• 26.06-28.08 Театрализованное фольклорное Казан-шоу. Туган авыл.
  • 06.08-15.08 Салават. 31 сезон. Камал театры
  • 18.09 Хәмдүнә Тимергалиева истәлегенә. УНИКС. 17.00
  • 16.10 20ел TATAR RADIOSI. Татнефть Арена. 18.00
  • 14.12-19.12 Илсөя Бәдретдинова. "Фәрештә түгел". УНИКС
Бүген кемнәр туган
  • 28 Июль
  • Айрат Акимов - җырчы
  • Нургали Булатов - журналист
  • Якуб Агишев (1899-1972) - галим
  • Рәшит Ибраһимов - язучы
  • Наил Мәганов - җәмәгать эшлеклесе
  • Рамил Нотфуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Розалина Шаһиева - шагыйрә
  • Туй, туган көн, юбилей һәм башка уңайдан якын кешегез белән хәтирәләрне теләкләр аша үреп,оригиналь шигырьләр,проза,рәхмәт сүзләре,бәет,җыр текстлары иҗат итәм.Һәр кешегә индивидуаль караш.Кулай бәяләр.Заказлар алдан алына.89083405794 ватсап.
  • Сдаю 1 комнатную квартиру в Наб. Челнах в 62 ком-се молодой семейной паре или двум девушкам студенткам. 89093132683 вацап
  • 62 яшьлек Ир Яна гына пенсиягэ чыктым казаннан ерак тугел район узэгендэ яшим бакча яратам бераз гына умарталарым бар жыр монга гашыйк узем шикелле ялгызлыктан туйган 55 62 яшьлек хатын кыздан шалтырату кэтэм тел 89270417535
  • Исэнмесез. Метро Аметьева,горьки яки Карбышева,даурский,мавлютова урамнары тирэсеннэн 1 булмэле квартира озак вакытка снимать итэргэ эзли без. 89372982380
  • Исәнмесез. Яңа бал сатам. Умартам урман янында тора. Экологик чиста бал. 3л -1300, кәрәзле бал - 600скм/кг. Казанга китереп тә бирәм. 89600344439 нлмерына шалтыратыгыз.
  • Добрый день! Продаю мёд из своей пасеки. Пасека находится около липового леса, в отдаленном от основных автомобильных дорог. Мёд характеризуются экологической чистотой и повышенными лечебными свойствами. Мёд цветочно-липовой. Цена 3л - 1300. Имеется доставка по городу Казани. В продаже имеется мёд в сотах весом от 1кг 500гр - до 2 кг. (вес тары не входит). Цена - 600 р/кг. Оптовом покупателям (от 10 банок), скидки. Желающие пишите по номеру 89600344439
  • Исэнмесез, кем Балтачта фатир сдавать итэ икэн? +7 939 371-04-19
  • Станок (циркулярка+фуганок)сатыла, кулланышта булган. Актаныш. 89063275274.
  • Корбанга хэм асрарга куп торле нэселдэн сарыклар, тэкэлэр, саулыклар, бэтилэр сатыла. Балтач районы. 89874245531 (ватсап бар)
  • Татарча сөйләшүче хатын-кыз тегүче кирәк. Казан.Тел: 9050216055
 
 

 
Архив
 

               

18.10.2012 Матбугат

Татмедиа: бардан юк һәм юктан бар

Татарстан җитәкчелеге Татмедиа агентлыгы эшләрен башкаручы оешма төзергә җыена. Дәүләт шурасы депутатларыннан берничә кеше мондый оешманың кирәклеген дәлилләп президентка мөрәҗәгать итте.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка Татмедиа агентлыгы эше кирәклеген белдереп мөрәҗәгать язган депутатлар арасында мәгариф, фән, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев тә бар. Ул Азатлык радиосына яңа оешманың бигрәк тә милли мәгълүмат чараларына игътибар арттырырга тиешлеген белдерде.

 

"Татмедиага без төрле яклап бәя бирә идек. Аны уңай яктан да бәяләдек һәм эшләп бетермәгән эшләре турында да үз фикерләребезне әйтә килдек. Аның милли басмаларга, милли газет һәм журналларга булган мөнәсәбәте безне тулысынча канәгатьләндерми иде. Бу агентлык бетерелгәч, мәсьәләләр бөтенләй хәл ителмәс дәрәҗәгә җитәргә мөмкин икәнлеген аңлап, без Татарстан президентына шундый хат белән мөрәҗәгать итәргә булдык.

 

​​Бүген Татмедианың бары тик акционерлык җәмгыяте генә калды. Акционерлык җәмгыяте ул беркайчан да идеология, милли мәсьәләләр һәм гомумән халыкның рухи ихтыяҗлары белән кызыксына торган оешма түгел. Ул хуҗалык оешмасы, аның төп эше хуҗалык итү. Газет-журналларның, радио-телевидениенең матди ягын булдыру, хуҗалык эшләрен алып бару, кәгазь табу эшләрен рәткә салу һәм башкалар.

 

Без бит үзебезне дәүләт дип атыйбыз. Татарстан Русия Конституциясе нигезендә милли республика буларак дәүләт статусында. Ә һәр дәүләтнең һәм җәмгыятьнең аның үз идеологиясе булырга тиеш. Безгә милли республикаларда яшәүчеләргә үзебезнең милли идеологияне, милли мәнфәгатьләрне кайгырта торган басмалар кирәк. Ә моның белән хуҗалык оешмасы булган акционерлык җәмгыяте генә шөгыльләнә алмый.

 

Дөрес, бу вазифаларны элемтә министрлыгына йөкләү каралган иде. Әмма элемтә министрлыгы дәүләт идеологиясе һәм милли мәнфәгатьләр белән шөгыльләнә ала торган оешма түгел. Без бу якларын да уйлаганнан соң, президентка мөрәҗәгать итәргә булдык.

 

Без һич кенә дә элекке Татмедианы яңадан торгызу турында сүз кузгатмыйбыз. Бәлки аның исеме дә Татмедиа булырга тиеш түгелдер.

 

Исеме генә түгел, ә аның җисеме дә башкача булырга тиеш дип уйлыйбыз без. Һичшиксез, бу оешма безнең республикабызның һәм халкыбызның, җәмәгатьчелекнең фикерләрен искә алып, республикада булган бөтен идеологик юнәлешләрне күз алдында тотып эш алып барырга тиеш. Ул Татмедиага кергән газет-журналларга гына түгел, гомумән, Татарстандагы медиакиңлекнең бөтен эшен тәртипкә салу һәм аларга юнәлеш биреп торырга тиеш.

 

Бу оешма булдырыла икән, аңа иң беренче чиратта бюджеттан акча бүлеп бирелергә тиеш. Бу акчаны төрле матбугат чараларына гадел итеп, чамасын белеп бүләргә тиеш оешма буларак күзаллыйбыз без аны. Бүген исә без бюджеттан акционерлык оешмасына акча бүлә алмыйбыз, финанслар бары тик дәүләт оешмасына гына бирелә ала. Проблемның менә бу ягы да бар.

 

Октябрь ае азагында Дәүләт шурасында киләсе ел бюджетын беренче укылышта кабул итәргә җыенабыз. Безнең газет һәм журналлар чыгару, китап басу һәм башка эшләр өчен миллиард сумнан артык акча каралган. Ә бу акчаны бүген кемгә бирергә?

 

Шушы мәсьәләләрне хәл итәр өчен шушы көннәрдә һичшиксез матбугат эшләре белән шөгыльләнә торган бер оешма, агентлыкмы ул, әллә комитетмы, ниндидер бер оешма булу зарур", ди Вәлиев.

 

"Оешма пропаганда өчен булдырылмый"

 

Татарстан дәүләт шурасы рәисе урынбасары, Татарстан журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова да Татмедиа акционерлык җәмгыятенең максатлары хуҗалык эшләрен алып бару икәнлеген әйтә. Президентка мөрәҗәгатьне имзалаучылар арасында Ратникова да бар. Азатлык радиосына ул яңа оешманың ниндидер пропаганда, үгет-нәсихәт эшләре алып бару өчен оештырылмавын да әйтте. Мәгълүмат чараларының бүген иң түз үсештәге, үзгәрештәге тармак икәнлеген һәм шунлыктан аңа дәүләт ярдәме, теләктәшлеге кирәклеген дә белдерде.

