• 05.10-22.10 2021-2022 хоккей сезоны. Татнефть Арена
  • 22.10 Премьера! "Сөннәтче бабай", 12+, Кариев театры, 18:30
  • 23.10 Рөстәм Вәлиевнең тууына 60 ел. Искә алу концерты. Филармония. 17.30
  • 23.10-24.10 Премьера! "Сөннәтче бабай", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 27.10 "Мио, минем Мио", 6+, Кариев театры, 18:00
  • 28.10 "Ләйлә вә Мәҗнүн" , 12+, Кариев театры, 18:30
  • 29.10 Микулай, 12+, Кариев театры, 18:30
  • 30.10 Премьера!"Бәхетле көнем", 3+, Кариев театры, 11:00 һәм 13:00
  • 30.10 "Яратып туялмадым", 16+, Кариев театры, 18:00
  • 31.10 Премьера "Бәхетле көнем", 3+, Кариев театры, 11:00
  • 31.10 "Шәй-бу, Шай-бу!", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 01.11 Юрий Шатунов. КСК "Уникс". 19:00
  • 02.11 "Хикмәт әкиятләре", 6+, Кариев театыр, 18:00
  • 03.11-07.11 Ришат Төхвәтуллин. Сула. КСК "Уникс"
  • 04.11 "Корт", 12+,Кариев театры, 18:00
  • 05.11 Премьера! "Бәхетле көнем", 3+, Кариев театры, 13:00
  • 05.11 "Мәхәббәт күгәрченнәре", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 06.11 "Кәҗүл читек", 6+, Кариев театры, 13:00
  • 06.11 "Шәй-бу, Шәй-бу!", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 07.11 "Сәлам, Актәпи",3+, Кариев театры, 13:00
Бүген кемнәр туган
  • 19 Октябрь
  • Рәүф Игъламов (1941-2016) - театр белгече
  • Рәсим Хаҗиев - журналист
  • Булат Ибраһим - шагыйрь
  • Заһидә Бурнашева (1895-1977) - шагыйрә
  • Телэче районы Шэтке авылында йорт сатыла.Газ, су кергэн. 89534073195
  • Торле породалы тавыкларны бик арзан бэягэ сатабыз. Кученеп киту сэбэпле 89274897219
  • В Казани семейная пара снимем однокомнатную квартиру, без детей и животных, РИЭЛТОРАМ ПРОСЬБА НЕ БЕСПОКОИТЬ!!! 89046705587(18+КУ)
  • Детскому саду №100 Советскому району требуются воспитатели,ст.медсестра адрес ул.Кирпичная 2а телефон 295-54-15
  • Исэнмесез! Ремонт стиральных и посудомоечных машин,качественно и с гарантией! Частный мастер Казань 89393369585 Радис
  • Үзебезнең умарталыктан бик тәмле, яхшы сыйфатлы бал сатыла. 3л - 1300 сум. Күпләп алучыларга, бәясе килешү буенча. Шулай ук кәрәзле бал да бар. 89625497103
  • В Казани на улице Сахарова ищем девушек (девушку) на подселение в зал в двухкомнатную квартиру 89923389181
  • Актаныш.услуги:жалюзи рулонные шторы рольставни рольворота ,ремонт москитных сеток 89375814252 Айдар
  • Актаныш. Натяжной потолок урнаштырабыз. Килеп улчәү, консультация бушлай, светильниклар да куябыз. Актаныш, Актаныш районы буенча эшлибез 8-937-581-42-52 Айдар
  • Детскому саду N 292 ново-савиновский район, требуется музыкальный руководитель на 1,5 стаки
 
 

 
Архив
 
22.11.2008 Җәмгыять

КАРАВЫЛ, ТАЛЫЙЛАР!

Редакциябезгә республикабыз авылларының берсеннән хәбәр килеп иреште: урта мәктәптә укучылар арасында үзара акча талап алу очраклары күзәтелгән. Кечкенәләрдән – зурраклар, ә зурракларыннан тагын да олыраклары басым ясап, даими рәвештә акча талаган. Түләмәгәннәрне су буена алып төшеп кыйнаганнар, “счетчик” дигән нәрсәгә утыртканнар. Әлеге вакыйгаларда мәктәпне тәмамлап чыккан авыл яшьләре дә катнашкан. Мәктәп буенча җыелган акчаны югары сыйныфта укучы бер малай авыл яшьләренә илтеп тапшыра торган булган. Иң гаҗәбе шунда: куркыту, басым ясап акча түләттерү вакыйгалары елдан артык дәвам итсә дә, бу хәлләр турында ата-аналар да, мәктәп директоры да, укытучылар да, гомумән, берәү дә сизенмәгән. Бик сәер хәл, ничек инде гади бер авылда ул-бу ишетелмичә торсын, ди?

