поиск новостей
  • 19.03 "Ләйлә вә Мәҗнүн" Кариев театры, 18:30
  • 19.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.03 "Ут чәчәге" Кариев театры, 13:00
  • 20.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт" Тинчурин театры, 18:30
  • 21.03 "Анна Ахматова:Вакыт кайтавазы" Кариев театры, 13:00
  • 21.03 "Эх, алмагачлары!" Тинчурин театры, 18:30
  • 22.03 "Корт" Кариев театры, 18:30
  • 22.03 "Ай, былбылым!" Тинчурин театры, 18:30
  • 23.03 "Йосыф" Кариев театры, 18:00
  • 23.03 "Бәхетле көнем" Кариев театры, 13:00
  • 23.03 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 17:00
  • 24.03 "Әлифба:Хәрефләр дөньясында" Кариев театры, 13:00
  • 24.03 "Мәдинә" Тинчурин театры, 17:00
  • 26.03 "Мио, минем Мио!" Кариев театры, 18:30
  • 26.03 "Җилкәнсезләр" Тинчурин театры 12:00 һәм 18:30
  • 27.03 "Гөлчәчәк" Кариев театры, 19:00
  • 27.03 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
Бүген кемнәр туган
  • 19 Март
  • Татьяна Водопьянова - дәүләт эшлеклесе
  • Камил Гайнуллин - актер
  • Ренат Вәлиуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Илшат Вәлиулла - язучы
  • Гөлнур Корбанова - шагыйрә
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Кому требуется шпаклевка, обои, по городу Казани также Арск обращаться по тел +7 (917) 266-37-64.
  • Яр Чаллыда 2-бүлмәле фатир сатыла:Яңа шәһәр, 30 комплекс. Мәйданы 52 кв.м. Планировкасы әйбәт - распашонка. Җылы, яхшы хәлдә. Хуҗасы сата. Телефон:8-9631571216
  • Хәерле көн! "Салават Купере 2" торак комплексында бөтен унайлыклары булган 2 бүлмәле квартира арендага бирелә. 3 этажда. Өр-яңа ремонт, мебель. "Бәхетле" артында урнашкан. Тәртипле татар гаиләсе эзлибез. Йорт хайваннарсыз. Төп шарт: тәртип, чисталык, вакытында түләү. Риелторларсыз. Элемтәләр өчен телефон: 89534975861
  • Студентлар өчен өстәмә эш. 8-917-880-94-77
Архив
 
06.11.2012 Авыл

Аты барның канаты бар, сыеры барның сые бар, ди ат асраучы Әбүзәр Вәлиев

“Аты барның канаты бар, сыеры барның сые бар”, - дигәннәр борынгы бабаларыбыз. Бу сүзләр – хак сүзләр. Шенталы районындагы Татар Әбдекие авылында гомер итүче Габделхәй Әбүзәр улы ВӘЛИЕВ ат ярата. Ул чабыш атлары асрый. Аның белән булган әңгәмәне “Бердәмлек” газетасы укучылырына да җиткерәм.

- Габделхәй әфәнде, ни өчен чабыш атлары асрарга уйладыгыз? Шул турыда сөйләсәгез иде.

- Атка мин гомерем буе гашыйк. Балачагымда әткәй ат асрамады. Гаиләдә алты кызга бер ир бала булганлыктандыр инде, ул миңа башка малайлар төсле Сабан туенда ат ярышларында катнашырга да рөхсәт итмәде. Авылдагы унъеллык мәктәпне тәмамлагач, армия хезмәтен үтәдем. Аннан соң Казан шәһәрендә инженер-механик һөнәрен үзләштердем.

Студент чагымда татар милли көрәшендә катнаша идем. Тренерым Әсхәт абый Шәйхетдиновны әле дә җылы хисләр белән искә алам. Аннан соң да авылларда, өлкәбездә үткәрелгән сабантуйларында көрәшеп, беренче урыннарны яуларга да туры килде әле миңа.

Әткәй вафат булгач, укуымны Самара шәһәрендә дәвам иттем. Һөнәрле булгач, туган авылымда хезмәт итә башладым. Бераздан Рәмзия исемле кыз белән таныштым һәм, бер-беребезне яратып, гаилә корып җибәрдек. Менә шунда инде малай чакта ирешә алмаган үземнең хыялымны тормышка ашырыр вакыт килеп җитте.

Хәләл җефетем Рәмзия дә гаҗәеп киң күңелле, ат яратучан кыз булып чыкты. Аның белән икәү киңәшкәннән соң, без авылда гомер буена чабыш атлары асрап, тирә-юньдә дан тоткан Габдрахман абый Закировтан өч айлык тай сатып алып үстердек һәм аңа Алмачуар дигән исем бирдек.

Алмачуарыбыз бик матур, акыллы чабыш аты булып җитеште. Ул язга чыкты исә, ашкынып сабантуйларын көтә башлады. Әйтергә кирәк, җан дустыбыз безгә бик күп дан-шөһрәт алып килде. Ул чабышларда гына түгел, бакча сукалауда, өр-яңа өй җиткерүдә, терлеккә кышлыкка азык хәзерләүдә дә күп ярдәм итте. Алмачуарыбыз безгә гаилә әгъзасыдай бик якын да, кадерле дә иде! Ләкин, ни кызганыч, күренекле татар язучыбыз Галимҗан Ибраһимов повестенда тасвирланганча, безнең Алмачуарыбызның да актыккы гомере аянычлы булды.

