|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.10.2012 Мәгариф
Ике бала анасы Айгөл Ханова: “Ата-аналар комитетын таратырга кирәк”Казанда яшәүче ике бала анасы Айгөл Ханова, мәктәптә акча җыюга каршылык белдереп, бу мәсьәләне ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттаховка барып, ата-аналарның зарын сөйләргә әзермен, диде. Үзенең фикерләре белән безнең газета аша да уртаклашырга теләде. – Айгөл ханым, ата-аналар комитетларына шактый эш йөкләнгән. Ул ни өчен кирәк түгел, дисез.
– Ул бүген фәкать ата-аналардан акча җыю белән генә шөгыльләнә. Сыйныф, мәктәп фондларына, сак хезмәте өчен... Ата-аналар комитеты – салым инспекциясе түгел бит. Дәреслекләр дә җитеп бетми. Узган ел, мәсәлән, 4 нче сыйныфта укучы кызым “Уку китабы”н иптәш кызы белән бүлешеп укып чыкты. 2-4 сыйныфка кадәр инглиз теле дәреслеге белән эш дәфтәрләрен үзебез сатып алдык. Быел, шөкер, дәреслекне мәктәп бирде. 2 нче сыйныфта ата-аналардан акча җыеп, сыйныф бүлмәсенә ремонт ясадык, тәрәзәгә аллы-гөлле ламбрекенлы челтәрләр элеп куйдылар. Нигә кирәк ул, бала игътибарын читкә җәлеп итәр өченме? Тагын шул җыелган акчага бәйрәмнәргә, туган көнгә бүләк бирү гадәте бар. Ата-аналар, мөмкинлегенә карап, сыйныф җитәкчесенә үзләре дә бүләк ясый ала. Укытучылар безнең бүләккә мохтаҗ түгел. Мәктәптә эшләүче бер танышымның Укытучылар көненә биргән вазадан канәгать булмавын хәтерлим. “Акча гына бирсәләр”, – дигән иде ул. Атлаган саен акча кирәк. Фатир өчен түләү бермә-бер артты. Кешеләр субсидия артыннан йөри. Бакчаларга балаларны урнаштырдыңмы, кулга кирәк-яраклар язылган исемлекне тоттыралар. Мәгариф учреждениеләренең хуҗалык ихтыяҗларын ата-аналар күтәрергә тиеш түгел. Моның өчен акча бүлеп бирелә бит. Әгәр акча җитми икән, аякны юрганга карап сузарга кирәк. Сыйныф бүлмәләре гади булырга тиеш. Бала бит мәктәпкә укырга дип килә. Күп булса, ул анда 6-7 сәгать вакытын үткәрә.
– Акча җыюга карата башка ата-аналарның фикерләре ничегрәк?
– Әлбәттә, беребезнең дә артык акчасы юк. Әлеге дә баягы, балаларга кырын карамасыннар дип, куркудан дәшмичә генә акчаны чыгарып бирәбез. Гадәттә, комитетны булдыклы, сүзләре үтә торган ханымнар җитәкли. Шулар чаба кибеткә. Җыелышларда исә беркем каршы дәшми. Әмма өйгә кайтыр юлга чыккач, күпләрнең теле ачыла, зарланышырга тотыналар. Дөрес, акчаны бер дә бирмәүчеләр бар. Андыйларны хуплыйм. Акча җыю ихтыяри булса да, ахыр чиктә барыбер кесә телефоннарына шалтыратып, тиешле сумманы җыеп бетерүгә кайтып кала. Күпләр хәзер акча сораудан куркып җыелышка да йөрми бит. Алга таба акча бирергә җыенмыйм.
– Кызыңа кырын карарлар дип курыкмыйсыңмы соң?
– Куркуны җиңәргә өйрәнергә кирәк. Кызым сыйныф җитәкчесен дә, башка фән укытучыларын да бик ярата. Ул укыган сыйныфта балаларның бөтенесен дә бертигез күрәләр. Аның каравы танышым акча бирмәгән өчен улы авыр хәлдә калган. Сыйныфташлары бармак төртеп: “Ул акча бирми”, – дип үчекләгәннәр. Ата-аналар җыелышында комитетта әгъза саналган бер ханым өенә кайтып баласына сөйләгән, күрәсең. Баланың мәктәпкә барасы килми башлаган хәтта.
Сәрия САДРИСЛАМОВА |
Иң күп укылган
|