Монысына ышануы бик авыр, әлбәттә. Белеп тә, нишләп киртә куючы, рэкетны туктатучы табылмаган? Әллә бала-чага шаяруы гынадыр дип кабул иткәннәрме? Шушы авылга барып әлеге сорауларга җавап эзләп карадык. Очрашып сөйләшкән һәркем: “Бер ел буена бала-чагадан акча талап ятканнарын белмәдек-ишетмәдек, сизенмәдек тә”, – диде. Сүз балигъ булмаганнар хакында барачак, шуңа күрә рэкетлы авылны, балалар исемнәрен күрсәтмибез.

 

“ӘНИ, МИН ЭШКӘ ЯЛЛАНДЫМ!”

 

Акча талау фактын ничек фаш иткәннәр соң? Бер баланың сәер тотышыннан шикләнеп, әти-әнисе төпченә башлаган, әз-мәз сәбәпләре ачыклана төшкәч, ныклап казынырга тотынганнар һәм аннан мәҗбүриләп сөйләттергәннәр. Малай барысын да сөйләп бирергә мәҗбүр булган. Зурракларның аннан акча сорауларын да, түләмәгәндә кыйнауларын да. Ярсыган әти-әни мәктәпкә чапкан, аннары аларга бүтән ата-аналар да кушылган. Кыскасы, эшне зурга җибәреп, тикшерергә тотынганнар. Бүген авыл буйлап төрле гайбәтләр йөри, имеш, бер укучы асылынырга җыенганда, әнисе элмәктән чак төшереп калган, шуннан милициядән килеп, тикшерергә тотынганнар. Имеш, банданың иң өстәгеләре, зур ришвәтләр түләп, шундук котылып качкан. Боларның барысы да хакмы-түгелме, ә бар гаепне бер укучы балага сылтап калдырып, шуны гына хөкемгә тартып, милициягә учетка бастырып куюлары – хак. Тикшерү эшләре, суд карары – барысы да яңа уку елы башланыр алдыннан булган.

 

Бүген әлеге хәлләр турында авылда авыз тутырып сөйләшергә шикләнәләр дә, куркалар да кебек. Чөнки шуның белән генә бетмәс әле дип котлары алынган шикелле. Таланган бер баланың әти-әнисе теләр-теләмәс кенә сөйләшергә ризалашты. Болар да шулай ук баласының авыр хәлгә калуын сизенмәгән булган. Әнисе сөйли: – Бер-ике мәртәбә күз төбе күгәреп кайтты, ник сугыштың дип сорагач, “Булды инде”, – дип кенә җавап кайтарды. Берсендә: “Берәр кайчан ник сугышканымны белерсең әле, әни!” – дигәч, йөрәгем чеметеп куйган иде. Болай гына батырланадыр дип уйладым. Узган язда күңелемне шикләндереп куйган бер хәл булды. Мин больницада яткан чакта улым шалтырата: “Берәүләргә нигез казырга эшкә ялландым, ташлар да өясе бар, көненә йөзәр сумнан түлибез диделәр”, – ди. “Уку елы тәмамланмаган көе интегеп йөрмә”, – дисәм дә ризалашмады, шунда ашкынды. Акча ашыгыч рәвештә ни өчен кирәк булганлыгы соңрак кына аңлашылды. Улыбызны кыйнап акча түләргә мәҗбүр итүчеләрне әтисе чыгып умырып ташлар дәрәҗәгә җиткән иде, чак тотып калдым, чыгармадым.

 

МӘКТӘП – САНАРГА, УРАМ ТАЛАРГА ӨЙРӘТӘ

 

