• 05.10-22.10 2021-2022 хоккей сезоны. Татнефть Арена
  • 22.10 Премьера! "Сөннәтче бабай", 12+, Кариев театры, 18:30
  • 23.10 Рөстәм Вәлиевнең тууына 60 ел. Искә алу концерты. Филармония. 17.30
  • 23.10-24.10 Премьера! "Сөннәтче бабай", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 27.10 "Мио, минем Мио", 6+, Кариев театры, 18:00
  • 28.10 "Ләйлә вә Мәҗнүн" , 12+, Кариев театры, 18:30
  • 29.10 Микулай, 12+, Кариев театры, 18:30
  • 30.10 Премьера!"Бәхетле көнем", 3+, Кариев театры, 11:00 һәм 13:00
  • 30.10 "Яратып туялмадым", 16+, Кариев театры, 18:00
  • 31.10 Премьера "Бәхетле көнем", 3+, Кариев театры, 11:00
  • 31.10 "Шәй-бу, Шай-бу!", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 01.11 Юрий Шатунов. КСК "Уникс". 19:00
  • 02.11 "Хикмәт әкиятләре", 6+, Кариев театыр, 18:00
  • 03.11-07.11 Ришат Төхвәтуллин. Сула. КСК "Уникс"
  • 04.11 "Корт", 12+,Кариев театры, 18:00
  • 05.11 Премьера! "Бәхетле көнем", 3+, Кариев театры, 13:00
  • 05.11 "Мәхәббәт күгәрченнәре", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 06.11 "Кәҗүл читек", 6+, Кариев театры, 13:00
  • 06.11 "Шәй-бу, Шәй-бу!", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 07.11 "Сәлам, Актәпи",3+, Кариев театры, 13:00
Бүген кемнәр туган
  • 19 Октябрь
  • Рәүф Игъламов (1941-2016) - театр белгече
  • Рәсим Хаҗиев - журналист
  • Булат Ибраһим - шагыйрь
  • Заһидә Бурнашева (1895-1977) - шагыйрә
  • Телэче районы Шэтке авылында йорт сатыла.Газ, су кергэн. 89534073195
  • Торле породалы тавыкларны бик арзан бэягэ сатабыз. Кученеп киту сэбэпле 89274897219
  • В Казани семейная пара снимем однокомнатную квартиру, без детей и животных, РИЭЛТОРАМ ПРОСЬБА НЕ БЕСПОКОИТЬ!!! 89046705587(18+КУ)
  • Детскому саду №100 Советскому району требуются воспитатели,ст.медсестра адрес ул.Кирпичная 2а телефон 295-54-15
  • Исэнмесез! Ремонт стиральных и посудомоечных машин,качественно и с гарантией! Частный мастер Казань 89393369585 Радис
  • Үзебезнең умарталыктан бик тәмле, яхшы сыйфатлы бал сатыла. 3л - 1300 сум. Күпләп алучыларга, бәясе килешү буенча. Шулай ук кәрәзле бал да бар. 89625497103
  • В Казани на улице Сахарова ищем девушек (девушку) на подселение в зал в двухкомнатную квартиру 89923389181
  • Актаныш.услуги:жалюзи рулонные шторы рольставни рольворота ,ремонт москитных сеток 89375814252 Айдар
  • Актаныш. Натяжной потолок урнаштырабыз. Килеп улчәү, консультация бушлай, светильниклар да куябыз. Актаныш, Актаныш районы буенча эшлибез 8-937-581-42-52 Айдар
  • Детскому саду N 292 ново-савиновский район, требуется музыкальный руководитель на 1,5 стаки
 
 

 
Архив
 
07.11.2012 Җәмгыять

Бөке

Мин хоккей яратмыйм. Элек ярата идем. СССР чорындагы хоккей бөтенләй бүтән уен иде шул. Идеология дә бүтән иде. СССРны гасабиланып сагынуым түгел... Әмма... бар иде заманнар... Легендар өчлек – Петров, Харламов, Михайлов... Капкада – Третьяк! Көндәшләре кемнәр диген – Канаданың «башкисәрләре»! Алка өчен тартыш каты бара. Тегеләр дә, безнекеләр дә хутлы уйный... Менә алка Харламов кәшәкәсенә килеп сыланды... Шулвакыт... Го-о-ол!

