|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.10.2012 Юмор
Кайда телим, шунда җырлыйм... Әттәгенәсе!Җыр яратам мин. Газета-журнал битләрендә җыр тексты күземә чалынса, җилемләнгәндәй, аңа чат ябышам – берәр кайтыш җирен, тыртык-пыртык өлешен, эштер-пештер юлларын күреп алып, шулардан үземчә тәм тапкан булып, җырга җәһәт кенә пародия язарга утырам. Имештер, кайсыдыр ки матур итеп, акча эшләмәктә исәбем. Кү-үп итеп! Кем әйтмешли, ни-нәрсә хисабына булса да ашарга... тефү лә!.. яшәргә кирәк бит! Радиодан җыр-фәлән ишетелсә, шундук колакларым шомрая. Телевизордан җырлы-мырлы видеоклип карый башласам, онытылып китеп, мыегымны чәйни башлыйм. Кыскасы, зерә нык тәэсир итә миңа җыр. Бервакыт бер видеоклип караган идем. Әллә кайчан ук инде. Биш былтыр бардыр. Шул әле дә булса истән чыкмый. Бик кызык клип. Талбишектә туган бер җегетнең энесе әллә «көччегем» дип, әллә «коччыгым» дип җырлап барган җиреннән кинәт артка чабарга тотына. И чаба бу, и йөгерә... Артка таба чатыр чапкан көйгә сикереп-сикереп тә ала. Әмма дә ләкин ялгыш та егылмый үзе. Валлаһи, мин болай ук булдыра алмасыем. Шушы әкәмәт күренеш миңа искитәрлекский такмак язарга этәрде:
Диварга да сөяләмен, Диванга да ятамын... Дивана күк артка чабам... Бу – клип бит, аппагым!
Шуннан соң, җыр сәнгатенә миннән дә күркәм өлеш керсен, дип, видеоклип өчен сценарийлар язарга тотындым. Яза-сыза торгач, алар байтак җыелды – тугызау булды. Хәзер шуларны сезнең гадел хөкемгә тапшырам.
Янгын сүндерүчеләр җыры
Су буе. Учак яна. Учакны бер көтү янгын сүндерүче сырып алган. Үзләре су сиптерә, үзләре болай дип җырлый:
Су буенда учак яна, Кем кабызган ул учакны?..
Яңа туган балалар җыры
Шул ук су буе. Су – тездән генә. Бер әни биш баласын елгада коендырып мәш килә. Биш баланың да (берсе, нишләптер, шагыйрь Роберт Миңнуллинга охшаган) кулында микрофон. Фонограмма аша җыр яңгырый:
Әнкәй безне Сөннән алып кайткан, Сөн суында юган иң элек...
Кер юучы кыз җыры
Һаман да шул ук су буе. Бер кыз ак күлмәген кияргә азаплана. Кинәт җил искән кебек була. Күлмәк җиргә төшә дә карала. Кыз, Габделфәт Сафин кебек бер урында селкенгәләп, Габделфәт Сафин тавышы белән болай җырлый:
Ак күлмәгем, ак күлмәгем, Бер киюдә каралттым...
Балыкчы карт җыры
Бу җырның да алдагы җырлар белән уртаклыгы бар (әйтик, шул ук су буе). Шуңа күрә дүрт видеоклипны Пушкинның мәгълүм әкиятенә нигезләнеп эшләргә мөмкин. Карт балыкчы җырлый (ул җырлаган чакта алтын төсенә буялган уенчык балыкны дулкыннар тибрәтә):
Уйный суда, уйный суда алтын балык, алтын балык. Уйный-чума, уйный-чума алтынланып, алтынланып...
Сыер савучы егет җыры
Ферма. Ватык транспортер. Җимерек трактор. Алагаем озын итек кигән сыер савучы егет бастырык саплы сәнәге белән тирес чыгара. Үзе болай дип җырлый:
Тала, тала, тала, тала, Тала ике беләгем...
Кияүгә чыкмаган кыз җыры
Тәрәзә төбе турысында Венера Ганиевага охшаган кыз утыра. Туй күлмәге кигән бер кызның урамнан үтеп барганы тәрәзәдән күренә. Атаклы җырчыга охшаган кыз әле уң кулындагы чебен агуларына, әле сул кулындагы йокы даруларына карап ала-ала җыр суза:
Туй күлмәге кигән кыздан Көнләшеп тә үләрлек...
Тау башына менәргә яратучылар җыры
Әмәт тавы итәгендә биш-алты ир-ат сибелеп ята. Кайберсе торырга азаплана. Берише үрмәләп маташа. Берсе чалкан яткан килеш җыр суза:
Керкәле таулары биек, Биек булса да меник!..
Турист җыры
Урман чите. Күктә бөтерелгән вертолеттан тавыш ишетелә: «Урманнарга керү тыела!» Илһам Шакировка охшаган бер турист, сул кулына чебен гөмбәсе тотып, уңы белән бит тирәсендә кайнашкан черки кавемен читкә кугалап, урман эченә таба бер адым ясый да җырлый:
Керим әле урманнарга, Каеннар арасына...
Наркотик матдәләр кулланучы җыры
Авыл. Бакча. Бихисап чәчәкләр. Арада бер мәк чәчәге дә бар. Ул экранда зур итеп күрсәтелә. Берәү кача-поса бакчага уза. Бик тиз генә эзләп табып, мәк чәчәген өзеп ала да җырлый башлый:
Мәк чәчәген өздем ялгыш кына, Чүп үләне белән бутадым...
Ләммим ЛӘБИБИ |
Иң күп укылган
|