 

​​"Интернет, радио-телевидение, газет-журнал һәм китап басу алга бара. Без дәүләт бу эшләрдә катнашырга тиеш дип саныйбыз. Бөтен медиакыры үсеше стратегиясен ачыклаучы оешма булырга тиеш. Ул басма мәгълүмат чараларының, теле-радиода вазгыятьне ачыкларга тиеш. Бездә журналистлар бик күп, алар берничә мең. Хезмәт хаклары күп түгел, алар да социаль яклауга мохтаҗ. Бу тармак тулаем алганда җәмгыять үсешенә йогынты ясагач, ул үзе дә үсәргә тиеш дип саныйбыз без.

 

Татарстан алдынгы төбәкләрнең берсе. Безнең өчен аның Русиядә ничек күренүе һәм дөньядагы абруе нинди булу да зур әһәмияткә ия. Бу имидж уңай булса, республикага инвестицияләр дә күбрәк киләчәк”, ди Ратникова.

 

Аның сүзләренчә, Татмедиа агентлыгы бетерелгәч, Татарстан китап нәшрияты бөтенләй игътибарсыз калган. Ратникова балалар өчен чыгучы газет һәм журналларның да дәүләт ярдәменә мохтаҗ булуын белдерә.

 

"Элекке Татмедиа агентлыгы бөтенләй бетерелеп, аның урынына өр-яңа башка бер оешма төзелерме, әллә агентлык яңача торгызылырмы, анысын президент хәл итәчәк", ди Ратникова.

 

"Яңа оешмада әзерлекле белгечләр эшләргә тиеш"

 

Разил Вәлиев исә бу оешманың элекке агентлык гамәлләрен кабатлап утыручы гына түгел, ә көчле белгечләрдән торган, татар мәнфәгатьләрен дә кайгырткан, бөтен мәгълүмат чараларының абруен казанган медиа үзәге булуын тели.

 

"Әгәр дә бу оешма төзелә икән, билгеле алар үзләренә команда тупларга тиеш була. Алар үзләренә иң әзерлекле белгечләрне чакырырга тиешләр. Мин кабатлап әйтәм, безнең матбугат өлкәсендә иң зәгыйфь урыныбыз ул – милли матбугат, милли газет-журналларның бүгенге хәле, аларның эчтәлеге, аларны тәэмин итү, аларга гонорар түләү һәм башкалар. Менә бу мәсьәләләрне тирәннән белә һәм аңлый торган әзерлекле белгечләр килсә, минемчә, агентлык яхшы гына эшләп китәр иде", диде Вәлиев.

 

"Бәйгеләр гадел узсын"

 

Бәйсез "Ирек мәйданы" газеты нәшире Раиф Усманов та республикадагы мәгълүмат чараларын үз тирәсенә туплап тора торган бер оешма кирәклеген әйтә. Әмма моңа кадәр булган агентлык эшләреннән канәгать түгел ул.

 

​​"Оешкан вакытта төрле грантлар алу бәйгеләрендә бәйсез басмаларның да катнашачагы турында игълан ителсә дә, акчалар хөкүмәт газетлары арасында гына бүленде", ди Усманов. "Ирек мәйданы" шулай ук Татарстандагы төрле министрлыклар үткәргән бәйгеләрдә дә катнашырга теләгән, әмма аларның шартлары бары тик дәүләт хезмәтендә булган мәгълүмат чаралары алырдай итеп төзелүен ачыклаган.

 

Усманов яңа оешма булдырыла калса, аның көндәшлеккә ачык, "Сабантуй", "Көмеш кыңгырау" кебек балалар өчен чыгучы газет-журналларга, милләткә кирәк "Казан утлары"на терәк булып калуын тели. Шул ук вакытта Усманов хөкүмәттән акча алып яшәүче татарча газет-журналларның базар шартларын кабул итәргә теләмәүләрен тормыштан артка калу буларак бәяли.

 

Татмедиа агентлыгы хезмәткәрләре эштән китмәгән әле

 

Татмедиа агентлыгы 2013 елда ун еллыгын бәйрәм итәргә җыенган иде. Бу җәйнең 13 августында Татарстан президенты Татмедиа агентлыгын бетерү турында фәрман имзалады. Агентлык вәкаләтләренең бер өлешен фәрман нигезендә, элемтә министрлыгы үзенә алырга, ә бер өлешен Татмедиа ачык акционерлык җәмгыяте башкарырга тиеш иде.

 

Республика агентлыгы матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә дәүләт сәясәтен тормышка ашыручы, дәүләт кылган гамәлләрне яктыртучы бер оешма булды. Гади генә итеп әйткәндә, дәүләт агентлыкка акча бирә һәм нинди эшләр башкарырга кирәклеген куша иде. Матбугат чаралары бу дәүләт йөкләмәсен башкаруга алынсын өчен үзара ярышырга, бәйге узарга тиеш булды. Дәүләттән кушылган эшләр кулланылышка “дәүләт заказы” буларак кереп китте.

 

94нче федераль канун нигезендә, матбугат чаралары турыдан-туры дәүләттән акча ала алмый, алар аны ярышып, үзләренең бу заказны яхшырак үти алганын дәлилләп, бәйге аша алырга тиеш. Күп кенә мәгълүмат чаралары җитәкчеләре бу канунның медианы бик авыр хәлгә куюын да әйтеп килде.

 

Бу эшләрне бары тик дәүләт оешмасы гына башкара алганга президентның агентлыкны бетерү карары нигезендә ул элемтә министрлыгына йөкләнде.

 

Дәүләт кушкан эшне координацияләргә, бер үк басмалар да бер әйберне генә язмасын өчен, ул эшне көйләп-җайлап торырга, дәүләт сәясәтен төрле яклап алып барырга да кирәк иде. Элекке агентлыкның бу эшләре, рәсми фәрман белән булмаса да, Татмедиа акционерлык җәмгыятенә кушылды.

 

13 августта Татмедиа агентлыгын бетерелү турында фәрман чыкса да хезмәткәрләрнең күпчелеге 28 октябрьгә кадәр эш урыннарында калды. Шуннан соң гына алар йә башка бер эшкә күчәргә, йә булмаса акционерлык җәмгыятенә эшкә алынырга тиеш иде. Хезмәткәрләрнең күпчелеге әлегә эш урыннарында калса да, инде үз теләкләре белән китүчеләр дә булган. Агентлыктан киткәннәрнең берсе Азатлык радиосына анда гади хезмәткәрләрнең хезмәт хакларының түбән булуын, шуңа күрә белгечләрнең еш алышынып торганлыгын әйтте.


Наил АЛАН
Азатлык
№ | 17.10.2012
Азатлык печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№83 (818044) / 23.10.2012 12:58:44

Бик каты сүзләр язасым да килми.Язмаларыңа караганда,син кайчандыр травма алган кешегә охшаган.Шуңа күрә язганнарыңа бик игтибар итмим.Травма нәтиҗәседер, син кешеләргә карата ачулы,дорфа,игелексез.Бу яктан караганда фикерләреңне үзгәртәсең бар.Үзеңә җиңгел була.

№82 (818042) / 23.10.2012 12:28:03

Ялган татар,гайбәт сөйләшә алмыйм шул.Гайбәт сөйләшер идем гонаһысы күп.Программа төзелде минем тарафтан.Бу программа практик яктан 2012 елдан соң тормышка аша.Программада пәйгамбәрләрнең барча теләкләре үтәлде.Шулай булгач,Аллаһы тәгалә белән килешенгән диеп саныйм.1000 елга сугышларны тыю да,Җир кешеләрен яңа дәүләт системасына күчерү дә,аларны әдәпле,әхлаклы итү дә.
Энем,яп борын астындагы тишегеңне.Син без эшләгәннәрне эшли алмыйсың.Татарча өйрәнә алмаганны.

№81 (818034) / 23.10.2012 09:19:00

Зимагур,син ъзеңнең политика өлкәсендә бик подкованный икәнеңне күрсәтәсең киләме соң? Я булмаса эш юктан эш юулсын дип "тир түгәсеңме".
Син яза торган монологлар йөз мәртәбә ,мең мәртәбә чәйнәлгән инде,системаның,җәмгыятьнең нинди булырга тиеш икәнлеген хәзер, иң безграмотный дигән кеше дә белә инде.Синең бу минилексияләрең кайдадырЧукоткада бик кыйммәт торалардыр.Шунда барып укы.Болытлардан җиргә төш - кирәклерәк,насуәныйрак проблемалар турында сөйләш әле,суга сәнәк бн язып утырма.

Мин синнән җавап көтмим,не утруждайся!

№80 (818033) / 23.10.2012 08:24:19

p|s.Бюдҗет акчасын урлау,коррупция, ришвәт алу,хөкүмәт байлыгын үзләштерү бүген бик киң җәелгәнлеге ачыкланды.Мондый очрак тарих битләрендә юк,теркәлмәгән.Бу очракта ни эшләргә кирәк?
Мондый очракта партия юлбашчылары партияләрен үзләренең теләкләре нигезендә таратырга тиешләр.Бу партияләрне сайлау системасы нигезеннән азат итү дигән сүз.Дәүләтнең югары органнарына сайлау нигезенә җәмгыять бердәмлекләре ятарга тиеш:Ирекле,мөстәкыйл профсоюз бердәмлекләре,укытучылар һәм галимнәр бердәмлеге,врачлар бердәмлеге,пенсинерлар,инвалидлар бердәмлеге,....
Күрсәтелгән үзгәреш,ягъни сайлау системасы нигезенә җәмгыять бердәмлекләре килү нинди үзгәрешләргә китерә?Беренчедән,үзәкләштерелгән ике идарә вертикале җимерелә.Бюдҗеттан акча урлау,коррупция,ришвәт алу,байлыкларны законсыз үзләштерү бетә һәм җидлар игасы да юкка чыга.
Сайлау системасы нигезенә җәмгыять бердәмлекләре килү зур үзгәрешләргә китерә.Беренчедән,җәмгыять бердәмлекләре-демократик институтлар алар.Демократик институтлар барлыкка килү,президент белән сайлаучыларның хокукларын,вәкаләтләренең яңача бүленешен сорый.Конституциядә президентның һәм сайлаучыларның вәкаләтләре һәм хокуклары төгәл язылырга тиеш.Президентларга барча,чамадан тыш ирекләр бирелми.Сайлаучылар сайлап куйган президент халыклар өстеннән хакимлек итәргә тиеш түгел.Бары тик золым-җәбер өстеннән генә хакимлек итәргә тиеш.
Сайлау системасы нигезенә җәмгыять бердәмлекләре килгәч,законнар иҗат мтү инициативасы җәмгыять бердәмлекләре кулына күчә,чөнки алар бик тә яхшы беләләр үз түгәрәкләре халыкларының ихтиаҗларын һәм сорауларын.
Политик системаны үзгәртү,менә шушындый уңай нәтиҗәләргә китерер иде.P|S

№79 (818018) / 22.10.2012 22:08:42

Во сказал же напоминает бер журналистны дип!!!! Газетах не читают, сайте не обращают внимание, вот и узенэ узе сорау биреп, узе ук шуна жавап язып утыра.))))))))))))))) Даже жалко становится.

№78 (818014) / 22.10.2012 21:44:49

Татар Бабае почетлы,эш хакы түләнми торган эш урынын били.Ул Татарстанның дәүләт советнигы,гөмерлек Парламент члены,законнар иҗат итүдә инициатива белән чыга.

№77 (818005) / 22.10.2012 21:14:35

Менә мин Зимогордан срыйм эле,биик күп белүчедән дип әйтүем :

1. Минтимир бабай дәүләт киңәшчесеме яки презединт киңәшчесеме.Аның вазифасы нидән гыйбәрәт.
2.Аптраштан-аптыраш

№76 (817997) / 22.10.2012 20:31:50

Шулай да,шуны әйтергә кирәк,В.И.Ленин фәйләсүфиянең партияле булуын әйтеп калдырган.Ленин фикереннән чыгып фикер йөртсәк,партияләр фәйләсүфләр тумасы булырга тиешлеген шәйләп була.
Элек безнең бер генә,Халык намуслы,халык вөҗданлы,үгет-нәсихәт бирүче коммунистлар партиясе иде.Бер вертикальлле идарә системасы булды.Бархат революциясе вакытында коммунистлар партиясен тыю нәтиҗәсендә,Маркс,Ленин бакчасыннан бик күп партияләр барлыкка килде.Бу партияләрнең юлбашчылары барысыда халыкның тормыш-көнкүрешен яхшырту турында сөйләште,планнар кордылар.
Вакытлар үтте.Рәсәйнең Бархат революцисеннән соң килгән тарихы күрсәткәнчә,бүгенгесе көндә барча караклар,коррупционерлар,ришвәт алучылар,хөкүмәт байлыгын ялган юллар белән үзләштерүчеләр партияләргә тупланганы беленде.p|s

№75 (817987) / 22.10.2012 19:07:04

НЛО дагыларны күрдек,Ар Мегиддо (Армагеддон) буенча килгәннәр икән.
Ә хәзер,дуслар, товарищи,хөкүмәт милкенә нигезләнгән экономиканы үзгәртү юлын барлагач,политик системаны үзгәртеп кору җаен да карап үтик.
Тарихта бик сәер хәлләр бар.Партияләрнең ничек килеп чыкканын төгәл белгән кеше аз,юк диярлек.Шунысы мәгълум тарихта эшчеләр дә,барча халыклар да төгәл бер кешегә атап,син безне яклау өчен,саклау өчен партия төзе диеп әйткән далил юк.Шулай булгач,партияләрнең килеп чыгышы бик сәер,әле өйрәнелмәгән күренеш булып тора.p|s

№74 (817973) / 22.10.2012 16:41:17

Хе, калебләре чыныкмаганнар Зимагурны аңламый, ә мин аны ярты сүздән аңлап алам. Кыззыык! Беләм, хәзер берсе \"рухың бик зәгиф булган икән\" дия башлаячак, икенчесе \"кеше түгел\" дияр, өченчесе \"сары йорттан язып ята\" дияргә мөмкин. Боларны ишеттек инде, Алллага шөкер, ләкин бу сүзләргә артык әһәмият бирерлек халәттә түгел шул мин, җаныйларым. Әһәмият бирә торган этапларны узган чөнки. Минем баштагы фикерләр дә чыныгып тотрыклы хәлгә килгән, һәм аларны беркем дә үзгәртә алмаячак. Бигайбә!

№73 (817969) / 22.10.2012 15:24:15

комунист,  рухың бик зәгиф булган икән, клде-китте сүзгә карап та чыгып китәрлек булгач.)))))))) Чак кына акыллы кеше язмасы укысаң ни эшләр иден икән? ))))) Яки, берәр маньяк обрабатывать итсә үзеңне???

№72 (817968) / 22.10.2012 14:45:06

Баштан барча комунизм рухын алып атты бу адашкан Зимогор.

№71 (817960) / 22.10.2012 12:05:18

Зимагур "тормыш өлкәләре буенча үземнең фикерләрем бар"
Бардыр, бардыр, но бер дә эзлекле түгел шул, даже чиновниклардан да уздырасың, икеөйзләнү буенча.))) Шушы сайтта гына да "үзеңнең фикерләрең" 40ка үзгәрде бит.)))
"Айдар №43 (817848) / 20.10.2012 / 18:34" кемнәр кыяфәтенә керүеңне бик дөрес санап киткән.))))
Халык белән һәр вакыт бергә инде син, лөгъәткә килмәгән сүз сөйли башлаучыларны: "Әллә Сираҗыйдан укыдың?"-дип кенә бүләләр.))))))))))))))))

№70 (817958) / 22.10.2012 11:50:01

Сираҗи булым ди, шуннан нәрсә?Җурналист буларак,мин тормыш белән,тормышның өлкәләре белән таныш.Шул тормыш өлкәләре буенча үземнең фикерләрем бар,язмаларым бар.Язмалар бер сиңа гына юнәлмәгән.Кирәк кешеләр укыр,син укучыларны тыя алмыйсың.
Авторитет мәсьәләсендә,мин теләмим чиновниклар арасында авторитетный булуымны.Миңа,җурналистка,халык белән булу кирәк.

