поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
31.10.2012 Мәгариф

Арттырырга ярамый киметергә

Бердәм дәүләт имтиханы тирәсендә тагын үзгәреш җилләре исә башлады. Хәер, ул җилләрнең тынып торганы да юк. Имтихан биремнәрен төзү өчен җаваплы кешеләрнең сүзе бер – «БДИ катлауланмый, ә камилләшә». Тегесен өстәп, монысын алып атып, шул камилләшүгә таба барабыз инде. «Рособрнадзор» кертергә җыенган үзгәрешләргә күз салгач, куелган максатка барып җитәргә тагын бер зу-ур гына адым ясалган икән дип уйлап куясың.

Мәчегә – үлем, тычканга – көлке дигәндәй, агымдагы елда да яңалыклар шактый мулдан булырга охшаган. Быел БДИга телдән җавап бирә торган биремнәр өстәү мәсьәләсе карала башлады. Инглиз теленнән мондый өлеш күптәннән бар иде инде. Тик контроль-үлчәү материалларында (КИМ) булса да, «Сөйләү» бүлеге имтихан барышында төшереп калдырылып килде. Шактый мәшәкать тудыра торган эш шул ул: укучы сөйләгәнне аерым кассетага яздырып барырга, биремнәрне тикшерү вакытында яздырылган сөйләмне берничә тапкыр тыңларга кирәк. Ә техниканың кирәкмәгән вакытта «тәртәгә тибә» торган гадәте бар. Өстәвенә меңләгән балага җайланмалар алу шактый гына чыгымлы да бит әле.

 

Бу мәсьәлә җитәкчеләр өчен авырткан урын булып кала бирде. Быел менә әлеге ташны тагын кузгатып карарга булганнар. Казанда беренче тәҗрибәләр үткәрелә дә башлады: 18 нче мәктәптә инглиз теленнән «Сөйләм» өлешен уздырып карадылар. Хәер, яңалык барыбер 2014 елсыз гамәлгә кермәс, ахры.

 

Шунысын да әйтеп китәргә кирәк: имтиханнар өчен җаваплы вәкилләр күз уңында инглиз телен генә тотмыйлар. Ягъни тел байлыгы белән мактанып булган кайбер башка фәннәргә дә «Сөйләм» өлеше кертелергә мөмкин. Таякның ике башы булгандай, бу яңалыкка да ике төрле бәя бирергә мөмкин. Бер караганда, әдәбият, җәмгыять белеме, тарих кебек фәннәрдән үз җавабыңны телдән аңлату, хаклыгыңны телдән дәлилләү уңышка ирешергә күбрәк мөмкинлек бирә кебек. Тик кайбер укучыларның үз фикерен язмача яхшырак аңлатуын да онытмаска кирәк. Болай да психологик басым астында булган баланың, имтихан алучы каршына килеп утыргач, бөтенләй каушап калуы да бар. Улы Илья быел БДИ тапшырганлыктан, Дмитрий Медведев та әлеге төшенчә белән якыннанрак танышкан, күрәсең. Берничә фәнгә телдән җавап бирә торган биремнәр өстәү дә РФ Хөкүмәте рәисенең идеясе бит.

 

Яңалыклар моның белән генә бетми әле. «Рособрнадзор»ның хәбәр итүенчә, имтихан дәвамлылыгы үзгәрәчәк. Рус теленә тагын 30 минут өстәлсә, математика, физика, информатика һәм рус әдәбиятыннан БДИ тапшыру вакыты биш (!) минутка киметеләчәк. Әлеге үзгәреш СанПиН таләбе буенча кертелгән. Дүрт сәгать буена имтиханда утырган укучылар арыйлар, шул сәбәпле, аларның сәламәтлегенә зыян килә дип табылган. Ата-аналар да, БДИ бусагасында торган укучылар да бераз иркен сулыш алсалар була инде хәзер. Имтихан биш минутка киметелеп, 3 сәгать 55 минутка гына калдырылгач, балалар эт булып арымаслар, саулыклары да какшамас, ичмасам. Әлеге дә баягы камилләшүгә сикерә-сикерә барабыз инде болай булгач.

 

Билгеле булган яңалыклардан әлегә менә шулар. Тагын тарих һәм җәмгыять белеме буенча БДИ бераз катлауланыр дип көтелә. Тик бу турыда артык җәелеп сөйләргә рәсми мәгълүматлар юк әлегә.

 

Тагын нәрсәне үзгәртерләр икән инде дип көтеп утырып булмый. Күпчелек мәктәпләрдә укуның беренче көннәреннән үк БДИга әзерлек башланып китте инде. Казан шәһәренең 20 нче гимназиясе чыгарылыш сыйныф укучылары химия, информатика, биология һәм җәмгыять белеме фәннәренә өстенлек биргәннәр, әлегә физика фәнен сайларга теләк белдерүче булмаган. 95 нче мәктәптә БДИга әзерлек эшенә октябрь башында ныклап тотынганнар. Биредә 10 нчы сыйныф укучылары өчен дә махсус курслар бар икән. Башкалабызның әлеге белем бирү йортларында төп фәннәрдән имтиханга әзерләнү бушлай, факультатив дәрес кебек бара. Икесендә дә укучыларга психологик ярдәм күрсәтү каралган. Кыскасы, укучылар да, укытучылар да май-июнь җиткәнен көтеп ятмый. Яңалыкларны рәсми рәвештә куллана башлаганчы, гадәткә кергән буразна буенча бара торуны кулайрак күрәләр, димәк.

 

Сүз уңаеннан. Арча районы мәктәпләрендә тәҗрибә рәвешендә информатикадан мәҗбүри БДИ кертелгән, дигән сүзләр ишетелә башлагач, хәбәрнең дөреслеген белергә теләп, Мәгариф һәм фән министрлыгы белән элемтәгә кердек. Министрлыкның матбугат үзәгендә дә, БДИ өчен җаваплы бүлектә дә әлеге мәгълүматтан хәбәрдар түгелләр икән әле. Аның каравы Арча районы башкарма комитетының мәгариф белән идарә итү бүлегендә «сарафан» радиосы ирештергән сүзләрнең дөреслеген расладылар. «Бу – «пилот проект». Быел районыбыздагы чыгарылыш сыйныф укучылары барысы да информатикадан БДИ тапшырачак», – диде бүлек җитәкчесе Рина Ринад кызы Бәдриева. Арчадан кала, Казан һәм Чаллы шәһәрләренең кайбер мәктәпләре дә тәҗрибәдә катнашачак икән. Рина Ринадовна моның алай ук куркыныч түгеллеген дә билгеләп үтте. Информатикадан БДИ нәтиҗәләре аттестатка төшмәячәк, билгене мәктәп куячак икән. Ягъни «бик яхшы» билгесенә язсаң да, билгеләнгән бусаганы уза алмасаң да, ахыргы сүзне үз мәктәбеңдәге информатика укытучысы әйтәчәк. Бу сүзләр «беренче карлыгачлар»ны бераз булса да тынычландырыр, шәт.


Фәнзилә МОСТАФИНА
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»