поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
20.11.2008 Киңәш-табыш

ФӘРИТ ХӘЗРӘТ БЕЛӘН СИХЕР ТУРЫНДА ИНТЕРВЬЮ

"Сөйгәнеңне кире кайтарам", "Дошманыңа бозык тидерәм", "Киләчәгеңне әйтеп бирәм"... Мондый эчтәлекле игъланнар хәзер буа буарлык. Тәкъдиме булгач, димәк, ихтыяҗы да бар дигән сүз. Сихер бүген шактый гына күп акча китерүче бизнеска әйләнде. Кемнәр соң алар каһвәдән, картадан үткән белән киләчәкне белүчеләр? Аларга нинди көч хезмәт итә? Ул хакта кешеләрне ун елдан артык өшкереп дәвалаучы Фәрит хәзрәт сөйли.

БАШКАГА ЧОКЫР КАЗЫМА

 

- Фәрит хәзрәт, белүемчә, сихернең төрләре күп. Әйтик, махсус эшләнгәннәре, очраклы килеп эләккәннәре, күз тию дә аның бер төре бугай. Шулар хакында сөйләсәгез иде.

 

- Әйе, кайберәүләр бозыкны аерым кешегә махсус атап эшли, аның ишек төбенә, капка төпләренә чәчә. Ләкин аңа башка кеше басса, үзенә исемләнмәсә дә авыраячак. Шуңа күрә кешедән чыкканда, эченә берәр нәрсә салмадылар микән дип, аяк киемен кагып кияргә кирәк. Сәер әйбер ятмыймы? Табылса, җыеп алырга, яна торган әйбер икән, яндырып, янмаса, шул килеш, каян килдең, шунда кит дип, суга агызырга кирәк. Күз тию дә - бозыкның бер төре. Ул бозыктан да яманрак.

 

Менә шундый кешеләрне өшкергәндә, җен сөйләшә башлый, ни өчен анда кердең дип сорасаң, бу кеше бик матур, күпләр аңа сокланып карый, шуңа күрә көнләшеп, матурлыгын ашар өчен кердем, ди.

 

- Күз тию махсус эшләнмидер бит?

 

- Кайбер кешенең күзе каты, үзе белмәскә дә мөмкин. Сокланып караса, шулай килеп чыга. Аннан соң заманы да кырыс бит аның хәзер. Этеш-төртеш, хөсетлек күбәйде. Кеше бер-берсен каргарга да, начар сүз әйтеп куярга да мөмкин.

 

- Бозыкның беренче билгеләре нинди?

 

- Нәрсәгә ясыйлар бит. Аны бер-берсен сөйдерү, аерту, эше бармасын яисә үтерү өчен ясыйлар. Әгәр авырттыру өчен, гомер буе рәхәт күрмәсен дип ясасалар, ул кешенең йөзе сулган була. Күзләренә чыга, нуры беткән, диләр. Бозык йөздә чагыла башласа, аны алу бик кыен. Кеше үзендә берәр нәрсә сизә башладымы, озакка сузмыйча, мөрәҗәгать итәргә тиеш.

 

- Бозыкны бөтенләй дә алып булмый торган очрак бармы?

 

- Бар. Яраттыру, сөю белән бәйле бозыкларны алу кыен түгел, әлбәттә, Аллаһы ярдәм бирсә. Әгәр үтерергә булса, алуы бик кыен. Бу да Аллаһы ярдәме белән мөмкин, ләкин бик зур тырышлык кирәк.

 

- Сез өшкергәндә, кеше бик нык газаплана. Аның эчендәге җен дә телгә килә. Хәтта кем бозганын да әйтеп бирәләр. Ләкин алар ялганламыймы, махсус буташтырмыймы? Бозыкның кемнеке икәнен белеп булмыймы?