№69 (817956) / 22.10.2012 11:16:55

Зимагур, син үзең Сираҗый түгел мени??? Кыланышың да, комментарийларыңның керделе-чыктылы булып, дешевый авторитет артыннан гына кууы да, шунын аркасында төпле фикерең булмау да, гел Сираҗый мәкәләләрен хәтерләтә.

№68 (817953) / 22.10.2012 11:10:53

Журналист абый,бу сорауны Сираҗи абыйга бир инде.Мин үзем ирекле,мөстәкыйл,комерциягә нигезләнгән матбугат ягында.Тик шунысы кызганыч,бүгенге газеталар һәм җурналлар чынбарлыкны язмыйлар.Ник дигәндә,ялгышмасам,СМИ бишенче власть булып, ПРЕЗИДЕНТ ВЕРТИКАЛЕНӘ кергән.Бу очрак җурналистларның ирекләре дә,вәкаләтләре дә чикле.
Татар милләтен,гомумән милләтләрне бетерергә теләү мәсьәләсендә,Бу мәсьәләнең Совет вакытларында да ,бүген дә туктаганы юк.Бүген Кремль ягыннан басым бик көчле.Кремльнең милләтләр хакындагы сәясәтенә каршы тора алырлык Рәсәйдә бары бер милләт калды.Татар милләте.Мин татар чиновниклары димим.

№67 (817950) / 22.10.2012 10:18:55

Ни өчен шәһәрләрдәге татар газеталарын кыстылар? Бу нәрсә, экономияме, милләтне бетерергә теләүме?

№66 (817946) / 22.10.2012 09:59:20

Картлач,Бархат революциясенең кемнәр тарафыннан оештырылуы да,беззакония ясап кемнәр прихватизация ясаганын да,властның кем кулына күчкәне дә,бүген Рәсәй белән кемнәр идарә иткәне дә,Рәсәйнең кая таба барганы да безгә бик тә мәгълум. Шулай ук мәгълум прихватизацияләнгән предприятияләрнең язмышы.Төрле юллар белән алар хөкүмәт тарафыннан акцияләштерелделәр.Ике Германия кушылганда хәрби техниканы, хәрби мөлкәт мәсьәләсе ачык калды.
Картлач,сезгә бер кем дә бүген Рәсәйдә демократия бар диеп әйтми,шулай ук Совет чорында да.Сүз хөкемәт милкенә нигезләнгән экономик системаны алмаштыру турында бара.Шул чагында нына,70-75 % завод фабрикаларны хосусый милеккә күчергәндә генә,демократия барлыкка килү өчен шартлар туа.Нәрсә ул хөкүмәт милкенә нигеләнгән экономик системаның алмашынуы?Ул хөкүмәт төзелешен үзгәртә,сәяси системаны икенче,кирәкле,халыклар өчен уңайлы юнәлешкә бора.Анализ күрсәтүе буенча да,Совет тарихын күзалласак та,Рәсәйдә хөкүмәт милкенә нигезләнгән экономиканың дөрес булмавы раслана.Гомумән,хөкүмәт милкенә нигезләнгән экономика һәм аның революцияләр аша таралышы барча дөнъя дәүләт халыкларын кол итәргә юнәлгән.
70-75 %завод,фабрикаларны хосусый милеккә күчерү,барча байлыкларны тарату түгел.Калган байлык төрләре нинди генә юллар белән прихватизация ясалган булса да,кире кайтарыла.Бу мәсьәләдә ашыгып эш итү файдасыз

№65 (817944) / 22.10.2012 09:49:55

Бәтәч, бездә прихватизиацияләнеп бетмәдемени СССР милке?! бар да кемнеңдер кулында инде күптән. Бүген завудларыбыз биналарында Кытай токмачларын саталар. Производство не выгодно. Син әле һаман хыялланасың. Җиргә төш. Демократия булса шул приХватизация була алмый. Момент күреп бар СМИ чәйни башлый. Заманында Клинтонны чуть утыртмадылар, секретаре белән гыйшык уйнаган дип. Ә бездә бар да тәртиптә. Тотнаклы җитәкбашларыбыз бар, һәм алар кушкан буенча сайлаттырып, сайлап, алга барабыз.

№64 (817942) / 22.10.2012 09:19:06

№59 ның дәвамы.Әгәр дә 70-75 % завод,фабрикаларны хосусый милеккә бирсәк,хөкүмәт чиновниклары саны бик күпкә,бик күпкә кими.Ни өчен?Чөки милек тотучы да,эшчеләр дә чиновниклар гәскәрен тоту өчен елдан ел үсешле налоглар түләми.Президентлар да,хөкүмәт җитәкчеләре дә вакытсыз очарга мөмкиннәр.

№63 (817938) / 22.10.2012 06:22:52

Чын татар,Рәсәйдә АПК лар калырга тиеш.Рәсәйнең сөрү җирләре күп,барысын да хосусый милеккә биреп бетереп булмый.Авыл хуҗалыгы дотацияле өлкә.
Эшне законнарга борма.Рәсәйдә дәүләт системасы дөрес түгел.К.Маркс Рәсәйне сугыш чыгымнарсыз яулап алу программасын төзи.Ленин бу программаны тормышка ашыра.Бүгенге көн нәтиҗәләреннән чыгып карагыз.Рәсәй чимал чыганагына әйләнде.Калганын әйтеп тормыйм.
Картлач,мин Т.Мор да Түгел,К.Маркс та түгел,Энгельс та түгел,Мин Ленин да түгел.Мин икенче кеше.Син күрсәткән әдәми затлар тарих җинаятчеләре.Аларның җинаятләренә срок давности юк.Алар тарих җинаятчеләре диеп игълан ителәчәкләр.










№62 (817937) / 22.10.2012 04:37:10

Фәүзия Б.ның сүзләренә кушылам. Татмедиа беркайчан да татарга хезмәт итәчәк түгел. Чөнки аны тәшкил итүчеләр татар исемле булсалар да, татар җанлы түгел

№61 (817935) / 22.10.2012 01:11:39

Зимогор иптәш !

Сине һич аңламыйм,нинди демократия булсынди россиядә,юк ул,беркайчанда булмаячак.Пока господиннар үз кулларында барлык байлыкны тоталар,демократияи не пахнет.МАРКС,ЭНГЕЛЬС,ЛЕНИН бу вопросны чэйнәп бирделәр бит инде,тагы ни кирәк Ә ?

№60 (817927) / 21.10.2012 22:27:45

Зимагур,Рәсәй дигән илдә хосусый милекчеләргә җәелеп китеп эшләргә бик ирек бирмиләр шул.Әле чит илләрдә дә(капстраны)АПК секторына дәүләт дотация биреп кенә экономика бераз тотрыклы.
Син, каядыр утопиягә кереп китәсең бугай.
Минемчә иң беренче эш итеп ахмак законнар чыгармаска кирәк һәм дә кулланырга яраклы законнарның үтәлешен тәэмин итәргә кирәк.А то бездә законнарның эшләмәве аркасында проблемаларның очы-кырые күренми.

№59 (817926) / 21.10.2012 21:58:30

Азрак яңартып бирәм.
Президентлар "демократия" сүзен бик күп кулланалар.Алар кулланып кына демократия буласы булса, бик тә шәп булыр иде.Без әллә кайчан демократия шартларында яшәр идек.Юк шул.Демократия барлыкка килү өчен иң беренче экономика шарты кирәк.Кичекмәстән,70-75 % предприятияләрне хосусый милеккә бирергә кирәк.Бу очракта хөкүмәт эш белән тәкмин итүче булудан һәм гадел бүлүче булудан туктый,димәк,хөкүмәт монополист булудан туктый.Чөнки эш белән тәкмин итүче булып хосусый милеккә нигезләнгән экономика секторы була.Бу очракта эшчеләр хөкүмәт коллары булудан туктыйлар, хөкүмәттән дога көтеп утырмыйлар,әйтәсе сүзләрен әйтәләр,иҗат ирегенең нәрсә икәнен беләләр.Бу очракта,хосусый милек барлыкка килгәч,юридик законнар "Имеет право","Имеет Право" диеп язылалар.Судлар кеше хокуклары бозылган очракларны гына карыйлар.Хосусый милек барлыкка килү-конкуренция барлыкка килү.Конкуренция шартларында прикладной фәннәр производствага җәлеп ителәләр.Фәннәр производствога җәлеп ителмәсә,конкуренөия шартларында,хосусый милеккә нигезләнгән предприятияләр бөләләр.
Ишеткәнегезчә,күргәнегезчә,70-75 % предприятияләрне хосусый милеккә бирү,демократияне барлыкка китерүче беренче шарт һәм иң мөхим шарт.

