поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
22.10.2012 Дин

Мөҗип тә Әдәм баласы

Быелгы “Мөселман фильмнары фестивале” дә бездән ерагая бара. Мин быел аларның булдыра алган кадәр бөтен киноларын да карап калырга тырыштым. Күбесен инде оныттым да. Үткән еллардан бер дә онытылмаслык булып Иранның “Әниемә ай нурлары” дигән кино булса, быел Һиндстан күрсәткән “Абу сын Адама” булгандыр, мөгаен. Ул минем хәтеремә гомерлеккә кереп урнашты бугай. Бу кино мөселманның тормышы, яшәү рәвеше ничек булырга тиешлеге турында.

Диндәшләребез Хаҗ гамә­ленә җыенган көннәрдә миңа аны – бу киноны көнгә берничә мәртәбә сөйләргә туры килде. Бер көнне ике апа килеп керде. Кемгә апа, кемгә әби, кемгәдер сеңелкәш инде болар. Балталары суга төшкән диярсең, арганнар, талганнар, күзләре кызарып беткән, борыннары мышкылдаган. Күреп, белеп торам: болар Хаҗга эләгә алмый калган. Үзең шундый хәлгә калганда кыендыр инде, ләкин бу Казан урамнарында яшь агызып, баш авырттырып йөрерлек хәсрәт тә түгел. Нишлисең инде, быелгы уразабыз да коточкыч хәсрәт, борчу белән башланып киткән иде. Менә Хаҗыбыз да ничек?! Быел Татарстаннан 400 гә якын, акчаларын күптән түләп куйган дин кардәшебез Хаҗга бара алмый. Квота юк. Мәскәү виза бирми. Юкка гына гаугалы йортта бәрәкәт булмый димәсләр иде. “Идел-Хаҗ” оешмасы җитәкчесенең кулга алынып, нәкъ Рамазан ае буена ябылып торуы да тискәре роль уйнады. Хәер, бу дөнья белән һәм безнең һәрберебез белән Аллаһ идарә итә шул. Ләкин бу ханым – абыстайларга минем бу сүзләрем кирәкми. Кемдер аларны котыртыпмы, үз яныннан чыгарып җибәрү өченме минем яныма: “Ярдәм итсә Фәния Хуҗахмәт итә”, – дип җибәргән. Кем әйтте соң, мине кем дип белдегез инде дә, димәдем. Чөнки Хаҗга баручылар төркемнәре тупланган, санаулы көннәр калган. Утырыгыз әле, дидем, чәй ясап бирдем. Аннан теге “Әбү Әдәм баласы” дигән киноны сөйләргә тотындым. Күрәм: бо­ларның бер дә тыңлыйсылары килми, тыңла­мыйлар. Ә мин сөйлим, тың­лыйсы килмәгән кешеләргә сөйләү бик кыен. Ә сөйләргә кирәк.

Һиндстанда Әбү белән Айсумма яшәгән. Алар мөселман, инде җитмешкә җиткәннәр, бик тә Хаҗга барасы, ислам диненең үтәлергә тиешле фарызлардан бишенче багананы да үтиселәре килә. Алар шул кадәр гади, шул кадәр итагатьле, мәгънәле. Сыер асрыйлар, бик яраткан бозаулары да бар. Сөт сатып Хаҗга барырга акча җыялар. Йә, дусларым, сөт сатып акча җыюны күз алдына китерегез әле.

– Мин дә инде ничә ел 4 сутыйлы бакчамда яшелчә үстереп җыйдым, – ди бер тыңлаучым.

Гомер буена тупланган алтын әйберләрен дә Айсумма картына тапшыра. Саталар. Сыер белән бозауны да саталар. Хаҗга акча җыялар. Йортларында бер зур, үзләре кебек карт агачлары бар, берәү шуны алам, ди. 10 мең акчаны бирә. Агачны алып киткәч калганын бирәм, ди. Шуннан соң алар­ның Хаҗга барырга акчалары җитәчәк. Алар бәхетле. Бөтен туганнар, дуслар бәхиллә­шә­ләр, хушлашалар, ризалык, ки­черү сорыйлар. Хәтта бер көнне Әбү кайчандыр үзенең күршесе булып торган, аның бакчасына кергән, со­ңыннан шул өлешне үзе­некенә кушып сатып җибәргән, инде бик каты авырып ятканын ишетеп, әлеге күршесе янына килә. Бу чирле күршесе аның хәлен белергә, саубуллашырга, бер-берсен гафу итүне сорарга килүен күреп гаҗәпләнә. Шул дәрәҗәдә гаҗәпләнә, син түгел бит, синең каршыңда мин гаеп­ле, син мине гафу ит, ди. Терелеп аякка баса. Менә шулай, дусларым, еш кына без үзебез дә авыруга сәбәпче булабыз.

Әбү бабай агач саткан акчаны алырга бара. Алучы исә: “Агач куыш булды, утын бик аз чыкты”, – ди. И, дусларым, сез бу бабайның шул чактагы кыяфәтен генә күз алдыгызга китерә алсагыз иде, егылып­лар гына китми инде.

Алучы ялгышын аңлый, тизрәк бабайны тынычландырырга ашыга: “Мин синнән утын алмадым, агач сатып алдым, акчаны тулысынча би­рәм”, – ди. Юк, бабай хәрәмнән курка, изге эшкә хәрәм катнаштырасы килми. Ул хәсрәттә, бу хәбәрне ничек карчыгына әйтер. Ул исә нык иманлы кеше, исе дә китми, тагын акча җыярбыз да, киләсе елга барырбыз, ди.

Төн, икесенең дә күзе ачык, еламыйлар, намаз укыйлар. Йә Раббым, без гөнаһлы бәндә­ләреңә дә Хаҗ гамәлләрен насыйп әйлә. Менә тагын хикмәт. Бабай сәфәрләренең барып чыкмасын оештыручыларга әйтергә, үзләрен исемлектән чыгарырга бара, булганнарны сөйләп бирә. Аның ихласлыгын, иманын күреп, оештыручы шакката. Хуҗалары мин быел 2 мең 500 кешене Хаҗга алып барам. Минем дә әтием, әнием бар иде, аларның да бик тә Хаҗга барасылары килде, акчалары булмады, без яшь идек, алар вафат булды. Мин сезне үземнең әтием, әнием кебек күреп Хаҗга бушлай алып барам, ди. Шул урында кино бетсен иде дә, бетми бит. “Без инде бик карт, кеше өчен Хаҗга бара алырлык яшьтә түгел”, – ди.

Мин бу апайларны тынычландырыйм дисәм, алар тагын елый башлады. Бу юлы инде үзләрен түгел, Әбү белән Айсумманы жәлләп елый иде. Ә алар, зал тулы халыкны елатып, гомерләр булса, Аллаһ насыйп итсә, киләсе елга барырбыз, дип калды.

Хәер, Аллаһы Тәгалә шул дәрәҗәдә иманлы кешеләрне Хаҗга бармыйча да хаҗлы итә торгандыр. Моңа да мисаллар, риваятьләр бар. Элек бит атларга, ишәкләргә атланып, җәяүләп тә, айлар, еллар буена барганнар. Бервакыт Хаҗга баручы елга буенда юынырга туктый. Шунда күрә: бер хатын судан тавык үләксәсе тотарга азаплана. Юлчы: “Нишлисең? Мөселманнарга үләксә ашарга ярамый”, – ди. Хатын: “Без дә мөселман, ачка үлгәндә әз генә ярый, балаларым ачка үлә”, – ди. Юлчы булган ризыгын, байлыгын бу хатынга бирә дә кире борыла. Бу хикәятне Җәлил хәзрәт яратмый, кешенең башкаларга биргәч тә, юлын дәвам итәрлек байлыгы калырга тиеш иде, ди ул. Ә хикәятнең дәвамы бар һәм ул матур, якты. Авылдашлар Хаҗдан кайткач бу кеше белән бергә булуларын, бергә Хаҗ гамәлләре үтәүләрен сөйлиләр. Күрәсең, балаларны ач үлемнән коткарып калган бу юлчыны Аллаһ Хаҗлы иткән, аның урынына аның кыяфәтенә кереп фә­рештә хаҗ кылгандыр. Әбү белән Айсуммага да Хаҗ га­мәле насыйптыр. Шул дә­рәҗәдә ихлас, чын мөселман булган кешеләрне Аллаһ Хаҗ­лы кыладыр.

Тыңлаучыларым тынычланып калдылар, миннән күзләрен дә алмыйлар. Шулай да яшьрәге:

– Кино да, әкиятләр дә шулай инде, дип авыр сулап куйды.

– Юк, безнең арада да, татарлар арасында да андый кешеләр бик күп дип куйдым мин. Чыннан да, шулай. Мин үзебезнең бистәнең имам-хатыйбы Мөҗип абыйның бик тә Хаҗга баруын телим. Ул чын, ихлас, нык иманлы (әгәр язмамны укыса, бу сүзләрем өчен ул ачуланып, син каян беләсең соң, дип куячак) кеше. Хаҗга җитәрлек акчамны җыеш­тырдым да аңа илтеп бирдем. Әй, сөендем инде. Ләкин Мөҗип абый 3-4 көннән хатыны аша өенә чакырды. Акчамны кире бирде, бәхәскә керерлек итмәде. Кызлар урнашсын, Булат укып бетерсен, диде. Әйе, алар да сыер, бозау, та­выклар асрыйлар. Хаҗга акча җыялар. Андый кешеләр бик күп.

Әлфинур дустым, яшьли ике бала белән тол калып, аларны үстерде. Вакыт-вакыт өчәр урында эшли, җыештыра. Бер елны кыш буена салкын гаражда берсен бер сумнан кемгәдер капчыклар текте. Быел ул да Хаҗга бара, күрәсең, аңа тиешрәктер.

Быел безнең авылдан Кендек әбиемнең балалары Нургаяз әзи белән Хәнифә апа да Хаҗга бара. Аларга да Фәрит дигән туганнары булышты. Бәлки, нәкъ менә шуның өчендер, әле алар да, бөтенләй әзер, акча түләнгән, уколларга кадәр кадаткан килеш, былтыр бара алмый калды. Бер ел өзелеп-өзелеп көттеләр. Ул арада Хәнифә апа ничәмә-ничә мәет юып озатты. Андыйларгамы Хаҗ тиешрәк түгел?!

Ә сез елап йөрисез, Хаҗ шундый гамәл инде ул, бардым да хаҗи, хаҗия булдым дигән сүз түгел. Күпләр үзләрен шулай хис итә. Җәлил хәзрәт, мәчеткә керү өчен кешенең җиде изгелеге булырга тиеш, ди. Күрәсең, Хаҗга җитмеш изгелек кирәктер, тырышырга, җыярга инде. Әйтерсең, елый-елый шешенеп беткән бу хатыннарны алыштырып куйдылар. Күп итеп календарьлар, китап, дәфтәрләр сатып алдылар. “Миңа быел укырга утыз кеше язылган иде. Мин шуларны ташлап китеп бармакчы идем. Ничек яхшы булды әле”, – дип сөенеп елмайды берсе. Аларны тынычландыра алуыма мин дә сөендем.

Бу киноны караганчы, мин дә Хаҗга барам, дип йөргән Эльмира апа да: “Урыннар җитми икән, акча да азрак, үз урынымны кешегә бирдем”, – диде. Дөрес эшләгәнсез. Кылган Хаҗларыбыз кабул булсын да, калган гомерләребезне дә армый-талмый халкыбызга, мил­ләтебезгә, динебезгә хезмәт итәргә язсын. 


Шәехҗан Фәния ХУҖАХМӘТ
Ватаным Татарстан
№ 208 | 20.10.2012
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»