поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
19.11.2008 Мәдәният

РАИЛ САДРИЕВ БЕЛӘН 1 СОРАУЛЫ ҺӘМ 1 АБЗАЦЛЫ ИНТЕРВЬЮ

Кыскасы, болай булды. Буа сатира театры Себер якларыннан гастрольдән кайтты. Шул уңайдан, театрның сәнгать җитәкчесе Раил Садриев белән интервью эшләмәкче идем. Бер генә сорау биреп өлгердем... Раил сөйләгәндә сорау кыстыру бик авыр. Абзацлар да юк бу интервьюда. Абзацларны кайда куясын аңлый алмадым. Бәлки, сез ярдәм итәрсез?

 

– Раил, Себердә ничек йөреп кайттыгыз?

 

– Җиде меңнән артык чакрымга тулды. Златоус, Миасс, Чиләбе, Свердловск, Красноуфимск, Первоуральск, Екатеринбург, Михайловск, Төмән, Нижневартовск, Сургут, Нефтеюгансктан әйләнеп Буага кайтып кердек. Кая барсаң да, татарлар. Менә, беләсеңме, нинди тенденция күзәтелә. Әле күптән түгел Президентның Дәүләт Советына юлламасы булды бит инде. Анда бер фикер әйтелде, мин дә шулай уйлыйм: ничек кенә булса да, Татарстанны пиарить итәргә кирәк. Татарстанны да, гомумән татарны да. Бүген пиар заманы. Бүген Тукайны да, Җәлилне дә пиарить итәргә кирәк. Бүген китап алып, бик сирәк кеше укып, ниндидер тирәнтен фикер йөртеп, уйланып утыра торгандыр. Андыйлар бик сирәктер, чөнки динамика, ритм бүгенге көндә үсте, ул кешегә башка мөмкинчелек бирми. Әгәр мөмкинчелек бирсә, кеше туктаса, ул депрессиягә бирелеп китә, яисә эчкечелеккә сабыша. Ә кеше эшләргә тиеш, акчасы, өстәлендә икмәге булырга тиеш. Барысы да тук булырга тиеш. Татарстан бүгенге көндә Россиянең башка өлкәләре арасында абруйлы. Аннары бит әле татар халык саны буенча икенче урынны били. Җиде миллион дибез. Җиде миллион дип горурланабыз. Ул җиде миллионның биш миллионы татар телен белми торгандыр. Ләкин шул җиде миллионның өчтән бере генә Татарстанда. Шуның өчтән ике өлеше менә шушы чит регионнарда яши. Әле без кермәгән Красноярскилар бар, Новосибирскилар, теге як Себерләр бар. Үзбәкстаннар, Казахстаннар, БДБ илләре... Төмәндә, Төмән өлкәсендә, Ханты-Мансийск округында бихисап татарлар яши. Ул безнең татарлар, Казан татарлары. Алар безнең телне аңлыйлар. Алар моннан очып чыгып киткәннәр. Безнең мәктәпләрдә укып чыгып киткән кешеләр. Анда барып төпләнгәннәр, ләкин аларның балаларын татар буларак инде югалту процессы бара. Бу нәрсә белән бәйле? Бүген Салаватны сүгәбез, әйеме? Ләкин Салават анда зур бер плюсовой фактор – Салават дигән сүз. Исемне әйтәм, кеше буларак түгел. Шулай ук Хәния, Айдар. Алар андагы милләтне берләштерә. Ничекме? Салават килә, зал тула, татарлар җыела, таныша, аралаша. Менә шул өч кеше тотып тора аралашу процессын. Һәм дә инде ара-тирә килеп киткән бренд булмаган җырчылар-ниләр. Эстрада барып җитә ала төньякка. Эстрада белән җиңелрәк барып җитәргә. Таба бел баерак татар эшмәкәрен, аны кызыксындыра бел. Группасы зур түгел, декорацияләр юк – чыгымнары әз. Ә театрларның башкача. Мин нәрсә әйтәсем килә: театрлар инде күптән юк. Екатеринбургта да юк, Чиләбедә дә юк, Төмәндә дә юк. Әгәр дә без киләчәктә татар теле, татар дөньясы өчен нәрсә дә булса эшләп калдырырга телибез икән, менә бүген дәүләт сәясәте булырга тиеш. Читтә яшәүче татарларга максималь зур күләмдә аралашу чараларын киңәйтергә. Бу нәрсә белән бәйле? Театрлар даими йөрергә тиешләр. Концертлар даими барырга тиешләр. Филармония кайтып та керергә