Мәктәп җитәкчелеге дә акча талау темасын күтәреп селкү ягында түгел. Моның турында район газетасында да ләм-мим сүз чыкмаган, бер нәрсә дә булмаган диярсең. Мәктәп “данын” чыгару берәүгә дә файдага түгел, анысы аңлашыла. Тик чирен яшергән үлгән, дигән гыйбарәне дә онытырга ярамыйдыр. Тыныч дип исәпләнүче татар авылларында да шундый хәлләр күзәтелгәч, шәһәрләрдә ниләр кыланып яталар микән соң ул? Рэкет урнашкан авыл мәктәбе директоры фикеренчә, акча талау турыдан-туры алар мәктәбеннән килеп чыкмаган. “Авыл яшьләре урнаштырырга маташкан бу тәртипсезлекне, – диде ул, – без аны белми дә калдык. (Авыл яшьләре дигәннәре – шушы ук мәктәпне тәмамлап чыккан кешеләр инде. Кайсы – каникулга кайткан студент, кайсы – авыл тирәсендә калучы эшле-эшсезе. Иң зурысына – 20 яшь. – Авт.) Шулар клубка нәрсәдер алырга акча җыйган. Нәрсә, күпмегә – монысын мин төгәл әйтә алмыйм, милициядә беләләр. Акчаны мәктәп кенә түгел, клуб тирәсендә дә җыйганнар. Армиядән кайткан малайга дип тә җыйганнар, имеш. Андый фактлар, чынлап та, булганмы-юкмы – мин нечкәлекләрен белмим. Төрмәгә, наркотикларга җыйганнар икән дигән сүзләр – арттырылган нәрсә. Андый нәрсә булса, күптән яңгырар иде ул. Мәктәп укучыларыбыз арасында, әлбәттә инде, наркотик кабул итүчеләр юк. Барысы да махсус тест белән тикшерелгән.

 

Гәрчә акча каеручы, басым ясаучы юкмы дип без укучылар белән һәрвакыт аерым-аерым да сөйләшергә тырышабыз, линейкаларда да шул ук сорау яңгырый. Әйтүче дә, күрүче дә булмады. Ата-аналар да – ләм-мим. Көн саен сорап тордык, инде хәзер барысы да артта калгач та, контрольдә тотарга тырышабыз. Яңа ел алдыннан гына бөтенесе белән сөйләшеп, гадәттән тыш хәлләр, акча сораулар юк дигән кәгазьгә сыйныф командирларының имзаларын җыеп чыктым. Һәм менә сиңа мә, май аенда шундый тавыш килеп чыкты – бер ата-ана, нидер сизенеп, тугызынчы сыйныфта укый торган малайларын йодрык белән төеп диярлек әйттергән. Йә әйтәсең, йә үтерәм дип. Башка ата-аналар да килеп зарланды, шуннан соң төен чишелеп китте. Августта суд карары чыкты. Талаучылар су буена алып төшеп кыйный торган булган диләр. Мин аптырыйм хәзер: чакыргач, ник төшәргә инде анда, кыйнаячакларын белә торып?! Ник безгә, укытучыларга, әти-әнисенә тел чишүче табылмаган? Турыдан-туры булмаса да, ниндидер башка юлларын табып та, хәбәрне җиткереп була бит инде?

 

Бу проблеманы без генә хәл итә торган түгел. Аның җәмгыяте шундый хәзер. Бер укучыбыз үзенә күрә җәзасын алды. Шул бер малай гаепле булып калды инде. Бу эшкә куркудан кереп киткәндер дип уйлыйм. Зурларга ияреп китү түгел бу. Кушып, басым астында эшләткәннәрдер. Чөнки карап торышка әйбәт бала бит ул, күзләре дә чиста.

 

Хәзер мәктәптә тынычлык, тәртип, һәрнәрсәне контрольдә тотабыз. Клубка чыгарга шимбә генә рөхсәт. Шунысы эчне пошыра: клуб янында гына терәлеп диярлек киоск урнашкан, анда сыра сатыла. Балалар шуннан гына алып, дискотекага кереп китәләр.

 

Мәктәптә җомга дискотека уздырабыз. Авыл яшьләрен дә милиция контрольдә тота. Баштан ук билгеле булса, шундук бетә иде бу хәлләр. Чөнки без проблемаларны мәктәп эченнән читкә чыгармыйча, үзебез генә хәл итәргә өйрәнгән. Акча талау буенча бик күп эш башкарылды инде, ата-аналарны да җыйдык. Унбиш еллап балаларның милициягә учетка басканы юк иде. Бик авыр булды инде. Югыйсә, гел тикшерәбез, бәдрәф яннарын да карап кына торабыз. Акчаны нәкъ менә шунда җыйганнар да, аннары теге малай график буенча яшьләргә илтеп тапшырган. Ел буена 2-3 мең акча җыелган бугай”, – дип аңлатты безгә директор.

 

“АКЧАНЫ ҮЗЕМ БИРДЕМ!”