Элек шулай иде. Элек бүтән идеология иде. Хәзер мин хоккей карамыйм. Футболны да яратмыйм. Ниндидер чит кавем кешесенә көч биреп, борчылып утырырга... Тилебәрән орлыгы ашамадым бит әле мин. Ќәһәннәм читеннән үк килгән ул кыйммәтле адәм урынында берәр милләттәшем, һич югы Татарстанымда туып үскән башка бер халык вәкиле булса... Анысы икенче мәсьәлә. Татарстан уенчыларыннан гына торган команда да булса... Ул чакта команданың ата фанатигы булыр идем.

 

Юк, яратмыйм хәзерге хоккей белән футболны. Яратмавымның тагын бер сәбәбе бар. Сигез мең кеше сыйдырышлы хоккей аренасы урнашкан сарайга каршы йортта яшим мин. Әлеге сарай турысындагы юлда болай да көн саен бөке, кем әйтмешли, машиналар тыгылышы. Хоккей булган көнне – мәхшәрнең дә мәхшәре. Үзем инде ничә кат шаһит булдым: бөке аркасында барасы ќиргә – бара, кайтасы ќиргә кайта алмыйча әллә никадәр вакыт сарыф иттем, күпме нервым бетте, көч-хәл белән өйгә кайтып кергәч, бер гаепсез хатынга күтәрелеп бәрелүләрем...

 

Мин әйтәм, әгәр шушы тирәдә яшәүче берәрсенең (икәвенең, өчәвенең...) фатирында көтмәгәндә бәла-каза булса яисә кемнәргәдер кичектергесез «Ашыгыч ярдәм» кирәк ди... Аллам сакласын!

 

Беркөнне (7 октябрь кичендә) «УНИКС»та узган юмор кичәсендә чыгыш ясадым. Мин машинамда кузгалып кайтырга чыкканда кичке ќиде тирәсе иде. Юлда үтүче-сүтүче машиналар бөтенләй юк диярлек. Тиз кайтып ќиттем Чистай урамындагы йортыбызга. Тик... Хатын бик күңелсез хәбәр белән каршы алды: бер район үзәгендә яшәүче якын кешебезне бик яман кыйнаганнар һәм аны үз машинасының багажнигына салып каядыр алып киткәннәр. Туганыбызның хатыны кабат шалтырата, нишләргә белми, елый, кычкыра, тизрәк кайтыгыз, ди. Авыру улыбызны, көч-хәл белән көйләп-ќайлап киендереп, машинага утыртып, кайтыр юлга кузгалдык. Кузгалдык кузгалуын... Вәләкин, урамга чыгалмыйча, ишегалдында ук туктап калдык. Бәрелеш-мазар булгандыр, дип уйлап, бөтенләй икенче тарафка борылырга уйладым – анда да шул хәл. Өченче юлдан да үтәсе түгел. Дүртенчесеннән дә... Нәрсә соң бу, дип, хатынга карыйм. «Димәк, хоккей әле генә беткән!» – ди хатын. Минем ышанасы килми. Әле генә кайттым бит, – мәйтәм, – урам буп-буш иде, дим. Ул арада «Татар радиосы» ди-джее, хоккей тәмамланганын хәбәр итеп, хатынымның сүзләрен ќөпләп куя. Кыскасы, анда бәрелә, монда сугыла торгач, ниһаять, өченче дамба аша Саба тарафына илтә торган чатка килеп чыктык. Элек унике-унбиш минутта узасы араны, хоккей карап чыгучылар тудырган тыгылыш (бөке, ягъни) аркасында, сәгать тә ќиде минутта үтәргә туры килде...

 

...Әле менә өченче дамбадан ерак түгел генә урында 40 меңнән артык кеше сыйдырышлы алагаем стадион төзелеп бетеп килә... Бөкеләрдә рәхәт чигәселәр бар әле...

 

Ә бит шәһәр уртасындагы бу стадионны һәм арена-мәйданны, шулар ише башка зур спорт комплексларын башкалабыздан читтә, әйтик, Биектау ягында, автоузышлар уза торган тарафта төзесәләр, аеруча отышлы булган булыр иде кебек.


Ләбиб ЛЕРОН
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№17 (819587) / 10.11.2012 09:04:29

Анлату бесполезно диеп.;)

№16 (819580) / 09.11.2012 23:38:18

ник сон узегез китмэдегез спортка, монда чубек чэйнэп утырганчы??? сезнен очен жан атып утырыр идек!

№15 (819486) / 09.11.2012 09:43:39

Узгэрмэячэк - эйе, хэл узгэрмэс, хэзергэ. Эмма, тамчы да таш тишэ. Англия, Америка белэн чагышу- колке. Анда профессиональ спорт табыш китерэ ала, шуна яшилэр. Спорт яраталар - бик яхшы, мин дэ яратам, шуннан? Суз бит икенче эйберлэр турында бара. Кесэгэ кермилэр - шулчаклы беркатлы булмагыз инде, кешене талау очен законлы методлар да житэ. Сез приватизация ничек уткэнен белмисезме? Бюджетны ничек савалар - куз алдына китерэ алмыйсызмы? Сез Англиядэ яшисез?) Ул чагында бигрэк тэ белергэ тиеш;) Ахрысы сезгэ дэ акмаса да тамган ... Минем балыгыма башкалар тулэми, Татнефтьтэ, бюджет та... Ярар, сезгэ анлату буш бугай. Аллагашокер, куп кеше анлый.

№14 (819472) / 08.11.2012 22:01:23

Ә бит хоккейчы дөресен язган,ә сез калганнар гел бер ботка чәйнисез.Англиядә футболда,Америкада хоккейда күбесе читләр,әмма сезнең шикелле лаф ормыйлар.Аллага шөкер малаем да,ике кызым да спортны яраталар.Урамда тәмәке тартып,сыра эчеп йөрмиләр.Спортны ярату үзегездән булмагач,балалрыгыз да шул ишек алды шпаналары була инде ул.Бутап лутчы язмагыз да зинһар.
Акча турында гел фәлсәфә чыга,футбол,хоккей тотынса:сезнең кесәгә керүче юк бит.Үзләре ничек телиләр шуңа тоталар.Менә сез балыкка күп акча сарыф итәсездер.Итегез,әмма кешенекен санамагыз.Сез әйтеп кенә бернидә үзгәрмәячәк...

№13 (819430) / 08.11.2012 09:43:33

шул райуннарда үсеп-өлгереп җиткән малайлар татар камандасы булып пешерә башлаячаклар да инде.
татарның үз нацианал камандасы булыр.
ул вакытта ни әйтерсез,ә?

№12 (819429) / 08.11.2012 09:37:32

Соң инде,поезд китте,хәрбер р-н да кәшәкә стадионы төзеделәр,миллионнар сарыф итеп. Хәзер нәтиҗәләрен генә көтәсе калды,үзебез дә үскән кәшәкәчеләрнең,чит илгә качып бетмәсәләр!

№11 (819428) / 08.11.2012 09:16:56

Урыс, Татарлардан хоккей уйнау пешми икән, гел уйнамаска, акча әрәм итмәскә кирәк. №3 Соры корт язганча, татарда пешә торган шахмат и шундый башкаларны уйнарга.

№10 (819427) / 08.11.2012 09:07:42

Бәхетең бөкедән икән Лерон,сиңа күчеп китәргә генә кала

№9 (819426) / 08.11.2012 08:51:33

Татарлардан пешми хоккей уйнау. Шуңа күрә башкалар уйный. Пешмәгән халыктан нитиҗә көтеп ятып булмый бит инде.

№8 (819423) / 08.11.2012 00:19:04

Да пошли вы все! Һаман шул бер балык башын чәйнәүдән туймагансыз икән әле.СССР заманында имеш, татарлар юк имеш...Тфү!

