• 26.06-28.08 Театрализованное фольклорное Казан-шоу. Туган авыл.
  • 06.08-15.08 Салават. 31 сезон. Камал театры
  • 18.09 Хәмдүнә Тимергалиева истәлегенә. УНИКС. 17.00
  • 16.10 20ел TATAR RADIOSI. Татнефть Арена. 18.00
  • 14.12-19.12 Илсөя Бәдретдинова. "Фәрештә түгел". УНИКС
Бүген кемнәр туган
  • 28 Июль
  • Айрат Акимов - җырчы
  • Нургали Булатов - журналист
  • Якуб Агишев (1899-1972) - галим
  • Рәшит Ибраһимов - язучы
  • Наил Мәганов - җәмәгать эшлеклесе
  • Рамил Нотфуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Розалина Шаһиева - шагыйрә
  • Туй, туган көн, юбилей һәм башка уңайдан якын кешегез белән хәтирәләрне теләкләр аша үреп,оригиналь шигырьләр,проза,рәхмәт сүзләре,бәет,җыр текстлары иҗат итәм.Һәр кешегә индивидуаль караш.Кулай бәяләр.Заказлар алдан алына.89083405794 ватсап.
  • Сдаю 1 комнатную квартиру в Наб. Челнах в 62 ком-се молодой семейной паре или двум девушкам студенткам. 89093132683 вацап
  • 62 яшьлек Ир Яна гына пенсиягэ чыктым казаннан ерак тугел район узэгендэ яшим бакча яратам бераз гына умарталарым бар жыр монга гашыйк узем шикелле ялгызлыктан туйган 55 62 яшьлек хатын кыздан шалтырату кэтэм тел 89270417535
  • Исэнмесез. Метро Аметьева,горьки яки Карбышева,даурский,мавлютова урамнары тирэсеннэн 1 булмэле квартира озак вакытка снимать итэргэ эзли без. 89372982380
  • Исәнмесез. Яңа бал сатам. Умартам урман янында тора. Экологик чиста бал. 3л -1300, кәрәзле бал - 600скм/кг. Казанга китереп тә бирәм. 89600344439 нлмерына шалтыратыгыз.
  • Добрый день! Продаю мёд из своей пасеки. Пасека находится около липового леса, в отдаленном от основных автомобильных дорог. Мёд характеризуются экологической чистотой и повышенными лечебными свойствами. Мёд цветочно-липовой. Цена 3л - 1300. Имеется доставка по городу Казани. В продаже имеется мёд в сотах весом от 1кг 500гр - до 2 кг. (вес тары не входит). Цена - 600 р/кг. Оптовом покупателям (от 10 банок), скидки. Желающие пишите по номеру 89600344439
  • Исэнмесез, кем Балтачта фатир сдавать итэ икэн? +7 939 371-04-19
  • Станок (циркулярка+фуганок)сатыла, кулланышта булган. Актаныш. 89063275274.
  • Корбанга хэм асрарга куп торле нэселдэн сарыклар, тэкэлэр, саулыклар, бэтилэр сатыла. Балтач районы. 89874245531 (ватсап бар)
  • Татарча сөйләшүче хатын-кыз тегүче кирәк. Казан.Тел: 9050216055
 
 

 
Архив
 

               

21.11.2008 Милләт

ТИМАТИ – МИРГАЗИЯН ЮНЫСНЫҢ ЭНЕСЕНЕҢ ОНЫГЫ БУЛЫП ЧЫКТЫ

Русиянең гламур репперчысы Тимати Казанга концерт куярга килгәч, аны үлеп тыңлаган яшүсмерләр каршында чыгыш ясап: “Я – татарин! Я – ваш! Мои корни отсюда!” – дип кычкырып, тамашачыны кыздырып, тәмам исертеп бетергән иде. Тамырлары каян соң аның, чыннан да?!

“Фабрика звезд-4” телевизион проекты аша танылган җырчының чын исеме Тимур Юнысов. Шәт, монысы күпләргә билгеле. Мәскәү татары дип беләләр аны. Кемдер “Менә бу җырчы да татар бит!” дип тел шартлаткан булса да, үзенең татарлыгына Тиматиның әллә ни исе китми. Казанга килгәч кенә Татарстан яшьләрен эйфориягә кертүеннән ары китмәде татарлыгы. Матбугатта булган интервьюларында да ул Марат Бәшәров кебек милләте, дине турында сөйләми. Гаиләсе турында әйткәндә дә күбрәк әнисен, энесе Артемны искә ала. Әтисе турында сүз ычкындырганын абайлаганым булмады.

 

Баксаң, Тиматиның Казанда “Мои корни отсюда!” дип кычкыруында да дөреслек бар булып чыкты. Ул үзе Мәскәүдә туып, Лос-Анджелеста үскән бала, ә менә бабасы Баулы якларыннан. Төгәлрәк әйтсәң, Баулы районының Исәргәп авылында туып-үскән Вахит Юнысның оныгы булып чыга Тимоти. Ә Вахит Юныс танылган язучы, публицист Миргазиян абый Юнысның энесе. Димәк, Тимати Миргазиян абыйның энесенең оныгы булып чыга.

 

Вахит ага үзе дә әдәбият өлкәсендә шактый билгеле кеше, оста публицист иде. Мәскәүнең халыкара мөнәсәбәтләр буенча дәүләт институтын тәмамлап, 35 ел дәвамында СССРның Чит илләр белән икътисадый элемтәләр министрлыгында, Гыйрак, Мисыр, Сүрия, Әфганстан кебек шәрык илләрендә илчелекләрдә эшләгән кеше. Лаеклы ялга чыккач, иҗат белән шөгыльләнә. Татар сәнгате турында аналитик мәкаләләр, әдәби тәнкыйть язмалар авторы ул. Соңгы елларында татар авыллары буенча йөреп, халык җырларын һәм бәетләр җыйган. “6000 көн чит илләрдә” дигән китап язып калдырды. 2006 елда вафат була. Туган Исәргәп авылында җирләнгән.

 

– Без ишле гаиләдә үстек, – дип сөйли Миргазиян абый. – Вахит миннән өч яшькә кече иде. Безнең хатыннар да бертуган. Башта Вахит Зәйнәпкә өйләнде. Аннары мин Зәйнәпнең сеңлесе Рәйсә белән никахлаштым. Вахит белән Зәйнәп ике ул үстерделәр. Илдар һәм Фәрит. Безнең бер кызыбыз туды. Камилә дип исем бирдек. Бүген ул безне тәрбияләп карый.

 

Тимати – Илдарның өлкән улы. Кечесе – Артем. Тимур йөзе һәм холкы белән әнисе ягына охшаган. Ә Артем безнең якка тарткан, бик чибәр егет. Миңа охшаталар аны, холкы йомшак. Артем бүгенге көндә Женевада белем эсти.

 

Тимати – катнаш никах җимеше. Әтисе татар, әнисе – яһүдә. Җырлау сәләте дә әнисеннән. Ул пианистка булган.

 

Тиматины бүген яшь җырчылар арасында иң бае диләр. Үзенең төнге клубы, кибет челтәре бар, үз исеме маркасындагы киемнәр җитештерә, ресторан бизнесы белән шөгыльләнә. 25 яшенә күпкә өлгергән булып чыга егет. Үзенең интервьюларында бу казанышлар төбендә тырышып эшләү ята дип ышандыра ул. “Да я в “Макдональдсе” официантом пахал!” – дип сөйли җырчы. Моңа өстәп хип-хоп башкаручы спортинвентарь сатканын да, тиргә батып автоюгычларда машиналар юып йөргәнен дә искәртергә онытмый. Бу казанышлар артында әтисе Илдар Юнысов та тормый микән?

 

– Илдар бик акыллы, тырыш егет булды, – ди Миргазиян абый. – МДУны тәмамлады, берничә чит тел белә, шул исәптән гарәпчәне дә су урынына эчә. Сәләте аркасында зур-зур урыннарда эшләде. Ул БМО трибунасыннан чыгыш ясаган кеше. Тимурга да зур мөмкинлекләрне ул ачты.

 

Тиматиның балачагы Лос-Анджелеста узган, шунда хип-хопка гашыйк була да инде ул. Әтисе берничә тапкыр дөньяның иң мәртәбәле университетларына урнаштырып караган, ләкин улы ташлап киткән аларны. Дипломат булыр дип хыялланган әтисе, ә ул шоу-бизнесны сайлаган.

 

Миргазиян абый беренче биттә Тиматиның фоторәсеме урнашкан ялтыравыклы журналны күрсәтә. Тышлыкта Тиматиның сүзләре: “Я никогда не плачу за секс”.

 

– Йә, шундый сүз буламы инде?! – ди ул. – Тәненә әллә нәрсәләр төшереп бетергән. Кеше кыяфәте юк. Ничек диләр әле алар үзләрен?! Гламур дип атыйлар шикелле... Мин кешеләргә Тимати турында әйтмим, хәтта яшерәм дә... Ләкин белүчеләрнең балалары аңардан автограф алырга дип ялваралар. Каян күрим ди мин аны?!

 

Миргазиян абый Тиматига көлемсерәп, юмор белән карый. Барысын да яшьлек юләрлегенә  сылтый.

 

– Татар икәнен таныймы ул?

 

– Татарлыгын ташка үлчим! Татарлыгы түгел, иманы да юк бит аның! Аның урыс булуы да шул кадәр генә инде. Бәлки, соңыннан килер аңа ул хис. Казанда йөреп кайткач, “Я был на своей родине”, – дип әтисенә сөйләгән. Илдар бер әйткән иде. Тимур килгән дә: “Әти тизрәк урамга чык әле”, – дигән. Туган көненә машина бүләк иткәннәр үзенә, шуның белән мактанып, сөенече белән уртаклашасы килгән. Нинди машина булгандыр инде ул, белмим, ләкин Русиядә андый маркалы машина нибары икәү генә икән. Берсендә Тимати йөри. Үзенә шундый тормыштан тәм табып йөри, нәрсә дип әйтим инде?!

 

Тимати белән Миргазиян абый аралашмыйлар. Җырчының әти-әнисе аерылышкан булса да, атасы белән мөнәсәбәтләрен югалтмый, араларын суытмый. Илдарның башка гаиләсе, Анастасия һәм Анна исемле ике кызы бар икән. Кечесе Миргазиян абыйның әтисе Закир бабайга охшаган. Икесе дә акыллы, тәртипле дип соклана алар белән язучы.

 

– Илдар күбрәк чит илдә яши, – ди Миргазиян абый. – Ләкин ел саен Мәскәүгә кайтып, хатыны Ирина белән минем туган көнне зурлап уздыралар. Вахитның малайларын үз улларым урынына күрәм. Фәрит тә бик нечкә күңелле, мөлаем. Кызганыч, икесе дә бәхетләрен татар кызлары белән таба алмады.

 


Римма БИКМӨХӘММӘТОВА
Ирек мәйданы
№ 21 | 21.11.2008
Ирек мәйданы печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№42 (20432) / 05.07.2009 15:16:49

Ул егетне күргәч минем һәрвакыт сүгенәсе килә ләкин Вахит абыйның ТЯдәге мәкаләләрен,Миргазиян абыйның матур әсәрләрен укып үскән кеше буларак болай эшли алмыйм...

№41 (20430) / 05.07.2009 09:06:54

Жегетлер, тулке татар кызларына гына ойлнегез!!!)

№40 (20428) / 05.07.2009 00:48:04

Тиматиның җырлары тоссыз булса да репны яхшы җырлый бит. Әйдәгез без аны шәхес буларак тикшермик. Татарлар арасында гомер буе сатлыкҗаны да, үз милләтеннән йөз чөергәне дә булган. Дөреслектә җырчы үзенең нинди милләт кешесе икәнен беләдер.

№39 (14276) / 12.03.2009 20:34:13

Ник эйбэт ич инде урыслардан татар булгач! мэсэлэн Биланнын да нэселе татар!

№38 (13408) / 25.02.2009 22:18:24

мин уземнен жинуемне тантана итэм

№37 (13407) / 25.02.2009 21:38:03

Алтынай, fklshlsy

№36 (13406) / 25.02.2009 21:15:02

Озын борыннарга уз каннары ошаганын белми идем эле мин....

№35 (13405) / 25.02.2009 21:05:00

Алтынай,без дэ бит озынборыннар кебек,уз каныбыз гына ошый.

№34 (13403) / 25.02.2009 20:46:35

Яраталар да инде татарлар hэрбер танылган кешедэн татар канын эзлэргэ....

