поиск новостей
  • 19.03 "Ләйлә вә Мәҗнүн" Кариев театры, 18:30
  • 19.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.03 "Ут чәчәге" Кариев театры, 13:00
  • 20.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт" Тинчурин театры, 18:30
  • 21.03 "Анна Ахматова:Вакыт кайтавазы" Кариев театры, 13:00
  • 21.03 "Эх, алмагачлары!" Тинчурин театры, 18:30
  • 22.03 "Корт" Кариев театры, 18:30
  • 22.03 "Ай, былбылым!" Тинчурин театры, 18:30
  • 23.03 "Йосыф" Кариев театры, 18:00
  • 23.03 "Бәхетле көнем" Кариев театры, 13:00
  • 23.03 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 17:00
  • 24.03 "Әлифба:Хәрефләр дөньясында" Кариев театры, 13:00
  • 24.03 "Мәдинә" Тинчурин театры, 17:00
  • 26.03 "Мио, минем Мио!" Кариев театры, 18:30
  • 26.03 "Җилкәнсезләр" Тинчурин театры 12:00 һәм 18:30
  • 27.03 "Гөлчәчәк" Кариев театры, 19:00
  • 27.03 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
Бүген кемнәр туган
  • 19 Март
  • Татьяна Водопьянова - дәүләт эшлеклесе
  • Камил Гайнуллин - актер
  • Ренат Вәлиуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Илшат Вәлиулла - язучы
  • Гөлнур Корбанова - шагыйрә
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Кому требуется шпаклевка, обои, по городу Казани также Арск обращаться по тел +7 (917) 266-37-64.
  • Яр Чаллыда 2-бүлмәле фатир сатыла:Яңа шәһәр, 30 комплекс. Мәйданы 52 кв.м. Планировкасы әйбәт - распашонка. Җылы, яхшы хәлдә. Хуҗасы сата. Телефон:8-9631571216
  • Хәерле көн! "Салават Купере 2" торак комплексында бөтен унайлыклары булган 2 бүлмәле квартира арендага бирелә. 3 этажда. Өр-яңа ремонт, мебель. "Бәхетле" артында урнашкан. Тәртипле татар гаиләсе эзлибез. Йорт хайваннарсыз. Төп шарт: тәртип, чисталык, вакытында түләү. Риелторларсыз. Элемтәләр өчен телефон: 89534975861
  • Студентлар өчен өстәмә эш. 8-917-880-94-77
Архив
 
02.11.2012 Мәдәният

«Кәҗә белән Cарык»

13 сентябрьдә «Әкият» курчак театрында «Кәҗә белән Сарык» мюзиклының премьерасы узды. Пьесаны Габдулла Тукай әсәре буенча Гәрәй Рәхим язган, спектакльне Илдус Зиннуров сәхнәләштерде, музыкаль бизәлеш – Луиза Батыр-Болгариныкы.

Бу спектакль турында мин бик куанып язам һәм моңа берничә сәбәп бар. Беренчедән, Казан курчак театрының татар труппасы эшчәнлеге 1937 елда нәкъ «Кәҗә белән Сарык» спектакленнән башлана. Димәк, бу – чишмә башына әйләнеп кайту. Икенчедән, әлеге спектакль – татар труппасының яңа бинада куелган беренче премьерасы. Ниһаять, өченчедән, спектакль коллективның яңа иҗади этабы башлануын билгеләүче уңышлы хезмәт булды.

 

«Кәҗә белән Сарык» мюзиклы – минем моңа ышанасым килә – театрның эволюциясе өчен башлангыч ноктага әйләнергә тиеш. Ул заманча гына түгел, ул нәкъ менә бүгенге чынбарлык тудырган күренеш. Ул бик оста башкарылган. Ул талантлы актерларның энергетикасы белән тулы. Ул бала белән бала булып диалог кора. Тагын шунысы да игътибарга лаек: ул иронияле. (Аһ, бу сүзне ничек яратам! Ләкин аны шулкадәр сирәк әйтергә туры килә.) Ул чын мәгънәсендә ирония һәм үз-үзеңнән көлү белән тулган. Дөрес, спектакль тел тидермәслек түгел, ләкин аның нигезендә яткан берничә элемент театрның иҗади амбицияләрен һәм тамашачы зәвыгын югары дәрәҗәгә күтәрүгә юнәлтелгән.

 

Драматургия. Балалар һәм яшүсмерләр өчен язылган драма әсәрләренең проблемалары турында ялкаулар гына сөйләмидер. Алар бар һәм бетәргә җыенмый. Шуларның иң мөһиме: әсәр язучы «олы» кешенең фикерләү рәвеше яшь тамашачы акылыннан тулысынча артта калган. Шунысын да ассызыкларга туры килә: драматурглар бала психологиясен белми, адресатының хисен, өмет-хыялларын аңламый. Хәзерге балалар 20-30 ел элек яшәгән балалар түгел. Алар башка төрле җырлар җырлый, аларның кызыксынулары башка, идеологияне җеннәре сөйми, интернет юморын үз итәләр, алар иреклерәк, ләкин шул ук вакытта ялгызлыкны көчлерәк тоялар. Драматурглар – татар драматурглары турында гына әйтүем, ләкин гомумән Россия буенча да проблемалар шул ук – һаман да куян-төлкеләрне «сөйләштереп» маташа, тик алар ярдәмендә балалар өчен актуаль булган сорауларга җавап бирми. Драматургларыбызның курчак театры үзенчәлекләрен тоемламаулары турында әйтеп тә тормыйм.

 

Драматургиябезнең тагын бер афәте – күренекле исемнәр хисабына күтәрелергә тырышу. Бигрәк тә Тукайга каты эләгә: әкиятләренең сюжетлары үзгәртелә-үзгәртелә «тишкәләнеп» бетте инде. Балалар пьесасы өчен Тукай әсәрләре буенча шигъри текстлар язуны акылсызлыкка тиңлим. Берәү дә Тукайга тиңләшә алмый. Рус мәдәнияте өчен Пушкин мөһим, ләкин татар мәдәнияте өчен Тукайның роле аннан да зуррак. Милләтенең мәдәниятенә ясаган йогынтысы көченә карап, Тукайны бары Шекспир белән чагыштырып буладыр. Җитди шагыйрь буларак, Гәрәй Рәхимнең җиңел юлдан китмәве, Тукай белән ярышмавы (алдан ук уңышсызлыкка дучар булачак иде) күңелне юата. Диалоглар чәчмә формада язылган, җыр текстлары ияреп яки дәвам итеп язылмаган, алар оригиналь. Дөресен әйткәндә, аларда Тукайның әсәре дә юк, ә юк икән – бик әйбәт. Миңа, тамашачы буларак, Г.Рәхимнең үз текстларының «тәме» кызыклырак. Алар исә юмор һәм ирониягә бай, хәтергә кереп калучан. Гомумән, пьесаның авторы балалар психологиясе, аларның тормыш тизлеге белән яхшы таныш, дигән фикер кала. Ул Тукай алдында колларча юхаланмый, укучысы-тамашачысын хөрмәт итә, болай да билгеле нәрсәләрне чәйнәп аңлатып тормый. Бәян итүнең өзеклелеге – теләсә-кайсы драматургиядә иң мөһим сыйфатларның берсе. Бер яктан караганда, әлеге сыйфат интрига тудыра – мин Тукай әкиятен беләм, ләкин Рәхим әкиятенең ничек тәмамланасын белмим, икенче яктан, актерларга иҗат итү өчен зур мөмкинлек бирелә, драматург барын да язып биргәч, аларга сәхнәдә ни эшлисе кала, сурәтләргәме? Дөресен әйткәндә, мин, Г.Рәхимнең поэзиясен яратсам, югары бәяләсәм дә, анда драматург чаткылары, сәхнәне тоемлау шундый көчледер, дип уйламый идем. Яшь драматургның инде шактый олы яшьтә булуы бер дә гаҗәп түгел – күңел яшьлеге паспорттагы саннардан мөһимрәк ул. Бер сүз белән әйткәндә, спектакльнең бу элементы бик тә уңышлы.

 

Музыка. «Театр – музыка» мөнәсәбәтләренә килгәндә, мине, иң беренче чиратта, музыканың сурәтсезлелеге, спектакльнең структурасына сеңүе кызыксындыра. Спектакльләргә аерым номер дәрәҗәсендә кертелгән музыка мине чыгырдан чыгара. Күңелне болгатырлык лейтмотивлар, яки икәүнең ай яктысы һәм бәрәңге турында сөйләшеп утырганнан соң кинәттән җырлап җибәрүләре миңа кызык түгел. Шуңа да мин спектакльләргә хатын-кыз композиторларыбыз – Мәсгудә Шәмсетдинова, Резеда Әхиярова, «Кәҗә белән Сарык» мюзиклының музыка авторы Луиза Батыр-Болгари – язган музыканы яратам. Аларның һәрберсе шәхес, һәрберсенең үз дәрәҗәсе, иҗат үзенчәлеге. Бүген «милли драматик спектакль музыкасы» төшенчәсе, күп очракта, шушы нәфис иңнәргә таянып тора.

 

Л.Батыр-Болгари пьеса материалына бәйләп, үзенә якын булган, дөньяны тоемлавына туры килгән мотивлар эзли. Беркайчан да әштер-өштер генә эшләми. Бу театр белән читтән торып хезмәттәшлек итүче башка иҗатчылар (рәссамнар, драматурглар, балетмейстерлар, композиторлар һ.б.) арасында, теләр-теләмәс, өстән-өстән генә эшләүчеләр дә бар. Берәүне дә үпкәләтәсем килми – бу, гомумән, әлеге язма кебек, субьектив фикер. Ләкин нишләтәсең бит, кайчак курчак спектакленең иң шәп өлеше Л.Батыр-Болгариның музыкасына кайтып кала. «Кәҗә белән Сарык»та, Аллага шөкер, спектакльнең барлык компонентлары бертигез дәрәҗәдә эшләнелгән. Композитор гасырлар белән сыналган тәртип буенча мюзикл иҗат итә. Лейтмотивлар сизелер-сизелмәс кенә, төп вакыйгалардан өскәрәк чыкмый. Монда кантри мотивлары ди сизелә кебек, тик бу иллюзия генә, чөнки композитор белән аранжировщикның тырышлыгы белән бу аерым музыкаль номерлар гомуми концепция һәм стильгә берләшкән. Бу – драма спектакле өчен язылган музыка түгел (ә курчак спектакльләре барысы да драматик рухта), бу – нәкъ менә мюзикл. Музыка монда беренче яки икенче урында түгел, ул драматург тексты һәм актерлар уены белән бертигез хокукта. Бу элементлар бер-берсеннән килеп чыга. Музыка юморга бай. Кәҗә белән Сарыкның дуэтлары бер драматик ситуациядән икенчесенә күчкәндә үзгәрә тора, ләкин үзләренә хас тон-төсмерне саклый. Тулаем алганда, сыйфатлы музыкаль спектакльнең нигезендә яхшы музыка ятарга тиешлеген дәлилләп тору – акыллы эш түгел. Шуны белә торып та, конкрет мисалларда күрү һәрчак насыйп булмый шул. Ә «Кәҗә белән Сарык» спектаклендә моны күзәтеп була.

 

Сценография һәм курчаклар. Кайчандыр Александр Губский илебездәге курчак театрларының иң үзенчәлекле рәссамнарының берсе иде. Ил башкача атала иде, репертуар театрында әйдәп баручылардан булу күпкә авыррак иде. Аннан соң иҗади бөлгенлек чоры башланды. Осталык сәләтне алыштырды, тәҗрибә иҗат дәртен сүндерде. Вазыйфалары, бурычлары шундый иде. А.Губский, бай фантазияле профессионал булса да, саега башлады. Уңышлы омтылышлары да булгалады. Әле бер, әле икенче сезонда рәссам үзенең 80нче, 90нчы еллардагы иң яхшы эшләрен хәтерләткән спектакльләр куя, ләкин, тулаем алганда, уртача сыйфатлы эшкә таба юнәлеш ала. Күңелсез хәл, әмма бу шулай. А.Губскийның курчакларны гына түгел, бүгенге курчак театры сәнгатенең иң йомшак ягы булган сценографияне дә уйлап таба белүен исәпкә алсак, бу хәл тагын да аянычрак тоела. Күп очракта рәссамнар курчаклар һәм актерларның костюмнарына гына игътибар биреп, cәхнә бизәлеше, спектакльнең сәнгати образы, метафоралар турында оныталар. Аңлашыла ки: декорацияләрне гастрольләрдә еш куллану, «болай да таманга туры килә», дигән принцип буенча эшләү һ.б. спектакльнең сәнгати дөньясына карата шундый мөнәсәбәтләр уята да инде. «Кәҗә белән Сарык»та без рәссамның эшкә карата бөтенләй үзгә мөнәсәбәтен күрәбез – сценографиянең һәрбер детале ут бизәлешенең бай мөмкинлекләре ярдәмендә эчтәлек ягыннан уйланылып, энәсенең җебенә кадәр эшләнелгән. Әмма сәнгати бизәлеш алдан ук төгәл билгеләнмәсә, ут аппаратурасы да булыша алмас иде. Рәссамга зур плюс куябыз. Спектакль прологтан башланып китә. Шәүлә театры алымнары ярдәмендә сәхнәдә автор пәйда була, аның каләменнән Шүрәле, Су анасы һәм героиняларыбыз «килеп чыга». Әлеге алым үзе куелышның югары культурасы, талантларына туры килерлек техник мөмкинлекләр булуын көтеп алган авторларның сарыф ителеп бетмәгән иҗади сәләте турында сөйли.

 

Мине Тукайның башка әкият геройларының сәхнәдә пәйда булулары гына бераз шомга калдырды. Әгәр режиссер аларны просцениум булышчылары буларак күренешләрне бәйләү өчен генә калдырса, аңлашылыр иде. Ә болай – булса ярый, булмаса ярый кебек кирәксез эш. Кызганыч, яхшы курчаклар иделәр, ләкин «мылтыктан атмадылар». Бу, мөгаен, бизәлешнең бердәнбер җитди җитешсезлегедер. Моннан тыш, Су анасының костюмы шәүлә театры техникасына туры килми. Курчаклар – буйлы, бу спектакльнең жанрына килешә. Мин үзем буйлы курчакларны яратып бетермим. Талантсыз аниматорлар, эстрада «йолдыз»ларына кызыксыз пародияләр ясаган актерлар аркасында бу төр курчаклар бөтенләй эштән чыгып бетте. «Кәҗә белән Сарык»та исә мондый карар уйланылып, тикшерелеп кабул ителгән. Битлекләрнең скульптурасы җентекләп эшләнелгән. Гадәттә, рәссамнар, артык характерлык һәм тәфсиллек белән ясалган курчак битләрен яратмаган һәм актерга беленер-беленмәс итеп ясалган битле курчакны уйнату җиңелрәк, дип санаган бөек курчак театры сәнгатьчесе С.Образцов васыятенә таянып, бу принципны зур курчакларга карата да кулланалар. А.Губский башка юлдан китә һәм уңышка ирешә. Кәҗә белән Сарыкның, һәр Бүренең, Байның битләре – һәркайсы индивидуаль, персонажларның костюмнарына килешеп тора. Әби белән Бабай курчаклары бераз гадирәк күренә, ләкин, алдан ук әйтеп куям, аларны уйнату да артык традицион башкарылган. Тулаем алганда, һәр образ, һәр характер уңышлы килеп чыккан. Мондый курчакларны җанландыру – артистлар өчен зур шатлык. Соңгысы – сюжет  өчен бик тә мөһим булган курчак – Бүре башы, сценографиянең камертонын билгели. Бүре башының агарынып килгән кыяфәте пиратлар итеп сурәтләнгән тере Бүреләрнең алсу битләре белән контрастка керә. Бүре башы куркыныч түгел, көлке итеп күрсәтелә, балалар аннан бер дә курыкмый. Ул сәнгати фантазия һәм актерларның импровизациясе өчен киң мөмкинлекләр бирә. Менә нәрсәне дә истә тотарга кирәк. Әлеге спектакль-мюзикл карнавал эстетикасында түгел, халыкның көлү культурасы традицияләрен күздә тотып ясалган. М.Бахтинны укыгыз – курчак ярдәмендә Үлемне гәүдәләндереп, Аннан көлү гомер өзелүдән куркуны җиңү дигән сүз. Бик тә уңышлы, бик тә куанычлы! Мин мондый Губскийны сагынган идем!

 

Режиссура. Илдус Зиннуров – иң тәҗрибәле һәм профессиональ татар режиссерларының берсе. «Курчак театры драма театрыннан нәрсәсе белән аерыла?», дигән сорауга М.Сәлимҗановның «Бер нәрсәсе белән дә түгел. Анда писсуарлар гына түбәнрәк урнашкан», – дип әйткәне булган. Барлык режиссерларга да мәрхүмнең акылы һәм намуслыгы хас түгел шул. Күп кенә режиссерларыбызга Зиннуровтан күренешләрне төзергә, мизансцена теле белән сөйләргә, актер алдына бурычлар куярга өйрәнү комачауламас иде. Юк шул! Киреләнәләр. Имеш, без бөек, имеш, драма театры режиссерлары. Ә И.Зиннуров исә – күренекле курчак театры режиссеры М.Королевның иң яхшы укучыларының берсе, искиткеч спектакльләр куйган кеше. Күпмедер вакыт Зиннуров иҗади бөлгенлектә була, үз-үзен кабатлый, фикерен тиешле итеп белдерә алмый. Бу минем субъектив карашым. Шулай була ул – түбәннән очып баручы гына түбәнгәрәк төшми. Бүген режиссер кабат профессиональ формага керде. «Кәҗә белән Сарык» – моның ачыктан-ачык үрнәге. Театр җәмәгатьчелеге күренекле вакыйганы күрми калырга тиеш түгел, И.Зиннуровны хупларга, аңа булышырга кирәк. Тагын бер момент бар. И.Зиннуровның эше драматургия сыйфатыннан тора. Ул телефон китабын сәхнәләштерә алмаячак. И.Зиннуров сәнгати яктан көчле спектакльләр куйсын өчен балалар пьесалары, драматургларның курчак театрына карата кызыксынуы кирәк. «Кәҗә белән Сарык»ның режиссурасына килгәндә, югарыда әйтелгәннәрне кабатлыйсым килми. Чүп-чар арасыннан шәп пьеса эзләп тапкан бу режиссер композитор, сценограф, актерларга төгәл бурычлар куя. Әлеге очракта режиссер актерлар ярдәме белән төп эшне башкара алган – борынгы юлчылык сюжеты һәм аның образларына, бөек Тукайга, үз театры тарихына иронияле, куанычлы заманча мөнәсәбәт уята.

 

Ул спектакльне персонажларга карата мәхәббәт, тамашачыга карата хөрмәт белән баета, урыны-урыны белән тарихны постмодернистик яктан ачып бирә. Аның актерлары җиңеллек белән уйный, үзләрен иркен тота, ә мизансценалары тирән эчтәлекле сулыш алаган. Бер сүз белән әйткәндә, режиссер бөек һәм бик бөек бурычны үти. Аның бер генә кимчелеге бар, бу кимчелек драматург эшенә дә тигез кагыла. Бай бай булганга күрә генә алдан ук начар кеше итеп сурәтләнелә. Бу соцреализм калдыгы миңа шактый комачаулады. Персонажларның Байга карата мөнәсәбәте берничек тә аңлатылмый, ә бит ул бары тик әҗәтен кайтарырга тели. Байның «Ашлык юк икән, малыгызны алып китәм», диюе гаделсезлек булып яңгырамый. Безнең халык та бит банктан кредит ала да, әҗәтен кайтарырга ашыкмый. Банкирлар – начар, без яхшы, имеш. Минемчә, балаларны әҗәтләргә карата мондый җилбәзәк мөнәсәбәткә өйрәтү кирәк түгелдер.

 

Хореография һәм актерлар эше. Гүзәл Маннапова – үзенә һәм укучыларына карата бик таләпчән талантлы хореограф. Төпченеп, җиренә җиткереп эшли торган кеше. Мин бу юлларны язганда да, ул биюләре өстендә эшләгәнен белеп торам. Тиздән ул камиллеккә ирешер. Премьерада исә мин башкачарак хәлне күзәттем. Биюләр ашык-пошык, уйланылып бетмичә башкарылган. Ә бит мюзиклда бию бик тә мөһим роль уйный, музыка белән бертигез дәрәҗәдә тора. Әлегә бары тик бүреләр биюе генә сәнгати яктан төгәл һәм ышандырырлык итеп эшләнгән. Финал биюе юк. Бу вакыт тар булу аркасында килеп чыккандыр, дип уйлыйм, театрга репетицияләр өчен күбрәк сәгатьләр бирү кирәк.

 

Һәм, ниһаять, актерлар. Режиссерга бераз мәдхия укыганнан соң, теләсә-кайсы спектакльнең апофеозы – актерлар ансамбле, дип әйтеп торуны артык, дип санадым. Бу спектакльдә дә шуны күзәтеп була. Гомумән алганда, рус һәм татар труппасында актерларларның иҗади сәләтләре бер тирә булса да, татар труппасы ансамбль уенында үзен яхшырак күрсәтә. Бәлки рус труппасы актерлары шәхси уенда көчлерәктер дә, әмма «татарлар» бердәмрәк, бу сыйфат тозсыз спектакльләрне дә «өстерәп» чыга. Яхшы спектакльдә труппа ансамбле ачылып китеп, хәрәкәтне энергия белән тулыландыра, бу энергия сүзсез өлешләрне дә, рампа киңлеген дә тутыра.

 

Спектакльдә зал белән турыдан-туры интерактив юк, шулай да тамашачы белән элемтә бар. Кәҗә ролен башкаручы Рәмзия Фәйзуллина ансабльнең тонын билгели. Сирәк, төрле образларны оста гәүдәләндерә белгән искиткеч курчак йөртүче, тере планда да эшли белүче талантлы актриса. Ул беркайчан да тапталган ысулларны кулланмый, рольне үзләштерү өчен хәрәкәт, фактурага таянмый, образның җисеменә үтеп керә.

 

Ул һәрвакыт режиссер куйган бурычларны үз алдында төгәл билгеләп куя, шул ук вакытта импрозизациягә дә урын калдыра. Аның Кәҗәсе – шук, акыллы – гаҗәеп җиңеллек белән, бер сулышта уйналды. Сарык ролен башкаручы актриса Фәнзилә Сабирова белән хәлләр берникадәр авыррак. Ул барысын да бик төгәл башкара, ләкин мюзикл жанрына килешле җиңеллек юк анда. Төрледән-төрле тоннарга күчеп, искиткеч сөйләм сурәтен барлыкка китерсә дә, пластика турында онытып җибәрә. Әмма, тулаем алганда, Сарык роле актрисаның зур уңышы. Бай ролендәге Юрий Чуктиев һәрвакыттагыча төгәл һәм сәнгатчән. Бай зур колаклы кечкенә ишәккә атланып йөри. Хуҗасының авырлыгыннан мескен хайван әбәләнеп-әбәләнеп китә – бу бигрәк тә көлке, чөнки ишәкне дә Чуктиев үзе уйный. Спектакль азагында байның чиксез зур корсагының сере чишелә – ул чапаны астында бөтен байлыгын йөрткән икән. Әби (Гөлнур Габдрахманова) белән Бабай (Ришат Гыйздәтуллин) рольләре шактый традицион рәвештә башкарылды. Әмма вакыт узу белән бу дуэт җайлашыр, дип уйлым. Иң мөһиме – актерлар сәхнәдә җылы мохит тудыралар. Тукайда Кәҗә белән Сарыкны хуҗалары куып чыгарса, Рәхим белән Зиннуров интерпретациясендә хайваннар, хуҗаларына җиңелрәк булсын, дип өйдән үзләре чыгып китә.

 

Атаман җитәкләгән бүреләр триосы аерым игътибарга лаек. Атаман ролен башкарган Марс Гайфуллин профессиональ планда шактый тиз үсә, һәм әлеге спектакль моңа дәлил булып тора. Калган ике Бүре образы да (Миләүшә Фәйзрахманова белән Рузилә Зарипова) индивидуальлектән мәхрүм түгел. Актрисалар тулысынча эшләнелгән характерлар иҗат итә. Бу очракта драматург язган түгел, ә режиссер уйлап тапкан һәм актерлар тарафыннан оста итеп чынга ашырылган характерлар турында сүз бара.

 

Югарыда билгеләнгән җитешсезлекләрне исәпкә алсак та, гомумән, спектакльдә һәр роль бәйрәм кебек, чөнки төгәл бер моментта һәр персонаж соло күрсәтә башлый, һәрберсе уеннарыннан ләззәт ала. Актерларның спектакльне яратулары сизелә, ә бу бик тә мөһим.

 

Нәтиҗә ясап шуны әйтергә кирәк – алдыбызда жанры һәм стиле буенча төгәл эшләнелгән, ясалышның барлык элементлары белән ныгытылган шәп спектакль. Башка татар театрларында сезон ничек узар – белмим, әмма «Кәҗә белән Сарык»ның бу елның иң күренекле театр вакыйгаларының берсе булачагы бүген үк билгеле.

 

 


Нияз ИГЪЛАМОВ
Сәхнә
№ 10 |
Сәхнә печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»