поиск новостей
  • 19.03 "Ләйлә вә Мәҗнүн" Кариев театры, 18:30
  • 19.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.03 "Ут чәчәге" Кариев театры, 13:00
  • 20.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт" Тинчурин театры, 18:30
  • 21.03 "Анна Ахматова:Вакыт кайтавазы" Кариев театры, 13:00
  • 21.03 "Эх, алмагачлары!" Тинчурин театры, 18:30
  • 22.03 "Корт" Кариев театры, 18:30
  • 22.03 "Ай, былбылым!" Тинчурин театры, 18:30
  • 23.03 "Йосыф" Кариев театры, 18:00
  • 23.03 "Бәхетле көнем" Кариев театры, 13:00
  • 23.03 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 17:00
  • 24.03 "Әлифба:Хәрефләр дөньясында" Кариев театры, 13:00
  • 24.03 "Мәдинә" Тинчурин театры, 17:00
  • 26.03 "Мио, минем Мио!" Кариев театры, 18:30
  • 26.03 "Җилкәнсезләр" Тинчурин театры 12:00 һәм 18:30
  • 27.03 "Гөлчәчәк" Кариев театры, 19:00
  • 27.03 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
Бүген кемнәр туган
  • 19 Март
  • Татьяна Водопьянова - дәүләт эшлеклесе
  • Камил Гайнуллин - актер
  • Ренат Вәлиуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Илшат Вәлиулла - язучы
  • Гөлнур Корбанова - шагыйрә
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Кому требуется шпаклевка, обои, по городу Казани также Арск обращаться по тел +7 (917) 266-37-64.
  • Яр Чаллыда 2-бүлмәле фатир сатыла:Яңа шәһәр, 30 комплекс. Мәйданы 52 кв.м. Планировкасы әйбәт - распашонка. Җылы, яхшы хәлдә. Хуҗасы сата. Телефон:8-9631571216
  • Хәерле көн! "Салават Купере 2" торак комплексында бөтен унайлыклары булган 2 бүлмәле квартира арендага бирелә. 3 этажда. Өр-яңа ремонт, мебель. "Бәхетле" артында урнашкан. Тәртипле татар гаиләсе эзлибез. Йорт хайваннарсыз. Төп шарт: тәртип, чисталык, вакытында түләү. Риелторларсыз. Элемтәләр өчен телефон: 89534975861
  • Студентлар өчен өстәмә эш. 8-917-880-94-77
Архив
 
03.11.2012 Мәдәният

Рабит Батулла: “Нәкый ага белән чагыштырганда, эшебез чыпчык тезеннән”

Татарда өч йөздән артык язучы бар, диләр. Бүген әнә шул зур төркемнән фәкать берничә генә әдип, язучылар җиң сызганып эшли дисәм, һич кенә дә ялгышмам, мөгаен. Араларында, һичшиксез, язучы Рабит ага Батулла да бар. Мин аның һәрдаим чыгып килгән том-том китапларын күреп сокланам да, гаҗәпләнәм дә. Ничек өлгерә, ничек барысына җитешә, диген. Татарның танылган шәхесләренә, зыялыларына багышланган әсәрләре укучыларны аеруча җәлеп итә. Күптән түгел аның дөньякүләм танылган милләттәшебез биюче Рудольф Нуриевка багышланган китабы дөнья күрде.

- Рабит абый, Рудольф Нуриев турында Равил Вәлиевнең “Шөһрәт” романы дөнья күргән иде инде. Бу әсәрнең сезнең “Бию җене кагылган егет” кыйссасыннан аермасы нәрсәдән гыйбарәт? Бәлки, без белмәгән серләрне ачарсыз....

 

- Мин ул китапны укып чыктым. Равил Вәлиев тә, мин дә документларга таянып яздык. Ләкин “Шөһрәт” әсәрендә шартлап торган Нуриевнең холкын күрмәдем. Мин Сөембикә, Тукай турында документаль әдәби әсәрләр яздым. Рудольф Нуриевкә багышланганы да һәм документаль, һәм әдәби әсәр. Әдәби әсәр дигәндә, анда Батулла да катнаша. Биюче холкына, аның сәнгатенә, язмышына мөнәсәбәтем белдерелә. Автор романда яшәргә тиеш. Әгәр без гәҗиттә иллюстратив рәвештә “Җыелышта фәләннәр катнашты” дип кенә бирсәк, бу – гадәти мәгълүмат. Әгәр бу чараның йомгаклары, аның фәлсәфәсе турында язсак, зур мәкалә чыгачак. Мин документлардан читкә китмәскә тырышам. Югыйсә укучының башын бутап ташларга мөмкин. Документлар “эндәшмәгәндә” исә, мин сөйлим. Әйтик, Сөембикәнең балачагы турында бернинди дә мәгълүмат сакланмаган. Ә мин әсәремдә аның балачагы турында зур өлеш бирәм. Ә аннан соң документка таянган вакыйгалар китә. Әсәрдә иң мөһиме шул: язучы фантазиясе белән документаль чынбарлык каршылыкка килергә тиеш түгел. Мәсәлән, Клеопатра турында нәрсәләр генә язып бетермәделәр. Аларның барысы да үзенчә хаклы. Язучының документаль әсәр язганда, тарихтан читкә китү хокукы да бар. Әйтик, французларның көненә биш-алты дуэльдән исән чыккан шагыйрь Сирано Де Бержерак була. Аны дуэльдә үләр инде дип уйлаганнар. Әмма ул бик каты чирләп, түшәктә җан тәслим кыла. Сирано Де Бержеракка багышланган документаль пьесалар бик күп. Ә менә даһи драматург Эдмон Ростан язган пьеса театр репертуарында йөз ел яши инде. Сирано Де Бержерак ятагына ятып үлми, ә сугышта вафат була, дип яза ул. Французлар бит шагыйрьнең ничек үлгәнен яхшы белә. Ростан ни өчен тарихтан читләшкән соң? Язучы әдәби әсәрнең үсеше өчен героена башка үлем сайлый ала. Һәм французлар беркайчан да Ростанга, син тарихны бозасың, дип әйтмәгәннәр. Тарихи һәм әдәби хакыйкать бар. Кайвакытта әдәби хакыйкать көчлерәк, тәэсирлерәк тә була. Сөембикә манарадан ташланган, дип җырлый халык. Шул ук вакытта аны әсирлекккә алып китәләр, дигән икенче төрле бәет тә бар. Ни өчен татар халкы ханбикәсен манарадан “ташлаган”? Чөнки халык үзенең теләген белдергән. Ул аның Явыз Иван куенында изалануын теләмәгән, ә егылып үлүен теләгән. Әдәби һәм тарихи хакыйкать монда каршылыкка килми.

- Бер-ике документка гына таянып, Рудольф Нуриев турында роман язып булмый торгандыр. Аның хакында мәгълүматны, чыганакларны кайлардан туплагыз? Моның өчен күпме вакыт таләп ителде?

- Кем белгән инде аны. Рус, чит ил язучыларын укып чыктым. Ул минем өстәлдә торган китаплар. Бик күп документлар белән бергә, әйткәнемчә, фантазия дә күп. Укыган кешеләр бик уңай фикердә калды. Кыйсса, киносценарий язылган. Дөнья күләмендә Рудольф Нуриев турында бик күп документаль фильмар төшерелә. Тиздән безнең фильм да әзер булачак.

- Белүемчә, танылган режиссер Фәрит Дәүләтшин җиң сызганып эшкә тотынды да бугай инде...

- Безгә йоклап ятарга түгел, ә күптән инде нәфис фильм төшергә кирәк иде. Татар кешесе бит ул. Еш кына күпләрдән: “Нуриевнең татарга нинди файдасы тигән?” - дигән сүзләрен ишетәм. Ул бит татарлыгын беркайчан да яшермәгән. София Гобәйдуллинаны күпме күтәрдек, музей ачтык? Ә аның татарга нинди файдасы тигән? Миңа зур-зур җитәкчеләр: “Берәр татар спектакленә көй яки берәр милли әсәр язганы бармы соң аның?” – дип сорау бирә. Бу бары тик тар карашлы кешеләрнең фикере. Язмаган, әмма ул - татар чыгышлы бөек композитор. Мондый атаклы кешеләрне күтәрергә кирәк безгә.

- Ә фильм сезнең кыйссагызга нигезләнеп төшереләме?

- Әсәр рус һәм инглиз телләренә дә тәрҗемә ителәчәк. Фильм бу кыйссага нигезләнеп төшерелә. Күп серияле булырга мөмкин.

- Миргазиян Юныс: “Әгәр татар язучысы татар шәхесләре турында яза икән, ул милләтен зурлый, күтәрә. Бөекләр турында язарга кирәк”, - дигән фикерен гел кабатлап тора. Күп кенә әдипләр моны кабул итә алмый. Элек партия кушканча иҗат итсә, бүген мәхәббәт турында яза ул. Сезне “шәхесләр сериясе”нә мөрәҗәгать итүгә, милләтебезнең бөек затлары хакында язарга нәрсә этәрде?

- Тарихны калдырырга кирәк. Тукайның 125 еллыгына кыйсса яздым, Тинчурин 125 еллыгына китап чыгардым, Нуриевнең 75 еллыгына кыйсса яздым һәм тагын бик күп тарихи әсәрләрем бар. “Йосыф-Зөләйха” кыйссасы онытылмаган кебек үтемлерәк тарихи жанр калсын иде. “Шәхесләр сериясе”нә багышланган китабым “Урыннары җәннәттә булсын” дип атала. Тарихи шәхесләр, узган гасырдагы татар зыялыларының язмышы тупланган анда. Бу документлар дәреслекләрдә да, фәннәр академиясендә дә юк. Заманында әлеге шәхесләрнең өйләренә барып, әңгәмә кордым, аларны сөйләттердем. Әйтик, Нәкый аганың өч томга сыйган мәкальләре дөньякүләм Гиннеслар китабына керергә тиешле. Утыз кеше утыз ел эшли торган хезмәт бу. Чын-чынлап эш аты иде ул. “Беләсеңме, Батулла энем, мин ни өчен мәкальләр җыям? Инкыйлабка кадәр өлгергән шагыйрь идем, аннан драма әсәрләре язу белән хирысланып киттем. Мәзәкләр һәм мәкальләр аяк астында аунап яталар бит. Харап булмасыннар, тарихка калсыннар, дип аларны җыя башладым”, - дидем. Мин дә шулай. Бу очракта үземне Исәнбәтнең шәкерте дип тә әйтә алам. Ике томга сыярлык мәзәкләр җыйдым. Алар билгеле кешеләр турында. Иң борынгы заманнан алып, бүгенге шәхесләр турындагы вакыйгалар тупланган анда. Әмма Нәкый ага белән чагыштырганда, безнең эш чыпчык тезеннән генә.

- Кәрим Тинчурин турында әйтеп киттегез. Аның көмеш савытлары, алтын сәгате сезнең кулда иде бит. Бу кадерле экспонатлар Камал театры музеенда түгел, ә Тинчурин театрында сакланырга тиеш булган. Сездә бу васыятьнамә дә бар икән. Ачыклык кертсәгез иде.

- Тинчуринның васыяте юк. Чөнки 1938 елда атылган кеше нәрсәдер язарга өлгермәгән. Ә Тинчурин исемен мин театрда баш режиссер булып эшләгәндә генә алдык. Кәрим абыйның көмеш савытлары, алтын сәгатьләре хатыны Заһирә апада саклана иде. Аңа васыять яздырттым. Ул үз кулы белән: “Бу материаллар Тинчурин театрына тапшырылырга тиеш”, - дип язды. Әлеге васыятьнамә миндә дә саклана. Шул ук вакытта театр да алып китте. Ни өчен алтын сәгатьләрен, көмеш савытларын Камал театрына тапшырдык? Чөнки Тинчурин театры алырга теләмәде.

- Ни өчен?

- Ул вакытта театр директоры Роберт Әбүлмәмбәтов, кирәк түгел, диде. “Алтын сәгатьләрне ничек саклыйм, театрны бассалар, нишлим?” – диде. Мин үзем дә Кәрим Тинчурин әйберләреннән котылырга теләдем. Чөнки минем фатирыма кереп, өч алтын сәгатьне дә алып чыгып китсәләр, Батулла “эретте” дә, хатынына теш куйдырды, дигән сүзе булачак иде. Бервакыт шулай Шамил Закировка зарланып утыргач: “Курыксаң, безгә китер”, - диде. Барысын да аларга тапшырдым.

- Гадәттә, безнең язучылар премия алганчы язалар-язалар да, дәүләт бүләкләре алганнан соң иҗат итми башлыйлар. Сезнең исә иҗат итүдән туктаганыгыз да юк. Кайдан барысына да өлгерәсез, кайдан җитешәсез?

- Минем язмышым шулдыр инде. Үземдәге сәләтне, теләкне халыкка калдырырга телим. Коръән аятьләренең мәгънәләрен китап итеп бастырдык, дүрт басмада дөнья күрде инде. Ул бер язучының да башына килми. Миңа Аллаһы Тәгалә юл күрсәтә торгандыр. Танылган шәхесләр белән аралашып, алар турында яздым. Язучының фаҗигасе нәрсәдә? Әгәр әдипнең әсәре үзе үлгәнче үлсә яки вафат булганнан соң онытыла икән бу – фаҗига. Ни өчен мин театрдан киттем? Начар артист дигәннәрен беркайчан да ишетмәдем бит. Театрдан киттем, ләкин сәхнәдән китмәдем. Телевидениедә, радиода меңәрләгән тапшырулар эшләдем. Театр елап калса, мин китмәс идем. Минсез дә театр яши бит. Кеше эшли алмый торган һөнәргә тартылдым. Бер карасаң, минем сабакташларымның барысы да артистлар, әмма алар язучы була алмый. Язучы бер кеше дә яза алмый торган әсәрләр иҗат итәргә тиеш. Мин шундый юнәлештә эшлим дә. 


Алсу ХӘСӘНОВА
Ватаным Татарстан
№ 217-218 | 02.11.2012
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»