№7 (819421) / 07.11.2012 23:52:55

Женем сойми шул хоккейны, хоккейчыларны, х.б. мина хэм минем тормышка ни чурты да катнашы булмаган юк-барны, чуп-чарны. Пир во время чумы. Бер сумда бюджет акчасы бирмэскэ ул сорыкортларга. Самоокупаемостька куярга кирэк аларны! Хоккейчы, карасын килэ икэн - ТУЛЭ по полной, дурачок! Ипи хэм тамаша - кара (тэн тосе тугел) халык очен ин шэбе.

№6 (819411) / 07.11.2012 22:38:08

@кәшәкә сукканда сыра эчеп утырып, матч беткәч өелеп сугышучылар@ Точное определение!!!!!!

№5 (819408) / 07.11.2012 22:15:52

хоккейчы, дурак син,узеннен тир тугеп тапкан акчанны тулэп чит ил миллионерларынын кэшэкэ сукканына шатланып утырасын. Шул акчанны республика спортын устеругэ хэер итеп бирсэн купкэ файдалы булыр иде. Мин узем спортка легионерлар килэ башлауга караудан туктадым. Ни очен мин чит ил кешелэре очен шатланып утырыйм, когда узебезнен таланлы балаларга спортка керергэ момкинлек булмаганда?

№4 (819400) / 07.11.2012 21:47:56

Хет яэыгыз,хет язмагыз бернидә үзгәрмәячәк.Хоккейны яратучылар сүзләре тегел бу.Кем уйнаса да шул Татарстан командасы өчен уйный алар.Чиләбе татары Зарипов өчен җан ата.Безгә ошый,без күбәү,яшәсен Ак Барс,Рубин,УНИКС,Зенит,Динамо һ.б.лар

№3 (819383) / 07.11.2012 19:26:21

Сезнең белән тулысынча килдешәм,Мөхәррәм!!! Шундый акчалар түгеп, кәшәкә сугучылар сатып алганчы, үзебезнең егетләрне үстерүгә тотсалар, күпкә яхшы булыр иде. Шул   каппонен, пессонен иммонен кебекләргә акча әрәм итеп, күпме таланлар ачылмый кала.
Менә, нинди таланты шахматчы малай Булат Мортазин.
http://www.matbugat.ru/news/?id=6655
Ә бит, ТАТАРны дөньяга танытырлык шахматчы үсен өчен, тиздән югы тизлектэ, бик күп операциялэр башкаручы компьютер кирәк булачак. Татарстанда шундый компьютер була икән, Булат Мортазинның шахмат талантына кушылып, югары техналогияләр даирәсендә дә, Татарстан даны күберәк таралыр иде, кәшәкә сукканда сыра эчеп утырып, матч беткәч өелеп сугышучылар арасында гына түгел...

№2 (819380) / 07.11.2012 19:05:15

Беркөн очраклы рәвештә \"яшник\"тә хоккей матчына юлыктым.Комментатор сүзләрен тулысынча ничек булган шулай китерергә тырышам:\"...бросок, Каппанен, Пессонен, Иммонен...молодцы казанцы!Ни күкиемә кирәк миңа мондый казанлылар, пенсионерларны талап дәүләт акчасына сатып алынган мондый коллар уены.Аннары Николай Озеровны, Владимир Маслаченконы тыңлап үскән безнең буынга җыен ырды - бырдыны (молодцы казанцы)тыңлавы бердә күңелгә ятмый.Башканы белмәгән-күрмәгәннәргә каппонен, пессонен иммонен кебек казанеөлар да ярый инде. Шөкер, без башка футбол-хокей, чынын, сыйфатлысын күреп горурланып үстек.

№1 (819370) / 07.11.2012 16:33:52

"Ә бит шәһәр уртасындагы бу стадионны һәм арена-мәйданны, шулар ише башка зур спорт комплексларын башкалабыздан читтә, әйтик, Биектау ягында, автоузышлар уза торган тарафта төзесәләр, аеруча отышлы булган булыр иде кебек." - кем барсын Биектауга хоккей карарга. Стадион янында метро була. Бөкеләр булмас бәлки.

▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
ЕлМай
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar