поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
03.11.2012 Авыл

Игенчегә мәдхия ул - Сөмбелә!

Алтын көз җитү, игеннәрне урып-җыю эшләре тәмамлану белән татар халкы өчен Сөмбелә бәйрәме килеп җитә. Менә быел да ул өлкә һәм шәһәр татар милли-мәдәни автономияләре тарафыннан оештырылып, гадәттәгечә, Самараның Литвинов исемендәге Мәдәният сараенда үтте.

Быелгы Сөмбелә бәйрәме бигрәк тә җанлы, дәртле булып башланып китте. Сәхнәгә залдан, халык арасыннан шигъри юллар сөйләп күтәрелгән Казан “Сорнай” фольклор ансамбле артистларының ялкынлы сәламе шундый уңай тәэсир калдыргандыр.

Сөмбелә ул – уңыш бәй­рәме. Безнең ата-бабаларыбыз аны урып-җыю эшләре ае итеп кенә түгел, ә шул айның иясе һәм уңыш-уңдырышлылык али­һәсе итеп тә күз алдына китергәннәр. Кичәдә Камышлы районы Иске Ярмәк авылының “Ак каен” ансамбле Сөмбеләнең асылын тасвирлаучы бик тә матур әдәби хореографик күренеш күрсәтте. Ә Сөмбелә кыз ролен башкаручы ансамбльнең солисткасы Әлфия Баһаутдинова кичәне оештыручы шәһәр татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рифкать Хуҗинга бу бәйрәмнең символын - хуш исле, уңган икмәк бүләк итеп тапшырды.

Авыл үзешчәннәре Җир-Анадан, яңгырдан, кояштан мул уңыш сорап, аларга мәдхия җырлаганнан соң, сәхнәгә мөфти Талип хәзрәт Яруллин күтәрелеп, шул ук юнәлештә: җир, уңыш, хезмәт темасына багышлап, изге Китабыбыз Коръән-Кәримгә нигезләнеп, ха­лыкка вәгазь-нәсыйхәт сөй­ләде. Һәм ул мул уңышны иң беренче чиратта Аллаһы Тәгаләдән сорарга кирәк, дип бик тә урынлы, акыллы сүзләр әйтте.

Билгеле булганча, менә инде 40 елдан артык армый-талмый эшләп килүче “Ак каен” ансамбле быел Самарада узган Бөтенроссия “Түгәрәк уен” фольклор фестивалендә Гран-при бүләген яулады. Бәйрәмдә дә “аккаен”лылар башкарган танылган “Ярмәк вагы”н халык аеруча сокланып кабул итте һәм үзешчән артистларны кайнар алкышларга күмде. “Ярмәк вагы” - татар дөньясында шөһ­рәт казанган бию ул. Аны Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле дә үз репертурына керткән. Сөмбеләнең алыштыргысыз алып баручысы Наилә Сабирҗанова әйткәнчә, бу – безнең өчен горурлык, әл­бәттә. Димәк, өлкәбезнең Иске Ярмәк авылы гомумтатар мәдәниятенә үз өлешен кертте, дигән сүз.

“Ак каен” ансамбле үзенең халыкчанлыгы, гадилеге белән аерылып торса, бәйрәмдә чыгыш ясаган Казанның “Сорнай” фольклор ансамбле исә үзенчәлеге белән таң калдырды. Биш кешедән торган бу коллектив шундый могҗизалар күрсәтә ки, исләрең китә! Кичәне алып баручы әйтүенчә, дөрестән дә, “сорнай”лылар баскан җирләреннән ут чыгаралар, җырлары белән үзәкне өздерәләр, музыка уен кораллары белән шөһрәтле тарихыбызны искә төшерәләр.

Аларның һәр чыгышы тулы бер музыкаль спектакльне хәтерләтә. Ансамбльнең һәр артисты җырлый да, бии дә, думбыра, сыбызгы кебек төрледән-төрле музыка коралларында да уйный. Ә инде сәхнәдә чын артистларча җырлы-биюле тамаша куюларына хәйран каласың.

Казанлыларның бәйрәм программасы да бай булды: Идел буе халыкларының дуслыгына багышланган композиция, мишәрләрнең кичке уены “Розалина-малина”, татар керәшеннәре җыры “Агымсу”, татар халык җырлары һәм башкалар.

Сөмбеләне оештыручылар бәйрәмгә “Сорнай” ансамб­лен чакырып, бик отышлы булдылар. Чөнки аның чыгышы кичәне тагын да җанландырып, тагын да ямьләндереп, аны тагын берничә баскычка югары күтәрде. Ансамбль күз явын алырлык милли киемнәре, татар көйләренең сафлыгын саклаулары белән дә тамашачының хөрмәтенә лаек булды.

Бәйрәмне алып баручы Наилә Сабирҗанова “Сорнай” ансамбленең тарихына да тукталды. Ул 1983 елда оешкан икән. Коллектив татар дәүләт филармониясендә дәүләт фольклор музыкасы ансамбле буларак эшли. Төрле елларда “Сорнай” составында беренче тапкыр сәхнәгә чыккан үзешчәннәр хәзер инде танылган артистлар – Лидия Әхмәтова, Габделфәт Сафин, Айгөл Бариева, Фәиз Бәйрәмов, Әлфия Гыйләҗева. Ансамбль үз гомерендә бик күп профессиональ артистлар – Рабига Сибгатуллина, Хәнәфи Шәйдуллин, Мирсәет Сөнгәтуллин, Зәйнәп Фәрхетдинова, Гөлзада Сафиуллина һәм башкалар белән бергә халкыбызның инде онытылган ике йөзләп җырын яңадан торгызды.

“Сорнай” - Европаның унике илендә II Халыкара этномузыка һәм музыкотерапия симпозиумында бик уңышлы чыгышлар ясаган ансамбль. Германиядә һәм Италиядә үткәрелгән Халыкара конкурсларда катнашып, Дөнья кубогын яулаган. 

Безнең халкыбызны җир, кыр эшләреннән башка күз алдына китереп булмый. Кү­мәк хуҗалыклар тарка­лып, күп урыннарда басулар чүп үлән­нәренә күмелеп ятканда, көзен мул уңыш җыеп алучы игенчеләрне хәзер батырларга тиңләргә була. Сөмбелә бәйрәменең асылы – аларның тырыш хезмәтен данлауда. Шуңа күрә бәйрәмдә дә игенчеләр һәм башка авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре - Камышлы авылыннан сыер савучы Рәмзия Ибраһимова, терлекче Марат Хәйруллин, механизатор Фәнил Әхмәтов, Камышлы районы Иске Ярмәк авылының ветеринария станциясе мөдире Наил Әхтәмов, шулай ук Иске Ярмәк авылыннан крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Илшат Каюмов, авылның мәдәният үзәге директоры Наил Галимуллин, Елховка районының Тупли авылыннан фермер Әнвәр Йосыпов, Тупли авылы җирлеге башлыгы Мидхәт Зәйдуллин, Похвистнево районының Яңа Мансур авылыннан зур уңышларга ирешкән фермер Ринат Сәгыйров, Кошки районының Надеждино авылыннан хезмәт ветераны, бүгенге көндә авыл имамы Мәсгут Кыямов тантананың түр башында булдылар.

Авыл алдынгыларына Самара губерна Думасы депутаты, авыл хуҗалыгы комитеты җитәкчесе Александр Ларионов мактаунамәләр, ә өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе, Самара шәһәр Думасы депутаты Минәхмәт Хәлиуллов һәм “Самара өлкә автовокзалы һәм автостанцияләре” ком­паниясенең генераль директоры Фәния Хәкимова кыйммәтле бүләкләр тапшырдылар. Го­мумән, “Мир колес” фирмасы җитәкчесе Илдар Галиев, “Ипозембанк”, эшкуар Мәүлид Низамов, шәһәр татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рифкать Хуҗин, “Алеф” фирмасы да Сөмбелә бәйрәмендә катнашучыларны үзләренең бүләкләре белән шатландырдылар. 

Самараның “Яктылык” татар мәктәбе укучыларының “Килен төшә” композициясе дә уңыш бәйрәменә тирән эчтәлек салды, чөнки гомер-гомергә татар туйларны көзен уздырган. “Яктылык”лыларның “Килен төшә” биюен күп тапкырлар күреп сокланырга туры килгән иде инде. Ә бу юлы бию татар халкының туй йоласы элементлары белән тагын да тулыландырылып, искиткеч матур тамаша буларак тамашачы игътибарына тәкъдим ителде.

Әйе, Сөмбелә бәйрәме күптән инде Самара та­тар­ла­рының иң яраткан бәй­рәм­нәренең берсенә әверелде. Һәм шунысы шатландыра: ул елдан-ел камилләшә ба­­ра. Тамашачы моңлы татар җырларын тыңлап, матур биюләргә сокланып хозурла­­на. Тик менә киләчәктә концерт алдыннан һәм антрактта ха­лыкка фойеда күмәкләшеп биюләр, рәхәтләнеп дуслары, танышлары белән аралашу мөмкинлеген дә оештырсалар, “аккаен”лылар шул ук “Ярмәк вагы”н тамашачылар белән бергә биесәләр, эх, бәйрәм тагын да җанлырак, тагын да тантаналырак булыр иде кебек!

Ә иң мөһиме – Сөмбелә бәйрәме икмәккә, игенчеләрнең лаеклы хезмәтенә хөрмәт, мәхәббәт хисләре тәрбияли. Бигрәк тә бу юлы залда бала-чагалар бик күп иде. Шуны игътибарга алып: “Балалар кечкенәдән татар рухын күреп яшәсәләр, үскәч тә шул мохиттан аерылмаслар, Аллаһы теләсә”, - дип бәйрәмне тү­гәрәкләде Рифкать әфәнде Хуҗин. Киләсе елда Сөмбелә безгә тагын да мул уңыш, иминлек-сихәтлек алып килсен иде!

 

Минәхмәт ХӘЛИУЛЛОВ һәм Фәния ХӘКИМОВА алдынгы авыл хуҗалыгы хезмәткәрләрен бүләклиләр.

Александр ЛАРИОНОВ тамашачыларны Сөмбелә бәйрәме белән котлый.

Иске Ярмәкнең атаклы "Ак каен" ансамбле.

"Сорнай" фольклор ансамбле чыгыш ясый.

 Римма НУРЕТДИНОВА фотосурәтләре.

 


Миләүшә ГАЗИМОВА
Бердәмлек
№ 45 | 03.11.2012
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»