Аннан соң да күп атлар асрарга туры килде безгә. Тик Алмачуар кебек атлар сирәк шул.

Хәзер инде дөньялар үзгәреп китү сәбәпле, авыл халкы атларны бик күп асрый алмый. Бүгенге көндә авылыбызда мин берүзем генә чабыш аты асрыйм: өч атымның берсен йорт хуҗалыгындагы эшләрне башкарыр, икенчесен тарантаска җигеп ярышыр, өченчесен атланып чабар өчен. “Чистокровный английский” токымы булган Реприза белән Фор-Мен (чын ир-егет, дигәнне аңлата) Форварт (һөҗүм итүче) кушаматлы тай бүләк итеп калдырган иделәр. Ул - хәзер чабыш аты. Ә менә Татарстандагы дусларыбыз тарантаска җигеп чаба торган Мемфис кушаматлы ат бүләк иттеләр. Менә шулар белән Самара өлкәсендә генә түгел, Татарстанда үткәрелгән ярышларда да катнашып, гел призлы урыннарны яулап торам.

- Атларны тәрбияләү зур чыгымнар сорый, дип ишеткәнем бар. Бу сүз дөресме? Аларга нәрсә ашатасыз?

- Атларга карата йөрәгеңдә чын мәхәббәт, хөрмәт булса, бернинди чыгымнар турында да уйлап тормыйсың. Аларны, ярышка алып чыгар өчен, ике ел карарга, тәрбияләргә, өйрәтергә кирәк. Ә инде өч яшьтә аларны чын чабышкы итеп әзерләп бетерәсең. Паспортлы итәр өчен дә күп мәшәкатьләнергә, уколын вакытында кадатасы, авырса, табиб чакырасы, вакцинация үткәрәсе, кан анализын тикшертәсе бар. Өстәвенә ияре-йөгәне дә бик кыйммәт тора. Ярышларга йөртер өчен әрҗәле шәхси автомашина да тотарга туры килә.

Без аларга витаминнар, махсус азык сатып алабыз, кишер, алма, карбыз ише тәмле ризыклар белән сыйлыйбыз, печән, солы ашатабыз. Солыны кайнар суда парлап бирәбез. Саф һавада йөртеп кайтабыз. Атларны табыш алу өчен түгел, җаныбыз теләп, яратканга күрә, рухи азык алыр өчен, авырсынмыйча асрыйбыз.

Улларыбыз Ядкәр, Хөрмәт һәм кызыбыз Ләйсән дә яшьли үк атлар карап үстеләр. Ат җене кагылган дусларыбыз, туганнарыбыз аларны яратып, сокланыр өчен киләләр. Араларында тәҗрибә уртаклашыр өчен килүчеләр дә булгалый.

- Атлар асраганга хөкүмәттән субсидия акчасы биреләме соң?

- Юк шул. Мондый сорау белән район администрациясенә мөрәҗәгать итеп караган идем дә, файдасы булмады бугай. Күрше-тирә районнарда яки Татарстандагы атларны ярышка алып бару өчен акчалата (ягулыкка) да, транспорт белән дә ярдәм күрсәтәләр. Ә бездә әлегә андый хәлнең булганы юк. Без бит зур урыннар яулаганда Әбдеки авылыныкын гына түгел, Шенталы районының дәрәҗәсен дә күтәрәбез. Әйтергә кирәк, бөтен эшне әлегә үз тырышлыгыбыз белән генә алып барырга туры килә. Исән булсак, алдагы көндә дә бу яраткан шөгылебезне ташламабыз, дип уйлыйм.

- Тормышта иң бәхетле мизгелләрне кайчан кичерергә туры килде?

- Сабантуйларында ат чабышында беренче урынны яулап, авыл башында мине өзелеп көтеп, тормышта авырлыгын да, җиңеллеген дә бергә кичерешүче хәләл җефетем Рәмзиямнең сөенечле күз карашын күрүләре тормышта иң бәхетле мизгелләр булып тора.

Менә шундый кызыклы гына әңгәмә килеп чыкты Габделхәй әфәнде белән. Бу мактауга лаеклы гаилә атлар гына түгел, сыерлар һәм башка терлекләр, кош-корт асрау белән дә шөгыльләнә, бакчасында бәрәңгесен, башка яшелчәсен, җиләк-җимешен дә күпләп үстерә. Күптән түгел генә Вәлиевлар бик тә “текә” автомашина сатып алганнар. Менә шулай Вәлиевләрнең чабыш атларына сокланып, алар турында әңгәмә корып, көн үтеп тә китте. Ерак офыкта шәфәкъ нурлары сузылды. Бераздан авыл өстенә кичке эңгер-меңгер төште, мәчет манарасыннан кичке Ястү намазына чакырып, моңлы азан тавышы яңгырады. Кичке, серле тынлыкны бозып, әллә кайда гына казлар каңгылдашты, этләр өреп куйды.

Болар барысы да мөселманнар яшәгән татар авылларының иртәгә туачак матур тормышының киләчәге бәхетле, алдагы көннәрдә дә ямьле сабантуйларының дәвамлы булачагы турында сөйлиләр төсле тоелды миңа. Анда ат чабышларын да карап, күп тапкырлар шатланачакбыз әле.

Фотода: Чабышкы атлар тотучы ирле-хатынлы Габделхәт һәм Рәмзия ВӘЛИЕВЛАР.


Нурсинә ХӘКИМОВА
Бердәмлек
№ --- | 06.11.2012
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»