 

Рэкетка төрле дәрәҗәдә катнашы булган һәрбер баланың аңлатма язуы милиция бүлегендә. Бу эшне тикшерүдә катнашкан эчке бүлек хезмәткәре болай диде: “Балаларны исеме белән әйтергә хакыбыз юк, чөнки кем белә, үз-үзенә кул салуы да бар бит. Бала хокукын кысарга ярамый. Шуны гына әйтә алам: аңлатма язган укучыларның бөтенесе дә акчаны үз теләгем белән тапшырдым диде, мәҗбүр иттеләр, басым ясап алдылар дип берсе дә зарланмады. Бары тик бер малай гына гаепне тулысынча үз өстенә алды, калганнарның катнашы юк, диде.

 

Балалар әти-әнисенә бернәрсә дә әйтмәгән. Ни өчен әйтмиләр? Чөнки берсенең дә “стукач” буласы килми икән. Куркалар. Чиратлашып һәрберсен чакырттык, кат-кат тикшереп сораштырулар уздырдык. “Юк, кыйнамадылар, үзебез бирдек акчаны”, – дип тик торалар. Ул авылга барсаң, ниләр генә ишетмисең – гайбәт, төрле имеш-мимеш күп йөри хәзер. Акчаны йөзәрләп-меңәрләп җыйганнар, имеш! Түгел инде, алайса дөнья шартлар иде бит бу хәлдән. Бомба булыр иде бу! Бездәге мәгълүмат буенча, бу эштә мәктәптән 3-4 бала катнашкан, 15-50 сумлап җыйганнар. Ныклап басым ясаучысы шул берәү булган. Авыл яшьләре – кайткан студентлар, авылда ятучылар белән шул укучы малай элемтәдә торган. Зур малайларның берсен дә җавапка тартмадык, чөнки аларга карата зарланып төртеп күрсәтүче булмады. Бар гаепне дә теге укучы малай үз өстенә алды, аны ярты елга учетка бастырдык. Без бу эшне ныклап тикшердек, хәзер бер генә зарланучы да юк. Участковый да шул авылда яшәп, берни дә белмәгән. “Абый, мине кыйнадылар”, – дип килеп зарланучы да булмаган.

 

Ә малайлар үзләре бу ситуациягә көлеп кенә карый, кызык итеп сөйлиләр. Алар өчен әлеге вакыйгалар ниндидер уен шикелле, дигән фикер туды.

 

“БАЛАГЫЗНЫ КҮЗӘТЕГЕЗ!”

 

Мәктәптәге, клуб тирәсендәге акча вакыйгалары ачылып, тикшерүләр башланып киткәч, “бабайларга” акча тапшырып торган укучы малайның әнисе: “Улым, ник әйтмәдең соң син безгә бернәрсәдә, ә? Ник шул гомер түзеп йөрдең?!” – дип сораган. Улы мондый җавап кайтарган: “Ну, әни, син шундук тузынып мәктәпкә барыр идең инде, кычкырыр идең. Иң беренче булып үзеңә үк эләгер иде һәм, ахыр чиктә, безне гаепле итеп калдырырлар иде”.

 

Башка малайлар да шулай ук уйлый микәнни? Бүгенге заман яшүсмеренең генә холкы шундыймы, әллә кешелек дөньясының кагыйдәсеме бу? Дәшмәү – модамы, көтү таләбеме, әллә шулай тиешме? Балаларыбыз авызын ничек ачтырырга, аларның күңел ачкычы кая яшерелгән? Шушы сорауларга җавап эзләп, без доцент, психология фәннәре кандидаты, психотерапевт Рамил Гарифуллин белән сөйләшеп алдык. Белгеч фикере мондый:

 

– Балалар бары тик шушы “бабайлык” проблемасы буенча гына авызын йомып утырмый. Күп нәрсәне әйтеп бетерми алар безгә. Көчләнгән кыз да дәшми, башка проблема белән очрашканы да. Дәшмәү – универсаль закончалык. Балаларның ата-анага ышанып бетмәве бу. Ни өчен ышанмыйлар яки ышанасылары килми? Төп сәбәп – бала авторитетны үз яшьтәшләре арасыннан эзли. Ике дөнья бар – балалар һәм олыларныкы. Балаларныкына олылар беркайчан да кереп карый алмый, чөнки һәр дөнья үз кануннары буенча яши. Балалар бакчасында ук сезнең баланы рәнҗетәләр икән, әти-әни шул балалар дәрәҗәсенә төшеп, рәнҗетүченең кирәген бирә алмаячак. Бу – төркем законнары, хәтта шул 3-4 яшьлек балалар арасында да үзара “бүре” кануннары яши. Олылар дөньясы белән шулар дөньясы арасында упкын. Без анда, бик теләсәк тә, кереп, нидер үзгәртә алмыйбыз.

