|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.10.2012 Ир белән хатын
Уртак түшәк кенә түгел...“Т.Я.”да “Ә сезнең гаиләдә акча кем кулында? Һәм, сезнеңчә, ул кем кулында булырга тиеш?” дигән сорауларны укыгач, үзебезнең тормыш корган көннәр искә төште һәм көлемсерәп куйдым... Югары белем алып биш ел эшләгәч, булачак ирем белән дүрт елдан артык дуслашып йөргәннән соң гына кияүгә чыктым. Характерым буенча лидер булганлыктан, тормыш дилбегәсен дә беренче көннән үк үз кулыма алдым. Билгеле инде, бөтен тапкан “байлык” та минем кулда. Ирем хезмәт хакы алган көнне үк тиененә кадәр санап, акчасын миңа алып кайтып бирә. Ә үзенә кирәк булганда, миннән сорап ала. Миннән бәхетле хатын юк кебек борынны күккә чөеп йөрим...
Менә, гаиләбезнең бәхетен арттырып, ике як та көтеп алган улыбыз туды. Ә аңа кирәк нәрсәләрнең бала үсә барган саен исәбе-хисабына чыгарлык кына түгел икәнлеген бала үстергән кешегә сөйләп-аңлатып торырга кирәкмидер. Берзаман акчаны һич кенә дә җиткереп булмый башлады. Әле төп эшемә – студентлар укытырга чабам, әле мәктәпкә 6-7 дәрес кенә булса да укытырга йөгерәм, әле читтән торып укучы студентлар өчен төннәр буе реферат, курс һәм диплом эшләре язам... Юк, җиткезеп кенә булмый бит акча дигән нәрсәне!
Акыллы, тәҗрибәле хезмәттәшем минем хәлне сизеп ярдәм кулын сузмаса, нишләп беткән булыр идем, белмим. “Бу арада әллә нишләп, олыгаеп, арып-йончып киттең кебек әле син”, – дип башлады ул сүзен. Минем дә “шешәм” тулган булган икән: елый-елый сөйләдем гаиләдә акча җиткерә алмый бәргәләнүем турында.
– Ирең дә бар түгелме соң синең? – диде бу серле генә елмаеп. – Ул нишли?
– Эшли.
– Син дә эшлисең ич.
Мин берни аңламый торам. Нәрсә әйтергә тели соң коллегам?
Бары тик шуннан соң гына гаиләнең уртак торак һәм түшәк кенә түгел, ә шатлык-куанычларда, сагыш-борчуларда, сәламәт һәм авыру чакларда да бөтен мәсьәләләрне кулга-кул тотынышып, икәү, ә балалар кул астына керә башлагач, бергәләшеп хәл итә торган кешеләр төркеме булуын аңлатты.
– Анысын беләм, – дим. – Миңа хәзер нишләргә соң инде?
Хезмәттәшем минем чәйнәп биргәнне йота белмәгән бер надан икәнлегемне аңладымы, әллә утызны узгансың, башыңны күтәреп йөрүдән башканы белмисең икән дип уйладымы, беренче сыйныф баласына бирем аңлаткандай, гади тел белән күрсәтмәләр бирде.
Менә инде егерме елдан артык акчаны ул тәкъдим иткәнчә тотып яшибез. Аллага шөкер, шәһәр уртасында өч бүлмәле фатирыбыз, чит ил машинасы, үзебезгә якын гына җирдә менә дигән гараж, мунча, бакчабыз бар. Балабыз Казанда магистратурада укый. Үзебез бер елны шифаханәдә ял итсәк, икенчесендә чит илдә сәяхәт итеп кайтабыз.
Бәлки кемнәргәдер файдасы тияр дип, коллегамның бер үк вакытта гади, ләкин нәтиҗәле киңәшләрен газета укучыларга да тәкъдим итәм.
Гаиләнең уртак кассасы булырга тиеш. Аннан үзенә кирәк кадәр акчаны гаиләнең һәр әгъзасы ала һәм нәрсә өчен тотканын шуның өчен куелган дәфтәргә язып бара. Ай ахырында бергәләп исәп-хисап ясала, алдагы айга акча якынча бүленеп куела. Мәсәлән, коммуналь хезмәтләргә, ашау-эчүгә, машина карауга, төшке ашка, транспортта йөрүгә, берәребезгә кием алырга, көтелмәгән чыгымнарга һ.б. Һәр ай саен алыначак зур әйбергә, җәйге ялга да бүленеп барыла акчаның бер өлеше.
Гап-гади кагыйдәләр! Ләкин бер күнеккәнче, гаиләнең һәр әгъзасыннан күпме төгәллек, исәп-хисап, тырышлык, салкын акыл, үзең турында гына түгел, ә башкалар турында кайгырту кебек үзара мөнәсәбәтләрне җылытучыны-гытучы сыйфатлар таләп итә ул!
Бөгелмә.
ЙОЛДЫЗ Г. |
Иң күп укылган
|