№58 (817924) / 21.10.2012 21:46:38

Админ,ник алып аттың?Урыска әйтәм.Күрмисеңмени инде, төрле яклап минем дәрәҗәне күтәрәләр.Мин мактаганны яратып бетермим шул.Шуны гына әйтәм,дин әһелләре,барча төр чиновниклар,сәясәтчеләр,язучылар,гади халыклар тынычлыкларын җуялар.Бу әле безнең беренчел бурыч кына.Тынычлыкларыгызны җуйгач,эзләнә башларсыз һәм табарсыз.

№57 (817917) / 21.10.2012 21:07:53

и-и-и зимагур(№54)
м.ру да кичке әбәт вакыты иде бит
ягъни техник перерыв 18.11- 20.19

№56 (817910) / 21.10.2012 20:58:08

соры, син үзеңне фикерле кешегә исәплисеңме?

№55 (817903) / 21.10.2012 20:35:44

Ни эшлисең, сезнең ише мммм... кыйбласызлар, үз фикере булмаган, ләкин шуңа да карамастан, башкалардан ким булып күрнәсе килмәгәннәр (хәттә югарырак бклып күрнәсе килгәннәр) белән аралашып утырып булмый бит инде, Зимагур...

№54 (817898) / 21.10.2012 20:19:24

Матбугат.ру битендә берәү дә калмагач,иркен булып китте.Җырлыйсы килә башлады.Эх, алмагачлары,сайрый сандугачлары.....

№53 (817892) / 21.10.2012 18:11:38

Зимагур №57,
Авыл апае №58!

№52 (817890) / 21.10.2012 16:27:59

***, ))))))) көлдермә зинһар, ну Зимагур кебек туганым булуга мин каршы түгел кәнишне. Хәтәбы психалогик әдәбият укы инде бераз, үзеңнең чын асылыңны ачар идең, ичмаса кеше белән кешене ерактан торып та аерырга өйрәнер идең, ә син яныңда гына торган үзең белән аралаша торган кешеләрне дә белеп бетермисең бугай.)))) Кызганыч, бик кызганыч!

№51 (817889) / 21.10.2012 16:22:07

Айдар,русча,татарча катнашма белән язып,татар телен мыскыл итмә.Рус телен мин синнән бик күпкә яхшы беләм.Күргәнең бармы бутаганны?Яз фикерләреңне татарча.

№50 (817886) / 21.10.2012 15:54:55

Картлач,мин синең кебек бабай түгел бит.Минем язмаларым үземнеке,кая куйсам да,минем эш.Минем язмаларны әле чәйнәп туймадылар,үзең өчен генә җавап бир.Туктау мәсьәләсенә килгәндә,сорама,булмый.Кайчан да кайчан Рәсәйне икенче,яңа,халыклар мул тормышта яши торган дәүләт системасына күчерәбез,шул вакытта туктыйм.
Авыл апае белән сак кылансагыз иде.Аның исеме Татарстанга гына түгел,барча Рәсәй өстендә яңгырый.Картлач,ул сине саҗдәгә бөкерәйтеп,комганыңны кулыңа тотырырга бик мөмкин.Чамалап сөйләш.

№49 (817884) / 21.10.2012 15:35:17

Картлач,президентлар "демократия" сүзен бик күп кулланалар.Алар кулланып кына демократия буласы булса, бик тә шәп булыр иде.Без әллә кайчан демократия шартларында яшәр идек.Юк шул.Демократия барлыкка килү өчен иң беренче экономика шарты кирәк.Кичекмәстән,70-75 % предприятияләрне хосусый милеккә бирергә кирәк.Бу очракта хөкүмәт эш белән тәкмин итүче булудан һәм гадел бүлүче булудан туктый,димәк,хөкүмәт монополист булудан туктый..Бу очракта эшчеләр хөкүмәт коллары булудан туктыйлар, хөкүмәттән дога көтеп утырмыйлар.Бу очракта,хосусый милек барлыкка килгәч,юридик законнар "Имеет право","Имеет Право" диеп язылалар.Хосусый милек барлыкка килү-конкуренция барлыкка килү.Конкуренция шартларында прикладной фәннәр производствага җәлеп ителәләр.Фәннәр производствога җәлеп ителмәсә,конкуренөия шартларында,хосусый милеккә нигезләнгән предприятияләр бөләләр.
Ишеткәнегезчә,күргәнегезчә,70-75 % предприятияләрне хосусый милеккә бирү,демократияне барлыкка китерүче беренче шарт һәм иң мөхим шарт.

№48 (817878) / 20.10.2012 23:11:58

карт лач, синең кешеме-түгелме икәнеңне тикшергән кеше юк бит әле монда!!! Менә бу вапрусны биргән кешенең кешелеге туҗе под вопросом тора!!!  Бу сүзне туес хайван дигән сүзне берничә кешегә әйтеп өлгердең инде син мыруда. Авызыңны белеп ач, ату... сиңа да управа табырлар, авызыңны бүтән беркайчан да ачмас булырсың.

№47 (817872) / 20.10.2012 21:53:32

Менә Зимагур бик яхшы аңлаешлы итеп аңлатып биргән, рәхмәт яугыры. Админ бетереп куйганчы капиравайт итеп алдым әле. Ике икең дүрт була ивчо бетте-китте.

№46 (817869) / 20.10.2012 21:23:40

"Демократия" сүзен бик күп кулланабыз,рәсәйдә демократия юк дибез.Сүз артыннан сүз,критика артыннан критика.Шуның белән тукталабыз.Берсенең дә үзенә,ни өчен демократия юк дигән сорау куйганы юк.Ә бит сәясәтне ике төр экономика белән бәйлиләр (Хосусый милеккә,хөкүмәт милкенә нигезләнгән экономикалар белән).
Хөкүмәт милкенә нигезләнгән экономика хөкем сөргәндә,демократия була аламы?Нәрсә ул хөкүмәт милке?Революциядән соң,җир өсте,җир асты,су асты байлыкларын һәм производство средстволарын хөкүмәт байлыгы итеп игълан иттеләр.Ул вакытларда да кем уйлаган,әле бүген дә уйламыйлар,производство средстволары белән бергә, эшче һәм крестьяннар да хөкүмәт милке итеп кабул ителгәннәр.Шулай итеп хөкүмәт коллары барлыкка килә.Бу-бер яктан.Икенче яктан,юлбашчылар,аларның соратниклары хөкүмәт милкен күз алмасы кебек саклаучылар,эш белән тәкмин итүчеләр, гадел бүлүчеләр булалар һәм чиксез вәкаләтләр белән тәкмин ителәләр.
Хөкүмәт байлыгы булган очракта,хөкүмәт коллары барлыкка килгән очракта,юридик законнар кол халыклар өчен "не имеет право,карается","не имет право,карается диеп язылалар.Бүтәнчә була алмый.Хөкүмәт милке булган чагында,демократия юк,була да алмый.
Әйдәгез хәзер бүгенге көнгә килик.Маркс,Ленин формациясе,Бархат революциясе аша,караклар реҗимы барлыкка китерде.Караклар реҗимы вәкилләре шулук марксизм,ленинизм бакчасындагы җимешләр.Алар бары тик сарык тиресе генә ябындылар.Бу-бер яктан.Икенче яктан,бик күп кешеләр бүген, Рәсәйдә капитализм,кыргый капитализм диеп,шар яралар.Рәсәйдә капитализм юк.Акцияләштерелгән предприятияләрне,концерннарны,консорциумнарны сез капитализм килде диеп уйлыйсызмы?Онытмагыз,бу предприятияләрдә 51 % акция хөкүмәт кулында.Димәк,хөкүмәт идарәсе кала.Хөкүмәт идарәсе булгач,ничек капитализм булсын.Бу урында сорау туа.Ни өчен соңгы президентлар,завод фабрикаларны,аз дигәндә 70-75 % ын, шәхси кулларга бирмәде?Акцияләшкән предприятияләр,концернннар,консорциумнар урлашу өчен иң кулай,җайлы акча капчыклары.Дефолт ясап,акөияләр гади халыктан сатып алынып,бер кулларга тупланды.51 % акция өчен будҗетка акча керми.Югары чиновниклар белән узара бүленә.Акцияләшкән предприятия төрләренә,51% акөия хөкүмәт кулында булгач,будҗеттан ярдәм бүленә.Бу ярдәм акчасы,ялган документлар белән үзләштерелә.
Хөкүмәт милке калган очракта,юридик законнар үзгәрми,халыклар коллыктан азат ителми.Бу шартларда демократия юк.
Эгәрдә хөкүмәт милке бетмәгән икән,каян килә милионерлар,милиардерлар?Урлашып,коррупция,ришвәт нәтиҗәсендә.Рәсәйдә капитализм юк.Бар бетмәс-төкәнмәс караклык,коррупция,ришвәт алу круговороты..