 

Балалар һәм яшүсмерләр бары тик үз ишләренә генә колак сала. Психологиядә шундый закончалык бар: без барыбыз да үзебезгә тиң һәм үзебез ишеләрнең фикеренә генә таянып эш итәбез. Балаларда көндәшлек һәм үзара аңлашу бары тик үз ишләре арасында гына бара.

 

“Бабайлык”, акча талау белән очрашкан бала реакциясе – курку. Чөнки бу – яңа, моңарчы таныш булмаган нәрсә. Бала алга таба хәлләрнең кая тәгәрәячәген күз алдына да китерә алмый. Аның бөтенләй коты оча. Моны үлем куркынычы дип әйтергә була. Бала үлем куркынычы белән очраша һәм тормышы өчен аны курку баса. Мондый хис тормышта беренче тапкыр гына булгач, ул аның бөтен аңын томалый. Ә нишләргә кирәклеге бер җирдә дә язылмаган. Шуңа күрә иң яхшысы – башны иеп, кушканны эшләү. Иң куркынычы һәм аянычлысы – бала башкаларның да буйсынганын күреп, “бүтәннәр да буйсына, миңа да буйсынырга кирәк алайса”, дигән нәтиҗәгә килә. Бу – массаларның аң сөрешенә, нормага әверелә. “Башкалар бирә икән, мин дә бирәм. Син бирмәдеңмени әле аңа? Бездә барысы да бирә!” Икенче төрле итеп әйткәндә, бу йогышлы чир кебек күчә. Кызлар арасында: “Ә син малайлар белән йокламыйсыңмыни әле?! Син нәрсә, бөтен кеше дә йоклый бит инде! Әйдә!” – дию дә шул массаларга иярү чире. Теләсә нинди әшәкелеккә карата класста нормага шикелле карау шуннан башлана да инде. Җинаятьчел төркемнәр дә акча түләтүне нормага әверелдерә, шулай тиеш – аларны һәркем ашатып-эчертеп торырга тиеш дип күпчелек аңына сеңдерә. Бу гадәти норма һәм берәүнең дә башына башка фикер килергә тиеш түгел! Мондый талау еллар буена бара. Шакал, хулиган малайлар моны болай гына эшләми, норма дигән нәрсә махсус идеологиягә таянып туа. Акчаны болай гына җыя дип уйлыйсыңмыни? Алар ниндидер әкият уйлап чыгара – акча безгә шуның өчен, тегесе өчен кирәк дип, максат-аңлатмаларын китерә. Ә акча бирүче корбан шуңа алданырга, шуның белән акланырга риза. “Ну, ярар инде алайса, шулай тиеш булгач”, – дип уйлый. Шундый закон да бар: рәнҗетүчене корбан кызгана ук башлый. Психологиядә билгеле закончалык бу.

 

“Бабайлык” тозагына капкан ситуациядә иң мөһиме – ата-анасы бала белән ни дәрәҗәдә дуслар? Үз балагыз белән чын дусларча бер дәрәҗәдә кайсыгыз сөйләшә ала, кемнең сөйләшкәне бар икән? Юри генә балалар арасында сораштыру уздырып: “Әти-әниең – синең дустыңмы?” – дип сорагыз. Шул ук сорауны ата-анага да биреп карагыз. Статистика буенча, күпчелек мондый сорауга: “Юк, дус түгел”, – дип җавап бирәчәк. Үз балаңның чын дусты булу – бик авыр нәрсә. Кайчакта кайбер баланың атасы яшьләр арасына килеп, рәхәтләнеп дусларча бер дәрәҗәдә сөйләшеп утыра ала. Гадәттә, мондый төркемнәрдә бернинди дә проблемалар килеп чыкмый. Үзеннән зуррак абыйсы белән дус булып, барысын да сөйли алган малайлар да, статистика буенча, “бабайлык” тозагыннан азат кала.

 

“Бабайлык” дигән нәрсә – армиядәге төп куркыту чарасы. Курку җыелып барып, тора-бара агрессиягә әверелә. Ахыр чиктә, түзәр чамасы калмагач, шул кыерсытылган малайлар автомат тотып дошманнарын кырып сала. “Бабайлык” һәрвакыт булган һәм булачак. Тормышның барлык баскычларында бар ул күренеш, мәктәптән башлап, хөкүмәткә кадәр.

