поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
31.10.2012 Мәгариф

Милли рухлы якты йорт

Кочко-Пожар мәктәбе озак еллар Сергач районы татар мәктәпләрен берләштерүче этно-мәдәни мәйдан булып тора. Биредә татар телен, мәдәниятебезне, гореф-гадәтләребезне саклау өстендә Фаилә Курамшина җитәкчелегендәге мәктәп коллективы эзлекле эшләп килә.

Элегрәк район күләмендә уздырылган ачык дәресләр, тематик семинарлар, конкурс-фестивальләрдә җиде татар авылы мәктәпләре актив катнашып, тәҗрибә туплап, үзләре өчен күп яңалык алып китәләр иде. Кызганычка каршы, быелгы уку елыннан официаль рәвештә бер генә татар мәктәбе дә калмады. Кочко-Пожар һәм Камка мәктәпләре урта, Печә һәм Шөбиле мәктәпләре башлангыч итеп сакланып калып, балаларны үз укытучылары укытса да, алар рус мәктәпләренең филиаллары гына, Анды, Мөтеравыл, Грибан авылларында мәктәпләр калмады. Анды белән Мөтеравыл балалары Богородск, грибанлылар Янау, Печәнең урта һәм өлкән класслар укучылары Лопатин мәктәпләрендә укыйлар.

Шулай да, татар балаларыбыз, ничек әйтмешли, бер уч кына калса да, гаиләдә, мәктәптә алган тәрбия аркасында үз милләтләре белән горурланып үсәләр, әби-бабайлардан калган йолаларны, гореф-гадәтләрне саклап үстерү, аны пропагандалау өстендә бик теләп эшлиләр. Биредә инде укытучыларының, сәнгать җитәкчеләренең роле аеруча зур, әлбәттә. Ә Кочко-Пожар мәктәбе үзенең мөһим этно-мәдәни үзәк ролен дәвам итә һәм 22 октябрьдә биредә уздырылган татар мәдәнияте фестивале моны тагын бер тапкыр исбатлады. Бу мәдәни чарада, хуҗалардан гайре, Камка, Печә, Мөтеравыл һәм Грибан балалары катнашты. Укучылар өч номинациядә – җыр, бию һәм кайбер милли йолаларыбызны сәхнәләштереп күрсәтүдә ярышты.

Җыр-биюдә халык иҗат иткәннәрен һәм заманчаларын башкарырга кирәк иде. Фестиваль конкурс формасында оештырылып, барлык чыгышларны жюри бәяләсә дә, кемнең нинди урын алуы алай ук мөһим түгел иде бу көнне. Миңа калса, иң мөһиме – балаларның халык җырларын да, замана җырларын да бик теләп башкаруы, барлык нечкәлекләрен туры китерергә, борынгы төсмерләрен сакларга тырышып биюләре, үзара аралашулары иде. Ниндидер махсус вокал яисә бию студияләрендә шөгыльләнмәсәләр дә, осталыклары, сәхнәдә үзләрен тота белүләре сокландырды.

Милли йолаларны сәхнәләштереп күрсәтүдә хуҗалар һәм Камка балалары гына катнашты. Камкалыларның “Зимцәцәк” төркеме күптән түгел генә Самарада узган “Түгәрәк уен” Бөтенроссия фестиваленнән дипломант булып кайтты. Балалар төркемнең сәнгать җитәкчесе, татар теле укытучысы Гөлнур Мангушева җитәкчелегендә авыл картларыннан борынгы йолаларны, уеннарны язып алганнар, хәзер шуларны торгызу, сәхнәләштереп күрсәтү өстендә эшлиләр. Кочко-Пожарда алар Самарада күрсәткән кайбер уеннар, шул исәптән, йомырка тәгәрәтү, ашык уены белән таныштырдылар. Борынгыларга туры китереп тектергән махсус күлмәкләре, уйнаулары, сөйләүләре – барысы да бик матур иде. Пожарлылар “Нәүрүз” бәйрәмен күңелле итеп күрсәттеләр. Җыр-биюгә бигрәк осталар биредә, ә гармунда авылның атаклы гармунчыларының берсе Вафа Курамшин уйнады.

Бәйрәм-фестиваль бик күңелле үтте. Мәктәпнең “Данс” бию төркеме, музыкаль паузаларда төрле жанрларда биюләр башкарып, кунакларның күңелен күтәреп торды. Барлык җиңүчеләр һәм катнашучылар грамоталар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде. Балалар да, олылар да аралашу-фикер алышуны чәй табыны артында дәвам иттеләр.

“Мондый очрашуларны ешрак үткәрергә кирәк. Аларның мөһимлеге турында кат-кат сөйләп торасы юк, бу шиксез. Мин озак еллар инде татар мәктәпләре белән эшлим һәм татар мәдәниятенә, халык иҗатына, балаларның тәрбияле булуына ихластан сокланам”, - диде район мәгариф бүлегенң информация-диагностика кабинеты белгече Татьяна Иванова.

Сүз ахырында Кочко-Пожар мәктәбе турында тагы бер тапкыр әйтеп үтәсем килә. Биредә көчле, бердәм, тәҗрибәле коллектив хезмәт итә. Мәктәпнең материаль базасы нык, укыту-тәрбия процессы югары дәрәҗәдә булсын өчен бөтен шартлар тудырылган. Мәктәптә класстан тыш эшкә зур әһәмият бирелә, бик күп тәрбияви чаралар уздырыла. Балалар район гына түгел, өлкә, зональ чараларда актив катнашып, уңышка ирешәләр. Бу инде директорның тәрбия буенча урынбасары Эльмира Абдрахманова һәм өлкән вожатый Гөлнара Нәвретдинованың да тырышып эшләүләре нәтиҗәсе.

Ике катлы якты, зур бинага быел косметик ремонт ясалган, түбәнең бер өлешен алмаштырганнар, болдырларга матур ишекләр куйганнар. Спонсорларга рәхмәтләре зур, кайчандыр үзләрен олы тормыш юлына озаткан уку йортына алар гел ярдәм итеп торалар. Мәсәлән, быел да эшмәкәр Фаил Хамзин матур гөл чүлмәкләре бүләк иткән, алар барлык тәрәзә төпләрен бизәп утыра. ООО “Авторемонтсервис” җитәкчесе Илгиз Измайлов шушы көннәрдә генә компьютер классына тимер ишек куйдырган. Харис Имаметдинов җитәкчелегендәге җирле “Авангард” хуҗалыгы гел ярдәме белән. Менә бу чараны финанслауда да ул якта калмаган. Авыл администрациясе башлыгы Рөстәм Абдуллин белән дә тыгыз элемтәдә эшли мәктәп.

Һәр класста интернет челтәренә тоташтырылган компьютер бар, ә барлыгы бу замана техникасы биредә 24 данә. Мәктәптә 49 укучы булганын исәпкә алсак, ике балага бер компьютер дигән сүз. Кыскасы, бар да бар, балалар гына елдан-ел кими бара. Тик монысы инде, ничек әйтмешли, бүтән мәсьәлә һәм әти-әниләргә дә кагыла. Ә бүгенгә Кочко-Пожар мәктәбе, филиал дәрәҗәсендә булса да, үз көендә яши әле. Һәм тагы да озак еллар ишекләре ябылмасын иде.

Фотода: Кочко-Пожар төркеме чыгышы.

Автор фотосы.   


Наилә ЖИҺАНШИНА
Туган як
№ 43 | 26.10.2012
Туган як печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»