№45 (817851) / 20.10.2012 19:30:28

Вступление человечества в новую эпоху Эдгар Кейси связывал с судьбой России:

"Надежда мира, его возрождение придут из России, и не будут иметь никакой связи с тем, что сегодня называют коммунизмом. Именно в России возникнет подлинный и великий источник свободы... Это будет совершенно другой способ существования, базирующийся на принципе, который станет основой новой философии". Центром возрождающейся цивилизации он видел Западную Сибирь, которая станет своеобразным Ноевым Ковчегом для людей, бесстрашно открывших себя эволюции. "Да, в Западной Сибири уже идет накопление чистой энергии, - предрекал Кейси. – Она защитит эту землю от разрушающего действия природных и энергетических катаклизмов. Западная Сибирь останется почти невредимой".



Освобождение от эгоизма придет с Востока

"Миссия народов славянской России состоит в кардинальном изменении сущности человеческих взаимоотношений. С Востока придет освобождение от эгоизма и грубых материальных страстей. Отношения между народами будут восстановлены на новой основе: доверии и мудрости", - утверждал Эдгар Кейси.

№44 (817849) / 20.10.2012 18:42:18

Айдар, мин сиңа бер әйттем.Тагын әйтимме?.....утырма.Татарча язарга өйрән.Вакыт җитте инде.

№43 (817848) / 20.10.2012 18:34:48

Оказывается ты не безумец, а страшный человек. Узенне мактасыннар очен чгео только не депал: выдавл за фанатично верующего, имам Мэгдине изображал, Нострадамус знатогы булдын, науку провал опровергать, короче не счесть. Опять прикидываешься, @Мактаудан куркырга кирәк@ дип. Нету в мире, страшнее человека, который ради похвалы, идет на ВСЕ.

№42 (817847) / 20.10.2012 18:15:12

Авыл апае,рәхмәт сүзләрең өчен.Тибет тавында,нәк юл уртасында бер таш ята."Юлыңда киртәләр очратсаң,шатлан" диеп язылган.Мактаудан куркырга кирәк,киртәләр адаштырмыйлар.
Авыл апае,мин язган күп фикерләр фәнни әдәбиятта да,дини әдәбиятта да юк.Шуның өчен аларга шикләнеп карыйлар.Бу күренеш вакытлыча.

№41 (817846) / 20.10.2012 17:41:27

Рәмзия,Барча милләт вәкилләренә "россиянин" дигән исем тагарга җыеналар."Россиянин" сүзендә берләштерү көче юк.Күп милләтле Рәсәйдә бу сүз нәфрәт кенә уята.Шушы уңайдан сорау туа.Нинди вакыйга берләштерү көченә ия.Әйтеләчәк консепция,безнең катнашлык белән, инде 2000 елдан бирле акрын гына алга бара.Бу консепция,консепция ЕДИНОБОЖЬЕ диеп атала.Дөнъяви диннәр бер Аллаһы Тәгалә канатлары астына берләшсәләр,барча милләтләр дә бер тигез хокуклы булалар.Шулай булгач һәр милләт телен,әдәбиятен,мәдәниятен үстерә.Хөкүмәтләр күрсәтелгән тарихи кыйммәтләрне тыя алмый.Президентлар тыю эшләре өчен сайланып куелмыйлар.
Рәмзия, дөнъяви диннәр бер Аллаһы Тәгалә канатлары астына берләшергә тиеш.

№40 (817839) / 20.10.2012 15:10:48

И Зимагур, син монда бөтен мыруны агартып ятасың икән бит. Артык күп информация бирмисеңме дим? Рөхсәт итәләрме сиңа? Хәер сиңа кем ышансын тагын? Энҗебикә белән икегезне сез монда икәү генә дип бракка чыгарып аттылар бит инде. Энҗебикә шуннан соң язмый башлады. Кулын селтәде бугай. Орышмыйм, Зимагур, маладис син, син язганнар ошый миңа. Менә шундый җиңел булып китә син язганнарны укыгач. Син булганда митиарит яңгырыннан да, башкасыннан да курыкмыйм. Аннан тагын бер исем белән чыгасың әле син, сине сразы таныйм)))) Стильләреңне еш алмаштырасың. Кайсыберләре бөтенләй мәзәк чыга, кайбер вакыт бала-чага кебек котырып та китәсең әле)))) Әллә нишли башлыйсың, алмаштырып куйганнар кебек була. Кайчак кисәткәлим дә әле, ачуланма. Мин сиңа ышанам, әйдә действуй!))))

№39 (817826) / 20.10.2012 08:51:46

Йомшак агачны корт баса диләр.Үзебез татарлар нык торсак,ябырылмаслар.Шулай да теләкләре барга охшаган.Аллаһ сакласын,догалар кылыгыз.

№38 (817824) / 20.10.2012 02:53:07

Зимагур,анда Татарстаннын килэчэге турында да суз юкмы?Нилэр генэ язгандыр инде Татарстанга.Хэзерге вакытта бик тэ шомлы куренэ.Россиянен башкаласы булудан Аллахы Тэгалэ узе сакласын.Татарны юкка чыгарып,Мэскэу крысалары монда ябырыла курмэсен,узен сакла..

№37 (817796) / 19.10.2012 20:19:27

Карлыгач,"Караклар режимы" дигәнгә ачыклык кертергә кирәк.Бархат революциясе яһүдиләр тарафыннан оештырыла.Революция нәтиҗәсендә власть яһүдиләр кулына күчә.Бер як беклән "карак" сүзе шушыңа тоташа.Икенче ягы белән рус телле рус чиновниклары,республикалар,карай
лар чиновниклары белән тыгыз бәйләнештә.Күрсәтелгән ике төркем "Раздели и властвуй" дигән нигез астында берләшкән.

№36 (817789) / 19.10.2012 19:28:19

И,ул караклар режимы бик нык утыра бит әле,һич кенә дә урынын башкаларга бирергә охшамаган.Аларны җылы урыннарыннан бәлки берничә йөз елдан соң гына этеп төшерерләр.Ул вакытта инде без булмыйбыз,ә башка кешеләр була.Реинкарнацияга гына ышансак инде.

№35 (817787) / 19.10.2012 19:17:23

Миләш,прорицательләр бик куркыныч язалар.Ә менә Американың йоклаучы күрәзәчесе (медиум)Кейси бенең якларда җимерелүләрнең аз булуын әйтә.Без Западный Сибирга керәбез.Бу вакыйгалардан соң Себер бик зур үсешкә ия була.Мәскәү,Петерга килгәндә,Петербург Рәсәйнең духовный үзәге була,Мәскәү тыныч провинциаль шәһәр булып кала.Казан шәһәре бөтендөнъя фәннәр үзәге була.Рәсәйнең баш каласы булуы да бик мөмкин.
Сәяси системага килгәндә,Маркс,Ленин тоталитар реҗимы,шулай ук шул системадан чыккан караклар реҗимы яшәүдән туктый.

№34 (817785) / 19.10.2012 18:47:31

Зимагур , рэхмэт Сезгэ бик зур ! Сез бик белемле кеше .Метеоритлар янгыры турында ишеткэн бар иде , но монын хэтлесе юк - шуна курэ , укырга укырга ....))))

№33 (817780) / 19.10.2012 17:35:52

Миләш,барча күрәзәчелекләрдә дә(Даниил,Иоанн Богослов)"великий град" диелгән."Град"сүзе күрәзәчелекләрдә "Күктән ташлар ява" дигән сүз.Димәк,метеоритлар яңгыры була.Урыны-урыны белән 1 талант авырлыкта.1талант=170 кг золото,50 кг көмеш.Метеоритлар яңгыры өч төн була.Төнләгенә,чөнки метеоритлар яңгыры Кояшка юнәлгән була.Метеорит яңгырында бер урында басып торып булмый.Киемең төшеп калса ,артыңа борылма диелгән.
Метеорит яңгыры нәтиҗәсендә Җирнең массасы арта.Бу күренеш, үз чиратында,гравитаөион үзәкнең температурасын һәм урынын үзгәртә.Температура һәм гравитаөион үзәк үзгәрү, Җирнең тышкы кабыгына тәсир ясый.Контенентлар үлчәп булырлык дәрәҗәдә шуыша,вулканнар,җир тетрәүләр.Өй түбәсендә булсаң,җиргә төшмә,өеңә кермә диелгән.Яһүди якларына Сион тавына йөгерергә кушылган.Кырыенда Мертвое море.
Настрадамуска килгәндә эш болайрак тора.Нострадамус ачык текс белән метеоритлар яңгыры буласын әйтә,өч төн буласын да әйтә.Вакыт мәсьәләсе буенча эш болайрак тора.Югарыда язган вакыйгалар алдыннан Франциянең Жер префектурасына кегән Ош,Лектур һәм Миранда шәһәрләрендә кукыныч вакыйга була.Бу вакыйга промышленность отходлары белән бәйле.Шушы вакыйгадан соң сразу метеоритлар яңгыры башлана.

№32 (817755) / 19.10.2012 08:08:43

Икенчедән, Татмедиа налог түләүченең үз хисабына миен томаларга тырышу өчен эшли торган нәмәстә инде ул. Ангажированный дип тә булмый хәтта.Чөнки дәүләт үзе эшли моны, ә бездә эре буржуазия дәүләт капитализмы.Аның бурычы бүген - ничек булсада урта һәм вак буржуазияне барлыкка китермәү.Ягъни урта классны. Урта класс турында күп сөйләнсә дә, ул -юк. Ни өчен юк? Чөнки эре буржуазия дәүләте аларга зыян салмый торган урта класс турында хыяллана. Әмма андый урта класс теориядә дә була алмый. Урта класс барлыкка килсә, Россия эре буржуазиясе коелып төшәчәк.Аларны шул яңа килеп чыккан вак һәм урта буржуазия вәкилләре алыштырачак.Урыслардан аермалы буларак ншкъ менш татар милләтендә вак һәм урта вак милекчелеккә омтылыш бар. Чөнки татарда үз коллыгы, ягъни крепостное право булмаган. Россиядән күпмедер җиеллек алуга ук, ул милекчелеккә омтылычак. Татмедиа менә шуны тоткарлау өчен эшли торган нәмәстә инде ул.Ул юнәлештә атасыннан үрнәк алса, яшь Миннахметов яхшы эшләр.

№31 (817753) / 19.10.2012 07:50:04

Зимагур, 

ниһаять синең белән уртаклык булыр икән..№29 не әйтәм.Баштарак Американы ттотрыклы итү өчен Иранны бомбалау тора иде дә, бу эшнең тискәре нәтиҗә китәрәчеген санап чыгавып булганга, управляемый хаос уйлап чыгарылды һәм тормышка ашырыла. Нәкъ менә Иран бүгенге көндә дөньның глобаль тотрыклыгын тәэмин итә.

№30 (817746) / 18.10.2012 23:01:46

Зимагур , № 28 дэ , ахыргы жомлэгез дэ - каян табарга була язмагызны ( эгэр дэ момкин булса )

№29 (817745) / 18.10.2012 22:19:55

Шуның өчен Израиль-Иран кризисын карап барыгыз.Америка президент сайлауларыннан соң диде,ягъни ноябрьдә.

№28 (817744) / 18.10.2012 22:14:42

Авыл апае,күрәзәләр белән кызыксыналар,тик күпчелек вакытта аларга ышанмыйлар.Бу ни өчен шулай.Аңлатам.Бөек күрәзәчеләр(прорицатели)булачак зур үзгәрешләрне бик сирәк очракта тарих еллары аша белдерәләр.Күпчелек очракта зур үзгәрешләр, шул үзгәрешләр вакытындагы, тарихи вакыйгалар белән бәйләнелә.Мисал,Ванга анакайдан сорыйлар,(15-20 ел элек,кинопленкада)кайчан Рәсәйдә үзгәрешләр башлана диеп.Җавап,-"Еще Сирия не пала."Ул вакытта әле Сириядә Хафиз Асад иде. Карагыз,бүген Рәсәй тырышсада,Сирия падает.Тагын бер мисал."Апокалипсис"сүзе "Армагеддон"сүзе белән тыгыз бәйләнештә.Җимерек Мегиддо шәһәре Израиль биләмәсендә.Яһүдиләр ул шәһәрне Ар Мегиддо диеп йөртәләр.Ул көннәрдә Аллаһы Тәгалә барча динсез,денсез сугыш чукмарларын Мегиддо шәһәре тирәсенә туплый һәм аларны юк итә. Ничек юк итә,мин яздым.

№27 (817737) / 18.10.2012 21:22:19

ай-яй, мин уз фикеремне яздым калганнар кебек ук,сезгэ ошамый икэн ул минем гаеп тугел.
Шул эби ничэ еллардан бирле татар белэн татарны сугыштырырга азаплана тугелме сон инде.Нинди генэ эш башласаларда, эшлэсэлэрдэ шул кешелэрдэн гаеп эзлэу башлана,э узлэренен жэмгияткэ(татарга)файдалы эш эшлэп курсэткэннэре куренми.Хэзер бит президентны сугэ башлады,якташын,шул тагаракка якын китермэгэне очендер

№26 (817736) / 18.10.2012 20:50:08

Гариф ! Эзерэк сузегезне чамалабырак сойлэшсэгез иде ..., тема буенча , № 24 арасында - бер юньле фикерегез юк , пенсионер " эби " хэтле дэ ...

№25 (817735) / 18.10.2012 20:48:44

Авыл апае,бүгенгесе көндә иң-иң изге урынны ялган,алдау,урлашу,гади халыкларны кыерсыту,мыскыллау,алардан көлү басып алды.Бүген каракларны мактыйлар,аларга дан җырлыйлар.Бүген җинаятчеләр дөрес кешеләр,аларның нотыкларын тыңлыйлар,кул чабалар....
Әгәр дә барысын да җыеп әйтсәк,бүген изге урынны барча төр кабәхәтлекләр басып алды.
Авыл апае,изге урынны кабәхәтлекләр басып алгач диелгән.Без бик якын торабыз инде.

№24 (817733) / 18.10.2012 20:34:05

Фәүзия Бәйрәмова №13 (817713) / 18.10.2012 / 19:18
Тагарактан читләштерелгән үз әбиеңне күздә тотмыйсыңдыр бит, "Гариф" бабай?
Минем Эби,урыны жомахта булсын,сезнен кебек артын бутап,эчтэн бер торле,тыштан сезненчэ ходайдан жиргэ жибэрелгэн фэрештэ ролен уйнамады,аллага шокер. Шул яшегезгэ житеп хаман уз арт саныгызга приключения эзлэп йору,сездэн калачак балаларыгызга оныкларыгызга проблема создать итеп калдыру топ бурычыгызга эйлэнгэн бугай.

№23 (817731) / 18.10.2012 20:31:27

Татмедиягез дә,язучылар союзыгыз да кирәк түгел.Комерциягә нигезләнгән,хөкүмәт карамагында булмаган нәшрият йортлары кирәк.Язучылар,шагыйрьләр үзләренең иҗатларын нәшрият йортлары аша договор нигезендә дөнъяга чыгарырга тиешләр.

№22 (817730) / 18.10.2012 20:24:27

Чаллыдан, синен сорауга жавап, Фэузиянен ни очен митинглар оештырып йоруен анларга ачкыч тугелме?