 

Ата-аналарга киңәш бер – балаң ачылып сөйләсә дә, сөйләмәсә дә аларны күзәтә белергә кирәк. Көтмәгәндә, кисәк кенә төрле компанияләренә бәреп керергә, тикшерергә, һәрвакыт сорашып торырга кирәк. Сорамыйча-нитмичә “облавалар” оештырыгыз – нишләп яталар микән. Яшүсмер чын дөресен беркайчан да сөйләмәскә мөмкин. Үз күзләрең белән барып күрергә кирәк. Монда инде төрле алымнарны кулланырга була – качып тыңлап тору, яшерен анализ һ.б. Һәрвакыт күз-колак булырга кирәк. Берзаман яныма әни кеше килде. Моның малае дәрес әзерлибез дигән сылтау белән үз бүлмәсенә кызлар ташыган. Шактый озак барган бу хәлләр. Көннәрдән беркөнне нидәндер шикләнеп, әни кеше малай ишеген тибеп ачкан. “Тәртипле укучы” айлар буе фахишәләр җыеп яткан икән, өстәвенә наркотиклар кабул иткәннәр. Әнисенең тикшереп тыңлап карарга да башына килмәгән.

 

Һичшиксез, балаларның тормышын яшерен рәвештә күзәтеп барырга кирәк. Әле күзәтеп барган очракта да тиешле нәтиҗәләр чыгаруы бик авыр. Әйтик, “Кортик” исемле кинода баш рольне башкарган малай – бөек пионер, бөтен ил балаларына якты үрнәк, чынлыкта тормышта бандитларның бандиты, “Мосфильм” районының баш мафиознигы булган. Балачактан ук хулиган малай, блат буенча шундый уңай роль башкарган. Кинода төшеп бик зур популярлыкка ирешкәч, шакаллыгы тагын да арткан. Аны ахырда барыбер үтергәннәр. Карап торышка үрнәк тоелган балалар да бик тәртипсез, тотнаксыз булырга мөмкин дип әйтүем. Шуңа күрә һәр нәрсәгә шикләнеп карарга кирәк. Иң усалы хәтта отличник булырга мөмкин. Иң күп наркоманнар да бит уку алдынгылары арасында. Чөнки аларның дөньясы бай, алар һаман нәрсәдер эзләнә. Нидер җитми – сагышка баталар, фикерләре башкачарак, югарырак дәрәҗәдә. Яңа белем, яңа хисләр эзлиләр. Статистика буенча, нәкъ менә интеллектуаль мәктәпләрдә иң күп наркоманнар укый да инде. Менә шундый парадокс.

 

Гомумән караганда, безнең укытучыларыбыз “бабайлык” афәтенә бик пассив мөнәсәбәттә. Минем укытучыларга лекция укыганым бар – арган бүгенге укытучылар, акчасы да әздер инде. Күпчелек очракта алар күрмәмешкә, белмәмешкә сабышып, мондый нәрсәләргә карата бөтенләй күз йома. Усал балаларның ата-анасы югары, яхшы урыннарда эшләүче эреле-ваклы түрәләр дә булып чыга әле. Власть йогынтысы балаларына да күчә. Шуңа күрә талаучыны каптыруы, тиешле җәза бирүе бик авыр. Тикшерүчеләр бөтенләй нейтраль җирлектән булырга тиеш.

 

Бала, ачылып китеп, дуслары турында сөйләмәсә, кәефендә тотрыксызлык сизелсә, иркенләп аралашып утырмаса, чаң сугарга вакыт дигән сүз. Андый баланың йөзенә үк корбан чырае чыга. Басым астында яшәүче бала гел ниндидер киеренкелектә, аның күңелендә агрессия туплана.

 