 

- Әүвәл шуны әйтеп китим: һәр җеннең хезмәт иткән үз сихерчесе бар. Сихерче исә кемдер үтенечен башкара. Билгеле, акчага. Һәм җенне кирәкле урынга, тиешле кешегә җибәрә. Инде бозучы кешене ачыклауга килгәндә, җен туганнарына да, дусларына да гаеп тагып күрсәтергә мөмкин, шуңа аның сүзенә бик ышанырга ярамый. Ләкин кайбер җеннәр бик дөрес әйтә. Хәтта сихернең ни вакытта эшләнгәнен, кайда ятканын – бөтенесен тасвирлап бирә. Күрсәтелгән урынны барып карасаң, дөрес булып чыга. Ләкин дөрес әйтүче – йөздән уны гына. Иманы көчле булган кешегә җен бик сирәк керә. Иманлы җен дә кешенең эченә керми. Имансызы керә бит.

 

- Сихерчеләр җеннәрне ничек эзләп табып китерә?

 

- Җеннәргә ара ераклыгы мөһим түгел: ә дигәнче алар Мәккәдән Казанга очып җитәргә мөмкин.

 

- Мәккәдә җеннәр мәчете бар дип тә әйтәләр.

 

- Әйе, шулай.

 

- Җен морадына иреште ди, аннан кая китә?

 

- Сихерчесенә кайта, тегесе тагын башка кешегә җибәрә. Соңгы елларда сихер белән шөгыльләнү арта бара. "Приворожу", "Отворожу" дигән ачыктан-ачык белдерүләр хәзер буа буарлык.

 

- Хәзер бит төрле секталар, мәктәпләр ачыла. Аларның кайберләре хакында “Безнең гәҗит”тә дә сүз булгалады...

 

- Бүген һәр ике кешенең берсендә җен. Ни өчен дигәндә, тәһарәтсез, госелсез, догасыз йөриләр. Җеннәр белән сөйләшкәндә, алар, бу кеше тәһарәтсез, догасыз, шуңа ничек телибез, шулай кыландырабыз, диләр. Үзегез беләсез: хатын-кызлар шәрә, кыска итәктән йөри. Шәрә җирдә, пычракта сакчы фәрештәләр юк инде.

 

- Белүемчә, җен пычрак җирдә була.

 

- Әйе, җеннең урыны бәдрәфтә, пычрак урында, кешенең эчәгеләрендә, бавырларында.

 

СИХЕРЧЕГӘ КИЧЕРҮ ЮК

 

- Сез кешене җеннән арындыру белән ун ел шөгыльләнәм, дидегез. Сезгә дәваланырга түгел, киресенчә, сихер эшләтергә сорап мөрәҗәгать итүчеләр юкмы?

 

- Бар. Киләләр. Ирем яныма кайтмый башлады, аны сөйдерерлек берәр нәрсә эшләп бирегез әле, дип сораучылар бар. Аңлатырга туры килә. Пәйгамбәребез әйткән: әгәр кеше икенче берәүне дәваласа, аны күктәге фәрештәләр гадел кыла. Әгәр берәрсе сораган әйберне, әйтик, сөйдергечне ясап бирсә, бу сихер була. Гаиләне саклар өчен дип ялварсалар да, бу барыбер сихер булып кала. Ә сихер белән шөгыльләнү иң зур гөнаһтан санала.

 

- Сихернең гөнаһ икәнен беләбез, алай да ул гел күбәя, дисез. Кыямәт көне киләсен кеше аңламыймыни?

 

- Кыямәт көне киләсен белсә, мондый начарлык турында уйлап та карамас иде. Бу дөньяның өч көнлек имтихан йорты икәнен генә белсә дә, бу эш белән шөгыльләнмәс иде.

 

- Хәтта сихергә каршы сихер дә ясарга ярамый. Димәк, сихерчеләр генә түгел, хәтта сихерне эшләттерүчеләр дә Аллаһы ләгънәтендә булачак?

 

- Шушы кешеләр Аллаһы Тәгалә каршында чын тәүбә кылып, Аллаһы юлына кермәсә, алар урыны – турыдан-туры җәһәннәмдә. Аллаһы Тәгалә кыямәт көнендә синең сихерчегә ничек барганыңны, сихерне кая куйганыңны, кемне сихерләгәнеңне – барысын да туганнарыңа, дусларыңа, балаларыңа, хатыныңа – бөтенесенә күрсәтәчәк. Шул вакытта сихер белән шөгыльләнүченең хәле нинди булыр?! Ясаучының гына түгел, ясатучының да. Аллаһы Тәгалә бөтенесен күрсәтәчәк. Шуңа күрә Пәйгамбәребез әйткән: һәрбер эшне башкарган вакытта аның ахырын уйлагыз!

 

- Им-том белән шөгыльләнүчеләр, күрәзәчеләр күп. Алар да сихерне кайтара. Аларга мөрәҗәгать итәргә ярыймы соң?

 

- Пәйгамбәребез: “Күрәзәче янына барсалар, күрәзәче сүзенә ышансалар, алар Пәйгамбәргә иңдерелгән Коръәнгә иман китермәде, ягъни кәфер булып кайтты”, – ди. Бу бәндәләр Ислам диненә яңадан керү өчен, Аллаһы Тәгалә каршында тәүбә-иҗтиһад итеп иман китерергә тиеш. Әгәр ул күрәзәченең сүзенә ышанып кайтмаса да, ялганлап, йә мактанып утыра дип уйласа да, мөрәҗәгать иткән өчен генә дә, Аллаһы Тәгалә аның 40 көн намазын кабул кылмас. Күрәзәчеләрнең колакларына шул ук шайтаннар әйтеп тора бит.

 

- Фәрештәләр дә әйтеп торырга мөмкин түгелме соң?

 

- Галимнәребез әйтүе буенча, фәрештәләр Пәйгамбәрләребезгә генә әйткән, диләр. Кайсы вакытта үзем дә күрәм: кешеләрне Хаҗга җибәрә, хәтта үлгән туганнары белән дә сөйләштерә алам. Андый галәмәтләр бар. Ләкин фәрештәләр эшләтәме, җеннәр кыланамы икәнен тәгаен әйтә алмыйм, шуңа күрә бу эшләрдән бик куркам. Без әүлия түгел бит.

 

- Тормышымда бер күрәзәче белән очрашырга туры килде. Ул миңа дошманнарыма каршы нәрсәдер эшләргә тәкъдим итте. Мин шунда ук кискен рәвештә баш тарттым. Аңлавымча, ул кара магия белән шөгыльләнүче?

 

- Әйе, җеннәрнең дә мөселманнары, кәферләре бар. Сихерчегә кичерү юк. Шәригать буенча аларның башы киселергә тиеш. Әгәр ул алдан сихерче булып, аннан тәүбә кылып, Аллаһы юлына басса, аңа җәза юк.

 

- Карта, китап ачулар да - шайтан күрсәтүеме?

 

- Карталар, башка нәрсәләр белән карау, дәваларга тырышу катгый рәвештә тыела.

 

– Күрәзәчеләр дә бит дин исеме белән сөйләшә, намазга өнди, иманлы, әхлаклы булырга үгетли.

 

– Әйе, кайберләре намаз да укый. Ләкин андый бәндәләрнең намазлары юк.

 

ТӘҺАРӘТСЕЗ ЙОКЫГА КИТМӘ!

 

- Үзегездә дәвалау сәләтен ничек ачыкладыгыз?

 

- Өшкерүемнең файдасы тия, дип төштә күргән идем. Шулай бер вакыт яныма Алия исемле бер кызны алып килделәр. Аңарчы өшкергәнем бар иде инде, әмма җеннәр турында ишеткәнем булмады. Укый башлагач, бу кыз егылды. Бик каты каравыл акыра, ирләр тавышы белән сөйли башлады. Соңыннан белдем: өшкерә башлаганда, иң элек җеннәр нык куркыта, башны әйләндерә.

 

- Сез кешенең әйбәт кешеме, юкмы икәнлеген ачыклап, аңа бәя бирә аласызмы?

 

- Аллаһтан узып, аны беркем дә эшли алмый. Киләчәкне дә беркем дә әйтә алмый. Хәтта пәйгамбәрләр дә әйтмәгән. Ул фәкать Аллаһ кулында гына.

 

- Сез инде сихер белән шөгыльләнүчене дә, сихер корбанын да ачыкламыйча, бертөсле карап дәваларга тырышасыз?

 

- Әйе. Гөнаһны Аллаһы Тәгалә кайбер кешегә аны сынар өчен бирә. Сихер ясаучылар, без нәрсә теләсәк, шуны эшләтәбез, диләр. Тик ялгышалар: әгәр Аллаһы Тәгалә бу кешедә сихер булуын теләми икән, аңа күпме сихер ясалса да, ул аңа ябышмаячак. Пәйгамбәребезне дә ике мәртәбә бозганнар. Бар нәрсә бары тик Аллаһы рөхсәте белән генә башкарыла. Коръәннең Бәкарә сүрәсендәге 102нче аятендә "Бар да Аллаһы рөхсәте белән генә" диелгән.

 

– Бу хезмәтем төштән башланды, дидегез. Күрәзәчеләргә бару - гөнаһ, ә менә төшләр юрау шәригатьтә тыелмаганмы?

 

– Йосыф бит төш юраучы булган. Әгәр тәһарәтсез йокларга ятсаң, күргән төшең шайтаннан булыр. Әгәр дә таһарәтле булсаң, ул Аллаһыдан булыр. Кайбер кешегә Аллаһы Тәгалә төшендә үк барысын да күрсәтә, күрәзәчегә барып торасы да юк. Төшендә кеше каберлекләргә төшеп йөрсә, үлгән кешеләрне, кечкенә әйберләрне зур итеп күрсә, бу аңарда җен булганлык билгесе. Димәк, анда сихер бар. Андый кеше начар йоклый, йокыга китә алмыйча азаплана, тик торганда эче поша, йоклаганда кайберсе сөйләшә яисә күзләрен ачып йоклый, торып йөри. Бу – бозык булуның беренче билгесе.

 

- Кешегә күз тию булмасын, бозык кермәсен өчен, нәрсә эшләргә кирәк? Халыкта миләш агачы тагарга кирәк, диләр. Артыш та саклый дигән фикер таралган.

 

- Бу гадәт электән килә. Саклануны мин әйтә алмыйм. Чөнки Пәйгамбәребез ничек кенә сакланса да, бозык аңа да тигән. Ә бит Ул – Аллаһының иң сөекле бәндәсе. Инде гади халыкка килгәндә, явыз кешеләр белән дус булмаска тырышырга кирәк. Кем арбасына утырсаң, шуның җырын җырларсың, диләр бит. Тәһарәтле, госелле булып йөрү мәслихәт. Намазны укысаң, Аллаһыга зекер кылып яшәсәң, иншалла, Раббыбыз саклар.

 

- Җеннәр безнең тирәдә йөриме?

 

- Әйе, алар безне күрә, ишетә. Без генә аларны күрмибез. Әгәр урындыкка гына да бисмилласыз утырсак, анда җен баласы утырып торган булырга мөмкин. Өстенә утырып имгәтүебез ихтимал. Баласы имгәнсә, җеннең ачуы чыгып, безне имгәтергә, йә үлсә, безне үтерергә мөмкин.

 

- Җеннәр ни өчен яратылган?

 

- Аллаһы Тәгалә фәрештәләр, җеннәр, аннан соң гына адәмнәрне яраткан. Җеннәрнең дә динлеләре, намаз укучылары, Аллаһы юлында йөрүчеләре бар. Шул ук вакытта кеше үтереп йөрүчеләре дә юк түгел. Бәндәләрнең дә төрлесе бар. Коръәндә, мин бәндәләрне һәм җеннәрне бары тик үземә гыйбадәт кылу өчен яраттым, диелгән. Шуңа күрә җеннәр дә җәннәткә керә, бәндәләр дә Аллаһы рәхмәтенә ирешә ала. Җеннәр дә җәһәннәмгә эләгә, бәндәләр дә гөнаһлары өчен җәһәннәмгә юлыга. Алар да нәкъ безнең кебек.

 

- Әңгәмәгез өчен рәхмәт. Барыбызга да хак юлдан тайпылмый, гадел тормыш кичереп, Аллаһы рәхмәтенә ирешергә язса иде.

 

P.S. Газетабызның узган санында чыккан “Җеннәр белән сөйләштек” мәкаләсе укучыларыбызда зур кызыксыну уяткан. Кызыксынучылар өчен Фәрит хәзрәтнең телефоны 265-41-44.

 


Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ
Безнең гәҗит
№ 46 | 19.11.2008
Безнең гәҗит печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»