тиеш түгел аннан. Шушы өлкәләрдән. Мин нәрсәдән чыгып әйтәм. Сабантуйлар үткәрәбез. Дөрес, кайбер җирдә бу бәйрәм ради галочки үткәрелә, кайдадыр зур исеме генә инде һәм эчү процессына кайтып калырга мөмкин. Ләкин Сабантуйлар үткәрү процессы китте – ул яхшы процесс. Себердә татарлар, башкортлар, хохоллар, чуашлар, ә иң күбесе урыслар. Менә шушы күп милләтләр Себердә нефть тапкач киткән кешеләр. Башкорстан республикасы нинди эте-бете бар – бөтенесен шул төньяк аркылы үткәрә. Чөнки дәүләт аңа акча түли анда барып кайткан өчен. Мин менә авантюрист, әйе бит. Мине бүген беркем дә чыбыркылап тормый, бар барып кайт дип. Барсам барам, бармасам юк. Әлбәттә, акча да эшлисем килә. Әмма аралашу да бик мөһим. Теге аннары мине сүгәләр, Камал театрлары мине сүгә, башка театрлар. Җегетләр, төньяк, Себер ул сәнгать өчен сугарылмаган чирәм җир шикелле. Чык кешеләргә, тап, эшлә. Ул безгә дә файдалы. Театрлар анда бара икән, димәк яңа тамашачы барлыкка килә. Татар театрына йөри торган тамашачы. Бездән соң башка театрларга да барырга җиңел булачак. Бер залга ике тапкыр баруга үзем дә сөенәм. Без аны шулай тотарга тырышабыз. Но бер авырлык: беркем дә көтеп тормый безне. Реклама кыйммәт. Себердә тагын да кыйммәт. Әйе, Себердә акча. Әмма Себердә тамашачы да күп, акчасы да бар, ләкин ул тамашачыны кузгатыр өчен, аның акчасын тотып театрга билет алдыру өчен зур эш уздырырга кирәк. Эшнең яртысын Татарстаннан чыгып китмичә эшләп булмый. Ничек эшләргә? Чиләбе өлкәсеннән гайре бөтен Екатеринбург – Төмән өлкәсе даими барысы да көне-төне ТНВ каналын карый. Аларның миңа бер генә теләкләре булды: “Әйтегез әле, ТНВ җитәкчеләренә, безнең андый мөмкинлегебез юк, безне Казанның Фучик урамында мусор чыкканмы-чыкмаганмы дигән проблема борчымый, күбрәк татар телендәге милли темаларга багышланган тапшырулар күрсәтсеннәр иде!”. Бүгенге көндә татар телендәге милли тапшырулар күбрәк кирәк. XXI гасырда яшибез, телевидение зур роль уйный. Визуальное восприятие ул, кешенең бер тапкыр күрүе, ишетүгә караганда мең тапкырга кыйммәтрәк. Шулай егетләр белән сөйләшеп утырабыз. Әйе, татар байлары күп анда. Минемчә, андагы татар байлары күпкә ярдәмлерәк. Мондагылардан акча кысуы бик авыр. Мин сиңа бер генә мисал китерәм, менә Буа районында былтыр сайлаулар алдыннан агроферма җитәкчеләре соравы буенча 8 спектакль куйдык. Бүгенге көнгәчә 8 тиен дә акча түләгәннәре юк. Әле дә качып-посып йөриләр. Ә тегендә баргач, ничектер менә әллә ул читтәге татарлар кыйммәткә әйләнәме. Безнең монда эш нәрсәдән гыйбарәт. Без сүгәбез Президентны, безнең шулардан башлана бит инде, алай эшләмәгәннәр, болай эшләмәгәннәр. Без күзгә ташланган әйберне сүгәбез шикелле. Ә чын мәгънәсендә менә без шушы Рәсәй Федерациясе җирләрендә татар гаиләләрен, татар телен, татар мохитен саклап калырга кирәк дип уйласак, бүгенге көндә Татарстанның глобаль стратегик политикасы булырга тиеш. Ә болай булмаса, бу милләтнең киләчәге юк. Мине анда сүксеннәр! Матбугатка писсимистик рухтагы фикерләр тарата дип, сайтыңнан укысалар. Җәмәгать, әгәр дә ышанмыйлар икән, чыгып кайтсыннар минем белән бергә. Күрсәтәм мин! Валяларны, Оляларны, Валераларны, Михаилларны. Татарча белми торган татарлар Екатеринбург өлкәсендә, Төмән өлкәсендә бихисап. Башкортстаннан гайре татарга