Әти мине кечкенәдән үк “бабайлар” басымы астына, шундый мохиткә эләкмәскә, аларны читләтеп үтәргә өйрәтергә тырышты. Ә мин барыбер эләктем, чөнки миһербансызлар алар теләсә-кая бар. Мәсәлән, мин спорт секциясенә йөргәндә, шуларның корбаны булдым. Казанда балалар өчен 9нчы спорт мәктәбе бар иде. Мин тимераякта йөгерү спорты белән шөгыльләндем, беренче разрядым бар. Җиденче сыйныфта укыган чакта, ахрысы, безне спорт лагерына алып бардылар. Шунда зуррак малайлар үз тәртипләрен урнаштырып, басым ясап, безне, кечерәкләрне, рәнҗетеп торды. Хәтта ризыкны да талап алалар. Йокларга ирек бирмиләр иде. Аяк табаннарына ут төртеп җәзалау – “велосипед”та йөртү” – аларның яраткан күңел ачу чарасы булды. Бу – аяк бармаклары арасына шырпы кыстырып ут төртү. “Балалайка” – кул бармаклары арасына кыстырып ут төртү. Күпләр шулай җәрәхәтләнде анда. Ә теге явызлар ни генә кыланмый иде! Пычрак, чегән лагеры иде ул, палаткаларда яшәдек. Мин зурлар белән сугышырга азапланып маташтым әле. Алар күкрәккә китереп сугалар да сулыш ала алмыйча кәкрәеп егыла идем. Әти-әниләр көнендә әтием килгәч, мин барысын да сөйләп бирдем. Әти туп-туры директорга кереп китте һәм барысын да аякка бастырды! Тавыш куптарды. Соңрак ул лагерьны яптылар. Пычрагын, сасысын бик озак чыгарып тикшерделәр әле. Белмим, әти тавыш куптарганга яптылар микән аны, ләкин минем хәтеремә шулай уелып калган.

 

Шуннан соң секциядәге шактый малайларны кудылар, кайберләре үзләре үк китте. Хәтерлим: сентябрь аенда мин секциягә янәдән килгәч, залда үле тынлык урнашты, малайларның миңа карата хөрмәтләре шаккаткыч дәрәҗәдә арткан иде.

 


Мөнирә ХИСАМОВА
Безнең гәҗит
№ 46 | 19.11.2008
Безнең гәҗит печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№8 (9375) / 25.11.2008 22:03:58

1) Сорагач, язманы кире баш биткә кайтардым. Әле кичә үк.

2) Шулай түгел.

№7 (9374) / 25.11.2008 21:36:59

Админ туган, зерә алып ташлагансың син бу язманы Баш биттән...
Ә админга килгәндә, монда бит "САРЫ" хәбәрләр турында фикер алышу яхшырак бара. нәрсәгә кемнедер ни беләндер "төяргә".Ел ахырында бит сайтта ничә кеше булуы мөхим, нәрсә турында сөйләшү түгел.
шулаймы, админ туган?

№6 (9349) / 25.11.2008 10:05:08

Шул-шул, тотмыш туган, беркем укытучыларны яклап дәшми, патамушты журналистларга сенсация кирәк - олимпиада җиңүчесен әзерләгән укытучы турында кем укып утырсын я тыңласын, менә скандал, укучысының чәчен кискән, судка бирергә кирәк!!! шул кызык!

Тотмыш туган, дөрес әйтәсең, мин имынны мәгариф системасына якын эшлим, һәм, синнән аермалы буларак, мәгарифтәге проблемаларны бә-ә-әк тирәннән беләм. Кайбер фикерләрнең кемгәдер толксыз булып тоелуы аркасында мәгариф, мәктәп шул хәлгә кала да инде....

Ә компонентка килгәндә - бу бик зур проблема, минем вакытым таррак ул зур язмаларны тикшереп утырырга - беренчедән.
Икенчедән, мин Татарстаннан бик читтә яшим - бездә әле бу яктан "нейтралитет"

Ә син, тотмыш туган, чыннан да, "шутиш"

№5 (9345) / 25.11.2008 08:04:09

Язвы-пилеш фанаткасы, син әллә мәктәптә (мәгариф системасында түгел, ә имынны мәктәптә) эшлисеңме? Беркем дәшмәгәндә укытучыларны яклап утырасың.Ә бит компонент турындагы мәкаләдә мин синең фикерне күпме эзләсәм дә тапмадым. К стати, нинди сурезный проблеманы тикшергәндә, нинди толксыз фикерләр.
Сабира, ә мин бит чыннан да, "шутиш". Син бик җиңел генә китеп баргансың, ә китә алмаганнарга (эш урынын түгел, ә балаларны ташлап китә алмаганнарга) нишләргә. Как не странно и не смешно (бүгенге көн күзлегеннән караганда, әлбәттә), но даже бүген дә андый "ненормальный"лар мәктәптә җитәрлек бит.
Шулай итеп, минем фикер нәк менә шуларны һәм шуларның тиз арада күрәселәрен күздә тотып әйтелде.
Р.S. Менә шулай, Сабира!!!

№4 (9329) / 24.11.2008 18:49:11

Әйе шул, тотмыш туган, әйдә, тагын укытучыларнны бичевать итегез инде!..
Әнә,Чабаксарда 30 ел математика укытып, әллә күпме олимпиада җиңүчеләре әзерләгән, благодарный укучылар тәрбияләгән с высшей категорией укытучыны суд аша эшеннән кудылар. Никме? Бер токсикоман малайның чәчен кискән (тик торганнан түгелдер инде - безгә караңгы) Нарушение прав ребенка!
Укытучының хәзер бернинди правасы да юк. Орышырга - ЯРАМЫЙ, выговор - ЯРАМЫЙ. Кыскасы, укучыга: "Тегендәрәк кит әле," - дияргә дә ярамый. Попробуй директор берәр баланың тәртибенә карата акт яки приказ язып кара - прокуратура приказлар китабын тикшереп тора - үзенә выговор или еще хлеще. Ә сез мәктәп дисез...


Ә бит төннәр буе боевикларны, кирәкмәгәнгә өйрәтүче видеоларны балалар мәктәптә карап ятмыйлар. Ул телефоннарында нинди генә әшәке роликлар юк!!! Ә мәктәптә ул телефоннарны алырга ярамый, вубшым да кесәләрен, сумкаларын тикшерергә ЯРАМЫЙ - нарушение прав ребенка!

Укытучы только ТИЕШ: уыкытырга,тәрбияләргә, ЕГЭга әзерләргә (атнага 4 сәгать) белән.


Ә бит укытучының эш хакы нервыларын дәвалап ял итеп кайтырга да җитми...


Админ туган, зерә алып ташлагансың син бу язманы Баш биттән...

№3 (9295) / 24.11.2008 09:56:21

тотмыш, шутишь,э мине,кайчандыр.институтны бетереп муз.мэктэптэ эшлэп йоргэндэ, "син расписаниенны бик унай тозегэнсен,бер конен барыбер буш синен" диеп, коне буе вестибюльдэ вахтер(Мэскэудэ террактлар башланган чак иде,а вахтерга ставка каралмаган ) урнына бушка утырырга мэжбур иткэннэр иде.мондый мыскыл итугэ уже тузэ алмадым,китеп бардым мин аннан.

№2 (9243) / 23.11.2008 09:41:01

"Минем укытучыларга лекция укыганым бар – арган бүгенге укытучылар, акчасы да әздер инде. Күпчелек очракта алар күрмәмешкә, белмәмешкә сабышып, мондый нәрсәләргә карата бөтенләй күз йома."
-Менә бит, монда да укытучы гаепле булып чыкты.Миндә бер тәкдим, кичекмәстән һәр мәктәптә укытучылрның бәдрәф янында дежур тору графигын төзергә, бу эшне профкомга йөкләргә. Ничу монда. Эшләсеннәр.
Ә әти-әниләргә килгәндә, алар баланы тапкан бит инде, үз эшләрен эшләгән, калганы укытучы эше.
Шулай ук исерекләрне айныту, норкаманнарны дәвалау, фәхишәләрне тәрбияләү дә укытучының класстан тыш эше булырга тиеш.
ЯЛ ИТ ҖӘМГЫЯТЬ!!!

№1 (9239) / 22.11.2008 15:34:30

"Зур малайларның берсен дә җавапка тартмадык, чөнки аларга карата зарланып төртеп күрсәтүче булмады."

- аларны жавапка тартырга ярамый, зур малайлар бит алар. Хи-хи.

“Улым, ник әйтмәдең соң син безгә бернәрсәдә, ә? Ник шул гомер түзеп йөрдең?!” – дип сораган. Улы мондый җавап кайтарган: “Ну, әни, син шундук тузынып мәктәпкә барыр идең инде, кычкырыр идең. Иң беренче булып үзеңә үк эләгер иде һәм, ахыр чиктә, безне гаепле итеп калдырырлар иде”.

-устами младенца..ул "зур малай" дигэннэре авылбашынын, анын куштаннарынын балалары икэне ярылып ята монда.

Иң куркынычы һәм аянычлысы – бала башкаларның да буйсынганын күреп, “бүтәннәр да буйсына, миңа да буйсынырга кирәк алайса”, дигән нәтиҗәгә килә. Бу – массаларның аң сөрешенә, нормага әверелә.

- балалар массаларында гына тугел

"рәнҗетүчене корбан кызгана ук башлый."

- "юлбашчыбыз безнен" дип кенэ тора

Кыскасы, мэктэп - кечкенэ дэулэт ул.

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
ЕлМай
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar