поиск новостей
  • 01.06 "Кияү урлау".К. Тинчурин театры. 18:30
  • 02.06 "Хыялый". К. Тинчурин театры. 18:30
  • 04.06 "Эх, алмагачлары!". К. Тинчурин театры. 17:00
  • 05.06 "Яратам! Бетте-китте!". К. Тинчурин театры. 18:30
  • 06.06 "Бәхет җайдагы"(Адыгея Республикасы Театр Берләшмәсе). К. Тинчурин театры. 18:30
  • 07.06-07.05 "Мин кайтырмын"(Саха (Якутия)Республикасы Эстрада Дәүләт Театры). К. Тинчурин театры. 18:30
  • 08.06 "Диңгез буеннан чапкан ала эт"(А. Салаватов исемендәге Дагыстан дәүләт Кумык музыкаль драма театры).К.Тинчурин театры. 18:30
  • 09.06 "Идегәй". К. Тинчурин театры. 18:30
  • 10.06 "Ричард III"(В. Тхапсаев исемендәге Төньяк Осетия дәүләт академия театры). К. Тинчурин театры. 17:00
  • 11.06 "Ул әле өйләнмәгән иде"(Әлмәт татар дәүләт драма театры). К. Тинчурин театры. 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 01 Июнь
  • Фарсель Зыятдинов (1937-2021) - язучы, икътисадчы
  • Айдар Шакиров - җырчы
  • Резидә Ахиярова - композитор
  • Рифкать Миңнеханов - дәүләт эшлеклесе
  • Камил Фәткуллин - көрәшче
  • Эльвира Мозаффарова - журналист
  • Леонид Толчинский - журналист
  • Минсәгыйть Шакиров (1948-2023) - дәүләт эшлеклесе
  • Нәби Дәүли (1910-1989) - язучы
  • Айнур Айдельдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Виталий Агапов - җырчы
  • Флера Хөрмәтова - баянчы
  • Бертуган Касымовлар урамында урнашкан тулай торакта (дом 22/7) 18 кв.м.лы булмэ озак вакытка арендага бирелэ. Барлык унайлыклар да бар. Мэтро якында. Бэясе аена 10000 сум. Тел: 89274406960
  • Б/у морозильник (12000),б/у холодильник (16000) сатыла.8-93-93-68-65-40.
  • Ремонт очков, ювелирных изделий, замена батарейки в часах, заточка парикмахерского и маникюрного инструмента. Качество и гарантия. Низкие цены. Опытный мастер. г.Казань, Амирхана, 71. +79600430099, Айнур
  • казан шэхэре Портовая урамында 2 булмэле квартира арендага бирэбез. 89272439077
  • Ой сатыла Телэче районы Шэтке авылында. Белешмэлэр очен тел 89534073195
  • Куюкида 1 булмэле Яна квартира аренда на бирэбез 89196432874
  • Хозяйкадан озак вакытка гостинка студия или бүлмә снимать итәм. 89274823084
  • сниму СРОЧНО 2. Соблюдающая мусульманка. Без в/п Чистоплотная, платежоспособная 3.Комнату  в Советском районе, желательно недалеко от пр-та Альберта Камалеева 4. До 10-12тыс.руб. Или подселюсь к мусульманкам 89520445556 Эльнара
  • В бюджетное учреждение с. Актаныш требуется делопризводитель тел 32062
  • Самарский обл, Красноярский район, Новоурайкино авылы, эй сатам. 63,3кв/м.эйдя ванны, туалет, су, газ отоплениясы. Самардан 90 км. 1000000.сырым.тел 89967264219
Архив
 
26.10.2012 Дин

Мәскәү мөселманнары Корбан гаетен 26 октябрьдә бәйрәм итә

Мөфти Равил Гайнетдин фикеренчә, Мәскәүдә Корбан гаетенә өстәмә урыннар бирү белән генә мәчетләр җитмәү проблемы чишелми.

26 октябрьдә узачак Корбан гаете уңаеннан Русия мөфтиләр шурасы рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин Азатлык радиосына быелгы Корбан бәйрәме үзенчәлекләре хакында сөйләде.