№33 (9787) / 04.12.2008 22:25:28

Римма, статья бигрэктэ шикарный! Сенсацияны ничек эшлэргэ син белэсен! Афарин! Татарлар арасында син кебек журналистлар куберэк булсын иде...
PS: Узеннен телефон мина бирерсен? )))))

№32 (9786) / 04.12.2008 22:20:43

Ооооо, бу бит "black star"! Эйе, анын таланты бар, стиль хб. Эммэ, нигэ ул татар эстрада очен бер нэрсэ эшлэмэде. Анын момкинлеклэр бн татарларны европа сэхнэсендэ продвигать итэргэ була! Эх, Тимур... Анын этисенэ шалтыратырмын сорап!

№31 (9691) / 03.12.2008 00:45:04

Ээээй, безнекелэр Тукай премиясен дэ биреп куярга мужытлар

№30 (9598) / 01.12.2008 12:04:27

РТ нын атказанган жырчысы исеме бирулэренэ шиклэнэсезме эллэ?Без дэ бар да була ул...

№29 (9585) / 01.12.2008 08:49:36

Оо, җегетләр! Менә монысы чыннан да кызык тема булган!

№28 (9562) / 29.11.2008 21:46:11

Укытучы, какие вскусы? Боже упаси! Бабки есть ума ненадо!

№27 (9513) / 28.11.2008 15:03:56

Сез узегез журналистлар, зыялы халык. А чувство зависти ярылып ята. Бугунге кондэ в стране что не запрещено, то все разрешено. Тиматинын майкасы хэм башындагы колготкие это все создает его имидж. Здесь ослоумничать (извините, остроумничать) пожалуйста, ненадо. В любом случае он потомок известных, одаренных людей и сам он талантливый и преуспевающий молодой человек. Мин матбугат сайтына акыллы фикерлер алышырга дип керэм, э сез заливаете одной завистью. О вкусах, вообще то не спорят.

№26 (9411) / 26.11.2008 12:57:07

Акча туплашыйк, бер майка алып бирик булмаса;)

№25 (9409) / 26.11.2008 11:59:12

Остенэ кигэн киеме тузган бит монын:))

№24 (9292) / 24.11.2008 09:27:39

ул Джемс абый турында минем кайнана гел колеп сойли. Жыен тузга язмаган исем кстати Баулыда. анда Карлмаркс (кушып языла) исемле абый да бар эле. шул Карлмарксны искэ алалар Баулынын авыл кебек олешендэ урамда авыл малайлары уйный бит инде, Карлмаркс та шунда уйнап ускэн, эбисе, бабасы тегене чакырал торган булганнар урамны янгыратып, Карлмаркс, кер ойгэ дип))))))))))) кешелэр шул куренештэн колэ торган булганнар.

№23 (9291) / 24.11.2008 09:23:20

Миргазиян џђм Вахит Юнысларны белђм. Кем соћ ул Тимати? Шундый ќырчы бармыни?

№22 (9288) / 23.11.2008 22:10:10

Кэшифэттэй турында хэтирэлэр язарга кирэк сина, mubai!
Э ул эбинен дэ уллары (Маузер вэ Джемс) татарча белмиме?

№21 (9286) / 23.11.2008 21:16:43

Кәшифә әбинең(шул Вахит абый апасы инде) ике улы бар. Исемнәре Джемс һәм Маузер. Чын шулай, шаярмыйм. Так шты хикмәтле фамилие бу Юнысовлар. Кәшифә әби бик-бик мөлаем әби иде.

№20 (9285) / 23.11.2008 21:13:18

mubai, Богелмэнеке була алмагансын, жэл..Алсуны куздэ тотып эйтэм)

№19 (9284) / 23.11.2008 21:09:00

Жэмдинен ерак туганы, ксюха янын барып кайт, туганлашырсын тимоти белэн

№18 (9283) / 23.11.2008 21:07:38

Гы, ә мин Баулы кияве.

№17 (9273) / 23.11.2008 20:00:18

Тимати тагын кемнен туганы икэн? Жэмди мескен ятим булып йори. Ана туганнарын табып бирегезче?
Авось Тимати анын ерак тугандыр, э?

