поиск новостей
  • 16.04 Ашина. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Хыялый. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Труффальдино — слуга двух господ» Кариев театры,18:30
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 16 Апрель
  • Илтөзәр Мөхәмәтгалиев - актер
  • Зәйнәп Камалова (1899-1977) - актриса
  • Юрий Балашов - журналист
  • Гөлшат Имамиева - җырчы
  • Рафил Әхмәтханов - көрәшче
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
18.10.2012 Мәдәният

Нурзадә: «Хатын-кыз романы язар идем»

Сәхифәбездә кунакта – үзгәртеп булмаслык оптимист, җыр­биюгә, китап укуга гашыйк романтик кеше. тормышның мәгънәсен дөньяны яратып яшәүдә, кешеләр белән һәрчак елмаеп-­көлеп аралашуда күрә ул. һәр яңа туган көннең кадерен белеп, шатланып­сөенеп яшәү серләре белән Нурзадә уртаклашыр.

«Укырга бик яратам мин. китапханәгә барып, әдәби журналлар укыйм. гастрольгә барсам, һичшиксез, китап алып барам, 15­-20 минут кына буш вакыт килеп чыкса – китапка ябышам. Әсәр ошаса, төн йокламыйча да укып чыга алам. Өйдә үз китапханәм барлыкка килде инде. Шигырь җыентыклары аерым бер урын алып тора. шигырьләрне яратып укыйм, авторлар белән танышам, еш кына иҗади хезмәттәшлек тә шулай башланып китә. Һәркемгә китап укырга киңәш итәр идем, ул тел байлыгын арттыра, сөйләмне матурлата. Кайчак үзем дә берәр әдәби әсәр язу турында уйлап куям. Мөгаен, хатын-­кыз романы булыр иде ул, чөнки татар әдәбиятында мондый жанр әлегә киң таралмаган, ә укучының кызыксынуы бар. Мәсәлән, Зифа Кадыйрованың популярлыгын шулай аңлатыр идем».

 «Ир­-атларның психологиясен аңлау авыр. Якын дуслар арасында ир кеше булганда уңайлы, ул төрле аңлашылмаучанлыкларны нәкъ менә ир кеше акылы белән аңлатып бирә ала. Мөнәсәбәтләргә кагылышлы психология китаплары да булышырга мөмкин».

 «Университетта чит телләр факультетында белем алдым. Инглиз, француз телләрен аңлыйм, ләкин озак вакыт практика булмагач, иркен сөйләшә алмыйм. Чит илгә китеп, бер­ике ай яшәсәң, чит телне өйрәнеп була ул, иң мөһиме – туган телеңне онытмаска! Мин үзем Италиягә китәр идем. Анда да татарлар бардыр, шуларны табып аралашыр идем. татар телен, җырларын, биюләрен өйрәтер идем».

 «Кызганыч, без күп вакытта интуицияне тыңлый белмибез, шуңа ялгышабыз. Эчке тавышыбызга колак салырга кирәк ул, ниндидер эшкә күңел тартмый икән – эшләмәскә!»

 «Һәр ел ахырында алдагы елга планнарымны корып, көндәлегемә язып куям. Шулай план төзү үзеңне җыйнакландыра, ялкауланырга ирек бирми, максатка ирешергә булыша. тормышта да, иҗатта да максат­хыяллар максималь зур булырга тиеш, дип саныйм, шул чакта аларга ирешер өчен күбрәк эшләнелә».

 «Начар тәнкыйтьне дә яхшы кабул итәм мин. Тәнкыйтьлиләр икән, димәк синең белән кызыксыналар, сине яхшырак итеп күрергә телиләр. һәр нәрсәнең уңай ягы була, шул уңай яктан карап тормыш итә белергә кирәк».

 «Кызганыч, хәзерге дөньяда бар нәрсә дә акчага барып тоташты. Ә бит акчага табынып яшәү дөрес түгел. иҗатны чын күңеленнән сөюче кеше бигрәк тә акча, дан белән мавыгырга тиеш түгел, дип уйлыйм».

 «Безнең халык психологка баруны үз итеп бетерми, ә бит белгечтән киңәш сорауның бернинди куркынычы юк. ул ситуацияне башка яктан ачып күрсәтә, проблеманы чишү өчен уңайлырак, яхшырак юл табарга булыша ала».

 «Бертуктамый алышынып торган көзге һавада суык тидермәскә иммунитетны ныгыта торган чәй булыша. Андый чәйне ясар өчен имбир тамыры, мелисса, бөтнек, өрек, караҗимеш, ясмин чәчәген термоска салып, бераз томалап пешерәсе».

Блиц-кинәшләр

Укырга: Д.Грей, А.Дюма, М.Мәһдиев, З.Кадыйрова, К.Кәримов, Ф.Бәйрәмова, Т.Миңнуллин әсәрләрен;

Карарга: «P.S. Я люблю тебя», «Хатико», «Белый бим, черное ухо», «Апостол», «Брестская крепость» фильмнарын;

Күрергә: Памуккале шәһәрен, Эрмитаж музеен, Байкал күлен.

Беркайчан да кайгырып яшәмәгез, каш ярылып, күз чыкмаган! 


Рания ЮНЫСОВА
Сәхнә
№ 10 |
Сәхнә печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»