бөтен җирдә юл ачык. Иң авыры Башкортстанга керүе. Зур даирәләрдән фатиха алып кына эшләп була. Менә мин шоу-бизнес, сәнгать базарында йөргән кеше буларак әйтә алам, татар базары анда ике тапкыр зуррак, тамашачы базары. Өч тапкыр булмаса. Һәм ул теге сусаганырак тамашачы, безнең мондагы көн саен концертлар белән бозып бетергәне түгел. Ул икешәр, өчәр, бишәр көн зал тутырып килә торган тамашачы. Беләсеңме. Аннан, минемчә, киләчәктә Рәсәй Федерациясендә ничектер үзенә бикләнебрәк булган җирләрне ничектер стеллажга салган кебек тәртипләү процессы башланырга тора шикелле. Җыю процессы. Иманым камил, бер заманны безгә дә флаг тоттырачаклар. Әмма флаг тотарга кеше генә булмас ялт иткән. Рәсәй үзе бирәчәк. Ельцин бирде бит инде, дөрес, ул полное бесшабашие бирде. Ә монда “Алыгыз, егетләр, менә, разделите давайте, эшләгез”! Син беләсеңме, искусственная почва куеп булмый. Куйсаң да, ул барыбер искусственная инде. Ә монда яңадан яшәртергә кирәк организмны, клеткаларын ачып җибәрергә кирәк, пораларын. Кайсыдыр газетта язып чыкканнар иде 2012нче елга Рәсәй Федерациясе сигез дәүләткә аерылырга тора дип. Һәм шул вакыт Татарстан да аерым дәүләт булачак имеш, аннары без инде турыдан-туры Азиягә чыгачакбыз. Себердән бер татар бае бер фикер әйткән иде. Беләсеңме нәрсә ди? Ул бик зур бай, кибетләре, цехлары... “Мин монда ике-өч кәгазь белән бизнесымны торгызып җибәрәм, - ди. - Ә туган авылымда Татарстанда йорт салганда гына да унлаган-егермеләгән кәгазь кирәк”. Әгәр дә безгә мөстәкыйльлек бирсәләр, бездә рабовладельческий строй булмагае... Район главалары - Аллаһы Тәгаләнең кашка тәкәсе. Безнең татарга ул мөстәкыйльлек хәтта, миңа калса, противопоказан. Минем зур сәясәткә кереп китәсем килми. Мине бер генә әйбер борчый, бүген минем аякка тибәләр икән “Раил, күп йөрисең, синнән башкалар да бар анда”, - дип. Мин бер-ике тапкыр борылып карарга мөмкин дә, аннан соң мин дә... Какой мин сиңа Башкортстанны сөйләп утырам! Камал театрына кереп булмый! Спектакль белән. Татар дәүләт театры, Президент төзегән театр, әйе бит, шуннан елга бер мәртәбә көн ала алма инде! Арендасын түләп. Миңа берәү әйтте: “Син үлә-нитә калсаң, Раил, бөтен татар театрлары директорлары корбан чалдырыр, наверно”, - дип. Соң мин әйтәм: “Корбан чалдырырлык мин нәрсә эшләдем соң әле?”. “Син кычытмаган җиреңне кашып йөрисең бит”, - ди. Менә кычытмаган җирне кашыйсың инде ул. Утырдың да Сургутка чыгып киттең, бардың Пензага. Аннан Ижауга. Бүгенге көндә Тинчурин театры юлда. Аның инде ул инертность бара. Аның карт артистларына да, халык артистларына да хас – алар күчмә театр инде. Бүгенге көндә ремонт ясап яталар, шуның белән дә бәйле. Ә без... миңа күп кирәкми. Ничек аңлатыйм инде... Менә тегендә Сургутта, Нижневартовскийда, Нефтеюганскийда татар үзенең ана телендә сөйләшеп утырып, аннан соң барып труппа белән Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр куеп йөри. Муса Җәлилгә һәйкәл куйганнар Нижневартовскийдагы егетләр, җыелышканнар, Муса Җәлил урамы бар. Обь елгасының ярларын гранит белән эшләгәннәр. Кстати, Муса Җәлил образы иң дөрескә килгән образ анда. Чын мәгънәсендә патриотик. Гади язучы. Татар малае. Декорацияләр безнең зур автобус белән йөри. Автобуска заказ бирәбез. Декорацияләр модульный, ягъни 