№16 (9272) / 23.11.2008 19:54:06

Тимати минем кайнатамнын сенлесенен иренен внучатый племяннигы да булып чыга эле. мин Баулы килене бит. Вот донья тугэрэк э...

№15 (9269) / 23.11.2008 18:39:15

Ба! Болай булгач Тимытының бабасының апасы (Вахит абыйның апасы) безнең никахка чәкчәк пешереп алып килгән булып чыга! Ул әби минем карчыкның мәрхумә әбисе белән ахирәтләр иде.

№14 (9248) / 23.11.2008 15:10:47

Анастасия Илдаровна...хэ-хэ
Анна Иоановна...хэ-хэ
Тимоти Кацович..

Эрнст Мулдашевнын "АиФ"тагы мутантлары искэ тошеп китте..

№13 (9247) / 23.11.2008 14:54:41

УлКая булган?

№12 (9220) / 21.11.2008 21:54:08

Тимати-катнаш никах нэтиҗәсе.Мондый туганы булганга Миргазыян Юныс гаръләнә шикелле.Мин аны аңлыйм.

№11 (9215) / 21.11.2008 20:15:49

Римма апа, маладис!
Тиматиның үзенә дә җибәр бу мәкаләне!!!

№10 (9209) / 21.11.2008 18:18:14

+ 1
Римма,

№9 (9206) / 21.11.2008 16:22:03

БАШ ИЯРМЕ ТАТАР, ТАТАРГА?
Күзләрендә сөю өмете күренмәгән,
Бу маңкортлар кемгә амәнәт?
Гаепләмә, Раббым, башта безгә,
Аннан сиңа алар амәнәт.

Бармы аларда изгелек hәм сөю,
Кайда мәхәббәт әти-әнигә?
Горурлык, итәгaть, миhербанлык,
Кайда тугърылык туган теленә?

Кайда ул: «Мин, татар!»,-дип,
Милләтенә хөрмәт итүче.
Халкы өчен, туган йорты өчен,
Хаккы өчен җанын бирүче.

Газинур кебек яшь лачыннар,
Җиңү өчен утка керерме?
Заhитләрнең байрак кадаганын,
Батырларны яшьләp белерме?

Дәвам итәрме, Тукайның моңлы сазы,
Сәнгатебездә, күркәм сәхнә түрендә?
Тыңлаганда, серле Сәйдәш көйләрен,
Илhам керерме безнең күңелгә?

Милли үзаң кире кайтыр микән,
Мәчетләргә татар йөрерме?
Эчкерсез саф йөрәгеннән,
Чын күңелдән зәкят бирерме?

Шайтан вәсвәсәсе, гөнаh эшләмичә,
Тугъры калырбызмы исламга?
Чистарынып чык суында,
Басырбызмы изге намазга?!

Фенис Зиялы

№8 (9205) / 21.11.2008 16:20:35

Я - татарин,- диген ич инде.

№7 (9199) / 21.11.2008 14:49:51

Тимати татар түгел... урыс түгел... яһүд тә түгел... кешеме соң ул???

№6 (9197) / 21.11.2008 14:19:53

Ә-әәә,алай икә-ә-ән!
Ә ниэшләп аңа Татарстанның халык артисты дигән мактаулы исем бирмәгәннәр икән соң ?

№5 (9196) / 21.11.2008 14:03:37

Rimma, моны язар очен Мэскэугэ ук бардынмы?

№4 (9195) / 21.11.2008 14:01:42

Тиматиның Тимур Юнысов икәнен белгәч, исем киткән иде. Мин әйтәм, берәр керәшен микән - түшенә кул чугы кадәр тәре тагып йөри бит.

№3 (9194) / 21.11.2008 14:00:43

вот так яналык! Римма, син чын-чынлап эзлэнучэн журналист, мин сина сокланам! Хэм булган мэгълуматны нэкъ менэ шушылай итеп бары тик син генэ яза аласын. пучтэк кенэ материалда да халкыбызнын фажигасе чагыла бит! Оста син! Афэрин!

№2 (9193) / 21.11.2008 13:57:57

Кызганыч...

№1 (9192) / 21.11.2008 13:52:29

Бу Тимати башына ак капрон колготки япкан мэллэ ул?

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
ЕлМай
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar