поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
07.11.2012 Җәмгыять

Тыелган җимеш татлы була

Телевидение программасындагы тапшыруларның кайберләре турысында 12+, 16+ кебек билгеләр хасил булды. Моны уйлап тапкан «акыллыбаш»лар фикеренчә, үзенә күрә, үсмерләрне начар йогынтылы фильмнардан, тапшырулардан саклау чарасы булырга тиеш иде кебек. Әмма һәр тыелган нәрсә шикелле үк, монысы да арт ягын сөртә белмәүче бала-чаганы телевизор янына беркетеп кую өчен кирәк булган куркыныч бер трюкка охшаган.

Әгәр дә совет чорында яшәгән буын кешесе булсагыз, хәтерегездәдер әле: ул чагында кино афишаларының кайберләрендә «16 яшькә кадәргеләр кертелми» дигән язу була иде. Һай, шул язуның серле тарту көче! Язмасыннар гына иде дә бит. Ә болай, юри бала-чаганы ымсындырган кебек...

«Авылга яңа кино килгән». Киномеханик клубтагы аерым бүлмәсенә әле керергә дә өлгерми, ә бу хәбәр инде авылның бар урамнарын да әллә ничә кат әйләнеп чыга. Чебиле аяклары белән юл тузаннарын туздырып, клуб янына бала-чага җыела. Киномеханикның акбур белән кара тактага тырыша-тырыша язганын юеш борын асларын күлмәк җиңе белән сөрткәли-сөрткәли карап торучы малай-шалайга «16 яшькә кадәргеләргә....» дигән язу яшендәй тәэсир итә. Барысының да башында ничек тә кинога эләгергә дигән уй бөтерелә. Иртәрәк килеп, клубны ачучы булса, шул тирәдә тычкан сагалаган мәчедәй йөрүче малайларның елгырраклары җай туры китереп, эчкә уза: я сәхнә астына поса, я утыргыч рәтенең иң ерак башына...

Көтү кайтып, сыерлар савылганнан соң, халык клубка җыела. Кино башлануга, качкан урыннарыннан тәгәрәшеп малайлар килеп чыга. Күрсәләр, колакларыннан сөйрәп урамга аткаралар, күрмәсәләр, ахырга кадәр карыйлар. Юкса, «16 яшькә кадәр...» дигән язулы кинода бала-чагага ярамаганы — фильмдагы берәр егет белән кызның кочаклашып үбешүе була иде аның. Күрәсең, әхлакый йөгәнсезлектән тыеп торучы идеология көче куәтле булган. Аңа карап, беркем дә гаилә кормый, бала табып үстерми калмады.

«Зәңгәр тартма»га рухи бозыклык тәрбияли торган тапшырулар кайчан килеп керде дә, совет халкы кай арада миңгерәйтелде соң?! Кинотеатр урынына, кача-поса вак-төяк кафеларга җыелып, видеодан ирләр һәм хатыннарның күмәкләшеп өегешкәнен карау модага кергән туксанынчы еллардамы? Нәкъ шул вакытта, телевидениенең кайсыдыр бер каналында мәктәптә укучы егетләр һәм кызлар өчен якынлык кылу дәресләре өйрәтелде. Франциядә әзерләнелгән ул тапшырулар циклы бакча яшендәге балаларга җенес аерымлыклары ничек сөйләнергә, бала яралу һәм туу серләре ничек аңлатылырга тиешлектән башлап, ир-хатын мөнәсәбәте нечкәлекләренә багышланган иде. Ул хакта укытучыларга алдан ук әйтелде.

Тыелган җимеш татлы була дигәндәй, җенси кызыксыну шуның белән генә тәмамланмады. Безнең ил халкы бер нәрсәдә дә чама хисен белми шул. Шуңа да, элекке данлы СССРның таланып таркалудан калган Россия дигән өлеше ике дистә ел эчендә кызлар сафлыгы, егетләр тугрылыгы һәм намус югары бәяләнә торган илдән «урам себеркеләре» белән шыплап тулган, җинаятьчелек котырынган илгә әйләнде дә куйды. Океан артындагылар күрсәтмәсенә биюче ил түрәләре, үтерешле, көчләшле боевиклар сатып алып, «җенси культура» ясадылар һәм бу әле бүгенге көндә дә дәвам итә. Ә аның ахыр нәтиҗәсе бер генә — Россияне әхлаксызлык, җинаять һәм наданлык сазлыгына баткан, хайвани теләктән һәм ашау-эчүдән башка нәрсә турында уйлый белмәүче коллар иле итү. 


Фирая МОРАТОВА
Ватаным Татарстан
№ 217-218 | 02.11.2012
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»