 

Равил хәзрәт, бәйрәмнәрдә уздырыла торган гает намазларына соңгы елларда халык бик күпләп килә. Мәскәү Җәмигъ мәчетендә төзелеш бару сәбәпле аның тирәседә намаз укыр өчен кирәкле уңайлыклар юк. Быел мөселманнар өчен башка урыннар бирелдеме?

 

​​– Дөрес, Мәскәү хөкүмәте дә бу уңайдан борчу белдерә. Шуңа күрә, мөселманнар бер урынга гына җыелмасыннар, бәйрәм намазларын башка җирләрдә дә укысыннар, дип алар үзе тәкъдим ясады. Без, әлбәттә, моңа һич каршы түгел. Намазны мәчеттә уку әҗерле-саваплы булса да, гает намазаларын аерым мәйданнарда башкару шәригатъкә каршы килми. Узган Ураза гаетендә дә шундый урыннар билгеләнгән иде. Корбан гаете намазын укыр өчен дә Мәскәүнең берничә җирендә – атап әйткәндә, Лужникада, Көньяк Бутовада, Коломенский метросы янындагы паркта урын бүлеп бирелде. Имамнар билгеләнгән.

 

​​Узган Ураза гаетендә Мәскәүнең дүрт мәчетендә һәм Иран илчелеге мәчетеннән башка тагын дүрт урында гает намазалары укылган иде. Мәскәү өлкәсендә дә мәчетләребез бар, яңалары төзелеп килә. Андагы мәхәлләләребездә дә гает намазалары укыла. Ләкин бу хәл һич кенә дә мәчетләрнең аз санлы булуы мәсьәләсен көн тәртибеннән төшереп калдырмый. Мәскәү шәһәр башлыгы Собянинның, Мәскәүдә мәчетләр төзү кирәк түгелдер бәлки, дигән карары белән без килешә алмыйбыз. Безнең бу хакта ныклы фикеребез, позициябез бар. Без Мәскәүнең һәр районында мәчет булырга тиеш дип саныйбыз. Бу юнәлештә эш бара. Мәскәү хөкүмәте безне аңлый. Яңа мәчетләр төзү эшләре белән без киләчәктә дә шөгыльләнәчәкбез.

 

– Корбан бәйрәменең башка дин кешеләренә бик ошамый торган корбан чалу күренеше бар. Малларның каннарын коюны күргәннәр мөселманнарны гәеплиләр. Быел корбан чалыр өчен махсус урыннар бармы?

 

​​– Бу бик актуаль мәсьәлә. Әгәр дә шәһәр уртасында, мәчет янында корбан чалырга тотынсалар, бу хәл мөселман булмаган халыкларны нәфрәтләндерәчәк. Элек мондый хәлләр булды. Мәчет янында корбан чалына иде. Шуңа күрә мөселманнарга гаеп ташлауга алар үзләре сәбәпче булды. Соңгы елларда инде бу эшләр өчен махсус урыннар бар. Бу хакта Мәскәү, Мәскәү өлкәсе хөкүмәте дә хәбәрдар. Санэпидстанцияләр белән килешү төзелергә тиешле. Бу хакта мәхәлләләр белә. Мәскәү өчен аерым урын Мәскәү тирәсендәге боҗра юлдан читтә, хәләл мал үрчетү фермасында махсус урыннар бар. Корбаннарны шунда чалалар.

 

Тагын бер яңалык – безнең хәләл ризык сатыла торган кибетләрдә, ашханәләрдә корбан чалу турында үтенечләр кабул ителә. Мөселманнар кем исеменнән, кемгә багышлап корбан чалырга тели - шул хакта язып калдыра, акчасын түли. Безнең хәләл ризык ширкәтләре корбанны чала, шуннан соң гына итләрегезне килеп алыгыз дип хәбәр итә. Бу ысул белән эшләү халыкка ошый. Ким дигәндә 800 корбанлык шул ысул белән эшләнә. Теләгән кеше үзе шунда килеп, үзе катнашында да корбанын чалдырырга мөмкин.

 

– Безнең халык инде бәйрәм гаетләрен телевидение аша карарга да ияләнгән. Быел трансляция булачакмы?

 

– Быел бәйрәмебез Русия дәүләт телевидение каналы аша Русиягә генә түгел – Казакъстан, Үзбәкстан, Таҗикстан, Азәрбәйҗан һәм башка республикаларга да турыдан-туры күрсәтеләчәк. Русия дәүләт каналына рәхмәтләр белдерәбез. Шулай итеп Корбан бәйрәме намазы 26 октябрьдә иртәнге сәгать 9да башланачак.

 

– Равил хәзрәт, Корбан бәйрәме көннәрендә хәйрия эшләре ничек бара. Мохтаҗларга корбан ите тарату оештырыламы быел?

 

– Әлбәттә. Быел без 15 мең кешегә корбан итләре таратырга ниятлибез. Бу безнең хәйрия эшебез. Ислам дине мохтаҗларның да хәлен аңлуны, аларга да бәйрәм ясауны таләп итә. Без аны үтәргә тырышабыз. Шуңа күрә, Аллага шөкер, бу эштән корбан чалган мөселманнар да читтә калмый. Алар корбанлыкларының бер өлешен үзләрендә калдырсалар, калган өлешен тараталар. 20 куй Мәскәү Ислам университеты шәкертләренә бирелде. Махсус пакетлар эшләнде. Русия мөфтиләр шурасының хәйрия эшләре департаменты аларны ветераннарга, олы яшьтәге милләттәшләребезгә һәм мохтаҗларга таратачак.

 

Тагын шуны да өстәп әйтәсем килә: мөселманнарда бәйрәм икәнен башка халыклар да белсен өчен хәләл ризык сатыла торган 15 ашханәдә корбан итеннән пешерелгән аш-су, ризыклар бушка биреләчәк. Без “Корбан итеннән авыз итегез” дигән чара оештырабыз. Бу хәл мөселманнарның җәмгыятькә ачык булуларын, бәйрәмнәрен бөтен халык белән уртаклашырга әзер икәнлекләрен күрсәтәчәк.

 

– Быел бит бәйрәмнең дини йолалары гына түгел, мәдәни ягы да булачак. Тарихта беренче мәртәбә Корбан бәйрәменә багышланган концерт Мәскәү кирмәненең корылтайлар сараенда күрсәтеләчәк. Бу хакта ни диярсез?

 

​​– Үзегез беләсез, без инде Ураза бәйрәме – Рамазан концертларын 1990 еллардан бирле уздырып киләбез. Ләкин корбан бәйрәменә багышлап уздырганыбыз юк иде. Чөнки ике бәйрәм арасында бары тик 70 көн. Ул вакыт эчендә әзерләнеп бетү дә, матди якны җиткерү дә мөмкин түгел иде. Без андый чараны дини бәйрәмебез мәчет кысаларында гына калмасын дип уздырабыз. Ә инде Мәскәү кирмәнендә уздыру хыял гына иде. Заманында мөрәҗәгатъ итсәк дә рөхсәт бирелмәде. Ә хәзер заман белән бергә сәясәт тә үзгәрә. Башка диннәрнең дә бәйрәмнәре олы мәйданнарда зур итеп уздырыла. Ниһаять, без дә быел бу мөмкинчелеккә ирештек. Быел Корбан бәйрәме концерты беренче тапкыр Мәскәү кирмәнендә үтәчәк. Ул 18 ноябрьдә булачак. Анда чит ил кунаклары да, Русиянең үз сәхнә йолдызлары да катнашачак.

 

Алга таба да бәйрәмне шулай зурлап уздыру гадәткә, традициягә керер дип өметләнәбез, иншалла. Мәчетләргә йөрмәгән, үзен мөселман дип санаган, үзенең мәдәниятын яраткан, аның белән горурлана торган, яшьләребез дә килер дип уйлыйбыз. Бу очрашулар нәтиҗәсендә диндә булмаган, ләкин үзен мөселман нәселеннән дип таныган татар-башкорт та динебезгә якынаер, үз мәдәнияты белән горурланырлык бер хис уятырга форсат булыр дип уйлыйбыз.


Нәзифә КӘРИМОВА
Азатлык
№ | 26.10.2012
Азатлык печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Глобэкс промоушен
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar