|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.10.2012 Җәмгыять
"Һәр бала үз гаиләсендә үсәргә тиеш"Дүрт газиз балаңны да куеныңнан алып китсеннәр дә, Аллаһы Тәгалә язганнан узып булмый, дип яшәп кара әле син?! Бик авыр булса да түзәргә, сабыр итәргә кирәк. Казан шәһәренең Торфяная урамында яшәүче, халык теленә "фәйзрахманчылар" дип кереп калган бу Аллаһ бәндәләре август аеннан бирле әнә шундый билгесезлектә гомер кичерә. Ходай Тәгалә үзе хак юлын күрсәтер әле дип яшиләр. Балаларны районнарга таратканнар Кемдер боларны сәер, кемдер акылдан язган, дияр. Дәүләт тарафыннан җинаять эше кузгатылып, үз мәхәлләләрендә яшәүчеләрнең барысын да ата-ана хокукыннан вакытлыча мәхрүм иткәч, аларның 18 баласын Казан шәһәрендәге приютларда гына калдырмаганнар, ә республика районнарындагы балалар йортларына таратканнар. 15 августтан бирле Балык Бистәсе, Питрәч, Алексеевск, Кама Тамагы, Әлки районнарындагы приютларда "коръәнчеләр"нең (алар үзләрен шулай дип атап йөртә) дүртәр, өчәр баласы яши. Питрәчнең "Шатлык" балалар йортына исә бертуган Гыйззәтуллиннарны урнаштырганнар. Иң олысы Даутка – 11, Фирдәвескә – 8, ә Нуруллага 5 яшь икән. Ә 3 яше дә тулмаган кечкенә сеңелләре Гайшә Казанның балалар йортында калган. Әлеге нарасыйларның язмышлары нәрсә булып бетәчәк, аларны башка ата-аналарга бирәчәкләрме, алга таба тормышлары кайсы якка борылыш алачак, дигән күпләрне борчыган сорауларны Питрәч районы "Шатлык" балалар йорты директоры Резедә Халиловага да яудырдым. – Суд карары чыкмыйча, бер баланы да башка ата-анага бирмиләр, – ди Резедә Василовна. – Мин балаларны начар тәрбия алганнар дип әйтә алмыйм. Белемнәре дә яхшы гына. Математикадан бик көчлеләр. Ә менә рус теле аксыйрак төшә. Чит телләр укытылмаган. Баштарак "фәйзрахманчылар"ның балаларына гаиләләре белән аралашырга рөхсәт бирмәгәннәр. Ә хәзер ата-аналар балалар йортына шалтыратып тора икән. Гыйззәтуллиннарның да бит үз әнисе һәм әтисе янына кайтасылары килә. Резедә ханым әйтүенчә, ана белән бала арасында мөнәсәбәтләр бик яхшы. Торф урамындагыларның яшәү шартлары санитария кагыйдәләренә туры килми. Аннан нарасыйларның берсенә дә прививка ясатмаганнар. Балалар хастаханәләрдә исәптә тормаган. Бала белән ананы аеруның төп сәбәбе әнә шул. Әмма Питрәчтә Даут, Фирдәвес, Нуруллага туберкулездан прививка кадаганнар икән. Әлки районы Яңа Салман авылында урнашкан "Березка" балалар һәм яшүсмерләр приюты белән дә элемтәгә кердем. Биредә дүрт бертуган Гадел, Гомәр, Айсылу, Әхмәт Галиуллиннар яши. Иң олысы Гаделгә – 16 яшь, ә кечкенә Әхмәткә нибары 3 яшь кенә тулган. Приютның директор урынбасары Эльмира Низамова балаларны гел яхшы яктан гына искә алды. "Белемле, тәртипле һәм бик эшчәннәр, – диде ул. – Яңа Салман мәктәбендә белем алалар. Чаллыда булып узган патриотик тәрбиягә багышланган республика слетында катнаштылар. Спортта да көчлеләр". Эльмира ханым Галиуллиннарның ата-аналары айга ике тапкыр балалары белән даими аралашуын да әйтеп китте. Бу очракта ул җитәкче вазыйфасында буларак кына түгел, ә әни буларак аларның хәлләренә керә. Дүрт бәгырь җимешеңне күрергә, алар белән бер авыз сүз дә алыша алмыйча тилмергән ананың яшьле күзләрен күрүдән дә авыррак тагын ни бар? Дөрес, кайбер районнардагы балалар йортында каты бәгырьле җитәкчеләр бар анысы. Сезгә рөхсәт юк, килмәгез, дип әйтүчеләрне дә ишетергә туры килә һәм, ни кызганыч, безгә террорчыларга караган кебек карыйлар, ди "фәйзрахманчылар". Әни назын берәү дә алыштыра алмый Әлки районындагы "Березка" балалар һәм яшүсмерләр приютында яшәүче дүрт баласын күрер, алар белән аралашу өчен Ландыш Галиуллина Яңа Салман авылында бер атна яшәп киткән. "Бер әбидә тордым", – ди ул. Сагынуга дәва юк, дип белми генә җырламыйлардыр шул ул. Кечкенә Әхмәт бигрәк жәл бит. Ландыш апаның алар янына барган саен күңеле нечкәреп кайта. Сизәм, минем белән сөйләшкәндә дә күзләре яшьләнде, тамак төбенә төер утырды аның. "Ничек инде еламыйсың, Аллаһы Тәгалә биргән йөрәк җимешләре бит. Без бит алардан баш тартмадык", – ди ул. Ярый әле, балалар белән күрешеп торырга хәер-фатыйха биргәннәр. Шунысына чиксез шатлана ана. Әмма судка бармыйлар, дәүләт җитәкчеләренә сүз катарга җыенмыйлар, бу, алар әйтүенчә, Аллаһы Тәгаләгә баш күтәрү була. Ландыш ханым да, ире Рушан абый Галиуллин да һөнәрләре буенча укытучылар икән. Дистә елдан артык мәктәптә укытканнар. Ландыш ханым – рус теле, ә Рушан абый – физкультура укытучысы. "Безнең балалар томана, надан, дип әйтүчеләрнең сүзләре ялган, – ди ул. – Мәдрәсәгә бәреп кергәндә дә балалар укый иде. Бездә белем бирү беркайчан да тукталмады". Балаларыгызга прививка ясатмагансыз, приют хуҗаларының барысы да диярлек шул хакта искәртте, дим Ландыш ханымга. "Олы улым Гаделгә бала вакытта прививка ясаттым, – ди ул.– Шуннан соң ул бик каты авырды, үлемнән чак калды. Башка прививка ясатмыйм дидем һәм өч балама да кадатмадым". Берәүдән дә ярдәм сорарга хакыбыз юк, Аллаһы Тәгалә генә юл күрсәтүче дип гомер кичергән бу Ходай бәндәләренең яшәү рәвешендә сәерлек бар, әлбәттә. Үз авылларында хәләл көчләре белән салган йортларында гаилә белән чөкердәшеп яшәргә иде дә бит. Ул вакытта балаларын да алмаслар, ата-ана хокукларын да мәхрүм итмәсләр иде аларны. Ни генә булмасын, ана назы берәүне дә алыштыра алмый. Бигрәк тә райондагы приют хуҗаларының әйткән фикерләре колагыма "эленеп" калды. "Проблемалар бар инде, ләкин аларны чишәргә була, һәрбер бала үз гаиләсендә үсәргә тиеш", – диде алар. Көн саен әти-әнисез калган балалар белән очрашып, сөйләшеп торган кешеләрнең бу фикерне әйтергә тулы хакы бар. Чөнки эчкече, наркоман булып, үз нарасыйларыннан баш тарткан бәдбәхетләр белән чагыштырганда, Галиуллин, Гыйззәтуллиннарның балалары яхшырак тәрбия күргән. Болай да ятимнәр белән урам чатлары, приютлар тулган бу җәмгыятькә әти-әнисе булган үксез бала арттыру нигә кирәк? Иртәме, соңмы җитәкчелеккә бу карарыннан ваз кичәргә кирәк булачак. Әлеге ишле балаларны ата-ана хокукын мәхрүм итүдән, күрә торып сабыйны ятимлек ачысын татырга этәрүдән берәү дә отмаячак. Киресенчә, авыртмаган башка тимер тарак кына булачак бу.
|
Иң күп укылган
|