поиск новостей
  • 19.03 "Ләйлә вә Мәҗнүн" Кариев театры, 18:30
  • 19.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.03 "Ут чәчәге" Кариев театры, 13:00
  • 20.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт" Тинчурин театры, 18:30
  • 21.03 "Анна Ахматова:Вакыт кайтавазы" Кариев театры, 13:00
  • 21.03 "Эх, алмагачлары!" Тинчурин театры, 18:30
  • 22.03 "Корт" Кариев театры, 18:30
  • 22.03 "Ай, былбылым!" Тинчурин театры, 18:30
  • 23.03 "Йосыф" Кариев театры, 18:00
  • 23.03 "Бәхетле көнем" Кариев театры, 13:00
  • 23.03 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 17:00
  • 24.03 "Әлифба:Хәрефләр дөньясында" Кариев театры, 13:00
  • 24.03 "Мәдинә" Тинчурин театры, 17:00
  • 26.03 "Мио, минем Мио!" Кариев театры, 18:30
  • 26.03 "Җилкәнсезләр" Тинчурин театры 12:00 һәм 18:30
  • 27.03 "Гөлчәчәк" Кариев театры, 19:00
  • 27.03 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
Бүген кемнәр туган
  • 19 Март
  • Татьяна Водопьянова - дәүләт эшлеклесе
  • Камил Гайнуллин - актер
  • Ренат Вәлиуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Илшат Вәлиулла - язучы
  • Гөлнур Корбанова - шагыйрә
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Кому требуется шпаклевка, обои, по городу Казани также Арск обращаться по тел +7 (917) 266-37-64.
  • Яр Чаллыда 2-бүлмәле фатир сатыла:Яңа шәһәр, 30 комплекс. Мәйданы 52 кв.м. Планировкасы әйбәт - распашонка. Җылы, яхшы хәлдә. Хуҗасы сата. Телефон:8-9631571216
  • Хәерле көн! "Салават Купере 2" торак комплексында бөтен унайлыклары булган 2 бүлмәле квартира арендага бирелә. 3 этажда. Өр-яңа ремонт, мебель. "Бәхетле" артында урнашкан. Тәртипле татар гаиләсе эзлибез. Йорт хайваннарсыз. Төп шарт: тәртип, чисталык, вакытында түләү. Риелторларсыз. Элемтәләр өчен телефон: 89534975861
  • Студентлар өчен өстәмә эш. 8-917-880-94-77
Архив
 
05.11.2012 Җәмгыять

Милләтең кем? «Пумаламы», әллә «себерке»ме?

Элек гастарбайтерларны «кара халык» дип йөртәләр иде, ә хәзер аларга «валик», «себерке», «шпатель» һәм «пумала» ише атамалар да тагылырга мөмкин. Күптән түгел Санкт-Петербург хакимиятенең мигрантлар өчен әзерләгән брошюралары аларны шушы эш кораллары образында сурәтләгән. Брошюра үрнәкләре белән «Фонтанка.ру», яки «Толерантность» дип аталучы хакимият сайтына кереп танышырга мөмкин. Килмешәкләр өчен әзерләнгән әлеге күрсәтмә макеты үзбәк, таҗик һәм кыргыз телләренә тәрҗемә ителгән.

Ленинградка килешмәгән, Петербургка бата

«Сез Россиянең мәдәни үзәге булган шәһәрдә яшәячәксез һәм эшләячәксез», дип фатиха бирелә ул брошюраның беренче битендә. Күрсәтмәдә Петербургка ничек дөрес килергә һәм регистрация үтәргә, кайда медицина хезмәте узарга, җәмәгать урыннарында үзеңне ничек тотарга кирәклеге тәфсилләп язылган. Мәсәлән, итагатьле «валик» яки «пумала» Петербургтагы җирле халыкка: «Сез миңа булыша алмассызмы икән?», «Гафу итегез, зинһар...» – дип мөрәҗәгать итәргә тиеш. Аның каравы кунакчыл петербурглылар үзләре чын кеше рәвешендә сурәтләнгән. Югыйсә табиб, чик сакчысы, түрә, музей хезмәткәрләрен дә, фантазияне уйнатып, берәр эш коралы яки башка образда биреп булыр иде бит. Мәсәлән, табиб – «шприц», ә чик сакчысы «калашник автоматы» булсын ди. Түрә икән – «Чиполино» мультфильмындагы геройлар сыман йә «кызыл помидор», йә «лимон». Хәер, чын татарча булсын дисәк, түрә кешегә «бәрәңге» образы бик килешер иде. Түрә төшенчәсендә, гадәттә, үзен эре, тәкәббер тотучы кеше образын күзаллыйбыз һәм «эре бәрәңге ашаган» дип сөйләнәбез бит. Тик, ни өчендер, петербурглылар читтән эш эзләп килүчеләрне генә шулай мәсхәрәләргә карар иткән. Брошюраны урнаштырган сайтта аны ясауда Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе УФМСы, шулай ук СПИД профилактикасы буенча шәһәр үзәге катнашканлыгы хәбәр ителә.

Ә бит әле кайчан гына хәзер Санкт-Петербург дип атап йөртелгән бу шәһәрнең исеме Ленинград иде. Сугыш елларында үзләрен «петербурглылар» дип атаучы «милләт» түгел, ә милләтләргә бай илебезнең барлык халыклары да, газиз гомерләрен аямыйча, шәһәрне немец фашистларыннан саклаган бит. Алар арасында үзбәк, таҗик, кыргыз, казахлар да, башка халыклар да булган.

Хезмәт кешесенә хөрмәт беткәч

Хәзер һәрбер хезмәт иясен шулай сурәтли башласак, нәрсә була? Мулла икән – «чалма», механизатор икән – «дегет чүлмәге» яки «ачкыч», аш пешерүче икән – «уклау», «таба», «кәстрүл» ише предметлар дигәндәй. Сыер савучыларыбызны «сыер имчәге» рәвешендә күрсәтә башлыйбызмы инде? Ни өчен без тир түгеп хезмәт куючы гади кешене шул тиклем түбәнсетәбез? Әллә илебез белән «эре бәрәңге»гә яки «аксөякләр»гә әверелә башладыкмы? Югыйсә әле кайчан гына социализм, коммунизм төзеп, гади эшчегә гимн җырлый идек бит! Ә хәзер исә илебез тулы дипломлы эшсезләр, ә урам себерергә, идән юарга дисәк, кулга тотарлык кеше калмады, кая бармак төртмә – юристлар да икътисадчылар. Әмма аларның унысыннан берсе канун белә дә кулына калькулятор алмыйча гына саный аламы икән? Инде рәсми статистикага мөрәҗәгать итсәк, үз шәһәребезнең хезмәт һәм мәшгульлек үзәгендә генә дә октябрь аенда 230017 вакансия тәкъдим ителә торып, 5566 теркәлгән эшсез исәпләнүе мәгълүм. Ә иң күп эшкә урнаша алмаучы югары белемле белгеч әзерләүчеләр исемлегендә Икътисад, идарә һәм хокук институты (ИЭУП) беренче урында. Татарстандагы эшсезләрнең җитмеш проценты югары яки урта белемле кешеләр булуы ачыкланган.

Россия күләмендә исә сентябрь ае буенча рәсми эшсезләр саны 1,03 миллион дип исәпләнә. Әле бу узган ай белән чагыштырганда 3,5 процентка киметелгән саннар. Кызганыч, Санкт-Петербург буенча эшсезләрнең төгәл санын эзләп таба алмадым. Бу темага караган күпчелек мәгълүматлар, нигездә, соңгы араларда эшсезлекнең ничә процентка кимүе хакында гына сөйли.

Тик шунысы хак, мигрантларны кешегә санаучы юк бугай ул бездә! Шул ук Санкт-Петербургта 8-10 октябрьләрдә Таҗикстаннан килгән ишегалды себерүчеләр забастовка оештырган иде. Петербурглылар әйтмешли, 50дән артык «себерке»ләр ике ай дәвамында хезмәт хакын ала алмаган, гади тел белән әйткәндә, торак-коммуналь хуҗалык оешмаларының хезмәткәрләре аларның хезмәт хакларын урлаган булып чыга. Ә бит гастарбайтерларга карата мондый мөнәсәбәт бер Санкт-Петербургта гына түгел, бөтен ил буенча. Хәер, үз илебез халкын да башта колхозы таралганчы рәисләр ел әйләнәсенә ике мәртәбә Сабантуй һәм Яңа ел көнне 500 тәңкә акча хисабына эшләтеп, аннан аларны банкротка чыгаргач, алмашка инвесторлар килеп, майонезлата түләп күп «изде». Инде менә Татарстанның иң зур инвесторы «Вамин» хәзер үзе муеннан бурычка батып ята. Ялкаулыкка чыгудан бигрәк, нәкъ менә шул гади эшченең кадере бетү аркасында күпме авыллар таралды безнең, ә совет чорының мирасы булган завод-фабрикаларыбызның исән кала алганнары көч-хәл белән «эләгеп», «яңа кризис» килүләрдән дер калтырап тора. Үз халкын кадерли белмәүче ил башкаларны ничек кадерләсен ди?

Милләтара низаг арта бара

Ә читтән килүчеләр белән чыннан да, гадәттә, бер хокуксыз «эш аты», «эш коралы» буларак кына исәпләшәләр бездә. Аларның ихтыяҗ-омтылышлары турында әллә ни кайгыртучы күренми. «Чит йортка үз кагыйдәң белән кермиләр», – дип кенә җиффәрәбез. Әнә чиркәүләре күптәннән җимерелеп, инде акрынлап үлеп бара торган Шумково дигән рус авылына да таҗиклар килеп урнашкан булган. Алар мәчет төзү инициативасы белән чыккач, бәгъзе каләм ияләре, Шумковоны ваххабилар баскан, дип «ду» килде. Нәтиҗәдә хәзер бу авылда татулык, тынычлык югалды.

«Левада-Үзәк»нең тикшеренүләренә нигезләнеп, «Интерфакс» агентлыгы да соңгы елларда россиялеләр арасында милләтара дошманлык хисе киеренкеләнеп, 2010 ел белән чагыштырганда, милләтара түземсезлекнең ун процентка артуы хакында хәбәр итә. Сентябрь аенда уздырылган Бөтенроссия сораштыру нәтиҗәләре буенча, башка милләтләргә карата дошманлык хисләре булган россиялеләрнең саны ике ел эчендә 44 проценттан 50 процентка, ә үзенә карата дошманлык хисе артуны тоючы россиялеләр саны 41 проценттан 48 процентка күтәрелгән.

«Левада-Үзәк»нең күпьеллык тикшеренүләре россиялеләрнең мигрантлар арта баруга карата акрынлап мөнәсәбәте үзгәрүе хакында сөйли. Мәсәлән, 2007 елда респондентларның 49 проценты бу фактларга нейтраль караган булса, агымдагы елның сентябренә бу позициядә сораштырылучыларның нибары 39 проценты гына калган. Гастарбайтерларга уңай караучылар саны 18 проценттан 11 процентка кадәр кимегән, ә тискәре караучылар саны 31 проценттан 47 процентка кадәр үскән. Сораштырылучыларның 31 проценты читтән килүчеләрнең биредә торып калуына каршы килмәсә, 57 процент россияле, киресенчә, килмешәкләрне даими яшәү өчен кертүне чикләү ягында.

Үз кулыңнан эш килмәгәч...

Шул ук вакытта тикшеренүдә катнашучыларның 58 проценты элеккечә Россиянең күпчелек фаҗигаләрендә «рус булмаган халыклар» гаебе барлыгын танымый, моңа сораштырылучыларның өчтән бере – 34 проценты гына ышана, ә һәр унынчы кеше бу сорауга җавап бирергә кыенсына. Тик үз булдыксызлыгыңнан гарьләнүдән, башкаларны сүгеп кенә эш барамы икән соң? Үзебезнең Казанны да үзбәк, таҗик, төрек кешеләре кулында булган кафе-ашханәләр басып алды бит инде. Шәһәр буйлап көне-төне чаба торгач, шулай беркөнне аяк киемемнең төбе төшкән иде. Тукталыштан ерак түгел, кайту уңаендагы будкада утырган үзбәк янына килдем. «Эх» дигәнче 200 сумга аяк киемемне төпләп тә бирде. «Төшемле эшме соң?» – дип сораган идем. «Төрле чак була, әмма клиентсыз калган юк. Бүген менә дүрт меңләп керде», – ди бу. «Гаиләлеме? Хатының кем булып эшли?!» – дип тә сүз каттым. «Хатыным хатын булып эшли! Балалар тәрбияли, ашарга пешерә...» – дип җаваплады. Дөрес, алар арасында да төрлесе була. Әмма кайберләренең булдыклылыкларына, бер эштән дә борын җыерып тормауларына сокланмыйча карау мөмкин түгел.

Килгәнсең икән – телне бел!

Мигрантларга юнәлдерелгән бер канун нормасы хакында да әйтеп узыйм. Ул киләсе елның декабреннән гамәлгә керәчәк. РФ Дәүләт Думасының мәгариф комитеты әгъзасы Григорий Балыхин җиткергәнчә, торак-коммуналь хуҗалыкта, сәүдәдә һәм көнкүреш хезмәтендә эшләүче мигрантлар алга таба дәүләт телен көндәлек тормышта кулланырлык һәм аралашу өчен җитәрлек дәрәҗәдә белүләрен дәлилләргә тиеш була. Әгәр аларның кулларында 1991 елның 1 сентябренә кадәр элекке Советлар Союзына кергән дәүләтләрдә һәм шулай ук Россиядә рус телен өйрәнгәнлекләре турында документ булса, сынау узу кирәкми. Россиядә эшләүче һәм эшкә килергә теләүчеләрнең русча белүен тикшерү өчен Россиядә һәм чит илләрдәге уку йортларында 160тан артык имтихан бирү (тест үткәрү) үзәге дә ачылган. Рус теле белүләрен дәлилли торган документлары булмаса, моңа кадәр эшләгәннәрнең илдә булу вакыты озайтылмый. Бу канунда мигрантларга, яшәү урынына карап, рус булмаган җирле халыкның да телен ипилек-тозлык өйрәнү мәҗбүри булсын иде, дип өстисе килә. Хәер, төрки телле тугандаш халыклар белән гәпләшү өчен татарга тылмач кирәкми.

Безнекеләргә читтә ни диләр?

Инде үзебезнең илдән читкә китүчеләр хакында да бер-ике кәлимә сүз әйтим. Бер дустымның энесе армиядә диңгез флотында хезмәт итә. Бүген-иртәгә менә-менә кайтырга тиеш инде. Шушы егет, диңгез буендагы кайсыдыр илнең (исемдә калмаган) яр кырыена җиткәч, ярдагы халыкның аларга: «Русские, свиньи, водка!» – дип кычкырулары хакында бик гарьләнеп язган иде.

Бүген меңәрләгән россияле чит илләргә укырга яки эшләргә китә. Күпме кешеләребез савыт-саба юучы булыр өчен генә дә АКШка китеп бара. 90нчы еллар башында «милләтләр төрмәсе»нең «тимер капкалары» ачылгач, интеллигенция вәкилләре, галимнәребез, кемдер әйтмешли, «Россиянең мие» читкә акты. Миллионлаган рус хатын-кызлары исә, үзгәртеп кору башланганнан соң, Көнбатыш илләренә фахишәлек белән шөгыльләнергә китте. Бүген дә меңләгән хатын-кыз, шул юлны сайлап, Көнбатышка юл тота. Сүрия, Төркия кебек илләргә ял итәргә яки укырга барган кайбер танышларымның: «Россиядән икәнлегемне белгәч, андагы ирләр тыйнаксыз тәкъдимнәр ясый башлый!» – дип сөйләгәне бар. Кызык, әгәр Көнбатыш илләрендә берәр нәшриятка шундый ук брошюра ясарга тәкъдим ителсә, Россия хатын-кызын нинди предмет буларак сурәтләрләр иде икән?


Фәнил ГЫЙЛӘҖЕВ
Шәһри Казан
№ --- | 05.11.2012
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»