поиск новостей
  • 19.03 "Ләйлә вә Мәҗнүн" Кариев театры, 18:30
  • 19.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.03 "Ут чәчәге" Кариев театры, 13:00
  • 20.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт" Тинчурин театры, 18:30
  • 21.03 "Анна Ахматова:Вакыт кайтавазы" Кариев театры, 13:00
  • 21.03 "Эх, алмагачлары!" Тинчурин театры, 18:30
  • 22.03 "Корт" Кариев театры, 18:30
  • 22.03 "Ай, былбылым!" Тинчурин театры, 18:30
  • 23.03 "Йосыф" Кариев театры, 18:00
  • 23.03 "Бәхетле көнем" Кариев театры, 13:00
  • 23.03 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 17:00
  • 24.03 "Әлифба:Хәрефләр дөньясында" Кариев театры, 13:00
  • 24.03 "Мәдинә" Тинчурин театры, 17:00
  • 26.03 "Мио, минем Мио!" Кариев театры, 18:30
  • 26.03 "Җилкәнсезләр" Тинчурин театры 12:00 һәм 18:30
  • 27.03 "Гөлчәчәк" Кариев театры, 19:00
  • 27.03 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
Бүген кемнәр туган
  • 19 Март
  • Татьяна Водопьянова - дәүләт эшлеклесе
  • Камил Гайнуллин - актер
  • Ренат Вәлиуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Илшат Вәлиулла - язучы
  • Гөлнур Корбанова - шагыйрә
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Кому требуется шпаклевка, обои, по городу Казани также Арск обращаться по тел +7 (917) 266-37-64.
  • Яр Чаллыда 2-бүлмәле фатир сатыла:Яңа шәһәр, 30 комплекс. Мәйданы 52 кв.м. Планировкасы әйбәт - распашонка. Җылы, яхшы хәлдә. Хуҗасы сата. Телефон:8-9631571216
  • Хәерле көн! "Салават Купере 2" торак комплексында бөтен унайлыклары булган 2 бүлмәле квартира арендага бирелә. 3 этажда. Өр-яңа ремонт, мебель. "Бәхетле" артында урнашкан. Тәртипле татар гаиләсе эзлибез. Йорт хайваннарсыз. Төп шарт: тәртип, чисталык, вакытында түләү. Риелторларсыз. Элемтәләр өчен телефон: 89534975861
  • Студентлар өчен өстәмә эш. 8-917-880-94-77
Архив
 
04.11.2012 Җәмгыять

Мин дә НАРКОМАН булып карадым – 2

Ахыры. Башы 25 октябрь санында.

10 май

Бу көнне йөргән кызым Лилия Мәскәүгә виза ясатырга барырга тиеш иде. Күрәсең, ул көнге саташуларым шуңа бәйле формалашкан.

Бүген иртән яныма Лилия килергә тиеш, дигән уй белән уянып киттем. Имеш, ул Мәскәүгә килгән дә аннан мин яткан Германия шәһәренә туры очучы самолет рейсы барлыгы ачыкланган. 12се генә эшкә булганга, Лилия шул форсаттан файдаланып, бер көнгә генә минем янга барып кайтырга булган һәм шуны миңа шалтыратып әйткән.

Шулай итеп, иртәдән күтәренке күңел белән Лилияне көтә башладым. Бу турыда табибларга да, шәфкать туташларына да әйтеп бетердем. Немецлар – кунакчыл халык, бер генә буш көне була торып, шул көнне меңәр километрлар узып, минем янга очарга карар кылган кызның кыюлыгына сокланып, Лилиягә сюрприз әзерләргә булдылар. Һәм, имештер, хастаханә бюджетыннан акча алып, Лилиягә чәчәкләр, ниндидер бүләкләр сатып алып, минем ятак янына кертеп куйдылар. Ул көнне күрше ятак та бушаган иде инде, Лилия шунда гына кунар дип, урын-җирләрне дә чистага алыштырдылар. Шуннан бер медбрат кереп, кызым каршында чиста-пөхтә булсын өчен, мине баштанаяк юындырып чыгып китте, аннары миңа да яңа урын-җир җәйделәр, өс-киемемне алыштырдылар (юганнары – чын, урын өстендә ятучы авыруларны реанимациядә ике көнгә бер юалар, киемнәрен алыштыралар иде. Юуларының сәбәбе генә – чираттагы саташуым, һәрхәлдә, алар мине кызымны көткән өчен юмаганнар, бу минем наркоздан исерек аңыма гына шулай тоелган).

Чистарынып-ясанып, Лилияне көтүне дәвам иттем. Ул арада каршыдагы икенче реанимация бүлмәсенә чыга торган тәрәзә күземә зур телевизор булып күренә башлады. Шәфкать туташларын, кабызыгыз инде шуны, пультын бирегез, дип интектерергә тотындым. Немецчаны ярым-йорты белә торып, алар белән ничек аңлашканмындыр, анысы минем өчен һаман да сер. Алар миңа тәрәзәнең телевизор түгел икәнен аңлатсалар да, мин бары үз сүземдә тордым. Ахырдан кулыма ятакның аркасын күтәрә-төшерә торган пультны алып, аны телевизор пульты дип кабул итеп, тәрәзә-телевизорны кабызып, рус каналларын эзләп утыра башладым. Тапмагач, сүндереп куеп, аны тынычлыкта калдырдым.

Шәфкать туташлары, мине кызганып, реанимациягә электрон әйберләр алып керү тыелуга карамастан, ишек төбендәге урындыкка ноутбук кертеп куеп, миңа немецча «Мадагаскар 3» мультфильмын куштылар (монысы да чын).

Кичке уннар тирәсендә, ниһаять, Лилия килеп җитте. Тик ул вакытта реанимациянең автоматка көйләнгән ишекләре бикләнделәр һәм бүлмәгә керергә бер ярык кына калды. Шәфкать туташлары шул ярык аша кереп-чыгып йөрсәләр дә, Лилия анда кысылып калырмын, дип курыкты. Берәр сәгатьләп, керергә кыймыйча, ишек төбендә торганнан соң, хастаханә ябылыр вакыт җитте һәм бер шәфкать туташы Лилияне төн кунарга үзенә алып кайтып китте. Мин, бер көнгә генә шундый ерак юл үтеп, яныма килгән сөйгән кызым белән ишек аша гына сөйләшеп булганга кайгырып, төне буе йокламыйча яттым.

11 май

Наркоз тәэсирендәге саташулы көннәрем арасында бу көн психологик яктан минем өчен иң авыры булды.

Беренчедән, Лилия белән тәки күрешеп булмаганга. Аңа көндез инде кире очарга кирәк булганлыктан, бу көнне ул минем яныма таң атуга килеп җиткән иде. Әмма бик иртә булу сәбәпле, реанимация ишекләре әле ачылмаганга, ул тагын яныма керә алмады. Ярык аша керергә куркып, ишек төбендә елап утырды. Шәфкать туташлары, әрмәннәрне куып чыгарган Россиядән килгән теге табиб аны юатып тордылар. Нәтиҗәдә аның белән ишек аша гына саубуллашып, ул кайтып китте.

Икенчедән, ул көнне саташуым да шундагы бөтен табиблар, шәфкать туташлары белән талашып бетүем аркасында. Әллә Лилия белән очрашып булмаганга аларны гаепләпме, әллә башка сәбәп белән шунда, бер яшь кыз шәфкать туташына кычкырып, аны начар сүз белән атадым. Аңа шул җитә калды, ул бөтен персоналга минем нинди әшәке булуым турында сөйләп чыгып, барысы да миңа ачуланып карый, дорфа эндәшә башладылар. Теге кыз аның белән генә дә тукталып калмаган, полициягә шалтыратып, яла якты, дип, миңа каршы шикаять язарга да өлгергән. Ул, яныма кереп: «Булды, полиция хәзер барысын да белә, сиңа әзрәк хәл керүен көтәчәкләр дә аннары туп-туры төрмәгә алып китеп ябачаклар. Монда ятканда бездән дә башка яхшы мөгамәлә көтмә», – дип әйткәч, аннан бу хәлне әнигә, өйдәгеләргә белгертмәвен сорадым. Ул: «Соң инде, карточкаңда өй номерың бар, барысын да шалтыратып сөйләдем, синең җинаятьче икәнеңне хәзер әниең дә, әбиең дә, сеңлең дә, апаң да, хәтта йортыгыздагы мәчегез дә белә», – дип җавап биреп, мине бөтенләй куркуга сабыштырып чыгып китте.

Бераздан аны чакырып алып, полициядән шикаятен алуын ялвара башладым. Табиблар белән талашулар, полиция белән бәйле шушы барлык вакыйга саташуда булса да, немецча гафу үтенү сүзләрен искә төшереп, ул кыздан кичерүен сораганым әле дә ап-ачык истә. Ни өчен гафу үтенә икән, акылдан шашкан, ахрысы, бу дип уйлагандыр инде, мескен.

Саташуымда, ахыр чиктә, ул кыз шикаятен кире алырга ризалашты, әмма гафу үтенүләремә, әйткән сүзләремә үкенгәннәремне белдерүемә карамастан, персонал миңа карата начар мөнәсәбәттә булуын дәвам итте.

Болар реанимация бүлмәсе ишек артына җыелып, ишетелерлек итеп, кызны юкка үпкәләткән өчен, миңа нинди җәза бирәсенә план кора башладылар. Берсе мине җүләрләр йортына ябарга кирәк, дигән фикерен белдерде, икенчесе миңа бойкот игълан итеп, аралашмаска, яныма бөтенләй кермәскә тәкъдим итте. Ахыр чиктә, болар миңа каныма ниндидер пычрак сыекча кертә торган система куярга карар кылдылар һәм шулай эшләделәр дә. Системадан, дөрестән дә, ниндидер сасы ис килә иде, куркудан мин аны алар чыгып китүгә алып аттым. Шулай берничә тапкыр кабатланды: алар куеп чыгып китәләр, мин шунда ук йолкып алып атам. Нәтиҗәдә беләкләрем кара көеп, энә кадарга урын да беткән иде.

Ахырдан, кичке якта, бер медбрат минем кирелегемә ачуланып, беләккә чираттагы яңа системаны куеп, аны мин чишә алмаслык итеп, кат-кат бинт белән ныклап урап, пластырьлар белән ябыштырып куйды. Ул: «Дөреслектә, теге сыекча бернинди дә әшәке әйбер түгел, дару иде, без сине алдалап, сабагыңны гына укытасы идек. Тыңламаганың өчен бу юлы каныңа чип-чиста су кертә торган система куйдык. Ул төне буе торачак, аны йолкып маташсаң, үзеңә тагын да начаррак булачак», – дип кисәткәч, мин бөтенләй коелып төштем. Мескен тавыш белән аннан: «Мин үләчәкменме инде хәзер?» – дип сорагач, теге: «Әз генә», – дип, елмаеп чыгып китте. Шул сүзләрдән соң, мин чак кына кыймылдарга да куркып, эчтән бөтен персоналны сүгеп, Германиягә ник килгәннәремә үкенеп, йоклап киткәнче, куркып яттым.

Чынлыкта, мин әллә нәрсә дип уйлап йолкып аткан системада да, ахырдан куелганында да мине, ниһаять, наркоз саташуларыннан айнытырга тиешле дарулар булган. Күрәсең, аларның көчле тәэсирлелеге дә ул көнне минем фантазиямне арттыргандыр.

Айну, аңыма кайту, чынбарлык, ирек

12 май көнне дә әле иртән шөбһәле хисләр белән уянып киттем. Персонал миңа һаман да ачулы кебек тоела иде. Тик бераздан бүлмәнең ничектер үзгәргәнен, «телевизор»ның кире тәрәзәгә әйләнгәнен, аның аша күрше бүлмәдә дә, күрше ятакта да башка авырулар ятканын күреп алдым. Табиблар, шәфкать туташлары да үзгәргән һәм алар миңа яхшы эндәшәләр. Берсеннән рус шәфкать туташын чакыруларын сорадым. Ул килеп, аннан саташуларым турында сораштыргач, хатын дүрт көн буе күземә җыен юк-бар күренгәнен, моның наркоз тәэсире булганын аңлатты. Шуннан соң җиңел сулап куйдым, тик шулай да аннан персоналның берәрсен алай-болай ялгыш үпкәләткән, рәнҗеткән булсам, минем исемнән, берүк, гафу соравын үтендем. Ул: «Борчылма, барысы да тәртиптә, без синең хәлеңне яхшы аңлыйбыз», – дип мине тынычландырганнан соң гына наркоз тоткыныннан ычкынганымны тәгаен аңладым.

Персонал минем, ниһаять, аңыма кайтуыма үзе дә бик шатланды бугай, сорауга ук ашарга кертеп бирделәр, реанимация бүлмәсендә электрон әйберләрдән файдалану тыелуга карамастан, миңа телефоннан шалтыратырга да рөхсәт иттеләр. Ул көнне әнигә, апама, йөргән кызыма, туганнарыма, дусларыма шалтыратып бетердем.

Берничә көннән мине гади палатага күчерделәр. Анда озата барган реанимация шәфкать туташы, менә монда телевизор бар инде, рәхәтләнеп карый аласың, дип шаяртып чыгып китте.

Нәтиҗә

Бу мәкаләне язаргамы-язмаскамы дип озак икеләндем. Бер яктан караганда, бу саташулар турында кешегә сөйләү бик оят. Әмма икенче яктан, минемчә, язманың файдалы яклары да күп. Беренче чиратта, яшь буын өчен. Арабызда иптәшләре наркотик татып карарга кыстаган, үзләре наркотиктан исереп, җиңеллек, кайгысызлык халәтен кичереп карарга теләүчеләр юк түгелдер. Миндә беркайчан да андый теләк туганы булмады, әммә язмыш ихтыяры белән наркоман тиресендә булып карарга туры килде. Аның «тоткынында» баштан ниләр кичергәннәрем, уй-тәэсирләрем белән бүлешү яшьләргә ялгыш адым ясамаска, дөрес карар кылырга азмы-күпме ярдәм итәр, дип ышанам.

Наркотик – иң куркыныч афәт. Бер мизгеллек рәхәтлек, азга гына барлык проблемалардан арындырып тору битлеге артына гомерлеккә гарип булып калу, акылдан шашу куркынычы яшеренә. Наркотик башка эчке әгъзаларны җимерергә тотыныр алдыннан, беренче чиратта, баш миенә һөҗүм итә. Баш мие күзәнәкләренә наркоз тәэсире аркасында, нәтиҗәдә, акыл саега, организм торган саен көчлерәк доза таләп итә башлый һәм кеше эчтән әкренләп «чери». Ахыр чиктә, ул котылгысыз үлемгә китереп җиткерә. Шуңа күрә наркотикның мавыктыргыч сәләтен истә тотып, аның хакында уйларга да җөрьәт итмәү бик мөһим.

Дөресен генә әйткәндә, наркоз миңа инде ярты ел элек үк бирелсә дә, аның йогынтысыннан әле һаман да арынып бетеп булмый. Күрәсең, операция ясау өчен генә бирелгән доза да зиһенне шактый чуалтырга өлгергән – хәтерем начарланганын, таркауга әйләнгәнемне якыннарым да сизә.

Саташулы вакыйгаларның тагын бер ягын искәртәсем килә. Хәтер дигәнебез шундый нәрсә, үткән көннәр безнең истә тулаем калмый, хәтер сырларына бары тик безне төрле хисләр кичерергә мәҗбүр иткән мизгелләр генә уелып кала. Ә мин ул дүрт көнне башыннан ахырына кадәр генә түгел, әйләнә-тирәмдәге кешеләрнең ниләр эшләгәннәрен, барлык гамәл-хәрәкәтләрен, хәтта әйткәннәрен сүзен сүзгә хәтерлим. Бу ниндидер куркыныч төш сыман. Инде күпме вакыт узуга карамастан һәм ул хәлләрне ничек кенә онытырга теләсәм дә, моны булдыра алмыйм. Бу да наркотикларның зыянлы ягы.

Нәтиҗә ясап, укучыларга бер киңәш кенә бирәсем килә: наркотикларга, берүк, якын да килә күрмәгез!


Айнур ГАЛИМОВ
Шәһри Казан
№ --- | 04.11.2012
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»