поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
30.10.2012 Җәмгыять

Озын телгә калын кесә кирәк

Сүгенү – начар гадәт. Сүгенү сүзләрен матбугат чараларында куллану – икеләтә, өчләтә начар. Россия Дәүләт Думасы моның өчен штраф сала башларга ниятли. Җәза күләме 200 мең сумга җитәргә мөмкин икән.

Әлеге закон проектын әзерләгән депутатлар төркемен җитәкләүче Сергей Железняк әйтүенчә, Роскомнадзорда “начар сүзләр” кулланучы матбугат чараларына карата шикаятьләр шактый икән. Шуңа алар Административ хокук бозулар кодексын махсус төзәтмәләр белән тулыландырырга булган. Ниятләре тормышка ашкан очракта, “сүгенә” торган газета-журнал, каналларга 20-200 мең сум күләмендә штраф чәпәргә мөмкиннәр. Эфирда телен тыя алмаган гади ке­шегә – 2-3 мең, ә урындагы затка 20 мең сумга кадәр чыгарып салырга туры киләчәк. Телеканал хуҗалары: “Тапшыру туры эфирда барды бит”, – дип тә аклана алмаячак, әлеге җәзалар турыдан-туры эфирга да кагылачак.

 

Сүгенү сүзләрен бер дә тартынып тормыйча кулланучы матбугат чараларына карата аннан да кырысрак җә­залар каралган. Әйтик, “тәртипсез” басмаларның бар тиражы сатудан алыначак. Интернетка килгәндә исә, мәгъ­лүматны сү­генү сүзләре ярдә­мендә җит­кергән сайт хуҗаларына башта кисәтү ясалачак. Сайт “начар гыйбарә”­ләрдән чистартылмаган оч­ракта, штраф салыначак. Сергей Железняк әйтүенчә, мәгъ­лүмат чараларын акчалата җәзалау белән Роскомнадзор шөгыльләнәчәк. “Идарә мәгъ­лүмат чарасына ике тапкыр кисәтү ясарга мөмкин. Өченчесе булмаячак – газета-журнал йә телеканалны лицензиясеннән мәхрүм итеп, бө­тенләй ябып куячаклар”, – дигән ул бу хакта.



Ватаным Татарстан
№ 215 | 30.10.2012
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»