6 метрлы булса да, алар сүтелә һәм җыела - бик уңайлы. Сәхнәне рәхәтләнеп бизи алабыз. Теге бер Президентка гына сылтап калдырырга ярамый. Корбан Бердыевның интервьюсын укыдым мин. Менә без гел сүгәбез. “Пирамида” төзегәндә дә сүктек. Татарга хас инде ул, гел сүгәбез. Татар ул кичәгесе белән мактана, бүгенгесен сүгә, ә иртәгесеннән курка торган халык. Менә “Рубин” командасы. Футболчылар. Бер татар юк дибез, әйе бит. Популяризация бара. Татар малайлары үсеп килә. Минем малай футбол уйный, аны “Рубин”га чакырдылар, капкада тора ул. Но мин аны җибәрмим – бердәнбер малай ул. Балалар үсә. Нормаль селекция бара. Универсиадага нормаль уенчылар үсә. Ул бүген “Рубин”га акча түктең, чемпион булды да, иртәгә татарлар килеп чыкты. Шул зур процесс сәнгатькә дә хас. Әгәр без Универсиада дибез икән, бөтен дөньяның халкын үзебезгә каратырга телибез икән, без, җәмәгать, мәдәният һәм сәнгать дигән бүлмәдә дә тәртип салырга тиеш. Чөнки килгән кеше иң беренче чиратта шул бүлмә аркылы үтәргә мөмкин. Спорт стадионына кергәнче, иң беренче театрга керергә мөмкин. Менә Себердәге пөхтәлек, чисталык, Төмәндәге, ул шундук күзгә чалына. Менә анда кеше урамнан чыгып барганда ук машина туктый. Бездә өстеңнән чыгып китәләр. Менә анда кеше ничектер тәрбияле. Ул сразу күзгә ташлана. Ну мин, бәлки, яшьлегем белән аңламыймдыр, бәлки, Туфан абый әйтмешли, диванадыр, бәлки, Казанда, Буада гына утырып та акча эшләп буладыр. Беркая чыкмыйча, газетларда язып, телевидениедән мактанып. Минем дә гаилә бар. Миңа да инде 40 яшь. Мин инде 17 яшьлек малай түгел. Утырып чыгып китәргә унышар көнгә, икешәр атнага. Әле мин директор буларак та. Әле ярый Ходай биргән энергия бар, әти белән әнигә рәхмәт, геннар яхшы. А гомумән алганда милләтнең состояниесе матур түгел. Без аңа матур милли киемнәр кигездек, ә эчтә анда бөтенләй татарга охшамаган кеше басып тора. Урыс телендә сөйләшә ул. Эчке дөньясын беркем аңламый. Бернинди нигезе, рухы, мәдәнияте булмагандыр. Без болай да бер буынны югалттык, менә шушы күчешләр аркасында. Бер буш буын барлыкка килде. Әгәр бүген пантон күпере салмыйбыз икән шушы килә торган буынга, без милләтне милләт буларак белмим тагын ун елдан соң бармак белән санарлык калачак. Шуңа күрә бүген татарның сәнгате татарга хезмәт итәргә тиеш. Чөнки татар сәнгате татар телендә сөйләшә ул. Әле һаман исемдә, Опера һәм балет театрында Кытай көне уңаеннан концерт узган иде. Менә бер сүз әйтмәделәр алар почти, но күрсәттеләр алар, Кытайның нинди бөек дәүләт икәнен! Шуңа күрә, җәмәгать, мин шулай дим инде: тойгыларны югалтмаска. Менә Сабантуй дигән бренд барлыкка килде, тагын ниндидер бренд уйлап чыгарырга кирәк. Иң мөһиме пиар, пиар, пиар. Нинди чаралар бар, интернетмы ул, башкасымы – бөтен җирдә пиарить итәргә кирәк татарны. Менә син кара ТНВда милли сетка беткәннән-бетә бара. Ә ТНВ бит ул татар өчен эшләргә тиеш. Берләштерү чарасы буларак эшләргә тиеш. Чебен дулап кына тәрәзне вата алмый. Тик барыбыз да утырып торсак булмый, нәрсәдер эшләргә кирәк. Татар театры халыкка хезмәт итәргә тиеш. Татар әсәрләре белән күтәрелергә тиеш. Бөек булырга тиеш. Татар әсәрләре белән Европага чыгарга тиеш. Ә без монда Чеховны куеп татарга... Мине вообще бесит ул әйбер! Чехов булсын, әмма шулкадәр авыр уйныйлар алар, әйе бит. Безнең менталитетка бөтенләй хас булмаган Чеховны... Алар, әйтәдер, монда бөек режиссура һ.б. Үзебезне мактыйбыз. Менә Мәскәүгә барып кайттык, гран-при алдык, монда фестивальләрдә булдык дибез. Милли аһәң белән сугарылган әсәрләр белән генә, миллилек ярылып яткан әйберләр белән без дөньяга кирәк кешеләр, беләсеңме. Һәрбер шәһәргә баргач, бер сувенир алып кайтабыз. Татарга хас булган сувенир да булырга тиеш. Үзенчәлеге булырга, үзенекен тәкъдим итәргә тиеш ул. Мин гел мониторинг белән шөгыльләнәм: нәрсә кирәк татар тамашачысына. Ник болай ул? Нигә ул бүген Салаватны сүгеп кайтып китә дә, бер елдан тагын да күбрәк зал тутырып килә? Нәрсәгә бәйле аның менә шушы теләге? Ә без бүген менә мин генә булдыра алам бу әйберне дип, 35-70 кешелек әйбер ясап ятабыз 7 миллионлык татарга. Дәүләт заказы дигән әйбер бар бит, әйеме. Татарстанның заказы минемчә, ул татар халкына хезмәт итүнең бәясен түләргә тиеш. Мин театрдагы ипине дөрес ашыйм, дәүләт биргән акчаны дөрес кулланам дип уйлыйм, чөнки мин татар дөньясына татар продукциясен татарча илтеп җиткерәм. Булачак безнең, Алла бирса. Пиарить итик “Рубин”, “Ак барс” командаларын. Спорттан безнең яхшы китте. Без дөрес юл таптык. Акчасын таптык. Бер заман тотынырлар сәнгатькә дә. Бүген әле ил аның турында уйламый. Ләкин тиздән мөлкәтен барлый башлагач, дәүләткә сәнгать тә кирәк булачак. Чөнки сәнгатьсез булмый. Сәнгать ул клей, склеивающий фактор. Дәүләтнең һәрбер капиллярын тоташтыра. Сталин сугыш вакытында нишләгән? Танклар, пушкалар ясарга кирәк, бөтен дөнья фронт өчен эшләгән вакытта Әлмәттә дәүләт театры ача, кинолар төшерә, романнар яздыра. Әлмәт театры 44нче елда ачылган! Без сүгенәбез бүген. Үзебез бернәрсә эшләмәгән. Вакыт-вакыт татар булып туганыңа да үкенеп куясың. “Ник еврей булмадым икән, бердәмрәк яшәгән булыр идек?”, - дип тә уйлап куям мин. Алар берсенә-берсе ярдәм итәләр. Аларда бөтен әйбер акчага корылган, ләкин акча артында зур бер фәлсәфи ни тора, гасырлар буе килгән китап, әни, дин. Ә татар? Шул телне дә саклап-саклап сөйләшмәсәң, хәзер бетәсең. Ә телне саклап калу чаралары ул театр һәм сәнгать. Бүген теләсә нинди спектакль тауар. Аны сата белергә кирәк. Ул тауар саллы булырга тиеш. Тамашачыны үз артыңнан ияртеп ялып барырга кирәк. Ләкин аны ияртү өчен син үзеңә игътибарны тупларга тиеш. Менә мин бар, карагыз әле, мин сезгә сүз әйтәм. Бүген тамашачы артыннан бармыйм дип олпат театрда көн саен тамашачы югалтып утыр инде. Ә нәрсәгә соң ул театр? Нәрсәгә шулкадәр дәүләт чыгымнары тотып шунда артист асрап яталар? Зур цехлар тотып зур спектакльләр чыгаралар. Камал театрында бүген ике драматург. Өч драматург. Бүген, беләсеңме Мадонна, Николь Кидман, Брюс Уиллис – любоена ничек бәя бирәләр? Касса белән. Бүген җәмгыятең шундый икән – тамашачыны югалтмыйча, әкрен генә үзгәртергә кирәк. Кабыгын шулай калдырасың, ә эчен әкрен генә үзгәртәсең. Мине сүгәләр инде, Буа театрында һәр спектакльдә аракы эчәләр сәхнәдән дип. Мин карыйм, хәзер бөтен өйдә дә аракы эчәләр. Мин үземнең юлымны, кыйбламны беләм һәм кая барасымны беләм. Кайбер кешеләрдән аермалы буларак...

 

P.S. Гастрольдән зур фоторепортаж соңрак эленәчәк.

 


Данил СӘФӘРОВ
Матбугат.ру
№ --- | 19.11.2008
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»