поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
20.11.2008 Җәмгыять

“ИСӘН БУЛСАМ ДА, ҖИР ЙӨЗЕНДӘ ЮК ДИП ИСӘПЛӘНӘМ”

– Тыңлаганың өчен рәхмәт. Мине кешегә санап, әле берәүнең дә шулхәтле сөйләшеп торганы юк иде, – каршымда басып торган өрлектәй ир күз яшьләрен сөртеп, әнә шулай диде. Бомж ул. Без аның белән Колхоз базары янында таныштык. Монда һәр көнне әбәд тирәсендә бер машина килеп бомжларга аш өләшә. Сакаллы, пычрак киемле, йөзләре шешенгән, күгәрекләр белән тулган, ярым-йорты киемле аксак-туксак адәмнәр майонез савытлары тотып машина янына чиратка тезелә...

Гаҗәп, әмма бүген – бомжларны ашату гайре табигый хәл түгел. Казанның берничә монастырендә эшмәкәрләр һәм гади халык бомжларны кайнар ризык белән сыйлый. Алай гына да түгел, япь-яшь студентлар атнага берничә тапкыр йортсыз-җирсезләр өчен өйләрендә ризык пешерә. Ашатуын базар, вокзал тирәләрендә ашаталар. Хөкүмәт “тормышлары барып чыкмаган” адәмнәрне социаль яклау турында уйлаган арада гап-гади кешеләр дәшми-тынмый гына язмыш тарафыннан рәнҗетелгәннәрнең күңелен күрә тора. Мин булган паркта ял көннәрендә аш өләшкән вакытка дин әһелләре дә килә. Алар бомжларга вәгазь укыйлар, табибларга да күрсәтәләр. Тормышлар авыр булса да, кешеләрнең күңелендә мәрхәмәтлелек дигән сыйфат сүнеп бетмәгән, күрәсең. Колхоз базары янындагы парк – бомжларны ашата торган урыннарның берсе. Һәр көнне төшке аш вакытына, әле машина килеп туктаганчы бирегә 30-40 кеше җыела. Бу көнне аларны тавык итеннән пешергән дөгеле аш белән сыйладылар. Калын итеп кисеп ипи дә өләштеләр. Теләүчеләргә өстәмә дә салдылар. Аш өләшүче эшмкәрәләрнең исемен әйтергә теләмәде. Мондый эшләрне кемдер кушуы түгел, ә йөрәк теләге белән башкаручылар, кагыйдә буларак, исемнәрен әйтеп тормыйлар.

Пакетына ике майонез савыты тыгып маташкан ир янына тукталдым. Култык астына калын итеп киселгән ике телем ипи дә кыстырган. Мине күреп, аклангандай: “Мине анда Саша да көтә”, – дип куйды.

 

– Кайда көтә? – дим.

 

– Подвалда. Без икәү шунда яшибез. Аптырыйм мин ул Сашага: әнисе исән, фатирлары бар, ә ул сукбай булып йөри. Әле кичә генә абыйсы эзләп тапты үзен. Өенә кайтырга чакыра, мине дә үзләре белән дәште, ашап-эчеп, юынып китәрсең ди. Саша кайтмыйм дип кырт кисте. Ул кайтмагач, мин дә бармадым инде.

 

Без Саша белән тимер юл вокзалы янында “точка” тотучыларга булышабыз. Йөкләрен ташыйбыз, су китерәбез. Ашап-эчеп торырлык акча бирәләр. Улымның телефонына да акча салгаларга тырышам. Аңа акча күп кирәк, чөнки телефоныннан интернетка да чыга. Ник шулай гаҗәпләнәсез, интернетның нәрсә икәнен беләм мин. Укыган кеше бит. 20 ел ЖКУда электрик булып эшләдем. ЖКУдан төрмәгә бер адым инде. Ник дисезме? Анда бит барысы да эчә. Ә эчкән кешедән  ни көтәсе? Менә мин дә эчә-эчә шул көнгә калдым. Мондый хәлгә төшүемдә берәүнең дә гаебе юк, үзем генә гаепле. Коммуналка гына булса да фатирым, хатыным, улым бар иде. Эчүемә түзә алмыйча хатыным минем белән аерылышты. Өйдән чыгып китәргә туры килде. Шуннан соң озак та үтми, аякларымны өшеттем. Билетка түләргә акчам булмагач, контролер кыр уртасында электричкадан төшереп калдырды. Юка киенгән идем, 34 сәгать урамда торганмын. Аяк бармакларымны кистеләр. Эштән дә чыгардылар.  Шуннан соң каравылчы булып урнаштым. Анда җиңелрәк иде, яшәвен дә эш урынында яшәдем, акчасы да күбрәк тамды. Тәүлегенә 300 сум түлиләр иде, йөк ташысаң, тагын 180 сум өстәлә. Әмма  аягым начарланып китеп, сырхауханәгә  эләктем. Анда паспортымны югалттылар. Ә безнең илдә паспортың юк икән, син инде кеше түгел. Шулай итеп, каравылчылыктан да кудылар. Подвалга күчендем.

 

Үземнең үзем булуымны озак раслап йөрим инде мин. Дүрт ел була. Кайларга гына барып сугылмадым, документларымны ясата алмыйм. Мин исән булсам да, җир йөзендә юк дип исәпләнәм. Минем кебекләр муеннан.   Татар кызы ахры син. Яулыгыңнан әйтүем. Мин дә татар бит. Таһир исемле. Тумышым белән Биектау районыннан. Анда абыем да яши. Берара анда да кайтып тордым. Йорт төзергә йөри иде. Берүзем фундаментын салдым, төзелеш эшендә катнаштым. Йортларын җиткереп кергәч хатыны, минем җиңги була инде, каян кайткан, шунда китсен, диде. Эш барда ярый идем әле, эш беткәч кирәгем калмады. Тавышланып, ялынып тормадым, чыгып киттем. Ялына белмим мин. Тәүлекләр буе ашамасам да, хәер сорашмыйм. Китереп бирсәләр, кире какмыйм. Әле менә кичә базарда ит сатучы берәү ашатты. “Эчкәнеңне күрсәм, кара аны!” – ди. Эчмим инде мин хәзер...

 

Иң йөрәккә тигәне – кешеләрнең миңа шикләнеп, ачуланып караулары. Минем бит берәүгә дә зыяным тигәне юк. Син дә ышанмассың инде, әмма минем беркайчан да бер нәрсә дә урлаганым булмады. Ачлыктан интектем, тик кешенекенә тимәдем. Мондагы малайлар кайчак: “Әйдә, урлашабыз”, – дип карыйлар, тик мин "юк!" дип кырт кисәм. Кешеләрнең безне күргәч йөзләрен җыерганлыгы да йөрәккә бәрә. Юынып йөрим мин. Дөрес, җәй көне җиңелрәк инде, су коенырга була. Кыш көне су табуы кыенрак. Шулай да ничек тә вокзал бәдрәфенә кереп юынам. Хатыным янына да барып юынып кайткалыйм. Хатыным мине күргән саен елый. “Нинди көнгә төштең бит син!..” – ди. Аралашып торабыз без, рәхмәт инде, улым белән очрашырга да рөхсәт итә. “Эчүеңне ташлап, документларыңны ясатсаң, өйгә дә кайтырга рөхсәт”, – ди. Тик менә документ ясатуы гына...

 

Ярар, китим инде мин, ашым да суына, Саша да көтәдер. Син нишләп минем янга тукталдың соң әле. Болай гына дисеңме? Рәхмәт инде... Күптән кешегә санап сөйләшкәннәре юк иде. Бушандым бераз. Студент бугай син, әле бик яшь күренәсең. Хәзер сессияң дә башланадыр инде, уңышлар телим. Шешәдән ерак йөр, сеңлем, нинди хәлгә генә очрасаң да, аракыга үрелмә. Бомжлар арасында хатын-кызлар күп, аракы аркасында шул хәлгә төшкән алар. Барысына да аракы гаепле. Дусларыңа да әйт, эчмәсеннәр... 

 


Гөлнара САБИРОВА
Татарстан яшьләре
№ 62 | 20.11.2008
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»