|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.10.2012 Җәмгыять
Тормышым җайланса да, әниләрне эзләмәячәкменУраза гаетендә Казан шәһәренең Зорге урамында урнашкан 18нче балалар хастаханәсендә булырга туры килде. Танышларымнан ярдәмгә мохтаҗ ике бала анасы Мариянең биредә ятканын ишетеп, аның белән очрашасым килде. Каршыма ап-ак чәчле ханым килеп баскач, бермәлгә аптырап та киттем. 27 яшьтә чәч шулай агара ала микән? Мариянең язмышы белән танышкач исә, чәч кенә түгел, башы ничек чыдады икән бу хәлләргә, дип озак тынычлана алмадым.
– Әлегә монда яшәргә туры килә миңа. Барыр җирем юк. Бәлки, “ана капиталы” акчасына йорт таба алырмын. Кая барасымны да әле белмим, – диде ул, күзгә туры карарга кыенсынып.
“Просто” Мария
Мариянең гаиләсе Казахстанда яшәгән башта. Әтиләре өч кызын һәм хатынын ташлап чыгып киткән. “Шуннан әнием эчәргә өйрәнеп китте. Миңа 13 яшьләр тирәсендә Казанда яшәүче әбибез хат язып салды. “Хәлем бик авыр. Озак тора алмам инде. Кайтыгыз”, – дигән иде ул анда. Казахстандагы йортыбызны 3 мең долларга сатып, Казанга кайтырга чыктык. Аэропортта ике көн самолет көтеп утырдык. Юлга чыгым күп китте. Акчабыз калмады диярлек. Без кайтып яши башлагач, әби озак тормады, үлде. Әнинең фатирда дүрттән бер өлеше бар иде. Без кайтасын белеп, абыйсы тиз генә пропискага кергән. Ә әнием үз өлешен сеңелләренә биргән. Шулай итеп, без урамда калдык. Мин, иптәш кызларымда торып, 9 сыйныфны тәмамладым. Мәктәптән соң училищега да кергән идем. Торыр җирем, пропискам булмау сәбәпле җибәрделәр. Шуннан соң үзем көн күрә башладым. Әнием, туганнарым белән арам өзелде. Ярый әле, өзелгән”, – ди Маша. Баксаң, әнисе шул көннән бирле баш күтәрмичә эчеп йөри, апалары да шундый ук тәртипсез тормыш алып бара икән. Берсенең ир баласы булган, ана хокукыннан мәхрүм итеп, баласын интернатка җибәргәннәр.
Маша көн күрер өчен кайда гына эшләмәгән. 21 яшьтә очрашып йөргән кешесеннән авырга уза. “Башта аның өйләнгән икәнен белмәдем. Бергә булырбыз, дип вәгъдә бирде. Шуңа ышанып таптым. Хәер, пропискам булмагач, хатын-кызлар консультациясенә дә йөри алмадым. Баладан котылу теләге дә булмады”, – ди ул, тормыш йомгагын сүтеп. Аннан соң, кондуктор булып эшли башлагач, фатир “снимать” итәрлек акча таба. Юлында тагын бер ир очрый. Ул өйләнмәгән егет була. Алар бераз бергә дә яшәп ала. Тик бу егетнең әнисе балалы хатынга өйләнүенә каршы чыга. Маша исә тагын авырлы кала. “Монысын тапмам да дигән идем, тик аборт ясатыр өчен башта документларым булмады, аннары соңга калдым. Шулай итеп, кызым Арина туды”, – ди ул.
Башыннан үткәннәрен сөйләп, Мария күңелемә кереп калды. Ни өчен мондый көнгә калган бу бала? Алда аның белән ни булып бетәр? Телефон аша хастаханәнең баш табибы Резеда Галимова белән аралаша торгач, Мариянең, йорт юнәтеп, Балык Бистәсенә кайтып киткәнен белдем. Бер атналап вакыт узгач, аның белән очрашырга насыйп булды.
Йортым бар, җимерек кенә...
Котлы Бүкәш авылында яши дисәләр дә, Мария Дулкайны биредә белүче булмады. Җирле үзидарәдә, Тәберде Чаллыда яши бит ул, дип өйрәтеп җибәрделәр. Тельман урамында 18 нче йорт янәшәсенә килеп баскач, анда керергә кыймыйча озак тордым. Кыйшайган капка, калайлары купкан түбә, рамнары черегән тәрәзәле йортта яшиме Мария? Өйгә үтә-үтә аптырауларым артты гына. Алгы якта мич юк, салкын, бүлмә идәннәре шулай ук кыйшайган, ярыклардан җил өрә. Икенче якта түзәрлек икән әле. Аны бүлмә уртасына урнаштырылган тимер мич җылыта. Элеккеге хуҗалардан калган тимер караватта Мариянең олы улы Сережа мультфильм карап утыра. Мариянең өстендә исә соңгы тапкыр хастаханәдә күргән пижамасы.
– Йорт эзләргә вакыт калмады, мине хастаханәдән куа башладылар. Бәлки, яхшырагын да эзләгән булыр идем, – ди Мария. – Газета битләреннән эзләп тапкан риелтор 360 меңгә шушы йортны алырга булышты.
Йорт үзе генә түгел, мунчасы да ремонтка мохтаҗ. Бирегә су да, газ да кермәгән. Ярый әле, күршедә яхшы күңелле, миһербанлы кешеләр туры килгән. Суны шуннан алам, ди хатын. Балаларны җылы якта, табакка утыртып юындыра.
– Сарайда азрак утын бар, шуны ягам, – ди Мария. – Тик менә кышка нишлисе булыр инде...
Өйдә мебель дә юк. Ашарга өстәл дә. “Нинди акчага яшисез?” – дип кызыксынам.
– Йорт алганнан соң “ана капиталы”ннан 5 мең сум калган иде. Әлегә шул коткарып тора, – ди Мария.
– Тормышларың яхшыргач, туганнарыңны табасың килмиме? – дим.
– Юк-юк, кирәкләре юк. Алар монда килеп эчеп йөри башласа, минем балаларымны алырга мөмкиннәр. Мин бит сабыйларым өчен яшим. Шулар булмаса, бу авырлыкларга түзмәс идем, – ди ул.
– Хастаханәдә озак яттык. Миңа: “10 көн эчендә эшләреңне тәмамла. Йорт мәсьәләсен тизрәк хәл ит, диделәр. Бик күпләр “ана капиталы”на риза булмады. Акчаны көтәсе була бит. Ә бу очракта сүз әйтмәделәр. Тиз-тиз генә шалтыратып белештем дә, йортны күрмичә дә риза булдым, – ди ул.
Иске булса да, Мариянең өе чиста, бар җирдә дә пөхтәлек хөкем сөрә. Хастаханәдә ятканда бер ханым чәйнек, савыт-саба, табаклар китергән.
Ике баласы булса да, беркайчан да аларга пособие алмаган Маша. Хәзер инде пропискасы булган, район социаль яклау бүлегенә документлар илткән. Икенче елга улы мәктәпкә бару яшенә җитә икән. Кызына балалар бакчасы да белешеп куйган.
– Белемем булмаса да, нинди эш кушсалар, шуңа ризамын. Авыр көннәр артта калды. Ничек тә алга атларга иде, – ди ул.
Машаның балаларына киемнәр китергәннәр. “Үзебезнең район кешеләренең кирәк булмаган иске җиһазлары, челтәрләре, урын-җирләре юк микән? Ничек ярдәм итсәләр дә, ризамын. Тормышны башлап җибәрер өчен кешеләрдән ярдәм сорамыйча булмый. Мәрхәмәтле кешеләр булмый калмас”, – дип калды ул.
Балык Бистәсе районы социаль яклау бүлегенә шалтыратып, әлеге хәлләргә ачыклык кертергә булдык. Баксаң, анда бу гаиләнең шундый авыр хәлдә яшәве турында әле белмәгәннәр дә. “Ватаным Татарстан” мөрәҗәгатеннән соң, алар бу мәсьәлә белән җитди шөгыльләнәчәкләрен әйтте. “Мария Дулкай безгә 20 сентябрьдә мөрәҗәгать иткән. Ул икенче баласын тапкан өчен бер тапкыр бирелә торган пособиегә соңга калды инде. Ә менә 2012 елның гыйнварында туган кызы өчен яшь ярымга кадәр пособие билгеләдек. Ул аны алачак. Шулай ук ноябрь аенда туклану өчен тиешле акчага да килер дип торабыз. Ул 224 сумны тәшкил итә, шуннан соң хастаханәдән баласына бушлай сөт ризыклары да алачак. Үзе ярдәм сорамагач, без аның авыр тормышы турында белми идек әле. Мәгълүмат базасында улы да күренми. Яңадан безгә килүе кирәк”, – диделәр алар.
Йомгак урынына
Машаның ялгышлары да күп булгандыр, әмма ул үз хаталарында өйрәнә. Иң авыр вакытларында киңәш бирергә янында әти-әнисе булмагач, ялгышлар ясап, тормыш тәҗрибәсе туплаган. Әмма ничек итсә дә, хәзер ул балалары хакына тормышын көйләргә маташа. Әти-әнисе исән була торып, ятим үскән Мария балаларына моны теләми. Аның хәзер иң кыен вакыты.
Аның балалары да башкача. Кечкенә кызы йокыдан уянса да, елап карамады. Улы исә, моңсу күзләрен еракка төбәп, нидер уйлана. Аның өйдә барлыгын да белмисең. Шулкадәр сабыр, тынычлар. Әйтерсең лә алар да тормышның михнәтле юлларын күп узган. Сабыйларга 27 яшьлек әниләре күргән газапларны күрергә язмасын иде, аларның киләчәге якты булсын.
Машаның элемтәгә керү өчен телефоны да юк. Арагызда мәрхәмәтле кешеләр табылса, без сезнең арада күпер салырга риза. Ярдәм итәргә теләсәгез, редакциягә 222-09-67 телефонына шалтыратыгыз.
Бу өйдә әлегә Аринаның гына үз почмагы бар
“Ана капиталы”на алынган йорт
Гөлгенә ШИҺАПОВА |
Иң күп укылган
|