№21 (817726) / 18.10.2012 20:17:15

Аның вакыты җиткәнен без каян белербез, Зимагур? Син бит шау-шусыз тыныч переворот турында сөйлисең. Менә шушы переворот булганын без кайдан белербез? Аның симптомнары нинди булыр?

№20 (817725) / 18.10.2012 20:16:58

Фәүзиягә Татмедиа тагарагы кирәк түгел.Аның үз тагарагы бардыр.. Булмаса,нинди акчага еллар буе илләр,җирләр кичәр иде ул.Төркиягә дә барып кайткан икән. Менә мин дә аның кебек пенсионер,тик пенсия акчасына Казаннан ары китә алмыйм.Язучыларга хәзер гонорар да бирмиләр бугай.

№19 (817724) / 18.10.2012 20:08:29

Фәүзия апа Бәйрәмованы да бик каты мактап бетермәгез.Татар теле,милләт,дин мәсьәләсендә буталчыклыклар килеп чыты."Татар теле","милләт",дин" сүзләренең асылларын аңлатып бирү вакыты җитеп килә.

№18 (817719) / 18.10.2012 19:45:49

Гариф үзе тагаракта мөһим эш башкаручыга охшап тора, бәлки, тагарактан читләштерүчеләрнең бер шөребедер. 

№17 (817718) / 18.10.2012 19:44:27

Гариф бабакай(№5)сез Бэйрэмовага тел тидермэгез,яме.Анын кадэр буласыгыз бар эле.Сез комп. артында чуп язып ятудан ары китмэдегез-э ул мескенем нинди генэ авырлыклар курмэде.Фэузия апа бар жирдэ дэ хаклы.Суз эйтмэгез ана,тем более мыскыл итмэгез

№16 (817717) / 18.10.2012 19:44:12

Зэкиева , моннан да яхшырагы булмастыр .

Гариф , нигэ аяк чаласыз , Фэузия апанын топле фикерлэренэ , языгыз узегезнен фикерегезне , эгэрдэ булса ....

№15 (817716) / 18.10.2012 19:42:33

Матбугат элемтә министрлыгы химаясендә булган заманнарда анда 7-8 кеше утыра иде, шул җитә, чөнки тагаракка тыгылучылар азрак иде. Татмедиада йөзләгән әрәмтамак утырды гади җурналистны мескен хәлгә калдырып.Шулар хәзер эшсез кала.Разилләр,ратниковалар - лобби. Тагын бишенче тәгәрмәчне торгызырга маташалар.Ульмаслардан гарык бит инде!

№14 (817714) / 18.10.2012 19:33:08

Татамедия буенча Фәүзия апа дөресен әйтә.Татмедия барча матбугатны бер кулга туплау Һәм алар өстеннән контроль һәм дә ясалма отбор караклар реҗимына кирәкле язучыларны,җурналистларны.

№13 (817713) / 18.10.2012 19:18:59

Тагарактан читләштерелгән үз әбиеңне күздә тотмыйсыңдыр бит, "Гариф" бабай?

№12 (817710) / 18.10.2012 18:46:28

Фәүзия Бәйрәмова, менэ шул тагаракны булешэ алмаганга яки тагарактан читлэштергэнгэ бит инде "эбилэр" хаман таркалаша

№11 (817708) / 18.10.2012 18:19:15

Фәүзия

Дөрес әйтәсең Фәүзия,ул ТАТМедиянең,ТАТ булса да, татар халкына аның файдасы шуның кадәр генә.

№10 (817707) / 18.10.2012 16:50:59

Гариф бабай! Хакимият сине судка бирсә, Татмедиа сине дә матбугат битләрендә талаячак, алар гомер буе заказга эшләде! Татмедиа татар матбугатына иң зур зыян салучы булды, аны юкка чыгарды, дисәк тә була. Хәзер тагы шул мәетне торгызмакчы булалар... Әлбәтә, аның тагарагыннан туенып ятучыларга ул кирәк, бик кирәк, шуңа күрә, төрле "бабайлар" исеменнән монда үз-үзләрен яклыйлар...

№9 (817705) / 18.10.2012 15:06:16

Гариф әфәнде,гафу үтенәм.,бу әйтем сүз уңаеннан гына әйтелгән иде.Ә бу өзек "Печән базары " бәйгесенә җибәрелгән,әмма игътибарга лаек дип табыулмаган,"Пичәт базары ,Якуб янә Кисекбаш" поэмасыннан өзек кенә.Зуррырак өзеге МРуның "Казан утлары" битендәге "Оят белән оятсызлык чиге кайда? (Ак җилкән) комментарийларында языла башлаган иде,админ кисеп ата баргач ташладым.Әле кайбер өзекләре анда саклана бугай?! Сездән "Ошады" фикерен ишетү минем өчен зур бәя.Рәхмәт!

№8 (817704) / 18.10.2012 14:59:23

Зәкиева, сездэ бет бардыр диеп уйламыйм,э шигырегез ошады!

№7 (817702) / 18.10.2012 14:53:09

Хәерченең бете генә була!

№6 (817701) / 18.10.2012 14:52:02

Зәкиева, сезнендэ молкэт бар идеме медиядэ?

№5 (817699) / 18.10.2012 14:48:38

Фәүзия Бәйрәмова, Сез узегезне гел дорес диеп саныйсыз бугай,эгэр сезгэ каршы булганнар икэн, алар автомат рэвештэ булдыксызлар,уз рэхэтлэренэ яшэучелэр диеп аталырга тиешлэрме?
Ну Эби, эйтептэ куясын инде!

№4 (817698) / 18.10.2012 14:46:46


...
Нигә килде микән Борис безнең башны бутарга?
Рөхсәт бирде бөтенесен йоталганча йотарга.

Мин дә ,тиле,йотам имеш, ачтым чалыш авызны.
Артыгырак ычкындымы? Котырттым бер явызны.

Ни җитмәде? Чыгып урам-мәйданнарга акырдым...
Кем өчендер ач халыкны ач торырга чакырдым.

Гайрәтләнеп,тойдым “кашка тәкәседәй Алланың”.
Төп башына утырттылар.Бүген генә аңладым.

Берчак шулай бар байлыкны тартып алды бер Дию.
Мөлкәтемнән ясап куйды ниндидер Татмедию.

№3 (817696) / 18.10.2012 13:58:14

Татмедиа агентлыгы беркайчан да татар милләтенә хезмәт итмәде, киресенчә,каршы эшләде. Ул бөтен көчен Татарстанның карак хакимиятен яклауга бирде, чөнки үзе дә шул тагарактан туенды. Татмедиа бертөркем талантсыз, елгыр-ертлач бәндәләр өчен эш урыны булып торды. Милли Мәҗлескә судлар вакытында, миңа каршы иң пычрак язмалар белән шушы агентлык чыкты. Хәзер дә әллә ни үзгәрмәс, дип уйлыйм. Бүгенге көндә Татмедиа кыйпылчыгы башына гомерендә бер мәкалә язып карамаган, бер китап укымаган малайны китереп куйдылар, алга таба да шул җитәкче булып калырга охшаган, чөнки Миңнехановлар белән бер табыннан ашый... Боларның төп "идеологияләре" милләт түгел, ә үз тамаклары, үз рәхәт тормышлары... Матбугат бәйсез булырга тиеш, бу бөтен дөньяда шулай.

№2 (817695) / 18.10.2012 13:20:09

Марат Ульмасовичны да киредән элекке кәнәфиенә утыртып куярлар микән? Әллә дилбегә белән казнаны яшь автоузышчыга тоттырырлармы?

№1 (817694) / 18.10.2012 13:01:59

"Һичшиксез, бу оешма безнең республикабызның һәм халкыбызның, җәмәгатьчелекнең фикерләрен искә алып, республикада булган бөтен идеологик юнәлешләрне күз алдында тотып эш алып барырга тиеш... акчаны төрле матбугат чараларына гадел итеп, чамасын белеп бүләргә тиеш оешма буларак күзаллыйбыз без аны." Авызыгызга бал да май, дияр идек, әмма алай булмасы алдан ук билгеле бит инде. Шул ук адәмнәр идарә итәчәк, шул ук Татмедиа булачак ул - күрерсез дә торырсыз.

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
ЕлМай
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar