләм зур чарага фәрештәләр түгел, тере кешеләр җыелачак, аларны ашату-эчертүдән тыш җайлы, заманча, чиста бәдрәфләр белән дә тәэмин итәргә тиешле бит инде без, җәмәгать!


Гөлҗиһан ГАЛЛӘМОВА
Интертат.ру
№ | 06.11.2012
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»